Сәламәтлек театры
проект (5 класс) на тему

Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы

Укучылар өчен сәламәтлек театры эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamt_patsha_kiyate.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы

СӘЛАМӘТ ПАТША әкияте

Сәламәтлек турында әкият

Катнашалар:

Патша, Юындыр, Спортсмен, Бакчачы бабай, помидор, Кишер, Кызыл чөгендер, Әфлисун, Алмалар.

Исәнмесез, якын дусларыбыз!

Сезне күргәч безгә бик рәхәт.

Ясыйк әле бүген бергәләшеп

Сәламәтлек иленә сәяхәт.

Бүген без Сезне, дуслар,

Алып китик сәфәргә.

Сәламәтлек турында

Булдык бер хәл сөйләргә.

   

Борын заманда түгел

Дуслар, безнең заманда.

Бер кечкенә дәүләттә

Яшәгән ялкау патша.

Иренгән битен юарга,

Тешләрен чистартырга.

Көндә иртән иртүк торып

Физзарядка ясарга.

Ашаган кайчан тели

Үтәмәгән режимны.

Рационда кулланмаган

Яшелчә-җимешләрне.

   

Болай ялкау булгачтын

Патшабыз, дуслар, нишләр?

Әлбәттә, сез беләсез

Ул бик нык, каты чирләр.

        Патша:

Ай, ашказаным авырта,

Уф, тешләрем дә гел сызлый.

Аяк-куллар да йөрәккә

Бер дә тынгылык бирми.

Миңа ярдәм итегез,

Аякка бастырыгыз.

Булырмын мин рәхмәтле,

Һәм дә таза – бәхетле.

Патшаның бу фәрманы

Патшалыкка таралган.

Ярдәм итәргә аңа

Барча кеше ашыккан.

Беренче булып патшага

Юындыр килеп кергән.

Режимны үтәмәгәнгә

Аны нык шелтәләгән.

    Юындыр:

Ярамый болай, патша!

Иренчәк булып яшәргә.

Ялкаулык һәм шапшаклык

Дошман сәламәтлеккә.

Яшәсен йомшак, ап-ак

Сөлге һәм исле сабын.

Яшәсен теш порошогы

Вак тешле тарак тагын.

Кирәк чиста булырга,

Иртә-кич юынырга.

Икенче көнне патша янына

Спортсмен ярдәмгә килгән.

Сәламәтләнер өчен патшага

Үз киңәшләрен биргән.

      Спортсмен:

- Исәнме, патша, сәлам!

Мин буламын – Спортсмен.

Бик шәп малай, чынлап мин.

Иртән зарядка ясыйм,

Кич белән дә мин ясыймын.

Шуңа күрә авырулардан,

Чирләүдән мин курыкмыйм.

         Патша:

  • Ничек инде ул алай?

         Спортсмен:

  • Бик гади, патша, болай:

1, 2, 3 – мин дә көч,

1, 2, 3  - куәт.

1, 2, 3 – мин көчле,

1, 2, 3 – сәламәт!

Иртән зарядка яса,

Кич белән дә син яса.

Шул чагында булырсың

Мускуллы, көчле патша!

Өченче көнне дә патша

Кунаклар каршылаган.

Бакчачы бабай аңа

Витаминнар китергән.

   

  Бакчачы бабай:

  • Исәнме, олуг патшабыз!

Мин буламын – Бакчачы.

Сезне терелтергә дип

Ашыгып килдек без, күрче.

Кеше организмына

Витаминнар бик кирәк.

Яшелчәләр, җимешләр,

Чыгыгыз тизрәк, тизрәк!

(җиләк-җимешләр, яшелчәләр чыга)

   Помидор:

Мин – кып-кызыл помидор

Витаминнарга бик бай.

Мине ашасаң патша

Булырсың гел таза, сау.

          Кишер:

Ә мин – алтындай кишер

Ашказанын чистартам.

Аппетитны яхшы ачам,

Кәефләрне күтәрәм.

     Чөгендер:

Таныгансыздыр патша

Мин – кып-кызыл чөгендер.

Иртә-кичен ашасаң,

Файдам сиңа беленер.

     Әфлисун:

Мин җылы як җимеше-

Тәмле, сусыл әфлисун.

Колагыңа гына әйтәм:

Миндә шифа һәм дәва.

Әфлисун белән туклансаң

Авырулар куркып кала.

    Алмалар:

Без апалы-сеңелле

Баллы-татлы алмалар.

Күз күрүен яхшыртабыз,

Ялкаулыкны без җиңәбез.

Карамыйча бернигә

Ашасаң көнгә берәр

Бирешмәссең патшабыз

Дөньядагы бер чиргә.

   Җиләк-яшелчәләр:

Сәламәт буласың килсә,

Җиләк, яшелчә аша.

Шул вакытта булырсың

Сәламәт, таза патша.

 

   Юындыр:

Сәламәт буласың килсә

Без әйткәннәрне үтә.

Рецептларны үтәсәң

Авырулар бар да бетә.

        Патша:

Ай, ашказаным авырта

Уф, тешләрем дә гел сызлый.

Аяк-куллар да күңелгә

Бер дә тынгылык бирми.

Башка әмәл калмагач

Булмагач башка чара.

Үтәргә булган кушканны

Безнең иренчәк патша.

        Патша:

Юынып алыйм әле,

Тешләремне чистартыйм.

Тиз-тиз генә ашаганчы

Зарядканы да ясыйм.

1, 2, 3 – мин дә көч,

1, 2, 3  - куәт.

1, 2, 3 – мин көчле,

1, 2, 3 – сәламәт!

Шул көннән башлап патша

Үтәгән бу режимны.

 Тиз арада оныткан

Барлык-барлык авыруны.

     

  Патша:

Дуслар, белдем мин хәзер

Сәламәт булу серен.

Бүген фәрман чыгарам,

Патшалыкта бу режимны

Барчасы да үтәсен.

Авыруларга каршы алар

Көчле һәм уяу торсын!

Җыр:

Сәламәтлек – иң зур байлык

Икәнен һәркем белә.

Начар гадәтләргә каршы

Көрәшик бергә, бергә

Сәламәтлек иленә

Сәяхәтебез тәмам.

      Патша:

Барчагызга мин дуслар

Исәнлек теләп калам!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек театры "БАРСИК ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ"

Сәламәтлек театры "БАРСИК ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ"...

"Сәламәтлек театры" Дәрестән тыш чара (эшчәнлек)

Дәрестән тыш эшчәнлеккә менә дигән чара!...

«СӘЛАМӘТЛЕК ТЕАТРЫ"

    Безнең әле , яшәү кадерен белеп,      Канатланып йөрер чагыбыз.       Яшьлек килә- юл бирегез диеп,...

Презентация по МХК "Азбука театра (часть1) Виды театра. Античный театр"

Презентация по МХК  "Азбука театра  (часть1)  Виды театра. Античный театр" Содержит большое количество иллюстративного материала. Может быть также использована на уроках изобр...

Сәламәтлек театры

Укучылар өчен сәламәтлек театры...

Сәламәтлек театры

                   - Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабы...