“Авыл укытучысы-2015 “ бәйгесе
статья на тему

Садриева Розалия Зуфаровна

         “Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләүдә  шигъри җанлы авылдашларыбызның роле”дигән темага чыгыш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл чыгыш33.48 КБ

Предварительный просмотр:

                                      “Авыл укытучысы-2015 “ бәйгесе

        “Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләүдә  шигъри җанлы авылдашларыбызның роле”дигән темага чыгыш.

        Автор: Садриева Розалия Зөфәр кызы,

                                   Татарстан  Республикасы Кайбыч муниципаль районы

                                   Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү

                                мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы,укыту эшләре      

                                директор урынбасары, укытучы буларак эш стажы 29 ел

                                   

                                             

Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләүдә  шигъри җанлы авылдашларыбызның роле.

       Безнең Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәгариф эшчәнлегенең төп максаты булып белем бирүнең сыйфатын күтәрү торса да,балаларны тәрбияләүдә иң әһәмиятлесе булып бала шәхесен формалаштыру  бурычы куела.Балаларыбызга белем һәм тәрбия татар телендә бирелә.Мәктәбебездә 64 укучы гына укыса да,Әбрар Сәгыйди, Шәүкәт Галиев,Рәфыйк Гәрәфетдинов,Риф Гатауллин,Гали Хуҗиев,Латыйф Хәмиди,Галия Кайбицкая,Зариф Бәшири,Лидия Әхмәтоваларны биргән Кайбыч төбәгенең милли мәгърифәт чишмәсе булып калуын,киләчәктә дә милли җәүһәрләр тудыруын теләсәк, балаларыбызны сезнең белән берлектә Туган илгә,туган телгә,гореф-гадәтләребезгә һәм башка шундый милли кыйммәтләргә нигезләнеп тәрбияләү безнең алга куйган бурычларның берсе булып тора.Шушы кыйммәтләргә уңай мөнәсәбәт -туган ягыңның тарихын,рухи һәм мәдәни байлыгын өйрәнүгә,туган илеңнең атаклы кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләүгә,аның иминлеге өчен җаваплы булуга һәм иҗади хезмәт итүгә бәйле.

    Мәктәбебез татар мәктәбе булгач,һәм ул  XX гасыр башы әдәбият мәйданында үз урынын алган әдип Әбрар Сәгыйди исемен йөрткәч, безнең эшчәнлекнең бер тармагында “Балаларда иҗади шәхес тәрбияләү” дигән юнәлешне без төп бүлек итеп алабыз.Чөнки  революциягә кадәр ук матбугатта шигъри  әсәрләре белән исеме күренгән  һәм 20 нче еллар татар совет поэзиясендә актив эшләгән журналист һәм драматург, педагог, әдәби тәрҗемә белән  шөгыльләнгән  Әбрар  Сәгыйди  (Әбрар  Закир  улы  Сәгыйтов)нең эшчәнлеген  бүгенге көндә авылыбызда дәвам итүчеләр бик күп.Туган жиребезнең матурлыгын бик күп шигъри җанлы авылдашларыбыз җырга һәм шигырь юлларына салган.Кошман авылы чирәмендә тәгәрәп үскән Әбрар Сәгыйди илһамны да туган ягы табигатеннән алган булса кирәк.

                             “Кошманым!

                         Син туган ягым,      

                         Син –минем таңым,

                         Кошманым!”

    ..Мәңге китмәс яшь күңелдән зур игенле кырларың,

     Гөлчәчәкләр берлә өретелгән матур һәр җирләрең.

     Күз алдыннан мәңге китмәс җәйдә аткан ак таңың,

     Һич онытмас,һич онытмам кошларыңның сайравын,”-диеп яза ул үзенең шигырьләрендә.

   Авылыбызның тагын бер күренекле шәхесе- филология фәннәре докторы,профес- сор,Фәннәр Академиясе хезмәткәре  Мәлик Барый улы Хәйруллин да үзенең хис-кичерешләрен түбәндәге юллар белән әйтеп бирә:

                 Мин Габделбарый углы Габделмәлик,

                 Шанлы Халит хәзрәт оныгы.

                 Бүген инде фән докторы,әмма

                 Җаным белән Кошман сыныгы...

           ...Әллә күнелем өзелеп сагынган,

             Әллә басып җаным пошканын.

            Буш вакытым булса,йөгерә-йөгерә,

            Сиңа кайтып төшәм Кошманым.  

  Мәктәптә озак еллар балаларга белем һәм тәрбия бирүдә үзеннән лаеклы өлеш керткән,”Кайбыч таңнары”,”Туган як якын икән” исемле китаплар авторы Рифкать ага Гарифуллин бүгенге көндә Казан каласында яшәсә дә,  туган ягына багышлап, болай диеп яза:

                           Җырлап кайтам, җыр алып кайтам,

                           Үскән җиремне мактап.

                           Чишмәләр дә чылтырыйлар,  

                           Җырымның моңын саклап.

       Сарман якларында туып-үсеп,авылыбызда гомер кичерүче ветеран укытучы Абзалова Нәсимә Дәүләт кызы да авылыбызга терәлеп торучы урманнарыбызның матурлыгын,  Кошман имәннәрененең патша Петр I  гә дә мәгълүм булганын,шул урманнардан кораблар ясау өчен имәннәр кистерүен үзенең шигъри юлларында әйтеп уза.  

  76 яшьлек мәрхүмә авылдашыбыз Мансура әби Сәхәбиеваның шигъри юллары иң нечкә хис-тойгыларны уята:

...Газет-журналлардан күп укыдым,
   Авылын мактап язган җырларын.
  Борылып аккан инеш-елгаларын,
  Җәйрәп яткан болын-кырларын.

Ә нигә соң минем авылымның

Мактап җырларлыгы юкмыни?

      Агар елгасы да,болын-кырлары да.

        Калын урманы да юкмыни?

     Бар,дусларым,барсы да бар бездә,

Ачсын гына серен шигърият.

        Мактап җырласаң да,

        Сагынып еласаң да,

Шундый нәфис бездә табигать.

Кырларыбыз тигез булмаса да,

        Мул уңышны сөеп бирәләр.

Илебезнең бик күп төбәкләре,

Безнең урманнарны беләләр.

     Тагын бер шигъри җанлы авылдашыбыз-озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән,мәктәп директоры,Кайбыч районы оешкан елларда мәгариф бүлеге җитәкчесе,бүгенге көндә Казанда яшәп иҗат итүче ,” Татарстан журналы”   бүлек мөхәррире    Хәмидә Гарипованың ”Шәйхул кизләве”,”Яшел бишегем”шигырьләрен- дә авылыбызның күп кенә атамалары искә алына.  

    Шигърият дөньясы буыннан буынга күчә. Безнең  әлеге дөньяда Сания апа Мотыйгуллина, Гөлназ Сөнгатуллина,Газинур Хәйдәровларыбыз да бар. Өлкән буыннар юлыннан шигърияткә яңа моңлы,җырлы буын килә. Бүген шигърият дөньясында Ләйсән Сәгдиева,Алия Әхмәтшина,Айзилә Хәйруллина,Илфия Сәләхова,Чулпан Гарифуллиналарыбыз кайный. Әбрар Сәгыйди мирасы югалмый, ә буыннан буынга тапшырылып килә.

  ... Еллар үткәч,яңа буын килеп,

  Өстәлсеннәр яңа исемнәр-

  Кошманның  бай тарихлы җире

  Бигрәк уңдырышлы,дисеннәр...”

    Хөрмәтле ата-аналар! Әлеге җыелышта мин бу теманы юкка гына кузгалтмадым. Соңгы вакытта интернет челтәре, кнопкалы фикер йөртү, компьютер дөньясы безне үзенә бөтереп алып кереп китте, әдәби әсәрләр аз укыла,укучының фикерләү һәм сөйләм сәләте түбәнәя,сүзлек байлыгы ярлылана,бер-берең белән аралашу югала. Бүгенге җыелышта күтәрелгән туган якның матурлыгын күрә белү,ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү темалары  иң актуаль темаларның берсе булып тора.

   Әлеге шигъри юлларны шагыйрьләр язмаган,ә авылыбызның матурлыгын күрә белүче,аның матурлыгына сокланучы шигьри җанлы авылдашларыбыз,үзебезнең укучылар иҗат иткән.Аларның   һәр юлы күңелләребезгә үтеп керерлек булып  язылып, көчле дару кебек йөрәкләребезгә туп-туры үтеп керә.Әлеге авылдашларыбызның иҗатын җаның –тәнең белән тоеп, аңлап укысаң, әсәреп китәсең. Ул сине тынлык белән сөйләштерә, карурманнарда адаштыра, авылыбызның гүзәл табигатенә сәяхәт кыла,Киек каз юлларына алып менә, алиһәләр белән очраштыра.  Әлеге бик күп иҗади эшләрдә  Наз һәм Матурлык,авыл атамалары саклана.

  Сүземне йомгаклап,әйтергә теләгән сүзем шул, әлеге авылыбызның матурлыгын саклау-безнең укытучыларның,ата-аналарның,балаларыбызның  изге бурычы. Бары тик бергә эшләгәндә генә  без бала күңелендә матурлык хисләрен уята алырбыз, кешеләрнең күңелен тоярга ярдәм итәрбез,тормышта үз юлларын табарга сәләтле,нык ихтыярлы шәхесләр итеп тәрбияли алырбыз.  

             Беркайда юк Кошманымнан матур авыл,

Бер җирдә юк мондый табигать.

        Әле дә ярый туганмын авылда

        Кошманымда сөю-сәгадәт.

  Авылымның калку бер урынында

           Әлмән сазы дигән алан бар.

Язлар җитеп,яшел чирәм чыккач,

        Шунда уйный барлык балалар.

     Борынгыдан килгән шундый һөнәр-

        Бабачылар белән дан тоткан,

        Кирпеч суккан,иген иккән-

        Авыл халкы шулай көн иткән.

            Электән үк Кайбыч якларында

 Шаулап үскән калын урманнар.

       Һәрчак матур,шулай ямьле булып,

                                   Калсын әйдә,минем туган яклар.(Газинур Хәйдәров)

           

                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кәрим Әмири "Безнең авыл"

Рус мәктәпләренең татар төркемендә 2нче сыйныф өчен укудан дәрес эшкәртмәсе...

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

"Авыл мәктәбендә сыйфатлы белемгә ия булуны тәэмин итүдә-класстан тыш эш

Укытуның сыйфатын күтәрүдә класстан тыш эшчәнлекнең мөһимлеге. Бу- төрле дистанцион олимпиада һәм конкурсларда катнашу....

Конспект открытого урока в 9 классе " Шагыйрь күңеле авыл күркендә".

Якташ шагыйрь Шәрәф Мөдәриснең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү дәресе....

Тел бәйгесе

Рус мәктәбендә белем алучы татар балалары белән үткәрелгән бәйге....

"Авыл укытучысы - 2015" бәйгесенең 2 турына җибәрелгән татар әдәбиятыннан 5 нче сыйныфта дәрес эшкәртмәсе (ФГОС)

Ф.Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена" әкияте буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе...