Минем чыгышым
статья

Апарова Лидия Николаевна

Заманча технологияләрне куллану

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_chygyshym_esse.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Заманча технологияләрне куллану туган (татар) телне укыту процессын тагын да нәтиҗәлерәк итә

                                                                                      Чыгыш ясаучы: Апарова Л. Н.

          Бүген без техника зур тизлек белән үсеш алган инновацияләр чорында яшибез.

Нәрсә соң ул инновация? Инновация - латин сүзе. Безнең телгә тәрҗемә итсәк,”яңарту, яңалык, үзгәртү” дигәнне аңлата. Педагогик инновация- ул укучыны укыту һәм тәрбияләү эшен яхшыртуга юнәлдерелгән үзгәрешләр. Бүгенге педагогик инновациянең төп бурычы - педагогка кирәкле яңалыкларны туплау-җыйнау,өйрәнү һәм классификацияләү.

Тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод-алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә.

         Яшәешебезне электрон технологияләр чолгап алган заманда, укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез кала алмый. Төрле электрон дисклардан, интернет челтәреннән әзер,

бирелеше ягыннан үтемле эшләнгән мәгълүматны кыска гына вакыт эчендә күчереп алырга күнегеп килүче укучы өчен, аның кабул итү мөмкинлегенә туры килгән яңа, белем бирүдә заманча информацион технологик чаралар уйлап табу — бүгенге мәктәпнең төп бурычы булып тора.

    Заман таләпләре татар телен укыту процессында да  зур үзгәреш - уку-укыту процессында яңа технологияләрне куллануны таләп итә. Безнең алда бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булу, иҗади эшчәнлекне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Минем уйлавымча, заманча технологияләр файдаланып белем бирү укытучыга түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә:

-укучыда телгә кызыксыну уяту;

-аның танып белү, эшчәнлек активлыгын үстерү;

-укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;

-белемнәрне тирәнәйтү.

   Яңа технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу - яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты.

    Укучы эшчәнлеген компьютер технологиясе ярдәмендә тирәнтен, төптән үзгәртү зур әһмияткә ия. Компьютер - укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Минемчә, бүгенге укыту процессында иң әһәмиятле урынны заманча технологияләрнең берсе булган компьютер технологиясе алып тора.

Дәрестә компьютер технологияләрен куллану күрсәтмәлелекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. ФГОС шартларында мәгълүмати технологияләр куллану бик кулай, чөнки ФГОСның төп максаты – укытучы укучыны мөстәкыйль белем алырга, эзләнергә өйрәтергә тиеш.

Аеруча да педагогик практикамда презентацияләрне киң кулланам. Матур эшләнгән презентацияләр укучының игътибарын үзенә җәлеп итә, дәрескә алып кереп китә.

Кызыксындыру максатыннан диалог темасына туры килгән слайдлар файдаланам. Рәсемгә карап яңа сүзләр, гыйбарәләр туа һәм сөйләмгә кереп китә.

Компьютер технологияләре ярдәмен түбәндәге эш төрләрендә дә кулланам:

1. Текст белән эшләү. Презентация ярдәмендә сүзлек, тикшерү диктантларын яки контроль күчереп язуларны тикшерергә уңайлы. Моның өчен мин бер слайдта хәрефләре төшеп калган яки хаталы текстлар бирәм. Эшне башкаргач, укучылар бер-берсе белән дәфтәрләрен алмашалар һәм алдагы слайд ярдәмендә тикшерәләр. Төшеп калган хәрефләр, хаталар башка төс белән бирәм. Киләсе слайдта бәяләү критерияләре күрсәтелә. Укучылар билгеләрне үзләре куялар. Биредә укучыга җавап вариантларын сайлап алу гына түгел, аларның дөреслеген тикшерү мөмкинлеге дә тудырыла. Бер-берсен мактыйлар, хаталарны төзәтергә киңәшләр бирәләр

2. Бирелгән сүзләрнең, сүзтезмәләрнең урыннарын үзгәртеп бәйләнешле текст төзү.

3. Дәресләргә әзерләнгәндә өстәмә материал, мәгълүмат бирү максатынна үз презентацияләремне кулланам. Күрсәтмәлелек, биремнәрне сайлауда укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алам. Әлеге алым укучыларның телгә булган кызыксынуларын, өйрәнү теләген үстерү. Презентацияләр бер-берсе белән бәйләнгән, бүлекара принцибы саклана. Үтелгән материалны кабатлау өчен дә бик уңайлы.

4. Шулай ук дәресләремдә башваткычларга һәм кызыклы күнегүләргә дә мөрәҗәгать итәм. Бу вакытта укучылар яңа лексиканы гына үзләштермиләр, ә үзләренең гомуми фикерләрен үстереп, татар теленә хөрмәтләре дә арта. Бу күнегүләрне җиңелрәк лексика белән дә башкарып була. Әмма кызыклы күнегүләрне үзләштергәндә, укучылар сүзлек белән дә кулланырга өйрәнә. Сүзлек белән дөрес эшләү шулай ук мөһим. Бирем карточкаларда һәр балага аерым таратыла, ә инде нәтиҗәсе экранда чыга. Укучылар эшләрен бер-берсе белән алмаштырып тикшерәләр, нәтиҗә ясыйлар.

 Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр берсен икенчесеннән аерып булмый торган ике өлештән тора:

1.Техник чаралар (компьютер техникасы һәм шуңа бәйләнеш чаралары),

2. Билгеле максатта кулланылган төрле программа чаралары.

Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итәргә тиеш.

   Татар теле дәресләрендә компьютер техникасы куллану нәтиҗәсендә укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну барлыкка килә. Балалар мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында татар  теле  дәресләренең дә компьютер, Интернет кулланып өйрәнергә мөмкин икәнлеген күрәләр. Бу исә телнең абруен күтәрүдә зур этәргеч булып тора. Интерактив белем бирү чаралары баланың фикерләү сәләтен үстерә; эстетик тәрбия бирә; информацион культура тәрбияли; укытуның сыйфатын күтәрә; предметара бәйләнеш булдыруга ярдәм итә; укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уята.

Компьютер технологиясен дәресләрдә, чараларда куллану  торган саен камилләшә бара. Хәзер мәктәптә кабинетлар компьютер, мультипроектор белән җиһазландырылган. Һәр дәрестә  компьютер технологиясен куллану мөмкинлеге бар. Бу исә, үз чиратында, дәрестә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга да, дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрүгә дә  ярдәм итә.

Фикеремне йомгаклап, шуны әйтәм: укытуны камилләштерүнең чиге юк, бары эзләнергә, яңалыкка омтылырга, куелган максатка кыю барырга кирәк. Укытучы дәрестә заманча технология элементларыннан дөрес файдалана белсә,  һичшиксез уңышка ирешәчәк.

       Татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып түбәндәгеләрне саныйм:

-      укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;

-      укучының танып белү, дәрестә эшчәнлекнең  активлыгын арттыру;

-      тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохиты тудыру;

-      укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү.

    Шул рәвешле, заманча технологияләрне куллану татар телен укыту процессын тагын да нәтиҗәлерәк итә.

      Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу,  уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу.  Минем өчен  ул- компьютер  технологияләре элементларын уңышлы куллану дип әйтә алам. Дәресләрдә  мин укучыларны  мөстәкыйль эшчәнлеккә тарта алам икән, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятам икән, димәк, мин дөрес юлда. Балаларның эшчәнлеген активлаштыру максатында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацияле технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Бу – чынбарлык һәм замана таләбе.

 Иң мөһиме шул: заманча технологияләрне кулланып алынган мәгълүматның 85%ка якынын, ә традицион технологияләр – 40% белемне хәтердә озак сакларга ярдәм итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү

1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...

Тукай ижаты буенча чыгыш

"Тукай укулы" очен эзерлэнгэн чыгыш...

Р.Фәйзуллинның фәлсәфи лирикасы (фәнни-гамәли конференция чыгышы)

Фәлсәфи лирика дип җиһан, яшәеш турындагы уйларны лирик кичереш шәкелендә тасвирлаган әсәрләргә әйтәләр. Фәлсәфи лирика хисләрдән бигрәк фикер әйтүне, мөнәсәбәт белдерүн...

Конференциядэ чыгыш"Бүгенге мәктәптә укучыларны хонэри эшчэнлеккэ ойрэту"

Укучыларнын хонэри белемнэрен арттыру. Хонэр сайлауга момкинлек тудыру....

Чыгыш.

ФГОС  таләбе...

Минем чыгышым

Минем чыгышым...

Презентация на тему: "Минем төбәгем, минем мәктәбем, минем казанышларым"

Туган оясыннан аерылган кошКанатына мәңге ял тапмый.Туган телен яратмаган кеше,Башкаларның телен яратмый.Үзеңнең телеңне белгәндә һәм яратканда гына, башкаларның телен аңларга һәм хөрмәтләргә була....