“Сәламәтлек иле”нә сәяхәт
план-конспект на тему

”Саулык –иң зур бәхет,”диләр.Чыннан да,сәламәтлек-кеше бәхетенең нигезе,исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә,тирә-юньне танып белә,җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән,уеннан,биюдән,физик күнегүләрдән ямь таба. Укучылар, без бүген “Сәламәтлек иле”нә сәяхәткә чыгабыз.Иң башта сезне сынап карыйм әле, сәламәтлек турында нинди мәкальләр беләсез икән? Мин мәкальне әйтә башлыйм,сез дәвам итәрсез.

Байлык-бер айлык,...(саулык-гомерлек).

Сәламәт тәндә-...(сәламәт акыл).

Сәламәтлек ул-кул астындагы (хәзинә).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamtlek_ilen_syaht.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

                  “Сәламәтлек иле”нә сәяхәт

Алып баручы:””Саулык –иң зур бәхет,”диләр.Чыннан да,сәламәтлек-кеше бәхетенең нигезе,исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә,тирә-юньне танып белә,җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән,уеннан,биюдән,физик күнегүләрдән ямь таба. Укучылар, без бүген “Сәламәтлек иле”нә сәяхәткә чыгабыз.Иң башта сезне сынап карыйм әле, сәламәтлек турында нинди мәкальләр беләсез икән? Мин мәкальне әйтә башлыйм,сез дәвам итәрсез.

Байлык-бер айлык,...(саулык-гомерлек).

Сәламәт тәндә-...(сәламәт акыл).

Сәламәтлек ул-кул астындагы (хәзинә).

                                 “Чүп-чар патшалыгы”

Алып баручы:Димәк,без “Сәламәтлек иле”нә юл тотабыз.Бу илнең чикләрен үтеп керү өчен безгә Чүп-чар патшасы белән бил алышырга туры килер.(Чүп-чар патшасы,пычрак,ялкау,тузан булып киенгән укучылар чыга.)

Чүп-чар патшасы:Мин-Чүп-чар патшасы,ялкаулар арасында яшим. Чисталыкны,пөхтәлекне,ялт-йолт иткәнне, хезмәт сөючеләрне яратмыйм.     Алардан бик нык куркам,Үзләрен күрсәм,калтырана башлыйм,качам, посам.Чүп,тузан,пычракны күз карасыдай саклыйм.Аларга һәрвакыт урын түрдән,хөрмәт,мактау  бездә.Иярченнәрем,мине тыңлагыз!Хәзер үк мәктәпнең чисталыгын тикшерегез!Монда яшәргә буламы,юкмы?

Укучы:Безнең мәктәптә һәр сыйныфта аерым  укучылар дежур тора.Аларның төп вазыйфасы:башкалардан алда килеп,бүлмәне җилләтү,чиста су алып кереп,парта өстен,тәрәзә төпләрен,тактаны сөртү, гөлләргә су сибү.Алар тәнәфестә тәртип тә саклыйлар.

(иярченнәр керә.)

Иярченнәр:Хөрмәтле патшабыз,бу мәктәптә безгә урын юк икән,бөтен җир чиста,юылган.

Чүп-чар патшасы: (балаларга карап). Күрәм,балалар,сез җитезләр,өлгерләр,хезмәт сөючәннәр икәнсез.Мин җиңеләм,артка чигенәм.

Якыннарым белән Каф тавы артына йөгерәм.Бу җиңелү миңа бик авыр,барыр юлым ерак,бу хурлыкка ничек түзмәк кирәк.Шулай да баш исән чакта,тизрәк чыгып качарга кирәк!Тизрәк!Тизрәк!

Алып баручы:Сәяхәтебезне дәвам иттерәбез.Борынгы грек табибы мәшһүр Гиппократ,кешеләрнең сәламәтлеген саклау хакында сөйләгәндә,физкультура белән шөгелләнергә киңәш итә.Шуңа да гимнастика,физик күнегүләр,җәяү йөрү;эшкә сәламәтлеген,тулы канлы һәм шатлыклы тормышны сакларга теләгән һәр кешенең көндәлек  шөгыленә әверелергә тиеш.

                         “Спорт сөючеләр”тукталышы.

(Спортчылар керә.)

Спортчы:Балалар,сезнең сәламәт буласыгыз киләме?Төрле физик күнегүләр,хәрәкәтле уеннар,спорт белән шөгыльләнү-сәламәтлекне ныгытучы чаралар.Даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы булыр.Ә хәзер,әйдәгез,иртәнге гимнастика ясап алыйк.

(Ритмик музыка уйный.Балалар белән бергә зарядка ясыйлар.)

Алып баручы:Иртәнге зарядканың кешегә никадәр файда китергәнен һәркем белсә дә,бик күпләр аны ясамый.Ялкаулыкларын вакыт юклык белән акларга торыша.Ләкин зарядкага киткән вакыт-бушка узган вакыт түгел,чөнки ул эшчәнлекнең көчәюенә,дәрт артуга,кәеф күтәрелүгә китерә,кешегә картайганчы сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә.(тактага бирем эленә)

Укучылар,хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә.Физик эшне аз эшләү,аз хәрәкәтләнү йөрәк эшчәнлеген киметә,кеше тазара.Мускуллары көчсезләнә.Бу күренешне ничек дип атыйлар?(Гиподинамия.)

                       “Юындыр” тукталышы

Алып баручы: Сәяхәтебезне дәвам иттерәбез һәм “Юындыр” тукталышына килеп җитәбез.(Юындыр һәм аның ярдәмчеләре чыга.)

1 нче укучы:Иртә белән торабыз,битләрне юабыз.

   Сабын белән юынгач,бигрәк матур булабыз.

2 нче укучы:Бит-кулларны юабыз,тешләрне чистартабыз.

   Пөхтәлекне, чисталыкны һәрвакыт яратабыз.

3 нче укучы:Аш алдыннан һәрвакыт кулыбызны юабыз,

   Ап-ак итеп кулны юып,ашарга утырабыз.

4 нче укучы:Аякларны кичен сабын белән юабыз,

   Юынырга яратабыз,без бик чиста торабыз.

  Юындыр:Исәнмесез,балалар,кунакка килдегезме?Мин-иң бөек юындыр,

Юындыр ул-начальник,ә мунчала-командир.Минем әле,балалар, ярдәмчеләрем дә бар.Аларның кем икәнлеген сез мин әйткән табышмаклардан белерсез:

Үзе шома,күбеккә күмә,хуш исле ул,я, кем белә?(сабын.)

Аркасында сөяге,сөягендә мыегы,ак койманы агарта,мыегы белән чистарта.

(Теш щёткасы.)

Он түгел-үзе ак,авызыңа куеп бак,тешне агарта,ап-ак итә,бу ни була?Әйтеп кал.(Теш пастасы.)

Кирәк була мунчада,минем исемем...(Мунчала)

Битне,кулны,муенны корыта,үзе дә чисталыкны ярата.(Сөлге.)

Барысы бергә:Безнең илдә закон нык,шапшакларга урын юк.

Юындыр:Дусларым,сезгә тагын әйтәсе сүзем бар.Чисталык-сәламәтлек нигезе.Бу әйтемне бервакытта да исегездән чыгармагыз.Сау-сәламәт булыгыз,хушыгыз!

                          “Туклану”тукталышы

Алып баручы:Дөрес туклану кешегә бик күп авыруны булдырмаска ярдәм итә.Аппетит белән аша,булырсыз таза,ә чамадан тыш ашау – үзе бер каза. Шулай итеп,без “Туклану”тукталышына килеп җиттек.(Оныгы ашарга утыра)

Әби:Улым, тукта  әле,әйдә, башта кулыңны әйбәтләп юып кил дә өстәл янына утыр.Балам,ашарга утыргач,син башта тынычлан,әкрен генә,ашыкмыйча гына чәйнә.Шулай ашаганда гына йөрәгеңә ятар.Ашаганда башка эшләр белән шөгыльләнмә.Китап,газета укыма,сөйләшмә,телевизор карама.Ипи валчыгын идәнгә койма,икмәкнең валчыгы да бездән олы.Сыныгыңны ашап бетер,бәхетеңне калдырасың бит.Ашап туйгач та кулыңны ю,авызыңны су белән чайка.Өстәл яныннан рәхмәт әйтеп кит.

Алып баручы:Табиб өч корал:сүз,үсемлек һәм пычак белән эш итә,дигәннәр борынгы иранлылар.Акыл ияләренең бу гыйбрәтле гыйбарәсендә сүзнең беренче урынга куелуы юкка гына тугел.Кеше чирли башлаганчы,ягъни сәламәт вакытта ук табиб белән очрашырга тиеш.Ул үзенең киңәшләре белән ярдәм итәр,авыру көчәеп киткәнче дәвалау да уңышлы үтәр.

                     

“Табибка һәм узеңә ышан.”

тукталышы.

(Табиб янына авыру килә)Табиб:(авыруны карагач).Сиңа салкын тигән,син бик яшь әле,хәзердән үк  организмыңны чыныктырсаң,бервакытта да авырмассың.Сәламәт булу өчен чыныгуның әһәмияте зур.Ә чыныгуны аяклардан башларга кирәк,аякны һәр көнне юарга һәм көн дә температураны бер градуска төшерә барырга кирәк. Әкрен-әкрен генә тән салкынга күнегә.Чыныгу өчен һава ванналары да әһәмиятле.

 Алып баручы:Гиппократ салкыннан куркып,җылыда иркәләнеп ятучыларга каршы чыга.”Үзен җылыга ияләштергән кешенең мускуллары йомшара,нервлары какшый,акылы томалана,кан китү,һуштан язу кебек зарарлы күренешләр күзәтелә,”-дигән ул.Чыныгу турында физкультура укытучысы,табиблар белән киңәшергә мөмкин.Инде соңгы тукталышыбызга якынлашабыз.”Шәфкать бабай бакчасы”дип атала ул.

                       “Шәфкать Бабай бакчасы”

                            тукталышы.

(Бабай булып киенгән укучы керә.)

Бабай:Балалар,мин сезгә дару үләннәре турында сөйләргә җыенам.Менә сукмак кырыенда үсә торган бака үләнен генә алыйк.Җәй көннәрендә сез бигрәк күп хәрәкәтләнәсез,ул яраларны бака яфрагы сыгынтысы дәвалый.Салкын тигәндә үги ана яфрагы,мәтрүшкә-иң шәп дару.Юкә чәчәге,гөлҗимеш,мәтрүшкәдән ясалган чәйләр генә эчегез.Сөйли китсәң,алар бик күп инде.Мин сезгә бары шуны гына әйтергә телим:дару төймәләре капканчы,үләннәрдән файдаланыгыз,озак яшәрсез.

(Бабай чыгарга җыенганда аның яныннан бер-бер артлы дару үләннәре йөгереп уза.)

Бабай:Ромашка,ромашка,кая болай чабасың?

Ромашка:Чапмый хәлем юк,Гыйлаҗ бабайга салкын тигән,тамагы авырткан,шуны дәваларга чабам.

Бабай:Әрем,әрем,кая болай йөгерәсең?

Әрем:Йөгерми хәлем юк.Сәрби әбинең ашказаны бозылган,шуны төзәтергә йөгерәм.

Бабай:Энҗе чәчәк,тукта әле,кая болай чабыш?

Энҗе чәчәк:Гафу,гафу.Туктап торырлык вакытым юк,Мөнәвәрә әбинең нервлары какшаган,шуны дәваларга ашыгам.

Бабай:Бака яфрагы,бака яфрагы!

Бака яфрагы:Соңыннан,соңыннан,вакытым юк,Хәйрүш бабайның күзенә арпа чыккан,шуны дәваларга кирәк.

Бабай:Кычыткан,кычыткан,ә син кая?

Кычыткан:Искәндәр дигән малай янына,арт сабагын укытырга,бүген тагын “2”ле алган,юньсез.

Алып баручы::Шәфкать бабай,алмаларың да өлгереп пешкәннәр икән,бакчаңдагы алмалардан балалар да авыз итсеннәр әле.

Бабай:Алмаларым бик хикмәтле,авыз итегез,балалар!

Алып баручы:Булдырдыгыз,балалар!Сез бик күп беләсез икән.

  Күрәсез,сәламәтлекне саклау,ныгыту-һәркемнең кулыннан килердәй эш.Укучылар,мин сезнең тормышка белемле булып кына түгел,сәламәт булып та аяк басуыгызны телим Авырмагыз,исәнлек-саулык сезгә.Кичәне,әйдәгез,күңелле җыр белән тәмамлыйбыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек

"Сәламәтлек - зур байлык" тексты буенча үткәрелгән дәрес презентациясе...

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

"Ислам дине һәм сәламәтлек"

Өлкән сыйныфлар өчен класс сәгате, автор: Яхина Ләйсән...

Сәламәтлек театры "БАРСИК ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ"

Сәламәтлек театры "БАРСИК ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ"...

"Сәламәтлек театры" Дәрестән тыш чара (эшчәнлек)

Дәрестән тыш эшчәнлеккә менә дигән чара!...

Сәламәтлек -зур байлык

Бу эш  педагогик киңәшмәдә  чыгыш ясау өчен төзелде...

Тәрбия сәгате 5класс "Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе"

Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга,хәрәкәтләнергә,вакытында ашарга,ял итәргә,чисталыкны яратырга....