8 Март - Әнием бәйрәме
материал

Мансурова Лилия Салимхановна

Әнием бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл niem_byrme.docx49.33 КБ

Предварительный просмотр:

                       Әнием бәйрәме

Җыр яңгырый.  Колыбельная Римма Ибраһимова.  Балалар чыгалар.

Укытучы: Ана  назы - жирдә ул мәңгелек,

                  Мәңгелек жыр - бишек жырыгыз.

                  Без узасы  юлда маяк булып

                  Гомер буе  балкып  торыгыз.

  1. Бүген бездә зур бәйрәм була,

Инде менә ничә көн.

Бик тырышып әзерләдек

Шушы бәйрәм кичәсен.

  1.  Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә.

Котлау сүзләре:  Без бүген 2 сыныфның татар төркеме укучылары тарафыннан әзерләнгән  8 нче Март- Әнием бәйрәме кичәсенә җыелдык. Кадерле, яраткан әниләребез , дәү әниләребез, әбиләребез, хөрмәтле  укытучы апаларыбыз, яхшыдан-яхшы,сөйкемле укучы кызларыбыз!  Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын!

        “ Бәйрәм  бүген” җыры  Күтәренке күнелле

 (Р. Миңнуллинның “ Әниемә ял кирәк” шигыре сәхнәләштерелә.

Малайлар һәм кызлар кара-каршы басалар)

Малайлар.  Әй, кызлар!

Кызлар.        Әй малайлар!

Барысы бергә (пышылдап).  Тик торыгыз, тыныгыз!

1 нче малай.  Аз гына да чыкмасын

                         Сезнең тавыш- тыныгыз!

1 нче кыз. Кошкай син дә җырлама!

3 нче кыз.Бозау, син дә мулама!

2 нче малай. Акбай, син дә улама!

4 нче кыз. Шаулама,син дә тирәк!

Кызлар. Әниемә ял кирәк!

5 нче кыз. Ул эшеннән туктасын,

                   Тизрәк ятып йокласын!

Малайләр.Ял итсен, көч тупласын!

6 нчы кыз. Әнием, син болай да

                    Ял итәсен бик сирәк!

7 нче кыз. Сиңа да бит ял кирәк!

1 нче кыз. Арыгансың бит инде,

                    Әнием, ял ит инде!

Җыр. Әни кирәк

1 укучы.     Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

                     Иң ягымлы кешеләр.

                     Иң сөйкемле , мәрхәмәтле –

                     Алар – безнең Әниләр!

2 укучы.     Әни сүзе – иң бөек сүз,

                     Юк аңа һичбер алмаш.

                     Иң-иң әйбәт кешеләр дә

                     Әни кебек булалмас.

3 укучы.     Иң-иң әйбәт балаң булып

                     Яшәсәм ярар иде.

                     Әниемнең ышанычын

                     Акласам ярар иде.

4 укучы.     Иң кадерле, иң хөрмәтле

                     Булсын җирдә әниләр.

                     Әниләрне кадерләсәк,

                     Тыныч булыр ил-көннәр.

5 укучы.      Син,әнием, минем өчен

                      Бу дөньяда бер генә.

                      Елмайганда йөзләреңнән

                      Бар өйгә нур бөркелә.

6 укучы.   Иң кадерле кешебез син,

                     Сөекле әниебез.

                     Син булгаңга, без бәхетле,

                     Тыныч, рәхәт яшибез.

7 укучы.   Әйтәсебез килә бүген

                     Кадерле әниләргә:

                     Әле ярый сез бар җирдә

                     Без сабый, нәниләргә.

8  укучы.   Сөекле әниләребезне

                     Кадерлибез, зурлыйбыз.

                     Чын күңелдән һәммәгезне

Бергә:          Бәйрәм белән котлыйбыз!

Кыз.             Күмәкләшеп барыбыз бергә

                      Җырлап алыйк, әйдәле.

                      Котлы булсын, гөрләп торсын

                      Әниләрнең бәйрәме!

Балалар «Иң матур җыр» (Җ. Тәрҗеманов сүз. , Г. Гәрәева муз.) җырын җырлыйлар.

Укытучы: Иң-иң матур әни кемнеке икән?

Балалар: Әлбәттә, минеке.

Укытучы: Кемнең әнисе иң мәрхәмәтлесе?

Балалар.  Ми-не-ке!

Укытучы: Иң сөйкемлесе, иң чибәре, иң кадерлесе

Балалар: Ул минем әни!

                                 Иң матур әни.

1 укучы.        Минем әни бу дөньяның

                        Иң чибәре, сылуы.

                        Нинди бәхет-

                        Һәр баланың

                        Үз әние булуы.

2 укучы.        Минем әни һич бәхәсез,

                       Иң сөйкемле әни ул!

                       Әйткән сүзе, кылган эше-

                       Һәммәбезгә туры юл.

3 укучы.       Борчыйсым килми әнине,

                       Елмаеп, көлеп йөрсен.

                       Иң матур әни икәнен

             Бөтен дусларым күрсен!            

“Әниемә” җыры

Балаларга уен. “Әниемне таныйм”  Балалар! Әгәр дә  хәтерләсәгез, сез үзегезнең әниләрегез турында анкета тутырдыгыз.  Мин шул анкетада язылган сүзләрдән сезнең әниләрегез турында кечкенә генә хикәяләр яздым. Бер сүзләрегезне дә алыштырмадым. Нәкъ сез язганча калдырдым. Танырсызмы икән, сез үзегезнең яраткан һәм кадерле әниләрегезне. Әйдәгез, белик!

Минем әнием дөньядагы иң матур  әни! Ул иң яхшы әни! Минем әни тыйнак һәм сабыр. Әнием бик күп тәмле ризыклар пешерә. Бигрәк тә голубцы, манты, кыстыбый тәмле була. Әнием мине үзенең йомшак куллары белән иркәләп уята. Мин сине яратам, син минем бәхетем, ди. Минем әнием олылырны хөрмәт итәргә, тәмле сүзле булырга өйрәтә.  Мин әниемне бик яратам. Әгәр дә тылсымлы таягым булса, әниемә озын гомер бүләк итәр идем. Әниемә исәнлек-саулык озын гомер телим.  Насырова Айсылу

Минем әнием матур!  Мин әниемнең түгән бәрәңгесен яратам. Ул мине иртә белән назлап уята. Кояшым, җимешем,алтыным, ди. Әнием мине посуда юарга өйрәтә. Үзе биергә, пешерергә ярата. Тылсымлы таягым булса, әниемә тыныч тормыш бүләк итәр идем. Мин әниемә шатлык һәм саулык телим. Вәлиева Дилә

Минем әнием эшчән, ягымлы, сөйкемле. Мин әнием пешергән ашны яратып ашыйм. Син минем матурым, кызым, ди. Әнием мине акыллы, тәүфыйклы булырга өйрәтә.  Әнием мине ничек уята, дигән соруга мин әниемне үзем уятам, ди. Ул төрле кул эшләре ясарга өйрәтә. Мин әниемне яратам, ул да мине ярата. Тылсымлы таягым булса, мин әниемә чәчәкләр һәм акча бүләк итәр идем. Мин әниемә сәламәтлек һәм бәхет телим. Латыпова Диләрә

Минем әнием матур, көләч! Мин әнием пешергән бәрәңгене,ашны яратып ашыйм. Ул мине иртән, улым, тор, дип иркәләп уята.Әнием миңа кояшым, матурым,ди. Тәртипле, акыллы булырга өйрәтә. Әнием минем  җырларга, биергә ярата. Тылсымлы таягым булса,  әниемә чәчәкләр бүләк итәр идем. Мин әниемә исәнлек, бәхет телим. Дәүләтшин Рафаэль

Минем әнием матур! Мин әнием пешергән ашларны, коймакны, пылауны яратып ашыйм.  Әнием миңа кызым молодец минем, дип әйтә, булышчым, күз нурым, ди.  Ул мине пөхтәлеккә, чисталыкка, тәртипле булырга, тырышып укырга өйрәтә.  Әнием пироглар, торт ясарга ярата. Мин әниемә чирләмәскә, аныә исән-сау яшәвен телим. Миннебаева Эльвина

Минем әнием матур һәм акыллы! Мин әнием пешергән манты һәм бөтен нәрсәне яратам. Ул мине тор җимешем, диеп иркәләп уята.  Әнием миңа акыллым, ди.  Әнием тәмле ризыклар пешерергә ярата. Мин әнине бик-бик яратам. Тылсымлы таягым булса, мин әниемә озын гомер бүләк итәр идем. Мин әниемнең гел елмаеп яшәвен телим. Гайнуллин Риназ  

  Минем әнием матур! Мин әнием пешергән пирогны һәм ашны яратып ашыйм. Ул мине ласково уята. Мин сине яратам, ди.Әнием мине укырга,язарга, рәсем ясарга өйрәтә. Әнием безнең җиңүләргә шатланырга (радоваться нашим победам) ярата. Тылсымлы таягым булса,  әниемә ак лексуз бүләк итәр идем. Мин әниемә бәхет,шатлык телим. Шәрәфетдинова Алинә

Минем әнием матур, акыллы! Мин әниемнең пирожное белән голубцыны яратып ашыйм. Ул мине, әйдә тор, кызым, дип уята. Син минем акыллым,  матурым, молодец, ди! Рәсем ясарга, укырга өйрәтә. Әнием пешерергә ярата. Тылсымлы таягым булса, мин әниемә бәхет һәм сәламәтлек бүләк итәр идем. Минем әниемнең дөньяда иң матур әни булуын телим. Тазиева Алинә

Минем әнием матур! Мин әниемнең пылавын,ашларын,токмачын, чичивицасын яратып ашыйм. Ул мине ласково уята. Миңа поросеночок мой, дип әйтә. Мине әнием дәрес эшләргә, савыт-саба юарга өйрәтә. Әнием минем тәмле ашарга ярата. Тылсымлы таягым булса, мин әниемә ипотеканы ябарга сорар идем. Минем әниемә крепких нервов  телим. Шәрәфетдинова Адилә

Минем әнием матур! Мин әниемнен пешергән боткасын яратып ашыйм. Ул мине назлап уята. Әнием миңа балам, кызым, ди.  Әнием рәсем ясарга, песиләр,этләр ярата. Тылсымлы таягым булса, әниемә тыныч тормыш бүләк итәр идем. Мин әниемә саулык, шатлык телим. Хөсәенова Алия

Минем әнием ягымлы, акыллы, юмарт һәм бик матур! Әнием минем бик тәмле пешерә, барын да яратам. Ул мине үбеп уята. Әнием миңа йолдызым, күз нурым, дип әйтә. Акыллы, тәртипле булырга өйрәтә. Мин әниемне бик яратам, әнием өйдә вакытта өй эче якты һәм җылы. Тылсымлы таягым булса,мин әниемә сәламәтлек һәм озын гомер бүләк итәр идем. Мин әниемнең безнең белән горурлануын телим. Мифтахетдинов Ислам

Минем әнием акыллы,мәрхәмәтле, матур! Мин әниемнең токмачлы ашын, пилмәнен яратып ашыйм. Ул мине Азалия, кызым,тор, дип уята. Әнием миңа җимешем, син минем матур кызым, кызымулик,ди. Чынаяк юарга, идән  себерергә өйрәтә. Әнием аш пешерергә ярата. Мин әнине яратам, ул да мине ярата. Тылсымлы таягым булса, мин әниемә өй бүләк итәр идем. Мин әниемә исәнлек-саулык,авырмаска, мәхәббәт телим. Вафина Азалия

Минем әнием акыллы, сөйкемле,  матур! Мин әниемнең өчпочмагын, чебурегын, бәрәңге боламыгын яратып ашыйм. Ул мине, кызым,тор, мәктәпкә соңга каласың, дип уята. Әнием миңа кызым, матурым,ди. Мине үз артыннан җыештырырга, савыт-саба юарга өйрәтә, дәресләр хәзерләргә булыша.  Чигәргә, рәсем ясарга ярата.  Мин үземнең гаиләмне бик яратам!  Тылсымлы таягым булса, мин әниемә замок бүләк итәр идем. Мин әниемә озын гомер  телим, исән-сау булсын, авырмасын! Шакирова Аделина

Минем әнием матур, чиста, яхшы,әйбәт! Мин әниемнең өчпочмагын, торт, бәлеш, мантыларын яратып ашыйм. Ул мине тор, кызым, кояшым тор әйдә, дип уята. Син минем җимешем, кояшым, матурым, ди. Мине әнием пешерергә, идән юарга ярата. Ул пешерергә ярата. Тылсымлы таягым булса, мин әниемә сәламәтлек бүләк итәр идем. Мин әниемә саулык- сәламәтлек телим. Гайнуллина Регина

Минем әнием матур! Мин әнием пешергән пылауны яратып ашыйм.  Әни мине иртән уятканда кытыклый. Кызым, матурым, дип әйтә. Мине әнием идән юарга өйрәтә. Ул үзе пилмән, манты пешерергә ярата. Тылсымлы таягым булса, мин әниемә сәламәтлек бүләк итәр идем. Мин әниемнең исән-сау булуын телим. Залаева Зарина

Минем әнием матур, уңган! Мин әниемнең винегретын, бәрәңге боткасын яратып ашыйм. Әнием мине,кызым, тор, торырга кирәк, дип уята. Кызым, алтыным, чебешем, ди. Әни мине тәртипкә, тәүфыйкъка  өйрәтә. Минем әнием тәмле ризыклар пешерергә, бисердан матур әйберләр ясарга ярата.Тылсымлы таягым булса, әниемә өй һәм кәҗә бүләк итәр идем. Мин әниемә исәнлек, саулык-сәламәтлек телим. Камальдинова Ильмира

       1.Әни диеп язып куйдык

         Яңа яуган ак карга

         Таптамагыз һич ярамый

        “Әни!”сүзен таптарга

Балалар бер-бер артлы

-Миңа гомер биргән өчен,

-Кадерләп үстергән өчен,

-Назлы карашларың өчен,

-Пешергән ашларың өчен,

-Шәфкатьле кулларың өчен,

Барысы бергә: Барасы-барысы өчен

                              Рәхмәт сиңа, әнием!

  1.  Ак яулыклы,көләч йөзле,

            Шат күңелле, әйбәт тә...

            -Кем ул?- диеп сорыйсызмы?

            Дәү әнием, әлбәттә.

  1. Син, дәү әни, шундый ягымлы,

           Әллә синдә йолдыз балкыймы?

           Әллә инде кайнар кояшның

           Җылы нуры кереп калдымы?

  1. Син аркамнан мине сөясең,

            Чәчләремнән сыйпап үбәсең,

            Бәбкәчкәем минем, күз нурым,

            Оҗмах кошым минем, диясең.

  1. Зур кыз булгач сине карармын,

           Чәчләреңнән сыйпап тарармын,

           Ә хәзергә укырмын гел бишкә,

           Булышырмын әниемә һәр эштә.

Жыр: “Дәү әнигә бүләккә”

Газиз Әнкәй!

Иң сөйкемле сүзләр – синеке!

Йомшак, җылы куллар – синеке!

Иң-иң татлы сүзләр – синеке!

Җан изрәткеч жырлар – синеке!

Синсез дөнья күрмәс идек,

Синсез берни белмәс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез кеше булмас идек!

Җыр: Яратыгыз

1. Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары  корыр ул.

Йөрәк  җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

Җыр янгырый:  Гүзәл Уразова “ Балаларым”

                   

     

             

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында,

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

        

Нинди булган, нинди уңган

Ул һәр эштә, һәркайда

Йомшак сүзе, күркәм үзе,

Нурлы йөзе елмая

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем - әнием,

Яхшылыкта, матурлыкта

Үрнәк миңа әнием.

Күрәсезме, чәчәк итеп

Алсу нурлар бәйләмен.

Кояш котлый март аенда

Минем әни бәйрәмен.

Йөрәгемнең иң турендә

Иң кадерлем - әнием,

Яхшылыкта, матурлыкта

Үрнәк миңа әнием.

Яратыгыз
Яратырга килдек без бу жиргә,
Яратмаган йөрәк яналмый,
Яратмаган йөрәк-йөрәк түгел,
Яналмаган йөрәк - йөрәк түгел-
Яратмыйча безгә ярамый.

Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигә дэ карамый,-
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Яратулар булмый жиңел генә-
Күңелләрне мең кат яралый.
Тик барыбер яратырга кирәк,

Сагышларны таратырга кирәк,-
Яратмыйча безгә ярамый.

Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны,
Бер нигә дә карамый,-
Мәхәббәтсез яшәү ярамый

Яратмаган кеше яратмасын,
Андыйларга яну ярамый,
Яратырга киәк Таһир кебек,
Яратырга кирэк Зөһрә кебек,-
Яратмыйча безгә ярамый

Яратыгыз туган ягыгызны,
Яратыгыз сөйгән ярыгызны,
Бер нигә дә карамый,-
Мәхәббәтсез яшәү ярамый

  1. Күтәренке күңелле,

Бар да көләч, шат бүген.

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын.

Куш. Тып-тып тама тамчылар.

Җырлап бәйрәм көенә.

“ Бәйрәм бүген, бәйрәм!”- диеп

Тамчылар да сөенә.

  1. Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген безнең дә.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

  1. Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бүген әни бәйрәме,

Сигезенче март бүген.

 Җиләк җыям чиләккә,

Дәү әнигә бүләккә.

Ул бүләккә шатланыр,

Мине тагын яратыр.

Куш. Бүләккә,бүләккә

Җиләк  җыям чиләккә

Йөгерә-йөгерә мин җыям,

Чиләккә салып куям.

Чиләгем тиздән тулыр,

Дәү әнием шат булыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният дөньясында

"Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уен- марафоны  татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш чара буларак тәкъдим ителә. Рәхим итеп кулланыгыз!...

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

Яшел Үзән районыннан чыккан мәдәният эшлеклеләре

Региональ конференциягә катнашкан фәнни эш. Башкарды 10а сыйныфы укучысы Кириллова Кристина...

Яшел Үзән районыннан чыккан мәдәният эшлеклеләре

Региональ конференциягә катнашкан фәнни эш. Башкарды 10а сыйныфы укучысы Кириллова Кристина...

Әнием, мин сине көтәрмен!

Гөлзада Әхтәмованың "Берсе ак, берсе чуар" хикәясе буенча презентация....