Статья. Тема экологии в поэме Ахсана Баянова "Сәяхәтнамә"
статья (9 класс)

5102000594@edu.tatar.ru

«Елларга сәяхәт» китабына кереш сүздә Сибгат Хәким: «Бүген бөтен кешелекне борчыган проблема: табигать һәм кеше. Хәзер бу хакта язмаган бер генә газета, бер генә жур­нал да юк. «Сәяхәтнамә» (Кама этюдлары) — татар әдәбия­тында шушы темага багышланган беренче әсәр. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya_a.bayanov_seyahetname.docx20.8 КБ

Предварительный просмотр:

               Әхсән Баяновның «Сәяхәтнамә» поэмасында табигатьне саклау проблемасы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Валеева Суфия Васил кызы

Дөнья — бакча, мәңгелектән мирас, Без — бакчачы... Ләкин, ахрысы, Без яраксыз бакчачылар булдык.

Ә. Баянов

      Кеше – табигатьнең бер өлеше. Ул гомере буе табигать белән тыгыз элемтәдә яши. Әмма ул башка җан ияләреннән табигатькә тәэсир итә алу көче белән аерылып тора. Табигатьнең язмышын кеше дә хәл итә, ул экологик тотрыклыкны саклап калырга бурычлы. Шул ук вакытта үзе мохиттәге гүзәллекләргә соклана алуы өстенлекләреннән берсе. Безнең әби-бабаларыбыз табигать байлыкларыннан файдаланганнар. Мең ел дәвамында халыкның аңына сеңгән, аның яшәешенең үзәген тәшкил иткән табигатькә сакчыл караш буыннан буынга күчеп килгән. Баласын табигатьне саклаучы, яклаучы, хөрмәт итүче итеп тәрбияләү һәрбер әти-әнинең, әби-бабайның изге бурычы саналган. Мондый тәрбия төрле йола, риваять, җыр, бәет, мәкаль, сынамышлар аша бирелгән. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә, халык педагогикасы белән беррәттән, матур әдәбиятның да роле зур.

  Хәзерге әдәбиятта үзәк урыннарның берсен алган табигатькә,әйләнә-тирәгә төпле, сакчыл мөнәсәбәт, ягъни экология темасы дип атарга мөмкин. Әлбәттә, бу темага багышланган әсәрләрдә дә кеше, аның рухи дөньясы үзәктә тора. Шундый бай нефтькә һәм зур-зур заводларга ия булган Татарстан ахыргача уйлап бетерелмәгән корылышлар, җир маен мәгънәсез төстә суыру, урман-суларга вәхшиләрчә мөнәсәбәт нәтиҗәсендә афәт зонасына әверелә бара. Язучылар бу хәлгә күптән чаң сугалар.

 «Елларга сәяхәт» китабына кереш сүздә Сибгат Хәким: «Бүген бөтен кешелекне борчыган проблема: табигать һәм кеше. Хәзер бу хакта язмаган бер генә газета, бер генә журнал да юк. «Сәяхәтнамә» (Кама этюдлары) — татар әдәбиятында шушы темага багышланган беренче әсәр. Авыр, четерекле тема», — дип яза.

Чыннан да, Ә. Баянов, «Сәяхәтнамә»дә авылны, гореф-гадәтләрне, милли әхлагыбызны, аның нигезе булган тирәлекне, табигатьне саклап калу мәсьәләләрен күтәреп, алтмышынчы еллар ахырында, җитмешенче еллар башында бөтен җәмәгатьчелекне уйга салган икән. Ә. Баянов “Сәяхәтнамә” әсәре белән табигатьне, авылны һәм халык әхлагын, гореф-гадәтләрен яклап аваз салып, җәмәгатьчелекне сискәндереп җибәрде. Ул, беренчеләрдән булып, яңа шәһәрләр, ясалма диңгезләр төзүнең, тирәлекне пычратуның киләчәк өчен нинди куркыныч алып килүен искәртте,шигъри йөрәге белән шул афәтләргә каршы күтәрелде.

Поэманың башында ике төрле җәмгыять, ике ил галименең сүзләре китерелә. Берсе — укучыны кисәтү, икенчесе оптимизм хисләрен саклау вазифасын үти. Әйе, без җирне бетерәбез, әмма бетермәскә була, дип әйтергә тели Ә. Баянов та.

Нефть табылу чорында табигатьнең нәҗесләнүен күреп, чын йөрәктән борчылып язылган әсәр ул — «Сәяхәтнамә». Илдә барган зур үзгәрешләрне масштаблы тасвирлауга ирешә шагыйрь. Әлеге төзелешләр авылларны йота, йортлар артыннан баш сузган краннар шәһәргә чакырып кул изи. Кеше гаилә, авыл кабыгыннан чыга, әмма шушы чакта ул уртак байлыкка битарафланмаска, без җирдә вакытлыча гына яшибез дигән уйны үзенчә шәрехләп, ни эшләсәң дә була, димәскә тиеш.

Әсәрдә җимерү символы булган җил образы бар. Язучы аны гамьсезлек, өметсезлек янәшәсенә куя һәм өчесен бергә исереп йөргән кешеләр кебек бәяли. Авыл таркала, аңа әнә шундый ямьсез күренешләр килеп керә. Исереклек — әхлакны туздыручы бер көч, ди Ә. Баянов. Без моңа күпкатламлы абстракцияләр аша киләбез. Вакыт һәм җил әллә нәрсәләрне әллә нинди рәвешләргә китереп бетерсә дә, кеше Кеше булып калса гына, Җир шарының киләчәге бар.

Шагыйрьнең тагын бер кызыклы фикере — кешедә ышаныч тойгысын табигать аша гына тәрбияләп була. Табигать — Бөек Республика. Табигать — тынлык. Кеше тын калса уйлана.

Табигать — Ана. Димәк, ул — кешелек сагында, ул йокысыз, ул ризыклар ашата, ул җыр бүләк итә. Шагыйрь әнә нинди төшенчә-символлар белән эш йөртә!

Авылларның эреләнүе, күчерелүе ул елларда бер генә кешене дә сөендермәгәндер дип уйлыйм. Поэмадагы бер әби дә яуда калган иренең рухы каршында гаеп хисләре кичерә.

Кеше, матур киенү хакына, хайваннарның тиреләрен туный, ә үзе аларны яратуы белән мактана.

Ә. Баянов «Сәяхәтнамә»дә шартлы алымнар, төрле янәшәлекләр, эндәшләр, детальле сурәт һәм башка алымнарны куллана. Аңа метафоралар тыгызлыгы хас. Ул алтмышынчы елларда яңарган ирекле шигырь алымы белән язылган, шул сәбәпле дә чор өчен яңалык буларак бәяләнгән.

«Сәяхәтнамә» поэмасы бүген Яшелләр партиясе күтәргән проблемалар хакында яза түгелме? Юк, язмый, Җир-ананы саклау эшенә бердәм күтәрелегез, дип чаң кага:

  Чаң кагам мин:        

— Бар халыклар! Барлык теләк-гадәтләрне

 Буйсындырып бары акылга,

 Кул бирегез бер-берегезгә,

 Җир хакына, яшәү хакына!

        Әдәбият

1. Баянов Ә. Сайланма әсәрләр: 5 томда. Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. 1 т.

 2. Әхмәдуллин А.Г. Әдәбият: Татар урта гомуми белем мәкт. 11 нче сыйныфы

өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2000 – 383 б.

3. Хәким С. Гел яктыга таба // Баянов Ә. Сайланма әсәрләр: 5 томда. Казан : Татар. кит. нәшр., 2002. 1 т. Б. 7–11.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья по экологии: "Экологическое образование школьников"

Я выбрала это направление в своей работе потому, что тема актуальна, проблематична и требует многих усилий, чтобы получить положительный результат. Серьёзнейший экологический кризис, поразивший ...

Статья по экологии "Сущность экологического воспитания"

Ермакова Н.А. Сущность экологического воспитания МОБУООШ  № 20, Россия   Под экологическим воспитанием понимаем единство экологического сознания и поведения, гармоничного с природой. На ...

Статья "Связь экологии и поэзии".

В стате рассматриваются приёмы экологического воспитания детей посредством поэзии....

Статья "ЧАСТНООЦЕНОЧНЫЕ ПРИЛАГАТЕЛЬНЫЕ В ПОЭМЕ Н.В.ГОГОЛЯ «МЁРТВЫЕ ДУШИ»"

Данная статья может быть использована при  изучении языковых особенностей поэмы Н.В.Гоголя "Мёртвые души" в 9 классе, а также при изучении выразительных словообразовательных средств русского язык...

ВСЕРОССИЙСКИЙ УРОК ЭКОЛОГИИ Тема: ЭКОЛОГИЯ И КУЛЬТУРА – БУДУЩЕЕ РОССИИ

Урок проводится для пятиклассников в рамках Всероссийского урока по экологии. Основан данный урок на знаниях, полученных при изучении  предмета «Природоведение с элементами экологии». В проведени...

Статья по экологии

Описание работы на учебно-опытном участке МБОУ Митрофановская сош...

Тема урока: «Человек и природа. Экология и нравственность. Пр.р.№2: «Работа с документами по теме «Экология». (повторительно-обобщающий урок).

1.Обобщить и систематизировать знания учащихся о человеке и его взаимосвязи с природой;2.Углубить представление учащихся о взаимосвязи человека, общества и природы, выявить их взаимозависимость и спец...