Әлифба бәйрәме
план-конспект на тему

1 нче сыйныф укучылары өчен әлифба бәйрәме эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

ӘЛИФБА БӘЙРӘМЕ

Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .

(Музыка астында 1 нче сыйныф укучылары керә )

Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска

Әлифбаны кулга алдык

Әй,сөендек шул чакта.

 Кичә әни белән бергә

Әзерләдек сумкамны.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручкамны.

Әтием дә , әнием дә

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр.

Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Безнең “Әлифба бәйрәме”

Котлагыз безне бүген.

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме.

ҖЫР: Җыр:  “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

        Каләм тотып кулларга,

        Хәрефләрне язарга

        Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

        Тапкырларга, бүләргә,

        Нәниләрне сөяргә

        Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

        

        

.

        

         

1 Хәзер үзебез белән таныштырабыз:

Исемем минем Айнур

Йөземдә балкый гел нур.

Сөйләшергә яратам.

2. Ә мин Аделина  -тырыш кыз мин

Барысына да өлгерәм.

Җырлыйм, биим, дәресемне дә

Бик оста сөйләп бирәм.

       3. Русча дөрес,матур сөйлим

Яратам исәпләргә.

Матур-матур сүзләр өстәп

Әкиятләр сөйләргә

4. Гаиләдә без дүрт кеше,

Кечкенәсе мин булам

Карлар көрим,утын ярам

Укуда да булдырам.

5. Апамнан калышмыйм диеп

Тырышам бар көчемә.

Тәртипле бул,күпне бел,-дип

Максат куйдым үземә.

6.Мин булам _______

Күп нәрсәгә өйрәндем.

Шигырь дә сөйли беләм,

Көйләр дә көйли беләм

Курчак та уйный беләм

Бераз уйлый да беләм.

7.Бабамның да улы мин,

Әбинең дә улы мин

Әтинең дә улы мин

Әнинең дә улы мин

Аларның уң кулы мин.

8.Елмаеп кына йөрим гел

Шатлык тулы күңелдә,

Бу җирдә миннән бәхетле

Юктыр кебек беркем дә.

        9.Исемем ___________  булганга

Гөлләрне бик яратам.

Өйне ямьләп, үсә бездә

Кашкарый, кына, яран.

10.Исемем минем _______

Китапларны яратам

Бик мавыгып укыйм мин

Йокларга ятканда гына

Укуымнан туктыйм 

БЕРГӘ  Әгәр ничәү дисәгез ?

Без класста егерме .

Аерылмас дус булып

Яшибез без күңелле.

 Рус группасы шигырьләре

Җыр: “И туган тел, и матур тел”.

  1. И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

     Син туган тел аркылы

Укытучы:Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.Аларга хәрефләр тану,алардан иҗекләр,сүзләр төзү,укырга өйрәнү җиңел булмады.Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар.Бүген сыйныфтагы һәр бала укый белә.Әлифба – баланың беренче уку китабы . Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый . Хәзер “Әлифба” белән саубуллашыр вакыт җитте. “Әлифба” сүзе нинди хәрефләрдән тора соң?

(1 Г сыйныфы укучылары)

 “ Ә”

“Әни” дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Ә хәрефен язмаган.

“Л”

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

“И”

Иген үскән, биек үскән!

Башаклары тулып пешкән.

Комбайннар туктап тормый,

Ашлык суга җырлый – җырлый.

“Ф”

Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәм дә мин, төшемдә.

“Б”

Бөрлегәнем, җиләгем дип,

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

“А”

А хәрефе алмада.

А хәрефе агачта.

А хәрефен яратабыз.

Өйрәнәбез иң баштан.

Һәммәбезнең үз урыны –

Барыбыз да кирәкле.

Безнең “Әлифба” китабы

Дус булырга өйрәтте.

Әлифба  - тормышта

Беренче баскычым.

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

И әлифбам, син фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле туган телемнең

Алтын ачкычы.

Әлифба, син алып кердең

Безне белем иленә.

Тырышлык та, ялкаулык та

Шушы илдә беленә.

Хәрефләрне тиз өйрәндек

Сүзләр тезеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек

Мәктәптән без туймадык.

Рус группасы шигырьләре

ҖЫР:   “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

           Бишкә бишне кушарга,

        Хәрефтән сүз ясарга

        Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

        Белер өчен бик күпне,

        Яратырга китапны

        Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Кроссворд чишик 6-12 слайдлар 

  • 1. Ал яулыклар ябынган,

Ал кыналар ягыннан.

Кулым сузсам, тешләп алды

Шулкадәрле сагынган. (Гөлҗимеш)

2. Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,

Кызыл-кызыл кан кебек.

Ачыдыр да татлыдыр,

Йотыйм дисәң, ташлыдыр. (Чия)

3. Алсу битле кыз үсте,

“Туп” итеп агачтан

Сикереп тә төште. (Алма)

4. Бәләкәй генә чүлмәк,

Авызы-җөе күренми.

Ничек кенә йөртсәң дә,

Ашы һичбер түгелми. (Чикләвек)

5. Чөй саен кызыл читлек. (Миләш)

6. Сарыдыр туны,

Ачыдыр тәме,

Аны чәйгә салалар,

Нәрсә соң бу, балалар? (Лимон)

7. Бу җимеш бездә үсми,

Ул үзе кояш төсле.

Кем әйтә? Бу нәрсә соң?

Бу буладыр ..... . (Әфлисун)

8. Яфракларын чәйгә салалар,

Җимеше кызыл да, кара да,

Беләсезме, укучылар? (Карлыган)

Җыр: “И туган тел, и матур тел”..

  1. Иң элек бу тел белән

Әнкәм бишектә көйләгән,

Анары төннәр буе

Әбкәм хикәят сөйләгән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифба бәйрәме.

Әлифба бәйрәме. Максат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү....

"Әлифба бәйрәме"

Әлифба белән саубуллашу кичәсе....

1 сыйныфта әлифба дәресе

1 нче сыйныфта үткәрелгән "Тартык [д] авазы һәм Д, д хәрефләре" дигән темага дәрес конспекты....

Календарно-тематическое планирование "Әлифба"

"Әлифба" дәреслеген планлаштырыу...

"Әлифба" бәйрәме

Открытое мероприятие посвященный  прощанию с букварем...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәмеМаксат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, ...

Әлифба бәйрәме.

Әлифба бәйрәме....