“ Туган телем- иркә гөлем “
методическая разработка (5, 6, 7, 8 класс)

Айзатуллова Роза Равильевна

Укучыларда туган телгә, Туган илгә, үз халкына хөрмәт хисе тәрбияләү максаты белән үткәрелгән дәрестән тыш чара. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_telem.docx20.79 КБ

Предварительный просмотр:

“ Туган телем- иркә гөлем “

                                                    Укытучы : Айзатуллова Роза Равиль кызы

  Максат: Укучыларда туган телгә, Туган илгә, үз халкына хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җыр “Әссәламегаләйкем”

1 алып баручы : Хәерле  көн , кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Без бүген туган җиребезгә, туган телебезгә багышланган кичәгә җыелдык. Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. ЮНЕСКО 21 февраль көнен  -туган тел көне итеп 1999 елның нояберендә билгеләде. Бу бәйрәм телнең кеше тормышында иң әһәмиятле роль уйнавын күрсәтә. Тел ул аралашу коралы, кешелек дөньясын алга әйдәүче бер прогресс чарасы.

2 алып баручы: Без- татарлар, туган телебез-татар теле.Татар теле ... Кемнәр генә сиңа сокланмаган  һәм мактау  җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә  дөньяны танып белмәгән һәм  үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

                       

1 алып баручы: Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган.Ул-Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге кадерле сүз.

Туган илкәй...

Бу исемдә  язгы таңнар...

Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар.

Бу исемдә киләчәгем  һәм  үткәнем,

Туган халкым, туган илем,

Туган телем.

2 алып баручы: “ И туган тел, и матур тел”, -дигән Тукай һәм  шунда ук аның матурлыгын сиздереп: “Әткәм-әнкәмнең теле” дип тә өстәгән. Бу сүзләрдән  күңелләргә  җылылык иңә, үз телеңә хөрмәт арта.

“Туган тел” җыры башкарыла.

     1 алып баручы: Туган тел. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә   синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга    сөйләмәгән?!

                       

    И минем җандай кадерлем,

                         И җылы, тере телем!

                         Кайгылар теле түгел син,

                         Шатлыгым теле бүген.

                         Тик синең ярдәм белән мин,

                          Тик синең сүзләр белән

                         Уйларын йөрәккәемнең

                         Дөньяга әйтә беләм.

2 алып баручы:  Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.

     Т.Миңнуллинның “Тал бишек” җыры яңгырый.

1 алып баручы: Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Тугач та бу телне балам, кызым, улым дигән сүзләрне дөньяга сине тудыручы, яратучы, багучы газиз әнкәңнән ишетәсең.

                             “ Балам” диеп туган телдә,

                              Эндәшә миңа әнкәм.

                              “Әнием !“ дип әнкәемә,

                                Мин туган телдә әйтәм.

                               Туган телдә сөйләшеп,

                               Яшим мин туган илдә,

                               “Туган ил” дигән сүзне дә,

                                Әйтәм мин туган телдә.

                              Күзләремне ачты минем,

                              Иркәләде үз телем.

                              Үз телем яктыртты юлны,

                              Үз телем бирде белем.

                              Әткәң-әнкәң телен белсәң,

                              Адашмассың кайда да...

                              Туган телемдә эндәшәм

                              Кояшка да, айга да.

                              Игелекле булып үсим

                              Газиз туган телемә,

                              Туган тел бер генә була-

                              Әнкәй кебек бер генә.

2 алып баручы: Татар халкы  -  аек акыллы, батыр халык ул. Безнең телебез – матур, күркәм тел ул. Безнең телебез турында бик күп кенә мәкальәр дә бар. Әйдәгез әле , укучылар, сезнең белән бер уен уйныйбыз. Без сезгә мәкальләрнең башын әйтербез, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиешсез.

  • Иң таталы тел- (туган тел),

         Анам сөйләп торган тел.

  • Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).
  • Телең озын булса, (гомерең кыска була).
  • Туган илем – (туган анам).
  • Теле барның (юлы бар).
  • Телләр белгән – (илләр белгән).
  • Аз сөйлә – (күп тыңла).
  • Телгә игътибарсыз – ( илгә игътибарсыз).

1 алып баручы : Ушинский болай дип язган “ Халыкның теле –аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми,  мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге”. Безнең өчен әнә шундый тел- татар теле.

 

Г.Рәхимнең “ Без – татарлар”

Без-татарлар!

Татр исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без татарлар!

Татар исемен без

Иң-иң озак йөрткән бер халык.

Без-татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

Без- татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде!

Без –татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү  үзе бер бәхет.

Без –татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән берләшеп.

Татар моңы!

Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсафлы һәм ягымлы ул –

Үзе салмак, үзе әкрен.

Мин хәзер дә үзәк өзелгәндә,

Җырлар канатында тирбәләм.

Кайгы килеп, башым иелсә дә,

              Сөенсәм дә җырлап җибәрәм.
             

             Җыр

Алып баручы. Татар теле...Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып,бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!.

Тел — халыкның горурлыгы,

Яшәве һәм барлыгы.

Чиксез кыйммәтле хәзинә,

Аның рухи байлыгы.

Тел кайгыны уртаклаша,

Куандыра, хуш итә.

Йөрәкләрне кавыштыра,

Кешеләрне дус итә.

Үз ана телем — минем өчен матур, иң тәмле тел,

Үз телем — үз әйберем булган өчен ярата күңел.

Шул ана теле белән мин максатымны аңлатам,

Шул ана теле белән «бала» диләр ата-анам.

Шул тел аркылы гыйлем, уку-язуны өйрәнәм,

Шул тел аркылы укып, булырмын чын адәм.

Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм.

Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.

                Җыр

Фани Дөнья даласында
Яши минем туган тел.
Чал тарихның аркасында
Туган безнең туган тел.

Шул телемдә туган илдә
Меңләп җырлар язылган,-
Сабый чактан җанга сеңгән,
Йөрәгеңә кагылган.

Татар теле – дуслык теле:
Төрки халкын яклаган.
Татар теле – ханнар теле,-
Зур телләрдән калмаган.

Ассалар да, киссәләр дә,
Көчләп тәре элсәләр дә
Дөньяда – татар телем,
Кол Гали, Тукай телем.

2 алып баручы: Кадерле кунаклар! Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә бетә. Безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни!”    -дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

 Соң минутта әйтә алсаң: “Әни!” – дип,

Соң минутта әйтә алсаң: “Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр...

Җыр

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...