Сценарий к 9 мая на татарском языке.
методическая разработка

Зиганшина Рамина Нуримановна

Сценарий к 9 мая на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9_may_stsenariy_1.docx27.27 КБ

Предварительный просмотр:

                       9 Май бәйрәмендә һәйкәл янында чыгыш ясау өчен сценарий.

Бөек җиңүнең 78 еллыгына багышлана

Һәйкәл саклаучылар:

Үлемсез полкта катнашучылар;

Флаг кертү

Юнармия командиры:

Флаг кертүчеләр:

Гимн России

Гимн Татарстана

Беренче алып баручы 

Хәерле көн хөрмәтле авылдашларыбыз, хезмәт ветераннары, килгән кунаклар. Сезне барыгызны да олы тантана –Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз.

Икенче алып баручы

 Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез бүген биредә, безнең арада. Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырларга, сезнең түземлелегез һәм сабырлыгыгыз алдында баш ияргә җыелдык.

Беренче алып баручы

  1.  Ә хәзер сүзне җирле үзидарә советы рәисе ___________ бирәбез.
  2. Сүз__________________________________________________________
  3. Сүз ветераннар советы рәисе _________________ бирелә

Икенче алып  баручы

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояш та.

Беренче алып баручы 

Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быел яз көне ..78 нче тапкыр бүләк итә.

____________

Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

Беренче алып баручы

 Бу иртә башка иртәләрдән бер нәрсәсе белән дә аерылып тормый иде. Шул ук сандугач сайрады, кошлар җырлады. Иртән авыл халкы көндәгечә көтүен куды.

Икенче алып баручы

 Татарстанда бу иртә бәйрәм иртәсе иде. Бәйрәмнең дә ниндие әле. Халыкның ел буе көтеп ала торган, тырыш хезмәттән соң үткәрелә торган сабан туе иде.

Левитан тавышы

Икенче   алып   баручы

 Күңел ачарга дип җыелган халык мәйданнан кара кайгы белән таралды. Кич буе юлга әзерләнде. Кем ипиен салды, кем сохариен киптерде, кем юлга биштәрен әзерләде.

ХОР “ Священная война” (мәктәп белән)

______________

Бу елларны ничек онытасың,

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына

Алып көче тоеп үзендә.

_______________

 Ирләр китте, кырлар елап калды,

Шаулап калды иген өлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше-карты барсы өзелеп.

________________

 Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды, ятимнәр.

Беренче алып баручы

Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк иде.

Икенче алып баручы

 Тормышны алып барырга кирәк иде. Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк иде.

Беренче алып баручы

Менә шулай олаулары-олаулары белән икмәк озатты алар. Икмәк озаттылар, ә үзләре алабутадан ипи пешерделәр.  Ашарга җитмәү сәбәпле ачлыктан шешенеп интектеләр, үлүчеләр дә булды.

Икенче алып баручы

Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча җиңү көнен якынайттылар алар.

Бию «Смуглянка»

______________

Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Беренче алып баручы

Лачын кебек баһадирларыбыз, сугышка киткән хатын-кызларыбыз бер-бер артлы шәһәрләребезне азат иттеләр, Европа илләрен фашистлардан азат итә-итә, Берлингача данлы сугыш юлы үттеләр. Бик күпләре тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп ятып калдылар.

____________

Булыр икән кешеләрнең

Анадан туган көне.

Җиңү көне — бу дөньяның

Яңадан туган көне.

___________

Җиңү көне иң зур бәйрәм —

Туп тавышы тынган көн.

Сабый бала саф күзләрен

Кырда түгел, карда түгел,

Бишегендә йомган көн.

_____________

 Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн — горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

Жыр “День победы” (мәктәп белән кушылабыз)

Бию  “ВАЛЬС”

___________

Хөрмәтле ветераннар!

Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен

Сират күперен кичкән буын сез.

Үзе үлсә дә, илне исән килеш

Безгә бүләк иткән буын сез.

 Безгә сезнең буынның

Һәр бөртеге — бер дөнья.

Илебезнең тарихының

Данлы бите сез монда.

Җыр “ А закаты алые”

Беренче алып баручы

 Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, халык яңадан сугыш булмас инде дип сөенгән иде. Ялгышкан икән, Әфганстан, аннан чечен сугышы килеп чыкты. Авылларыбыз һәм шәһәрләребез зиратларында «Әфганстанда, чечен сугышында һәлак булды» дигән ташлы каберләр барлыкка килде. Армиягә хезмәт итәргә киткән җирдән егетләребезнең кайберләре үз аягы белән әйләнеп кайта алмады.

Күпме яшь егетләрнең гомерләре киселде һәм әле дә киселә.

Икенче   алып   баручы

Ветераннар! Чал чәчле ветераннар —

Мәрхәмәтле изге кешеләр.

Таңнар килә, һәрчак кояш туа,

Нурлары бит сезнең шикелле.

Сез китмәгез таңнар туган чакта,

  Алсу таңнар — сезнең даныгыз.

Шул таңнарны яулап алыр өчен

Коелды бит сезнең каныгыз.

 Чәчәкләр кую

  1. Юнармиячеләр:
  2. Мәктәп директоры

Авыл совета рәисе

  1. Ветераннар советы рәисе

Мәдәният йорты директоры

Беренче алып баручы

 Ә хәзер, хөрмәтле иптәшләр, хөрмәтле ветераннар, хөрмәтле кунаклар!

Сугыш кырында ятып калганнар өчен, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар өчен, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар өчен, инде олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннар өчен

бер минутлык тынлык.

Җыр Тынычлык!

Беренче алып баручы

Тагын бер тапкыр Җиңү көне белән сезне. Шуның белән Бәйрәм хөрмәтенә әзерләнгә концертыбыз тәмам.

Флаг чыгару

Юнармия командиры:

Флаг кертүчеләр:

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бабье лето"- сценарий праздника урожая на татарском языке

“Әбиләр чуагы”яки “Дөнья  буенча сәяхәт”- уңыш бәйрәменә сценарий....

Сценарий "Последнего звонка"( на татарском языке)

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме. Беренче алып баручы.Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар,ата-аналар,укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә,безнең өчен дә иң та...

Сценарий мероприятия о ВОВ (на татарском языке)

Сценарий  мероприятия о ВОВ написан для 7-9 классов....

Сценарий праздника 23 февраля в детском саду (на татарском языке).

Сценарий мероприятия включает в себя и стихотворения и песни, и танцы детей. Праздник состоит из 2х частей: концерная часть и игры-конкурсы для пап. На татарском языке....

Полный сценарий выпускного вечера на татарском языке

 Скоро волнующие и важные для  всех выпускников и родителей выпускные вечера, которые должны запомниться на всю жизнь. Я очень люблю писать сценарии для школьных мероприят...

Сценарий внеклассного мероприятия по технологии на татарском языке

Сценарий  внеклассного мероприятия на татарском языке...

Сценария на татарском языке "День учителя"

Предлагаю вам сценарий для общешкольного мероприятия, посвященный Дню Учителя. Данный материал будет полезен классным руководителям, учителям музыки, педагогам - организаторам и заместителям директоро...