"Табигать - тиңсез хәзинә"
классный час на тему
Ачык клуб сәгате - "Табигать тиңсез хәзинә". Укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 19.36 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема:”Табигать – тиңсез хәзинә”.
Максат:Балаларга экологик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл караш, ярату, кызыксынучанлык тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, такта, күрсәтмә материаллар.
Дәрес барышы:
1.Оештыру өлеше: Исәнмесез укучылар! Хәерле көн укытучылар, килгән кунаклар!
Озайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар белән клуб сәгатен башлыйбыз. Укучылар төсле карточкалар бар шул төсләргә карап үзебезнең урыннарыбызны алабыз. Менә өч төркемгә бүлендек. Калган эш сәгатебез төркемнәрдә үтәчәк.
Уңай хәләт тудыру: слайдта безгә карап кояш елмаеп тора. Әйдәгез бездә бер-беребезгә карап елмайек әле. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.
Актуальләштерү: без сезнең белән табигать, анда яшәүче нәрсәләр белән танышкан идек? (кошлар,хайваннар) Бик дөрес !
Клуб сәгатебезнең исеме менә шушы канверт өчендә яшерелгән сүзләрдән гыйбәрәт. ( тактага һәр теркем үзенең сүзен ябыштыра.
Молодцы! Безнең сәгатнең темасы “Табигать –тиңсез хәзинә” дип атала. Мин әкият укыйм, игътибар белән тыңлыйбыз, һәм сорауларга җавапларны бирәбез.
Борын-борын заманда яшәгән ике дус–Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр. Табигать Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дош-
маннардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. Шулай итеп, Кеше Баһадир булып җитлеккән.
Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа”,- дип кычкырган Кеше. Табигать, бу явызлыкны күреп, артка чигенгән. “Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына”, - дип мактанган Кеше. Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән. Кешене буш яланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Һәм ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән.
-Табигать кешегә ничек ярдәм иткән? Ә кеше нишләгән? Ни өчен кеше кайгырган? Кеше дөрес эшләгәнме? Табигать аны гафу итәрме?
-Нинди нәтиҗә ясап була? (табигатьсез яшәп булмый)
2.физкулҗт-минут: чыннан да табигать безгә ярдәм итә төрле тәмле җиләк-җимеш яшелчәләр белән сыйлый. Әйдәгез әле укучылар без аларны математика фәнендә кулланып хәрәкәтләнеп алыйк. Беренче эш итеп дәресләрдә өйрәнгән озынлык үлчәү берәмлекләрен искә төшерәбез. Алар ниндиләр (км, м, см, дм, мм.)
Ә хәзер сезнең белән яңа үлчәү берәмлекләре кулланып бер-беребезнең буйларын үлчибез? Өстәлдә булган алма банан груша белән. Башладык (һәр төркемнән бер пар катнаша).
Клуб сәгатен М. Пришвинның сүзләре белән дәвам итәсе килә” Без үзебезнең табигатьнең хуҗалары һәм ул безнең өчен бөек тормыш байлыклары туплаган кояш хәзинәсе”. Балыкка су, кошка һава, җәнлеккә урман, ә кешегә Туган ил кирәк. Әйе, туган як кирәк кешегә! Туган як һәр кеше өчен дә үзе туып – үскән авылдан башлана. Туган җиребезнең табигате белән танышып китик әле. слайдлар
Табигать искеткеч матур. Әммә ул матурлыкны саклый белмәүчеләр бихисап. Кемнәрдер безнең елганы да пычратып киткән.
Без сезнең белән аңа булышу йөзеннән “Елганы чистарту ” дигән уен уйнап алырбыз. (Елга рәсеменә елгада булырга мөмкин әйберләр беркетелгән: балык, төнбоек, чиләк, консерва савыты һ.б. Укучылар берәм-берәм чыгып кирәк булмаган әйберләрне алырга тиешләр. )
Елгабыз чүпчардан арынды, җиңел сулыш алды.
Хәзер без сезнең белән Казанга Зоопаркка экскурсиягә барырбыз. Ләкин юл аркылы чыканда безгә светафор яннан үтәсе булыр. Юл аркылы чыкканчы без нишләрбез?( Светафорда янган күзләргә карыйбыз яшел төс- чыгарга ярый, кызыл төс – чыгарга ярамый, сары төс –сабыр ит дигәнне аңлата. ) Бездә светафор төсләрен кулланып «Ярый-ярамый» уены уйнап алабыз. Мин җөмләләр укыйм сез карточкалар белән җавап бирәсез.
• Агачларны һәм ботакларны сындырырга (ярамый).
• Күбрәк агачлар утыртырга (ярый).
• Болында чәчәкләрне таптарга (ярамый).
• Сукмактан гына йөрергә (ярый).
• Күп итеп чәчәк бәйләме җыярга (ярамый).
• Чәчәкләрне өзмичә генә аларга сокланырга (ярый).
• Урманда чүп калдырырга (ярамый).
• Кошларга оя куярга (ярый)
• Урманда учак ягарга (ярамый).
- Әйе, бабалар, табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк кеше үз - үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк.
1 нче бала.
И күңелле җәй көнендә
Табигать кочагында!
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында!
2 нче бала.
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз.
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз.
3 нче бала.
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Барысы бергә.
Табигать ул — безнең әни,
Табигатьне саклагыз!
Без – табигать балалары,
Гел аның кочагында.
Уйнаганда ялгышлар да
Була шул кайчагында.
Учак яксак урманнарда,
Сүндерәбез кисәвен.
Тик җыярга онытмагыз
Чүп-чар, кәгазь кисәген.
Утыртабыз үсентеләр,
Урман артсын тагын да,
Тирбәлмәгез бишек итеп
Агачлар ботагында.
Без – табигать балалары,
Кояш белән янабыз.
Бездән һәрчак риза булсын
Шул табигать анабыз.
Ныгыту: Укучылар без бүген сезнең белән дәү әниләребезгә бүләккә открытка ясыйбыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Африканың табигый зоналары
Укучыларны Африканың табигый зоналары белән таныштыру; аларның үзенчәлекләрен ачу; укучыларның Африка турында булган белемнәрен актуальләштерү; укучыларның Җир табиг...
"Африканың табигый зоналары"
"Африканың эчке сулары" темасын кабатлау һәм яңа теманы өйрәнү дәрес...
Физика - табигать серләре ачкычы
Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе....
Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."
Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....
Табигать һәм кеше.(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсе....
Табигать һәм кеше.(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсе.Презентация...
Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"
1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул хәтфә урамы.Йомшак җилн...
