Тәрбия сәгате
классный час (5 класс)

Гафарова Равилә Рәхимулла кызы

Тәрбия сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiya_sgate.docx21.19 КБ

Предварительный просмотр:

Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле

(Тәрбия сәгате)

   Максат: 

   1) Укучыларда туган телгә мәхәббәт, тугрылык, җаваплылык, ярдәмчел булу, бер-берсен ихтирам, олыны-олы, кечене-кече итә белү сыйфатлары тәрбияләү, иптәшләре белән аралашканда сабырлык, түземлелек кирәклеген төшендерү.

   2) Ризаэддин бине Фәхреддиннең “Дуслык әдәпләре” дигән үгет-нәсыйххәтләре аша, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү, дуслыкны аңлый белергә өйрәтү.

Сыйныф сәгатенең барышы.

I слайд.

   Көләч, шат йөзле балалар рәсеме һәм Р.Харис сүзләренә Р.Ахиярова көй язган “Елмай” җыры ишетелә.

   Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.

   Менә бу рәсемдәге кебек шат йөзле, елмаеп-көлеп яшәр өчен безнең яныбызда кемнәр булу кирәк?

   Балаларның җаваплары тыңланыла.

   Сыйныф җитәкчесе. Әйе, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, туганнарыбыз һәм дусларыбыз. Без әлегә кадәр гаилә, аның кешеләре турында күп сөйләштек, әйдәгез әле бүген дуслар турында сөйләшик. Бармы икән сезнең якын дусларыгыз?

   Сыйныф җитәкчесе. Кем ул дус? Башта укучыларның фикерләре тыңлана, аннары слайдта язганнарны укып, фикер алышу.

II слайд.

  • авыр вакытыңда сиңа ярдәмгә килеп, киңәш бирүче;
  • сине бервакытта да алдамаучы;
  • буш вакытында синең белән аралашучы, бергә уйнаучы;
  • синең шатлыгыңны да, кайгыңны да уртаклашучы;
  • бер-берең белән серләрне бүлешүче яки чын күңелдән сине аңлаучы.

   Сыйныф җитәкчесе. Дуслык – зур байлык. Дуслар безгә укырга, эшләргә, яшәргә булыша. Дуслык ул олы бүләк кенә түгел, ә бөек хезмәт тә. Дусны табарга була, ә аны бик тиз югалтырга мөмкин.  Элек-электән үк борынгы әби-бабаларыбыз балаларны яхшы гамәлләр генә кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, ягымлы булырга һәм инде үзара дус булырга өйрәткәннәр. Аларның әйткән сүзләре хикмәтле әйтемгә әверелеп – мәкаль булып, безнең көннәргә килеп җиткән. Хәзер сезнең мәкальләрне ничек белүегезне тикшереп карармын.

III слайд.

  • Кош канаты белән, ... (кеше дуслары белән көчле)
  • Акыллы дошманнан курыкма, ... (тиле дустан курык)
  • Дус үләр, ... (дуслык үлмәс)
  • Дустың булмаса эзлә, ... (тапсаң югалтма)
  • Дуслык ... беленә (бәладә)
  • Йөз сум акчаң булганчы, ... (йөз дустың булсын)
  • Дустың ... булсын  (үзеңнән яхшырак)
  • Дуссыз кеше ... (тамырсыз агач кебек)
  • Теле татлының ... (дусты күп)
  • Дуссыз башым - ... (тозсыз ашым)
  • Начар дустан ... (сөрем йогар)
  • Дусың булмаса эзлә, ... (тапсаң югалтма)

   Сыйныф җитәкчесе. Ярый, булдырдыгыз. Хәзер слайдта бер хәл (ситуация) бирелгән.

IV слайд.

   Азат белән Булат күптәнге дуслар. Алар һаман бергә йөриләр: бергә мәктәпкә баралар, бер сыйныфта укыйлар, бергәләшеп төрле уеннар уйныйлар. Менә бер көнне тауга чаңгы шуарга киттеләр. Таудан бер төштеләр, ике, өч... Азат ялгыш егылды һәм аның кулы сынган иде.

  • Булат яки аның урынында сез булсагыз, нишләр идегез?
  • Булышабыз, ярдәм итәбез. Булат та шулай эшләр иде.
  • Бу хәлгә мәкальнең кайсы туры килә?

   Сыйныф җитәкчесе. Хәзер шушы мәкальләрнең берсенә туры килгән очракны үзегез уйлагыз. Бәлки, берәр әсәрдән өзек искә төшерерсез. (Укучылар “Ике дус” әкиятен искә төшерәләр).

V слайд. 

   “Мин дустымны беләмме?” уены.

  • Аның яраткан дәресе?
  • Кайсы ел фасылын ярата?
  • Спортның кайсы төре күбрәк охшый?
  • Зур үскәч, кем булырга тели?
  • Нинди китаплар укырга ярата?
  • Өендә нинди җан иясе (попугай, песи баласы, аквариумда балыклар, һ.б.) булдырырга тели?
  • Нинди җырлар тыңлый?

   Сыйныф җитәкчесе. Үзегезнең дусларыгызны яхшы беләсезме икән? Сез аларга игътибарлымы? Алар нәрсә яраталар, ни белән кызыксыналар, нәрсә турында хыялланалар? Кемнәр үзләрен чын дуслар дип саный, шулар кул күтәрсен.

Хәзер ике дусны такта янына чакырам. Сезнең ничек чын дуслар икәнен барысы да күрсен. Берегезнең күзен бәйлим һәм сораулар бирәм. Икенчегез җавапларны тактага язып бара. Аннары алмашынасыз. Соңыннан җавапларыгызны тыңлап чагыштырабыз һәм сезнең бер-берегезне ничек белүегезгә нәтиҗә ясыйбыз. (Уен кабатлана). Әгәр дә җавап бирә алмыйсыз икән, сезнең дустыгыз юк дип әйтә алабыз, ә ул булырга мөмкин:

  • иптәш, сыйныфташ, таныш, әңгәмәдәш. Бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлатмалы сүзлектән карарбыз.

VI слайд.

   Дус – исем, фарсы теленнән алынган

   1. 1) Берәүгә карата дуслык мөнәсәбәтләрендәге кеше, якын иптәш

       2) Күчерелмә мәгънәдә – яраткан кеше, сөйгән кеше;

       3) Берәүне яклаучы, аның белән фикердәш, теләктәш кеше, аның яклы кеше.

   Иптәш – исем    

    1.  1) Эштә, тормышта, һ.б.ш. уртак сыйфат булудан якынайган, дуслашкан кеше;

        2) революцион партия, берәр эшчеләр коллективы әгъзасы.

   Таныш – сыйфат

    1. 1) Күргән-белгән, күптән билгеле;

        2) Күнегелгән, үзең күптән белгән.

    Сыйныфташ – бер сыйныфта укучы яки бер класста укучы кешеләрнең һәрберсе.

    Әңгәмәдәш – әңгәмәдә катнашып яисә әңгәмәне тыңлап утыручы.

    Сыйныф җитәкчесе. Ризаэддин бине Фәхреддиннең “Дуслык әдәпләре” дигән үгет-нәсыйхәтләре белән таныштырырмын. Ә сез ничек аңлавыгызны әйтерсез.

VII-IX слайдлар.

  • Адәм баласының шатлык һәм кайгы вакытларында таяныр урыны – үзенең дусларыдыр. Шуның өчен дусларны үзегезг туры килә торган кешеләр арасыннан эзләгез.
  • Дусларның күңелләре арасында йөри торган илче, авырлык вакытларында бер-берсенә ярдәм итүгә сәбәпче – үзара булган өлфәттер.
  • ... дусларыгызны яхшы кешеләр арасыннан сайлагыз. Дине бөтен һәм акылы камил, фикере туры булган әдәпле кешеләрне табыгыз. ...
  • Әгәр шундый дусларыгыз булса аларга нык ябышыгыз, үзегездә зарланырлык кимчелекләр булдырмагыз. Дусларыгызны чын күңелдән сөегез. ...
  • Дустанә мөгамәлә кылучыларның барысы белән дә дус булырга ашыкмагыз, ә үзегез яратмаган кешеләрнең барысын да дошман күрмәгез. Дуслыгы саф булмаган кешеләр белән аркадаш булмагыз, мондый дуслыкка караганда һич дусларсыз тору яхшырак булыр.
  • Телләре белән генә вәгъдәле, ихлас күңелле булучылар белән сынамастан элек ышанып дус булмагыз. Тел күп вакытта ялган сөйли, ихтимал бу кешеләр теләкләренә ирешер өчен генә шулай сөйлиләр, теләкләренә ирешкәч үзгәрәләр.
  • Дусларыгызны шелтәләргә ашыкмагыз, туганнарыгыз һәм кардәшләрегез белән бозылышуны җиңелгә санамагыз. Бәлки бераз сабыр итегез. Сабыр иткәнегез өчен үзегез дә шатланырсыз.
  • Мөһим сәбәпләр булмаганда дусларыгыздан бозылышып аерылмагыз, бу бик начар эш.
  • Һәрвакыт хөрмәт күрсәтеп тору һәм хакын җиренә китерү сәбәпле дуслык көчәя. Шуның чөен дусларыгызга һәрвакыт ярдәмче һәм таяныч булыгыз. Кеше үзе бер ялгызы булса да, дуслары белән күп булыр. Дуслар авыр көннәрдә ярдәмче булсыннар өчен кирәк.
  • Бозык кешеләр белән аралашмагыз, алар юлына кермәгез. Алар бозыклык кылу һәм кешеләрне һәлакәткә төшерүдән үзләренә ләззәт табалар. Адәм баласы ашап-эчмичә тора алмаган кебек, бозык кешеләр дә усаллык итмичә тора алмыйлар. Шуның өчен яхшылар юлына керегез, алар белән дус булыгыз.
  • Бозык кешеләргә катнашмагыз, алар белән дошман да булмагыз.

Хәдис: Аллаһ өчен берәүне яраткан кеше иманның ләззәтен табар.  

   Сыйныф җитәкчесенең йомгаклау сүзе. Безнең бүгенге дәресебездә чыгарылыш сыйныф укучысы язган “Дуслар кирәк дөнья көтәргә” дигән иншасын укырга телим. Менә ул да тормышта дуслар кирәклеген әйтә.

   “Урамда очраган кешеләргә күз салсаң – шат, канәгать кешеләр сирәк күренеп китә. Мең төрле мәшакать, проблемалар, адәмнәрнең бары фәрештәләр генә кунарга тиешле иңбашларына менеп утырганнар да куалар, чаптыралар.

   Иптәшең үзеңнән яхшы булсын дип әйтелә татар халык мәкалендә. Чөнки чын дуслар булганда гына тормышның бар авырлыгын җиңеп чыгарга мөмкин. Алар, син авырганда, күңелсез хәлләр килеп чыкканда, үзең генә башкара алмаган эшләр булганда, ярдәмгә килергә ашкыналар. Шатлык та, кайгы да уртак була. Менә шуның өчен дә йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын дип әйтәләр борын заманнан ук.

   Русларда шундый мәкаль бар: “Син миңа кем белән дус булуыңны әйтсәң, мин синең кем икәнлегеңне әйтермен. Ә безнең татар халкында кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың диләр. Дусларның уртак фикерләре, эшләре, кызыксынулары була. Аларга бер-берсе белән аралашып яшәү бик мөһим. Мин дә үз заманымның бер баласы буларак, шул дулкын өстендә тирбәләм, замана югарылыгында фикерләргә тырышам. Дусларым белән киләчәккә хыяллар корабыз. Быел безнең мәктәптә актык елыбыз. Язмыш кайларга таратыр, нинди сынаулар көтәдер – шул сораулар борчый безне.

   Еллар үтә, кешеләр үзгәрә. Язмыш нинди генә сынаулар куйса да, яныбызда чын, гомерлек дусларыбыз булсын, чөнки дуслар кирәк дөнья көтәргә.”

   Сыйныф җитәкчесе. Бүгенге сөйләшү сезгә файдалы булдымы? Дуслык әдәпләрен истә калдырып, чын дусларыгыз булса, сезгә тормышта һәр хәлдә яшәү җиңел булыр. Җырдагыча елмаеп яшәрсез дип уйлыйм.

 Мөфтәдин Гыйләҗев көе, Абдулхак Игебаев сүзләре булган “Әле дә дуслар бар әле” җыры яңгырый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

Тәрбия сәгате

тәрбия сәгате...

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

Ачык тәрбия сәгате "Китап - белем чишмәсе"

Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан - елга кими бара. Аларны ничек тә китап укуга тарту максатыннан ел саен укучылар каршында 2 апрель - Халыкара балалар китабы көнендә төрледән - төрле чар...

Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...

Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".

Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул  4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Гүзәл дә соң Апасым Ачык тәрбия сәгате

Максат. 1. Укучыларны Апас җирлегеннән чыккан күренекле шәхесләр белән таныштыруны дәвам итү, күренекле якташларыбыз турында белгәннәрне тулыландыру....