Матурлык иленә юл
методическая разработка

Татар халкының милли бизәкләре белән танышу

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milli_bizklr.docx18.95 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Матурлык иленә юл

Максатлары:

  1. Балаларны татар халкының милли киемнәре, мили орнаментлар белән якыннанрак таныштыру, балаларда кызыксыну уяту. Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау.
  2. Милли киемнәргә бизәкләр төшерү.
  3. Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау: Халкыбызның милли әйберләре: күлмәк, түбәтәй, калфак, милли орнаментлар җыелмасы, компьютер, презентация, бизәк өлгеләре, чемодан музее.

Дәрестән тыш эшчәнлекнең барышы

1.Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн,укучылар!  Кәефләрегез яхшымы?  Әйдәгез  кулга -кул тотынышып  бер-беребезгә үзебезнең сәламебезне ,җылыбызны бүләк итик  эле.

2. Проблемалы ситуация тудыру. Уку мәсьәләсен кую.

-Укучылар, мин сезгә бер җыр тыңларга тәкъдим итәм. “Кәләпүшем - калфагым” җыры.

-Әлеге җырда нинди кием телгә алынды?

- Кәләпүш, калфак (Чемодан музее)

-Әйе, дөрес укучылар, Менә сезнең алдыгызда калфак белән түбәтәй. Минем кулымда татар хатын – кызларының иң матур бизәнү әйбере. Ир-атларның милли баш киеме.  Игътибар белән карагыз әле. Алар нинди?

-Матур, бизәкле.

- Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

- Халкыбызның милли бизәкләре турында сөйләшербез.

3.  Дәрестән тыш эшчәнлекнең максатын  чишү.

  • Милли, бизәк төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Әйдәгез аңлатмалы сүзлектән карыйк.

Бизәк (орнамент) латин теленнән килеп чыккан. Билгеле бер тәртиптә тезелгән нинди дә булса рәсемнең яки сызымның ритмлы чиратлаштырылучы бизәкләрне -орнамент дип атыйлар.

-Укучылар, милли бизәкләрне калфак белән түбәтәйләрдә генә очратабызмы?

-Юк

-Тагын нинди киемнәрдә очратабыз?

-Күлмәкләрдә, камзулларда, алъяпкычларда, читекләрдә. (Слайдта, чемодан музеенда бизәкле киемнәрне карау)

- Күрәсезме, укучылар, барлык киемнәргә дә орнаментлар, бизәкләр төшерелгән.  Бизәкләр нәрсәгә охшаган?

- Чәчәкләргә, үсемлекләргә, дулкынлы, бормалы бизәкләргә.

- Дөрес, укучылар. - Ә аларны бизәү өчен үрнәкләрне каян алганнар?

-  Табигатьтән алганнар.Татар милли орнаментның төп бизәкләре чәчәкләр, үсемлекләр: ләлә, канәфер, кыңгырау, чалмабаш чәчәкләре, өчяфраклар. (Слайдта бизәкләрне күрсәтү).

 Бизәктә лалә - яңарыш чәчәге. Ул язын беренче булып шытып чыга, җирне яңарта.

Чынбарлыкка якынрак итеп сурәтләнә торганы - лалә чәчәге.

Халык арасында лаләләрнең килеп чыгышы белән бәйле кызыклы легенда яши: имеш, бер яфракның чык тамчысын яшен суккан һәм яфрак дөрләп яна башлаган. Шул чак кисәк кенә һава суына, теге яфрак туңып лаләгә әверелә. Шулай итеп, җиһанга яңа чәчәк - лалә яралган. Эчке якта, таҗларның төбендәге каралык, гүя, шул янудан калган

-Күп төрле татар орнаментлары һәм бизәкләре арасында геометрик орнамент та шактый зур урын ала.

- дулкыннар

- йөгереп килгән дулкыннар

- бау

  • әйләнмәләр.

-үрелмәләр, борылма.

  • Күптөслелек татар орнаменты өчен үзенчәлекле.

Күбесенчә өстенлек итүче якты төсләр: яшел, сары, шәмәхә, зәңгәр, куе кызыл һәм кызыл төсләр..

Бизәкләрдә гадәттә 4-тән 6-төрле төс катнашалар. Өстенлек иткәне аларның :зәңгәркүк, яшел, сары һәм кызыл тон.

  1. Иҗади эш эшләү.
  • Укучылар бу бизәкләр бүгенге көндә дә популяр бит. Сез минем белән килешәсезме?
  • Әйе.
  • Экранга карыйк (Слайдларда милли бизәкләр төшерелгән бүгенге киемнәр.) Хәзер милли мотивларның шулай популярлашуы миңа бик ошый.
  • Укучылар хәзер сез дизайнерлар булырсыз. Сезнең өстәлләрдә футболка һәм букча бар. Шулай ук бизәү өчен милли орнаментлар, бизәкләр бар. Бүгенге киемнәребезгә милли бизәкләр белән матур, заманча милли төс өстәрсез.
  • Сезгә 3 минут вакыт бирәм.
  • Хәзер үзегезнең брендларыгызны иптәшләрегезгә тәкъдим итәрсез.

(Укучылар эшләрен дусларына тәкъдим итәләр).

  • Бик яхшы, рәхмәт.
  1. Рефлексия
  • Укучылар әлеге киемегезне, букчагызны чемодан музеена саласызмы?
  • Юк
  • Ни өчен. Әйдәгез нәтиҗә ясыйк.
  • Бу бизәкле киемнәр бүгенге көндә дә бик актуаль. Безгә алар бик ошый.

Шулай итеп дәресебез ахырына якынлашты.  Балалар, татар телен, тарихын, мәдәниятын өйрәнегез, хөрмәт итегез, горурланып йөрегез. Сезнең татарлыгыгыз бөтен әйберегездә дә чагылыш тапсын. Халкыбызның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләтебез үткәнен хөрмәт итсен иде


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матурлык- бер көнлек, Игелек- мәңгелек.

Классный час для 9 класса...

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы (Ә.Еники “Матурлык” )

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы(Ә.Еники “Матурлык” ) Максат:     1. Укучыларны әсәрнең  эчтәлеге буенча дөрес  фикер йөртеп аңларга, шулай ук бала белән ...

Реферат на тему "Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык"

Реферат на тему "Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык"....

Ә. Еники "Матурлык" хикәясе

8 класста татар әдәбиятыннан Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрен укыганнан соң,"Матурлык" хикәясен дә укыдым. Бу әсәрләр икесе дә бүгенге тормышта яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә бик актуаль булып ...

Урок тат.литературы в 9 классе "Батырлыкта-матурлык"

Урок тат.литературы в 9 классе "Батырлыкта-матурлык" для татарской группы...

Презентация к уроку-проекту "Батырлыкта-матурлык"

Презентация к уроку-проекту "Батырлыкта-матурлык"...