Фәнни-методик эшчәнлек
план-конспект на тему

Фәнни-методик эшчәнлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3-_fnni_metodik_eshchnlek.doc249 КБ

Предварительный просмотр:

Фәнни методик эшчәнлек

Мин – укытучы-гражданин.

 “... Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы никадәр тиеш булса – мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәте- куәте булуы тагын да   артыграк тиештер…Мөгаллимнең алдында җыелып, тезелеп утырган балалар һәм никадәр кечкенә булсалар да  булсыннар, аларны тәрбия итәчәк гыйлем – кар бөртегенә караганда мең тапкыр җиңел түгелдер. Бәлки, тәрбия гыйлеме кебек бөек һәм изге бер фәннең кагыйдәләреннән хәбәрдар буларак, аңлылык белән хәрәкәт итүе зарур булыр».

Ил карты да сиңа башын иеп,

Мөгаллим дип зурлап эндәшә.

Яшьләр синнән үрнәк алып,

Күркәмлектә сиңа тиңләшә.

Игелекле татар мөгаллиме,

Синнән күчә безгә мәрхәмәт.

Йөрәк балкып янса гына

 Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.

Бабамнар җиренең хакын хаклыйм,

Матурлыгын күңелемдә саклыйм

Мин горур рәвештә түбәндәге сүзләрне кабатлыйм: укытучы-гражданин. Укытучы-гражданин буларак, укучыда шәхесне, җәмгыятьнең кыйммәтле хәзинәсен күрергә омтылам. Аның шәхси һәм иҗади үсешен, максатларын билгеләүдә, белем һәм сәләти кыйммәтләренең бердәмлеген тудыруда  тормышка эчке әзерлеген булдыру мөһим. Укытучы-гражданин булу – ил гражданинын тәрбияләү дигән сүз ул.. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, күп вазыйфалар йөкләнгәнен дә беләм. Авыл укытучысы, мөгаллиме һәркайда актив көч тә әле ул. Колхоз басуларында бригадир,  сайлау компанияләрендә дә, гаилә ныклыгын да саклаучы, һәр балага тәрбия бирүче ана да ул... Үзе, гаиләсе турында уйларга да вакыты калмый. Бер сүз белән әйткәндә, көрәшче ул. Киң кырлы җәмәгатҗ эшлеклесе...  Халкымның борынгы мираска һәм татар халкының дәүләтчелек традицияләренә тирән хөрмәтен тәрбияләргә тиешлегемне  аңлап эш итәм.

Педагогик эшчәнлегемнең төп принцилары итеп мин

  • яшь буында гомумкешелек, патриотик, гуманлы һәм тормыш-көнкүреш кыйммәтләрен тәрбияләү  
  • педагогик хокуклар һәм бурычларның  гармоник бердәмлеген булдыру
  •   белем-тәрбия процессының бөтенлеген тәэмин итү,

4. эш һәм эштән соңгы һөнәри этика, тәртип кагыйдәләре, нормаларын  узеңдә булдыру, саклауны    саныйм.        

          Бу принциплар укучыларны Ватаныбызның гражданнары һәм патриотлары, бөек илнең хуҗалары итеп, бөек культура һәм бай тарихның лаеклы алмашчылары итеп тәрбияләү өчен төп максатларымны билгели. Укытучы - мөмкинлекләре зур  булган  шәхес ул. Тормышта лаеклы урынын табарга омтылучы, бөек көрәшкә әзер булучы шәхес тәрбияләү өчен әзер белемне бирү генә җитми, ә укучыларны иҗат итәргә, ачышлар ясарга,  эзләнү-тикшеренү алымнары аша төрле исбатлаулар булдыру сорала. Ил байлыгын тудыру, булганнарын саклау юлларын өйрәтергә, алар  белән идарә итәргә чакыру максатын куеп эш йөртәм. Үзендә булган уй-хыялларына, омтылышларына җитди карарга өйрәтү -  заман таләбе. Гражданлык һәм патриот сыйфатларын  үстерү, үз хокукларын белергә, аларны, кирәк булганда,  тормышта куллана алу күнекмәләре булдыруда, икенче төрле әйткәндә, Һәрнәрсәдә, һәркайда җаваплылык хисе тәрбияләүгә зур урын бирәм. 

         Укытучы-гражданин буларак, җәмгыять, кешелек алдында зур җаваплылык тоям. Минем төп бурычым шунда: Җир йөзендә үзенең лаеклы урынын яулый алучы шәхес тәрбияләү. Тормыш авырлыклары алдында каушамый, аларны җиңә баручы, толерант шәхес тәрбияләү өчен көчемне дә, вакытымны да кызганмый хезмәт куярга бурычлы.

     Укытучы - тормыш образы үрнәге ул. Тормышы, яшәеше,  үзенең биләгән урыны белән үрнәк булырга тиеш. Буыннан-буынга кешелек идеалларын тапшыручы да булып тора бит ул.

       Ватанын, ил тарихын, тарихи бөек шәхесләрен барлап, балаларга җиткерүче көч тә әле ул.  Иҗади вәзгыятьтә  тулы канлы тормыш белән яшәргә тиешле шәхес формалаштыру юлында армый-талмый эзләнүләр алып барырга бурычлы. Бала шәхесенә карата сакчыл, гуманлы булырга тиешлекне аңлап эш итәм. . Кешеләргә карата хөрмәт, игътибарлылык тәрбияләүне үзмаксат итеп куйдым.

          Татарстанда татар һәм рус телләренең дәүләт теле буларак кулланылышы республикада яшәүче төп халыкларның телләренә игътибарлы мөнәсәбәт үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә башлады. Россиядә сәяси һәм милли ыгы-зыгы киеренкеләнгән чакларда да, Татарстан халыклары  узара дус-тату, эшлекле мөнәсәбәт саклый алдылар. Бу хәл Татарстанның икътисади тормышында уңай нәтиҗәләргә китерде.  Республика абруен дөнья җәмәгатьчелеге алдында күтәрде. Ил башы Минтимер Шәймиевның олуг юбилее көннәрендә Россия президенты Путин да бу турыда үзенең рәхмәтен белдерде.

                                     Туган илем татар иле – Татарстан,

                                      Республикам – татар телле Татарстан.

           Телләр турындагы Законда әйтелгәнчә, һәр халыкның теленә хөрмәт тәрбияләүнең халыклар арасындагы дуслыкны, узара татулыкны ныгыту икәнен яхшы аңлап эшләү дөньякүләм әһәмияткә ия шул. Дәүләт теле буларак, укучыларга ике телне дә төрле стильләрдә куллану күнекмәләре бирү

                                   Ата-ана, Ватан,Милләт, Тел,

      Уку, Хезмәт, Яшәү кадерен бел!

       XXI гасыр яңа чишелешләрне гамәлгә кертүне таләп итә. Яңа гасыр кешесен тәрбияләү концепциясе эшләнгән булырга тиеш. Кешеләргә йогынты ясау серләрен, психологияне яхшы үзләштерергә тиеш, һәркем белән җанлы әңгәмә кора белсен! Укучыларны риторика, эстетика, психология нигезләренә өйрәтү мөһим. Бу турыда онытырга ярамый. Укучыларны Туган халкы тудырган мәдәни, матди байлыклар белән горурланырга өйрәт, аларны шул байлыкларны тагын да арттырырга рухландыр!

          2006 нчы ел тарихка милли “Мәгариф” илкүләм проектын актив тормышка ашыра башлау елы буларак кереп калыр. Ул инновацион яктан алга  киткән һәм нәтиҗәле эшләүче педагогларны, педагогик коллективларны билгели. Милли проект иҗади үсешкә өнди, системалы уңай үзгәрешләргә китерә. “Мәгариф” проектында илнең киләчәге, талантлы яшьләрне үстерү мәсьәләләренә дә зур урын бирелгән. “Мәгариф” милли проекты нигезендә  балаларга сыйфатлы белем бирүнең әһәмиятен аңлаган педагогларыбыз, җәмәгатьчелек бу изге максатны тормышка ашыруга бердәм тотындылар. Укытучы-гражданин буларак, мин мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешәчәгебезне аңлыйм. Укытучы-гражданин булуым  Туган илемә, халкыма, җәмгыятькә хезмәт итүем белән билгеләнә.

Гражданин-укытучы буларак,

Тәкъдим итәмен  шуны:

Киләчәге Сездә милләтнең.

Татар илен саклап,  телне мактап,

Күтәрегез  аның кыйммәтен!

Белем һәм тәрбия эшендә заманча мәгълүмати технологияләр кулланып, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, укучы шәхесенең иҗади сәләтен үстерү (Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәсеннән)

Татар халык авыз иҗатында белем, уку,белем алу, белем бирү турында мәкальләр дистәләгән. " Белем малдан кадерле", " Белем -бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы" һ.б.

Әйе, чыннан да белем - киләчәккә бәхет ачкычы ул. Шуны укучыларга дөрес аңлатып белем бирү- укытучының төп бурычы һәм максаты.

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод -алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә.

Хәзер  мәктәп, укыту  һәм тәрбия  системасы  бала  шәхесендәге  эшчәнлеккә   кирәкле

сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучының педагогик осталыгының торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технолгиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты - шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.

Яңача эшләргә омтылу - һичшиксез уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу "яңа" системаның концепциясен һәм теориясен өйрәнү таләп ителә. Укытучы әлеге система турында махсус мәкаләләр, хезмәтләр белән танышырга, шул системада эшләүче укытучылар белән фикерләшергә, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә тиеш.

Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере,бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала.

Бүгенге көндә педагогик технология дигән термин еш кулланыла. Технология ул - ниндидер эштә, сәнгатьтә, осталыкта кулланылучы алымнар җыелмасы.

Педагогик технологиянең 3 аспекты булып: а) фәннилек, б) белем бирүне планлаштырып, эш нәтиҗәсенә ирешүнең максаты, эчтәлеге һәм бирү методлары җыелмасы алгоритмы булуы, в) педагогик процессны шәхес үзенчәлеген искә алып, төрле -төрле чаралар кулланып оештыру тора.

Укыту прцессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә.Алар күп төрле: Шаталовның терәк сигналлары, Ильинның әдәбияттан терәк детальләре, Ә.Рәхимовның модельләре игътибарга лаек. . Без ,татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәрестә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, белем сыйфатын күтәрүгә файдалы булган технологияләрне кулланырга тырышабыз. Профессор Ә.Рәхимовның " Иҗади үсеш технологиясен" дәресләрдә куллануны уңай саныйбыз. Бу технология өч өлештән тора. Беренчесе - төшенчәнең эчтәлеген һәм аңа билгеләмә бирү буенча эш итү ысулын гомимиләштерү, икенчесе - укучылар эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру, өченчесе модельләштерү.

Модельләр, схемалар белән эш итәргә даими өйрәткәндә, фәнни сөйләм кыскара, автоматлаша һәм фикергә әверелә. Шул рәвешле, тыштан материальләшкән чара укучыларның фикерләү чарасы булып хезмәт итә башлый.

Модельләштерү дәреснең аерым бер этабы буларак кертелә. Модель төзү - иҗади эш. Аның аша укучылар төшенчәнең үзенчәлекле билгеләрен һәм эчке бәйләнешләрен ачалар. Шул нигездә, ул белем алуга кызыксыну уяту чарасы да булып тора.

Модельләштерү дәрестә төшенчә өстендә эш белән нык бәйләнгән. Төшенчә формалаштыру - дәреснең мөһим этабы. Чөнки төшенчә -логик фикер йөртүнең төп формасы булу белән бергә укучыларда фәнни белемнәр булдыруның төп чарасы да. Төшенчә формалаштыру дигәндә, аның эченә кергән мөһим билгеләр җыелмасын табу һәм төшенчәгә кергән предметларның күләмен ачу күз алдында тотыла.Мәсәлән, мин "Тәмамлык һәм аның белдерелүе"темасын өйрәнгәндә, модель төзү һәм төшенчәгә билгеләмә бирүне 68 нче күнегүгә таянып башкарам.Ул 3 биремнән тора.

    1 нче бирем. Тәмамлыкның моделен төзергә ( төркемләп һәм тактада эшләү).

        2нче бирем. Модельгә таянып, тәмамлыкның билгеләмәсен чыгарырга һәм бер-береңә, үз-үзеңә әйтергә.

        3нче бирем. Безнең билгеләмә дөрес һәм тулы булдымы икән? Хәзер аны дәреслектә бирелгән билгеләмә белән чагыштырыгыз. Нәтиҗә нинди?

Күргәнебезчә, билгеләмәнең тулылыгын анализлаганда, модель укучыларга күзәтү материалы аша табылган барлык мөһим билгеләрнең кереп бетү- бетмәвен ачыкларга нык ярдәм итә. Аннан соң, дәреслек белән чагыштырып, билгеләмә камилләштерелә һәм модельгә дә өстәмәләр кертелә.

        Иҗади фикерли белү исә - теләсә нинди җәмгыятьтә иң кыйммәт бәяләнүче сыйфат. Иҗади сәләтлеләр үсеше - милләт, ил мактанычы .

“Иҗадилык – үз шәхесеңне, фикерләвеңне, аң һәм интеллектыңны даими камилләштерү. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. Шул рәвешчә, иҗадилык кеше тормышын алга илтүче төп көчкә әверелә”, - ди “Иҗат психологиясе” дигән китабында Әхмәт Зәки улы Рәхимов. Балада мондый үсешне аны шәхес итеп караганда гына күреп була. Яңача укыту технологиясенең нигезендә нәкъ шул – укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Укытучы укучыны үзе белән тигез шәхес итеп карарга тиеш. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.

“Әдәби әсәр ул - әдипнең иҗади фикер җимеше. Шушы фикерләү алымын өйрәнеп, укучының фикерләү сәләтен үстерү - әдәбият дәресләренең төп бурычы,”- дип өйрәтә әдәбият дәреслекләре авторы Альберт Гата улы Яхин.

А.Яхин технологиясен Хәлилова М.С. аерым темаларны үткәндә уңышлы куллана. Идея-эстетик, әхлак тәрбиясе бирүдән тыш, укучыга уйларга, үз фикерләрен дөрес әйтеп бирергә өйрәтүдә киң мөмкинлекләр ачкан, гадәти булмаган дәресләр үткәрүдә әлеге программа белән эшләүнең файдасы, ярдәме бәхәссез. Бу метод балаларны уйларга, фикерләргә өйрәтә.

Соңгы елларда тормышның барлык өлкәләренә дә компьютер үтеп керде.Шул ук вакытта уку-укыту системасына да . Компьютер сыйныф тактасын да,тарату материалын да , дәреслекләрне дә алыштыра ала. Аны куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә.

Һәр укучынын белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, укытучы аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертә. Мондый программа белән танышканда , укучы үзен кино караучы итеп хис итә. Чөнки ул анын алдында бер-бер артлы кадрлар булып чыга.

Презентацион материалларны без класстан тыш чаралар үткәргәндә, ата-аналар жыелышларында, әдәбият дәресләрендә язучының тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәдә еш кулланабыз.Дәрес өчен презентацияләрне укучылардан ясату да,  ,белем сыйфатын күтәрүдә уңай нәтиҗә бирә. 9,11 сыйныф укучыларының күпчелеге чыгарылыш имтиханында  әдәбият фәнен сайлыйлар.Без аларга алдан реферат язу өчен темалар һәм язучынын тормыш юлы ,иҗатына презентация төзергә кушабыз. Укучылар бу эшне бик теләп башкаралар.Бу ысул ике якка да,укытучы өчен дә, укучы өчен дә бик файдалы. Бу презентацияләр МБ бүлмәсенә тупланып куелды. Һәр укытучы кирәк вакытта дәрестә куллана ала.

Дәресләрдә урыны белән тестлардан файдалану да уңай нәтиҗәләр бирә. Беренчедән, бу алым БДИ имтиханнарына әзерлек булса,икенчедән интернетта чыккан конкурсларда катнашу өчен дә файдалы. Күп еллардан бирле интернетта рус телендә "Русский медвежонок","Кенгуру" дигән уеннар бара. Бу уеннарга укучылар бик теләп катнаштылар. Узган уку елында беренче тапкыр татар телендә дә "Без-Тукай оныклары", " Зирәк тиен" дигән конкурслар игълан ителде.Бала компьютер артына утыргач, аны конкурс итеп түгел, уен итеп кабул итә. Ә нәтижәдә, үзенә күп файдалы мәгълүмат ала. Тестлар белән эшләүнең дә төрле алымнарын кулланырга тырышабыз. Мәсәлән, Фазылова Р.И.  үткән темаларны кабатлаганда, тестларны укучыларның үзләреннән төзетә.Укучы такта алдына чыгып, тест сорауларын классташларына укып , дөрес җавапларын әйттерә.

Дәресләрдә техник чаралардан- телевизор, DVD куллану да дәрескә жанлылык кертә.Телеведениенең ТНВ каналылында "Мәдәният дөньясында"тапшыруыннан язучы -шагыйрьләр турында күп сөйләнелә. Мин шуларны видеога яздырып алам , кирәк вакытта дәресләрдә кулланабыз.

Бу уку елында “Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты “буенча  интерактив китап кайтты.  Бу китап  татар теле һәм әдәбияты укытучыларына таратылды, дәресләрдә кулланыла башланды.

        КВН, интелектуаль дәресләр үткәрү, биремле карточкалар белән эшләү, укылган әсәрләр буенча сораулар, кроссвордлар төзетү,  фикерләмә , рецензия аннотация яздыру һ.б. алымнарны да укытучыларыбыз уңышлы файдаланалар.

Әдәбият укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яналыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне житәрлек дәрәжәдә кулланса,төрле уен ситуацияләре,сөйләм күнегүләре,инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә,ул,һичшиксез, эшендә унышка ирешәчәк.

“Башлангыч мәктәптә заманча дәрес”

        Заманча дәрес нинди булырга тиеш?

Ул бүгенге вакыт өчен актуаль булырга тиеш. Заманча дәреснең нәтиҗәле, гамәли; бала, ата-ана, җәмгыять, дәүләт кызыксынуы белән турыдан-туры бәйләнештә булуы шарт. Мондый дәрестә беренче урында – кабул ителгән дәрес структурасына (өй эшен тикшерү, яңа теманы аңлату, ныгыту, кабатлау, билгеләр кую,өй эше бирү, дәрескә йомгак ясау) формаль иярү түгел, ә балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру. Бу очракта укытучы оештыручы, координатор, консультант ролендә.

        Билгеләнгән позиция заманча дәрес оештыруга гомуми якын килүне формалаштырырга мөмкинлек бирә:

  1. дәреснең коммуникатив юнәлешен көчәйтү: диалогка, төрле уку һәм тормыш ситуацияләрендә яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашуга әзерлек формалаштыру;
  2. дәреснең мәгълүмати өлешен арттыру. Дәреслек, хәтта мини-макс принцибына туры китереп төзелгән булса да, дәрестә бердәнбер мәгълүмат алу чыганагы булып каралмый;
  3. укучыларның уку нәтиҗәләрен бәяләүдә яңа ысуллар кертү;
  4. дәреснең технологик өлешен көчәйтү (нәтиҗәле педагогик технологияләр куллану);
  5. практик күнекмәләр булдыруга юнәлеш бирү, алардан башка  укучыларда предметлы компетенцияләр формалаштырып булмый;
  6. балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.

Бүген белем бирүнең заманча парадигмы үзенең ориентирларын традицион модельдән үстерешле укыту системасына күчерә. Мәктәп алдында төп проблема булып белем бирү эчтәлеге һәм процессы сыйфатын үстерү тора. Бу проблеманы чишү белем бирүдәге бөтен баскычларның функциональ грамоталы шәхес тәрбияләүгә ориентлашкан булырга тиешлеген күздә тота.

        Кем ул функциональ грамоталы шәхес? Ул:

  1. дөньяда ориентлаша белгән һәм җәмгыятьнең кыйммәтләренә, планнарына, перспективасына туры китереп гамәлләр кылучы (үз гамәлләрен башка кешеләрнең гамәлләре белән чагыштыра һәм яраклаштыра, килештерә, яраштыра белүче, кешелек алдында торган бурычларга туры китереп гамәлләр кылучы);
  2. сайлау ситуациясендә һәм карарлар кабул итүдә мөстәкыйльлеккә ия булучы;
  3. үз гамәлләре өчен җавап бирә белүче;
  4. үзе һәм якыннары өчен җаваплылык тоючы;
  5. үз белемен даими баетып торучы;
  6. стандарт булмаган ситуацияләрдән чыга белүче4
  7. теләсә нинди социумда җиңел адаптацияләнүче һәм аңа актив йогынты ясаучы;
  8. үз фикерен яклый белүче һәм башкаларның фикерен хөрмәт итүче, кабул итүче;
  9. кешеләр белән аралашу чаралары - әйтмә һәм язма сөйләмгә югары дәрәҗәдә ия булучы;
  10. заманча мәгълүмати технологияләр белән эшли белүче;
  11. компетенцияләр җыелмасына (билгеле бер гыйльми хәбәрдарлык, мәгълүматлылыкка) ия булучы.

Функциональ грамоталы шәхеснең бу сыйфатлары хәзерге заман чыгарылыш мәктәп укучысының портреты булып тора ала.

        Үстерешле системада заманча дәрес укытуның традицион моделендәге заманча дәрестән нәрсә белән аерылып тора? Бу сорауга инде җавап бирелде кебек, әйтелгәннәрне гомумиләштерәсе генә калды.

Традицион модель

Үстерешле система

Укытуның максаты

Белем, күнекмә, осталык формалаштыру.

Функциональ грамоталы шәхес үстерү, ягъни белем, күнекмә, осталык ярдәмендә төрле тормыш мәсьәләләрен чишүгә сәләтле һәм әзер шәхесне үстерү.

Белем бирү процессында катнашучылар.

Укытучы – белем бирүче субъект.

Укучы - әйтелгәнне яхшы үтәүче объект.

Ата-ана – укытучы, класс җитәкче, мәктәп администрациясе тәэсир итү объекты.

Укытучы – танып-белү процессын оештыручы.

Укучы – эзләнүле эшчәнлек субъекты.

Ата-ана – укытучының актив булышчылары.

Эш ысулы.

Ятлау, истә калдыру.

Укытуда традицион методлар.

Яңа белем “ачу”, танып-белүдә эзләнүле эшчәнлек Педагогик технологияләр.

Бәяләү системасы.

Таләпләр нәтиҗәгә куела. Билге һәм бәя синонимнар буларак карала. Алар укытучы тарафыннан куела. Традицион бәяләүдә барлык җепләр укытучы кулында: ул кимчелекләрне һәм проблемаларны күрсәтә. Мөстәкыйль һәм контроль эш эшләгәндә күп очракта укытучы һәм укучы арасында бәйләнеш тыела.

Бәяләүдә өч дәрәҗәле якын килү: мәҗбүри минимум – программа таләпләре – индивидуаль максимум. Процесс һәм нәтиҗәне бәяләгәндә билге мәсьәләне чишү нәтиҗәсенә генә куела. Бәяләү объекты – гомумуку күнекмәләре. Үзбәя, рефлексия.

Укытучы һәм укучы аралашуы.

Укучының укытучыга буйсынуына нигезләнгән формаль аралашу.

Хезмәттәшлек, укучы фикере югары бәяләнә.

Дәрестә эш оештыру формалары.

Фронталь.

Фронталь һәм коллектив эш (парлы эш, төркемдә эш)

Инструментлар.

  1. такта, акбур;
  2. күрсәтмә материаллар;
  3. дидактик материаллар;
  4. журнал;
  5. өстәмә әдәбият, энциклопедия, сүзлекләр.
  1. интерактив такта, медиапроектор;
  2. электрон плакатлар;
  3. электрон тренажер;
  4. электрон журнал;
  5. портал, интернет-китапханә, интернет-каталог.

Үстерешле дәрес структурасы:

  1. алдагы эш нәтиҗәләрен тикшерү;
  2. яңа материалны презентацияләү;
  3. укытучы җитәкчелегендә практика;
  4. бәйсез мөстәкыйль практика;
  5. эш нәтиҗәләренә үзконтроль һәм үзбәя;
  6. йомгак ясау;
  7. өй эшен билгеләү;
  8. махсус кабатлау;
  9. укучыларның белемнәрен тикшерү.

Беренче этап – алдагы эш нәтиҗәләрен тикшерү.Бу этапта төп бурыч – укучының продуктив эшчәнлеккә керешү әзерлеген булдыру.

Укытучының төп гамәлләре:

  1. балаларга эшкә керешергә ярдәм итү: кабатлауга берничә сорау әзерләү;
  2. үзләштерелгән белемнәрнең гомуми дәрәҗәсен ачыклау максатыннан укучыларның җанлы диалогын оештыру;
  3. яңа эчтәлек өйрәнер алдыннан укучылар алдында проблема тудыру.

Икенче этап – яңа материалны презентацияләү. Презентация  - укытучының укучылар белергә һәм үзләштерергә теләгән яңа белемне тәкъдим итүе. Ул укытучыдан башка үзләштерелә алмый торган эчтәлек кертү белән бәйле.

Өченче этап – укытучы җитәкчелегендә практика. Укытучы җитәкчелегендә практика яңа эчтәлекне аңлауда кире элемтә урнаштыру һәм вакытында хаталарны төзәтү максатыннан үткәрелә. Шул максаттан укытучы сорау бирә һәм укучыларның реакциясен күзәтә, аннан соң хаталарны төзәтә яисә, укучыларның нәрсәдер аңламаганын ачыкласа, материалны яңадан кабатлый.

Дүртенче этап – бәйсез мөстәкыйль практика. Монда өйрәнелә торган тема буенча төркемле дискуссия күздә тотыла. Бу этапта  педагогның өч функцияне гамәлгә ашыру хокукы бар:

  1. Сорау бирү.
  2. Аны бер укучыдан икенчесенә адреслау.
  3. Теманың төп нәтиҗәсен билгеләү һәм аны өйрәнүгә йомгак ясау.

Бишенче этап – эш нәтиҗәләренә үзконтроль һәм үзбәя. Үзбәя, эшчәнлекнең бер компоненты буларак, үзеңә билге кую белән түгел, ә бәяләү процедурасы белән бәйләнгән. Үзбәя – үз уңышларыңа һәм хаталарыңа бәя. Үзбәянең төп мәгънәсе укучының үзконтролендә, аның үзрегуляциясендә, үз эшчәнлегенең мөстәкыйль экспертизасында.

Алтынчы этап – дәрескә йомгак ясау. Йомгак ясау дәресне үткәрү алдыннан куйган максат белән тыгыз бәйләнештә булырга тиеш. Алынган нәтиҗәне куелган максат белән чагыштыру дәрескә объектив йомгак ясарга мөмкинлек бирә.

Җиденче этап - өй эше турында мәгълүмат. Өй эшен бирүгә күрсәтмәләр:

  • Өй эше тулы консультация белән бирелә.
  • Өй эше, кагыйдә буларак, иҗади характерда була.
  • Язма өй эше күләме класста эшләгәннең өчтән бер өлешеннән артмаска тиеш.
  • Өй эше күләме дифференциаль булырга мөмкин
  • Өй эше класс эшен кабатламаска тиеш.

Сигезенче этап – махсус кабатлау.  Әлеге этапта төп бурыч – дәрестә генә түгел, ә тема, бүлек буенча алынган белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру, курсның төп идеясен билгеләү.

Тугызынчы этап – белемнәрне үзләштерүгә контроль. Бу этапта төрле төрдәге тикшерү формалары (тест, перфокарта, карточкалар һ.б.) кулланырга мөмкин.

Тәкъдим ителгән әлеге дәрес элементлары җыелмасыннан төрле комбинацияләр төзергә мөмкин. Ләкин шуны да игътибарга алырга кирәк, нинди дә булса этапны максатсыз төшереп калдыру педагогик процесс нәтиҗәсенең кимүенә китерә, чөнки аның нигезенә салынган психологик процедуралар бу очракта бозыла.

Туган тел дәресләрен информацион технологияләр кулланып оештыру

Гадәти укыту технологияләре иҗади эшмәкәрлеккә тулысынча ачылырга бирми, ә хәзер илгә киләчәген алдан күргән, планлаштыра алган, тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк.  Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Мәктәпләрдә шундый шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәм итә.

Бөтендөнья белем бирү процессының мөхим һәм тотырыклы тармагы – белем бирүдә заманча информацион технологияләр куллану. Соңгы елларда илебезнең мәктәпләрендә күпчелек предметлардан белем бирүдә  компьютер техникасы һәм башка информацион технологияләр ешрак кулланыла башлады.

        Информатизация белем бирү процессына сизелерлек йогынты ясый. Ул белем бирү процессын үтемлерәк итәргә, белемне кабул итү тизлеген арттырырга, зур күләмдәге материалны аңлап, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итә.

Нәрсә соң ул информацион технология?

Белем бирүдә информацион технология – компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы.

        Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр ике төргә бүленә: техник чаралар( компьютер техникасы һәм бәйләнеш чаралары), төрле  максатта кулланылган программа чаралары.

 Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул мотлак югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итергә тиеш.

Ни өчен туган тел дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары  кулланып дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Шундый сорауларга җавап биреп карыйк.

  • Беренчедән, укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның да роле зур. Шулай ук
  • шәхес тәрбияләү
  • фикерләү сәләтен үстерү
  • эстетик тәрбия бирү
  • информацион культура тәрбияләү
  •  укытуның сыйфатын күтәрү
  • предметара бәйләнеш булдыру
  •  укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең  йогынтысы зур.

Эзләнү-тикшеренү өстендә эшләгәндә, укучыларга еш кына иҗади өй эшләре бирәм, яисә реферат, дәрескә өстәмә материаллар алып килергә кушам. Мондый очракта алар үзләре татар телендә булган сайтлардан материаллар эзләп табып әзерләп алып киләләр.

Туган тел дәресләрендә информацион технологияләр укытучыга нинди методик мөмкинчелекләр бирә соң?

-дәрес материалын күз алдына китерү . Мәсәлән, түбән сыйныфларда “Кыш” темасы белән бәйләп килешләрне кабатлап киткәндә, укучыларның күз алдында тәүдә кар бөртекләре пәйда була. Аннан килеш атамаларын бергәләп кабатлап китәбез. Тагын бер мисал итеп карта тәкъдим итәм. Укучылар белән лексикология иленә сәяхәт итәбез. Бу ил төрле өлкәләргә бүленгән. Һәр өлкәгә тукталып, биремне үтибез һәм үткән дәрес материалын кабатлап, яңа темага килеп җитәбез. Укучыларның игътибарын ачылмаган өлкәгә дә юнәлтәбез. Бу киләсе дәрестә өйрәнеләчәк бүлекләр.

-төрле модельләр, таблицалар төзү. Компьютер программасы мөмкинлекләрен файдаланып төрле модель һәм таблицалар төзергә була.

Мәсәлән, морфология бүлеген кабатлаганда курай чәчкәсе формасындагы модельне кулланабыз. Чәчәкнең таҗлары ачылган саен, сүз төркемен кабатлыйбыз. Күрегезчә, мөстәкыйль сүз төремнәре бер чәчәккә җыелган, модельне дәвам итеп ярдәмче сүз төркемнәрен чәчәкнең яфраклары итеп эшләргә мөмкин.

  • үз-үзеңне тикшерү булдыру. Мин тест формасындагы бирем эшләтәм. Аннан соң укучылар экранга карап үз-үзләрен тикшерәләр һәм үз эшләрен бәялиләр.  Шулай ук информацион технологияләр укытучыга
  • индивидуаль белем бирү
  • дифференциаль белем бирү
  • эзмә-эзлекле процессның барышын күзәтү мөмкинчелеге
  • мультимедиа һәм интернет аша зур күләмле мәгълүмат алырга өйрәтү
  • мәгълүматны каталоглар һәм белешмәләр кулланып эшкәртергә өйрәтү
  • укыту процессында кирәк булган материалларны тупларга өйрәтү
  • үзаллы эшне булдыруда ярдәм итә.

Туган телне укыту процесында информацион технологияләр куллану махсус программа чараларнын куллануны күз алдында тота.

  • электрон дәреслекләр. Татар теленнән электрон дәреслекләребез бар. Мин андагы элементларны дәресләрдә кулланам. Укучылар дискка яздырып алып өйдә үзаллы шөгыльләнәләр.
  • контроль ясаучы тестлар. Мондый тестларны дәрес материалына яраклаштырып укытучы да төзи ала. Ә инде укучыларга дифференциаль өй эше биргәндә тест төзеп килергә кушсаң, күп кенә укучылар моны зур теләк белән эшлиләр. Мондый тестларны тематикасы буенча системага салып туплап киләбез.
  • информацион – белешмә программалар( сүзлекләр, энциклопедияләр)

Әзер дискларда сүзлекләр очратканым булмады. Без еш кына кирәк булганда сүзлекләрне интернет челтәре аша табып алабыз.

- күргәзмә программалар (слайд һәм видео-фильмнар) Презентация формасында эшләнгән слайдларны дәресләребездә еш кулланабыз. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә куллану өчен презентацион программалар бик уңайлы.. Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Ибраһимов, Р.Миңнуллин  кебек шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнү дәресләре өчен, грамматиканы өйрәнү өчен эшләнгән әзер презентацион программаларыбыз да бар.

Бүгенге көндә күпчелек мәктәпләрдә күп мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, барлык мәктәпләрдә дә җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Без бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшебездә кулланырга тырышабыз. Әмма һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып үткәреп булмый, мондый дәрескә әзерлек укытучыдан күп вакыт та таләп итә.

“Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәм. Туган тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында  урынлы, уйланылып  кулланылган компьютер белән эш  укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.        

Башлангыч сыйныфта татар теле дәресләре

Безнең лицеебызда туган телне, татар әдәбиятын тиешле дәрәҗәдә үстерүдә максатчан эшчәнлек алып барыла. Барыбызга да мәгълүм ки, татар телен үстерү, аның традицияләрен киләчәк буынга тапшыру – укытучыларның төп бурычы һәм ул милли мәгарифнең дә идеологиясенең нигезе. Шушы бурычны тормышка ашыру өчен соңгы елларда укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Укучыларны уңышлы укырга әзерләү белән бергә, аларны заман шартларына яраклашкан камил шәхес итеп тәрбияләргә кирәк. Шуңа күрә мәктәбебез укучыларга белем һәм күнекмәләр бирү белән бергә, аларны җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә эшләргә әзер кешеләр итеп тәрбияләү бурычын куя. Укучылар ике телне белүне табигый күренеш дип саныйлар.

Татар телен чын мәгънәсендә гамәлдәге дәүләт теленә, киң аралашу, фән һәм идарә теленә әверелдерү, «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы законны тормышка ашыру – безнең төп бурычыбыз. Тел проблемаларын хәл иткәндә, без дөньякүләм интеграция процессын да күздә тотабыз. Татар телен өйрәтү – яшь буын алдындагы әхлакый бурычыбыз.

Белем алу — укучыларда фәнни белемнәр һәм танып-белү күнекмәләре, гадәтләр системасын булдыру, шулар нигезендә дөньяга караш, шәхеснең әхлак һәм башка сыйфатларын формалаштыру, аның иҗади көчләрен һәм сәләтләрен үстерү процессы һәм нәтиҗәсе. Белем алу нигезендә системалы укыту юлы белән тормышка ашырыла.

Укыту — укытучылар һәм укучыларның максатка юнәлдерелгән бердәм эшчәнлеге ул; кешегә белем бирү шуның аркылы тормышка ашырыла.

 XX йөз башында татар иҗтимагый тормышында күренекле урын тоткан шәхесләр бик күп. Алар арасында үзенең фидакарьлеге, сокландыргыч хезмәтләре белән Ризаэддин Фәхреддин аерым бер урыналып тора. Ул – күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, бөтен булмышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, гомер уе туган халкы күңеленә якты нур чәчеп яшәгән татар галиме, әдип, педагог, журналист, шәрык белгече, философ. Күпьяклы талант иясе үзенең эшчәнлеген һәм фәнни хезмәтләрен халкыбызның аң-белем дәрәҗәсен, әхлагын күтәрү максатларына хезмәт итүгә багышлый. Камил кеше тәрбияләү – Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең асылы.

Ризаэддин Фәхреддин мирасы лицейда укыту-тәрбия процессында киң кулланыла. Чөнки Р.Фәхреддиннең мирасы милли мәгарифнең төрле өлкәсендә эшләүчегә – әти-әнигә, укытучыга, тәрбиячегә, укучыга өстәл китабы булып торырлык. Бүген дә милли мәгариф өчен кыйммәтен югалтмаган педагогик хзезмәтләре эшне максатчыл һәм нәтиҗәле итеп оештырырга зур этәргеч. Галимнең өйрәтүләре бүгенге заман таләпләренә аваздаш.  

Төп максатым – балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү, аларда халкыма, аның тарихына, мәдәниятенә, бөек кешеләренә ихтирам тәрбияләү, ана телебез белән горурлану хисе уяту. Туган телгә изге хисем укучыларга барып җитсен өчен, мин барысын да эшләргә тырышам. Үземнең педагогик эшчәнлегемдә традицион һәм инновацион алымнарны киң кулланам. Соңгы елларда новатор укытучыларның тәҗрибәләрен, яңа форма-алымнарын даими өйрәнәм, аларны дәресләремдә файдаланам, проектлар ысулы белән эшләүне нәтиҗәле алымнардан саныйм. Башлангыч сыйныфларда эшләгәнлектән, мин  күбрәк уен технологиясе элементларыннан файдаланырга тырышам. Алар “уен–табышмак”, “уен–сәяхәт”, “тылсымлы капчык”, “ватык телефон”, “хәрефләрдән сүзләр төзү”.

Зачет, контроль һәм белемнәрне системалаштыру дәресләрен оештыру формаларына аеруча игътибар бирәм. Киләсе дәрестә уен уйнаячагыбыз, әмма тема буенча берничә сорауга җавап бирергә кирәклеге турында хәбәр итәм. “Йолдызлар сәгате”, “Могҗизалар кыры” һәм башка уеннар оештырам.

Хаталар өстендә эш алып барганда барлык укучыларга хәрефләр таратам, шуннан соң укучылар хата ясаган сүзләрне әйтәм, ә укучылар такта янына чыгып, сүзләр төзиләр. Хаталары булган балаларга ике хәреф бирәм, ни өчен нәкъ менә шул хәрефне сайлаганнарын алар аңлатырга тиешләр. Сүз турыдан-туры күреп һәм эш барышында истә кала, шуннан соң аның белән җөмләләр төзиләр, сүзлектә мәгънәсен, синонимнар һәм антонимнар табалар.

Кече мәктәп яшендәге балалар өчен кызыклы эш формасының берсе – укыган әсәрләрне сәхнәләштерү, сәхнәләштерелгән тамашалар, курчак спектакльләре. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне, артистлык сыйфатларын үстерәләр.

Татар теленә мәхәббәт һәм кызыксыну уяту өчен музыка, җырлар, шигърият зур мөмкинлекләр бирә. Шулай, балалар нинди дә булса биремне мөстәкыйль үтәгән вакытта мин тыныч татар көйләре кабызам, бу фикер йөртергә ярдәм итә һәм эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыра.

Татар теле атналыклары, милли бәйрәмнәр үткәрү гадәткә керде. Ел саен “Шигъри сүз” дигән шигырьләр, “Минем туган ягым” дигән рәсемнәр конкурслары һәм иҗат күргәзмәләре оештырыла. Мәктәп интерьерын бизәкләүдә балалар эшләре кулланыла. Милли тәрбия, татар теленә кызыксыну уяту бурычлары укучыларның ата-аналары белән тыгыз хезмәттәшлектә хәл ителә. Аларның катнашыннан башка балаларда татар мәдәниятенә карата хөрмәт уяту мөмкин түгел. Ата-аналар белән бергә төрле чаралар, конкурслар, викториналар үткәрәбез.

Еш кына үз дәресләремдә мин проблеманы хәл итүнең күмәк эзләү ысулын файдаланам.  Мәсьәләләр буенча фикер алышу процессында барысы да катнаша, барысы да үз фикерләрен әйтәләр һәм башкаларны тыңлыйлар, барысының да хокуклары тигез. Мин үзем фикер алышуда катнашмыйм, әмма төркемнең ничек эшләвен күзәтәм. Әлеге ысул теманы өйрәнүне тәмамлаганнан соң, материалны үзләштерү нәтиҗәлелеген бәяләү өчен уңайлы.

Дәресләрдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым роль бирәм.  Шул максаттан шәһәр буйлап экскурсияләр, рольле уеннар дәресләре кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле булып торалар. Әлеге дәресләрнең һәрберсенең үзенчәлекләре бар. Аларның уртак ягы - укучыларда сөйләм эшчәнлегенең һәм сөйләм иҗатының төрле төрләрендә мөстәкыйль уку күнекмәләрен үстерү булып тора. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам.

Инновацияле технология формаларының берсе интеграль дәрес булып тора. Интеграль дәресләр барышында педагоглар укытуны һәм тәрбия бирүне бәйләп алып бару, төрле мәдәниятләрне чагыштыру нигезендә балалар белән кешелекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алу мөмкинлеге алалар. Дәреснең гадәти формалары белән беррәттән, аның бик актив төрләренә мөрәҗәгать итәм: КВН, концерт, эстафета, аукцион, сәяхәт, уен дәресләре уңышлы уза, халык аваз иҗатыннан киң файдаланам. Мондый дәресләр балаларны активлаштыра, аларның игътибарын туплый һәм иҗади мохит булдыра.

 Яңа материалны аңлатканда татар телен рус теле белән чагыштырып өйрәтәм. Мондый алым укучыларны уйланырга, рус телендә менә болай иде, татарча ничек була икән? дип эзләнергә мәҗбүр итә, белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итә, телләрне тигез үзләштерүне күпкә җиңеләйтә. Дәресләрдә укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыруга аеруча нык игътибар итәм. Сөйләм күнекмәләрен үстерү максатына ирешү өчен, мин сүз сәнгатенә, матур әдәбияткә мөрәҗәгать итәм. Һәр балага индивидуаль якын киләм, сәләтле балалар белән эш алып барам. Гомумән, дәресне кызыклы, файдалы итү мөмкинлекләре күп. Бары тик яңа алымнарны оста файдалана белергә, эзләнергә генә кирәк.

Хәзерге заман укытучысына иң кирәкле сыйфатлар дип мин түбәндәгеләрне саныйм.

- үз фәнеңне яхшы белү

- балаларны ярату, аларның шәхесен ихтирам итү, аларга кеше итеп карау

- балаларга иң уңайлы, иң отышлы алымнар белән белем бирә, дәрес материалының иң кирәкле өлешен сайлап ала белү, укучылар алдына бер максат кую һәм шуңа ирешү

- укучыларның активлыгы, дәрестә күп эшләү, уеннарны оста куллану.

- Алган белемнең тормышта нәрсә өчен кирәк булачагын аңлату, күрсәтү, ышандыру.

- Укытучының тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы.

Шушы сыйфатларга ия булган укытучыга балалар үзеннән-үзе тартылалар, киләчәктә дә аңа охшарга тырышачаклар, дип уйлыйм. Барлык һөнәр кешеләренә караганда да укытучы һәр яктан гүзәл булырга тиеш. Бу – хакыйкать. Аны дәлилләп торуның кирәге юк, дип исәплим. Мин һәрвакыт Ф.Яруллинның “Кешеләр турында без” дигән шигырен истән чыгармаска тырышам, сезне дә шул шигырь белән таныштырасым килә.

Мин бер  гади укытучы булып.

Хезмәт итәм бүген тормышта.

Һәр укучым – язылмаган роман,

Һәр дәресем – маяк тормышка.

Мин бәхетле, әгәр укучыларым

Сөйләсәләр ана телендә.

Кайгыларын, шатлыкларын бергә

Бүлешсәләр, ана телендә.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: гомерлеккә сайлаган хезмәтем һәрвакыт минем күңелемне шатландырып, сафландырып тора. Укучыларымны күрүгә, бөтен дөнья мәшәкатьләрем, борчуларым онытыла. Шуңа минем күңелем һаман яшь, шуңа мин бәхетле.

Татар  теле һәм әдәби уку дәресләрендә

халык традицияләрен  куллану

 Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене  шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Шуларга мөрәҗәгать итү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген  көчәйтә. Нәрсә соң ул тәрбия? дигән сорауга иң гади һәм аңлаешлы җавап  мондый булыр иде кебек:  тәрбия- ул яшь, психологик, физик үзенчәлекләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру.

     "Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән  башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.

      Әдәбият укытучысының бурычы , программада каралган әсәрләрне аңлап үзләштерүдән, аның идея- эчтәлеген аңлатудан,  укучыда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә - тирә мөхиткә, төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, мөстәкыйльлеккә өйрәтүдән гыйбарәт. Тәрбияче буларак, үз халкымның мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин укучыларымны үз милләтен, әти- әнисен, әби- бабасын, туганнарын, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Дәресләрне тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештырырга тырышам. Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану, музыка, җыр сәнгатенә  мөмкин кадәр  ешрак  мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам алалар. Башлангыч сыйныф укучылары белән байтак әкият, табышмак, мәкаль, әйтемнәрне өйрәнәбез. Аларда әхлак сыйфатлары  киң чагылыш таба.

     Бала күңелен ап- ак кәгазь белән  чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек  бөртекләрен чәчәргә соң?  Әлбәттә, әдәбият- сәнгать  аша. Әдәбият , сәнгать белән кызыксынган , китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була..Аның күркәм эшләр  башкарырга омтылышы да көчәя.

     Кызганычка каршы, рәхимсез, талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан кайтару бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә гадәтләнгән яшьләр һәркемне дә борчый.

Ә бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур.

     Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп- әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби- бабайларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр , инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре- шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, үз туган ягына тарта.

    Татар халкының уй, холкы, фикере, барлык   йолалары, гореф- гадәтләре, традицияләре үзе бер  тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч  була. Баланың гаиләдә, коллективтагы   тәрбияви нормалары, кагыйдәләре  халык педагогикасына салынган. Һәр халыкның милли  мәдәнияте-ул табигать көчләренә баш ию дип әйтергә була.

    Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик казылмаларында, этнографик традицияләрендә күренә.Традиция - ул  милләтнең  рухи һәм хезмәт тәҗрибәсен  буыннан буынга тапшыру төре.

    Республикага исем биргән  халыкның телен һәм мәдәниятен өйрәнү - ул башка  милләт мәдәниятен танып белү генә түгел, ә үз, туган ягың мәдәниятен аңлау ул. Башка телләрне өйрәнү үз телеңнең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, башка яктан карарга киң мөмкинлекләр ача. Хәзергесе чорда   Россия һәм Татарстан күләмендә милли мәдәнияткә игътибар арта бара.

Халык мәдәнияте - ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы.

      Кече яшьтәге мәктәп  укучыларын милли тәрбия һәм мәдәнияте  белән таныштыру  төрле тәрбия алымнарына нигезләнеп башкарыла. Иң киң таралган  ярдәмче чыганагыбыз булып  балалар фольклорын әйтергә була. Ул- тән хәрәкәтләрен ритмга,көйгә салучы үзенә бер төр иҗат.  Аларның нәфислек тойгыларын, зиһен һәм хыял йөгереклеген, зәвыкларын үстерү һәм шуларның барысы бергә  бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Бармак уеннары, санамышлар, алдавыч әкиятләр, уеннар- болар барысы да бала өчен кызык.

        Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый.Башлангыч сыйныф укучысы мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга тырыша. Уеннар барышында үзе үк   үзгәрешләр дә кертә ала. Сыйныфтан тыш уку дәресләрендә төрле уен элементлары кертергә мөмкин. Һәрбер уенны сайлаган очракта баланың яшь үзенчәлеге исәпкә алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл,аралашу үсешенә йогынты ясый. Укытучы уен сайлаганда  балаларда бер- берсенә карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү,таләпчәнлек   кебек сыйфатлар тәрбияләүне күздә тота.

         Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Алар -эстетик тәрбия чыганагы. Балада  эстетик ләззәтләнү,шатлык, канәгатләнү хисе уяткан һәрнәрсә  тәрбияви көчкә ия. Җырлар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Укучылар җырлы -биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп , һәрберебезгә таныш булган "Чума үрдәк, чума каз", "Миңлебай","Кәрия-Зәкәрия" һәм башка  күп төрле  түгәрәк  уеннарын алырга була.

       Кешеләрнең үз- үзләрен  тоту кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итүче сөйләм этикеты халыкның мәдәнилек дәрәҗәсен билгели торган иң мөһим өлешләрнең берсе булып тора. Сөйләм әдәбе кагыйдәләре  - алар милли традицияләргә һәм гореф- гадәтләргә  таяна. Өлкән буын кешеләрендә традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар чагыштырмача чиста һәм ачык булып күренә. Безнең әби - бабайларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә .бала сөйләмендә чит- ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча сөйләшүне таләп иткән. Милләтнең саклануы аның теленә турыдан - туры бәйләнгән. Тукай да өзгәләнеп "И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле, дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы" дип, юкка гына әйтмәгәндер. Шулай ук татарларның сөйләменә ислам диненең тәэсире дә бар. Ә яшьләр сөйләмендә исә рус теле тәэсире сизелә. Хәзергесе мохитта балаларыбыз төрле тәрбия ала. Баланың ата- анасына булган карашы үзгәрүен һәркем күреп  тора.

     Әдәби уку дәресләрендә  укучылар  әдәплелек кагыйдәләре  белән  бик  күп очрашалар. Сөйләм, киенү, өстәл янында, кунак , туганннарга карата әдәплек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар,ә бәлки үзләре дә бер- берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар.

Мин  системалы рәвештә  укучының сөйләме өстендә эшләү, текстның эчтәлеген сөйләгәндә дөрес итеп фикерли белергә өйрәтү, төрле дидактик уеннар  аша сүзлек запасын баету максаты куям. Бала бу яшьтә төрлечә фикерли ала. Шуңа да төрле КВН, ярышлар уздыру балаларның логик фикерләү сәләтен арттыралар. Эш төрләренең яңартылып торуы укучыларның дәрескә кызыксынуларын арттыра. Халык авыз иҗаты үрнәкләре  аркылы да  укучыларны уйларга өйрәтергә мөмкин. Минем укучыларым  дәресләрдә мәкальләр белән бирелгән эшләрне бик теләп башкаралар. "Мин башлыйм ,син дәвам ит",  "Мәкальнең  ахырын тап"," Шигъри мәкальләр" уеннары  зирәклек, җитезлек тә сорый.  "Әкият  геройларын  таны", "Бу кайсы әкияттән?" уеннары төрле дәрес элементлары итеп кертелә. Бу эш төрләре укыту процессының максатына, урынына, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, төрле вакытта, төрле очракта кулланыла.

     Татар теле дәресләрендә этномәдәни материаллардан файдалану укучыларда  түбәндәге күнекмәләргә ия булуның нәтиҗәлерәк формаларын барлыкка китерә:

- республиканың. районның географик урыны, тарихи үткәне  буенча гади белемнәргә таянып эш итә белү күнекмәләре;

- татар халкы турында кечкенә күләмле хикәяләр төзү;

Дәресләрдә мондый материаллар куллану төрле эш төрләрендә чагылыш таба:

- язма эш текстларында милли юнәлешне чагылдырган сүзләрне куллану;

-  мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен ачыклауга юнәлдерелгән иҗади биремнәр үтәү;

- урындагы җирле музейларга, китапханәләргә экскурсияләр ясау, соңыннан хикәя,сочинениеләр язу;

- үсемлек, кош,җәнлекләр турында әкиятләр уйлау.

    Халык традицияләрен кулланып уздырылган дәресләр, чаралар баланың актив үсешенә өстәмә  чыганак  итеп кулланыла.   Һәр укытучы үзенең педагогик эшчәнлегендә аларны куллануның күпләгән юлын һәм ысулларын таба ала.

   Мин  рус сыйныфларында укучы татар балалары белән эшлим. Бергәләп төрле  сыйныфтан тыш чаралар үткәрәбез. Рус мөхитендә аралашкан балаларга туган телләрен онытмау, аларны туган телебез  белән тагын да кызыксындыру  максатыннан  "Бәхетле балачак" исемле түгәрәк оештырдым. Түгәрәкнең эш программасына татар халкының  гореф- гадәтләрен , бәйрәмнәр, йола уеннарын , халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар тупладым. Укучылар  бик теләп уеннарда катнаштылар, "Сабантуй", " Нардуган","Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәре турында белделәр. Җырлы- биюле   уеннар, табышмак ,мәкальләр өйрәнделәр.Халык йолалары,традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт,табигатькә сакчыл караш,үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнә.Укучылар тәртибендә үзгәрешләр  сизелә башлый. Бу инде аларның аңлы рәвештә үзләренең сәламәтлекләренә карата  уңай мөнәсәбәт тудыра. Чыннан да, без яшь буынны үзебезнең урынга әзерләргә, өлкәннәргә булган иң күркәм сыйфатларны аларда тәрбияләргә тиешбез.

     Укытучы- белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә.Ул яшь кешенең эчке дөньясын,сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен  күздә тотып эшләргә  бурычлы.

      Хәзергесе вакытта  җәмгыятьтә үзгәрешләр чоры бара. Укытучы алдында шәхеснең акыл эшчәнлеген төрле яклап  үстерүне күздә тотып , никадәр яңа алымнар, шартлар, технологияләр барлыкка килде. Шулар арасында милли  рухлы  хәзинәбез күмелеп калмасын иде. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф- гадәтләребез, матур йолаларыбыз бөтенләй онытылса, без үзебезнең   татарлыгыбызны саклап кала алырбызмы соң?

Рус мәктәбе шартларында милли тәрбия сыйныфларында тәрбия эшен оештыру

Халкыбыз: “ Үгет-нәсыйхәт – бездән, әдәп белү – үзеңнән”, - дип бик дөрес әйткән. Иң асыл рухи-әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланган.

Тормышта очрый торган куркыныч гамәл-вакыйгалардан, явызлыклардан гыйбрәт ала белмәгән, мондый тормыш рәвешенең әхлаксызлык сазлыгына бату икәнлеген аңламаган кеше үзен бәхетсез тормышка дучар итә, нәсел-ыруын пычрата, ата-бабаларының бай рухи мирасын юкка чыгара. Бу, үз чиратында, милләтнең, халыкның, ил-җирнең тотрыклы үсешенә тискәре йогынты ясый.

      Мәктәптә милли тәрбия процессы – гаҗәеп катлаулы, кешелек җәмгыятенең иҗтимагый, икътисадый, сәяси, педагогик һәм психологик шартларына бәйле күренеш. Милли яшәешкә юнәлеш бирүче милли тәрбия системасын ачыклаганда, күренекле педагоглар Р.Фәхреддин, К.Насыйри, Г.Баруди, М.Х.Корбангалиев, М.И.Мәхмүтов, В.С.Казыйханов хезмәтләре нигез итеп алынды. Бүген дә милли мәгариф өчен кыйммәтен югалтмаган бу педагогик хезмәтләр эшне максатчыл һәм нәтиҗәле итеп оештырырга зур этәргеч. Галимнәрнең өйрәтүләре бүгенге заман таләпләренә аваздаш.  

Лицеебызда 41 сыйныфның 18  милли тәрбия сыйныфы булып тора.

5 нче А сыйныфында 18 татар, 3 – рус, 7 – катнаш, 1- үзбәк, 1 – азербайдҗан гаиләсеннән укучылар белем ала.

Милли тәрбия бирү нигездә дүрт юнәлештә алып барыла:

1.Укучыларны кешелек җәмгыятенең әхлакый нигезләре булган гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру, аларның асылын аңлату, таныту.

2.Укучыларда җәмгыятьтә мөнәсәбәт нормалары булган гомумкешелек сыйфатларын формалаштыру.

3.Укучыларда милләт буларак яшәүнең төп шарты булган милли үзаң формалаштыру.

4.Укучыларның үз милләтенә хас уңай сыйфатларга ия булуы.

Дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару — балаларга төп белем бирүнең, аларны шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше.

Мәктәп яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын уңышлы хәл итә ала.

Халкыбызның күп гасырлар дәвамында камилләшеп килгән һәм яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән әхлакый сыйфатлары, кагыйдәләре, бай тәҗрибәсе бар. Бу мирас – татар халкының рухи-мәгънәви горурлыгы. Аны халкыбызга кайтару һәм гаилә тәрбиясендә куллану кирәк. Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле ана”, “Шәкертлек әдәбе”, “Гаилә”, “Нәсихәт”, исемле хезмәтләре нәкъ менә шундыйлардан. Чөнки аларда бүгенге яшәешебезгә туры килердәй асыл үрнәкләр, күркәм нәсихәтләр, киңәшләр бихисап күп. Минем уйлавымча, әлеге әсәрләр һәр татар гаиләсенең, һәр әти-әнинең өстәл китабы булырга тиеш. Әгәр дә без Ризаеддин Фәхреддин өйрәткән кагыйдәләргә нигезләнеп яшәсәк, тормышыбыз нинди тыныч һәм шат булыр иде?!

Тәрбия эшебезнең  төп максаты — тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең, матди һәм рухи байлыкларын арттыручы, туган халкының киләчәген кайгыртучы шәхес тәрбияләү.

Бурычлары:

халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү;

әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру; иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру;

туган телебез, мәдәниятебез үсеше өчен җаваплылык хисе булдыру;

йолалар нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Бүген без укучыларны туган телдә укырга һәм язарга өйрәтү белән генә чикләнмичә, һәр яклап камил шәхес тәрбияләүнең бер юнәлеше булган милли культура формалаштыру, халкыбызның милли-мәдәни рухын сеңдерү юнәлешендә эшлибез.

Әдәплелек, тыйнаклык, намуслылык, башкаларга хөрмәт белән карау кебек әхлакый сыйфатлар һәр милләт кешесенә дә хас. Милли культура формалаштыруда иң мөһиме – халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә нигезләнеп, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Укучыларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру – туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын – әкиятләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, бишек җырларын белү; шигырьләр, җырлар өйрәнү; халыкка хас әдәп кагыйдәләрен, туган як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз.

Толерант шәхес тәрбияләү – ул укучыларда башка милләт кешеләренә, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт булдыру дигән сүз. Без балаларда үз халкыбызга, үз илебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнмичә, кайда яшәүләренә һәм нинди милләт кешеләре булуга карамастан – барлык халыкларны, аларның мәдәниятен, гореф-гадәт, традицияләрен хөрмәт итәргә, табигатьне яратырга өйрәтәбез, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштырабыз. Үз мәдәниятләре белән беррәттән, укучылар башка халыкларның да мәдәниятен, телен белергә тиеш.

 Педагог-галим В.Казыйхановның сүзләрен искә төшерик: “ Әгәр укытучы-тәрбияче белән бала өчпочмакның ике ягын тәшкил итсә, өченче – таянып торган ягы  - ата-ана”. Мин аның бу фикере белән тулысынча килешәм. Кеше гамәлләренең әхлакый сыйфатларына бик яшьли нигез салына. Гаделлек, хезмәт сөючәнлек, кыюлык кебек уңай сыйфатлар яшьтән үк әхлакый гадәтләр буларак тәрбияләнгәндә генә, кешенең гомерлек ышанычлы юлдашына әйләнәчәк. Бала кечкенәдән үк үз-үзенә хезмәт күрсәтү һәм билгеле бер режимны үтәү бурычларын, нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнлеген белергә тиеш. “ Кем дә булса, башкаларның гаепләрен тикшергәнче, беренче чиратта үзендә булган кимчелекләрне бетерергә, үзен яхшы итеп тәрбияләргә тырышсын”, - ди галим.

Балаларга дөрес тәрбия бирүдә ата-ананың абруе көчле. Аларның шәхси үрнәге генә балаларның мәхәббәтен яулый ала. Шуңа күрә ата-аналар дөрес тәрбияне иң беренче чиратта үзләреннән башларга тиеш. “  Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”, - ди Р.Фәхреддин.

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ә моңа тиешле педагогик белем алу, тәрбия бирү чараларын белү, үтәү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Ә мәктәп менә шул зур вазифаны башкара ала. Бу юнәлештә Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып, түбәндәге темаларга ата-аналар җыелышлары, кичәләр һ.б. үткәрүбез.

  • “Тәрбиядә ата йогынтысы”.
  • “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр”.
  • “Ни чәчсәң – шуны урырсың”.
  • “ Кыз балалар, ир балалар тәрбиясе бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?”
  • “Укучы нинди шәкерт әдәпләрен үтәргә тиеш”.
  • “Ата-ана әдәпләре”.
  • “Гаилә учагы нинди булырга тиеш”.
  • “Хатын-кыз – дөньяның тоткасы”.
  • “Изге балалар күктән төшмиләр”.
  •  “Ата-ананың олуг бурычы”

В.Казыйхановның “Әхлак дәресләрен”, Р.Фәхреддиннең “ Балаларга үгет-нәсыйхәт” исемле китапларны класс сәгатьләрендә даими кулланам. Класс җитәкчесе буларак төп максатым – укучыларда халкыбызның буыннан буынга күчеп килгән әхлакый сыйфатларын тәрбияләү. Класс сәгатенең эчтәлегенә бәйләп, тормышта очрый торган гыйбрәтле мисаллар китерү, аларга бергәләп аңлатма бирү, укучыларны җәлеп итә торган алымнар куллану, уңай нәтиҗәгә китерер, дип уйлыйм.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, “Нәсыйхәт” минем төп өстәл китабым. Бу китап – татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, атаклы , халык педагогикасына таянып, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүнең һәм шуның нигезендә җәмгыятькә лаеклы шәхес үстерүнең бөтен серләре ачып бирелә. Яшь буынны яхшы сыйфатлы мәдрәсәләрдә укытып һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп олы тормыш юлына әзерләү гамәлен, Ризаэддин Фәхреддин, бөтен җәмгыятьнең иң изге, иң җаваплы, иң мөһим эше дип карый. Бу хезмәтләр бүгенге көн өчен дә бик кирәкле һәм актуаль. Җәмгыятебездә эчүчелек, наркомания, җинаятьчелек көннән-көн ныграк тамыр җәя, ятим балаларның саны артканнан-арта бара.

Тәрбия сәгатьләрендә әдәплелек сыйфатларын аңлату белән генә чикләнмичә, әхлак кагыйдәләрен үтәү гадәтләре тәрбияләү өчен гаиләдә дә, мәктәптә дә тиешле шартлар булдыру бик мөһим.

Укучыларга милли тәрбия бирүдә экскурсияләрнең дә өлеше бик зур булды. Автобус белән мәктәптән Кырлайга сәяхәт ясалды. Анда укучылар музей хезмәткәрләренә  Тукай шигырьләрен сөйләделәр, осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук Г.Тукай, К.Насыйри музейларына бардылар.

Узган ел Шәһри Болгарга сәяхәт кылган булсалар, быел укучылар Изге Биләр җирләрен күреп кайттылар. Андагы “Кызлар тавы”на менделәр, Изге чишмәләрдән су эчтеләр, госел коендылар. Биләр тыюлыгы музеендагы табылдыклар белән таныштылар. Болгар-татарларның данлыклы халык булулары, төзү-кору эшләрендәге уңышлары, куркусыз яугир булулары укучыларда горурлык хисләре уятты.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү ил тормышының өстенлекле өлкәсенә әверелә бара, яшьләрне тәрбияләүгә юнәлтелгән федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла. Әлбәттә, аларны сыйныф җитәкчеләре катнашыннан башка тормышка ашыру мөмкин түгел. Чөнки алар, мәктәптә үз фәннәре буенча белем бирүдән тыш, укучылар белән төрле чаралар үткәрә, балаларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнә, уй-фикерләрен белә, әти-әниләре белән тыгыз элемтәдә тора. Укучыларның социаль әһәмиятле эшчәнлеген оештыруда нәкъ менә сыйныф җитәкчеләренең һөнәри осталыгы таләп  ителә.

Сыйныф җитәкчеләренә тәрбия эшен оештыруда, эзлекле планлаштыруда “Сыйныф җитәкчесе календаре”н кулланабыз. Ул укучыларга сыйфатлы белем бирү, аларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген ныгыту, яшь буынны интеллектуаль яктан тәрбияләү һәм үстерү, укучылар үзидарәсе һәм балалар хәрәкәте эшчәнлеген оештыру, милли, рухи, граңданлык һәм патриотик тәрбия, гаилә тәрбиясе бирү проблемаларын үз эченә ала.

Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре: намус, гаделлек, дөрес яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр – мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен кеше булу кирәк.

Бала тәрбияләү – бик катлаулы процесс. Зур түземлелек, сабырлык, тирән белем, әти белән әнидән бердәмлек сорый. Ләкин аның бәясе дә югары. Ул – бала бәхете, ата-ана бәхете, ахыр чиктә җәмгыять бәхете.

Чыгышымны Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “... Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер... Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә – гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булмактыр..

Тәрбия системасының белем бирүдә кыйммәте

Белем бирү белән тәрбия системасы бербөтен. Бу ике төшенчәне бер-берсеннән берничек тә аерып булмый. Гимназиядә тәрбия эше балаларның шәхес буларак үсешенә юнәлтелгән. Укытучы-тәрбияченең, сыйныф җитәкчесенең эш системасы бала шәхесенең үсешенә, иҗади сәләтен ачуга һәм аны үстерүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Педагогик эшчәнлектә - иҗади активлык, танып-белү активлыгы, танып–белү мөстәкыйльлеге, иҗади сәләт, иҗади эшчәнлек, новаторлык дигән сүзләр төп педагогик терминнар булып торалар. Башкача була да алмый. Кеше актив эшчәнлек ихтыяҗына мохтаҗ булып туа, әмма генетик яктан нигезләнгән сәләт бары тик белем һәм тәрбиянең уңай шартларында гына киң үсеш ала. Фәннәр буенча үткәрелгән бәйгеләр сәләтле укучылар белән эшләү мөмкинчелекләрен ачалар. Укучы шәхесе шул фән буенча специальләшә, киләчәктә аңа үз тормышын да шул юнәлештә сайлау мөмкинлеге туа. Фән, спорт һ.б. түгәрәкләр баланың иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә, танып-белү эшчәнлеген арттыра, кызыксыну уята. Толерант шәхес тәрбияләүдә боларның барысының да әһәмияте зур. Укыту һәм тәрбия концепциясендә түбәндәгеләргә өстенлек бирү сорала:

  • шәхеснең үзүсешендә психологик-педагогик ярдәм итү;
  • шәхеснең укучыдан өлкән кешегә әверелү траекториясен күзәтү;
  • гаилә тәрбиясе моделен формалаштыру.

Мәктәп белән гаиләнең хезмәттәшлеген ныгытуга игътибарны арттыруны заман үзе таләп итә. Баланы укыту һәм тәрбияләү процессының эффектлылыгы гаилә белән мәктәпнең тыгыз хезмәттәшлегеннән, килешеп эшләүләреннән тора. Белем бирү оешмасындагы тәрбия системасы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, педагог белән беррәттән, ата-аналарның да белем бирү процессы субъектына әверелүе белән характерлана.

  1. Сыйныф һәм мәктәптән тыш үткәрелгән чараларда ата-аналарны катнаштыру.
  2. Тәрбия өлкәсендә килеп туган актуаль проблемалар туганда ата-аналарны чакыру, бергәләп чишү юлларын эзләү.
  3. Бала тәрбияләдә гаилә белән мәктәпнең тыгыз хезмәттәшлеген булдыру, аны бер системага салу.

 Тәрбия системасын тормышка ашыруда түбәндәге максатлар куела:

  1. Бала шәхесен өйрәнү (шәхси һәм үсеш үзенчәлекләрен; нәрсә белән кызыксына; сәләтен ачу, аны үстерү).
  2. Укучыларның кызыксыну (интерес) юнәлешләрен өйрәнү һәм анализлау.
  3. Өстәмә белем бирү педагоглары, психолог, социаль педагог, предмет укытучылары белән тыгыз хезмәттәшлек.
  4. Укучыларның гаиләсе белән аралашу, алар белән индивидуаль эш.
  5. Балалар оешмасы эшен киң җәелдерү.
  6.  Бала шәхесенең үсешен күрсәткән паспорт булдыру.

Тәрбияче, укытучы баланы мәҗбүр итеп берни эшләтә алмый, аны кызыксындыру юлларын эзләү кирәк. Тәрбиянең нәтиҗәлелеген арттыру өчен укучының танып-белү эшчәнлеген, кешелеккә мөнәсәбәтен, иҗадилык һәм әхлакка басым ясарга кирәклеге һәркемгә билгеле. Укучыларның теге яки бу түгәрәккә йөрүләрен тиешле дәрәҗәгә җиткерергә кирәк. Сыйныф җитәкчеләренең предмет укытучылары белән тыгыз элемтәдә торуы зарур. Укучыларның тәртибе, өлгереше, дәрескә әзерләнү-әзерләнмәве турында һәрчак хәбәрдар булу кирәк. Сыйныфларда укучы шәхесен өйрәнү өчен төрле тематик диагностикалар, тестлар үткәрергә мөмкин. Сыйныфта тәрбия системасын булдыру укучы шәхесен өйрәнгәннән соң гына мөмкин эш. Сыйныфта һәм гимназиядә булдырылган тәрбия системасы эше укучыларда гомумкешелек кыйммәтләрен булдыруга нигезләнә. Бәхетле, югары әхлаклы, иҗади, уйларга сәләтле, тирә-юньне, үзен әйләндереп алган мөхитне аңлый белүче шәхес тәрбияләү - безнең төп максат. Укучылар коллективын теге яки бу өлкәдә, уку, физик, хезмәт, әхлакый тәрбия эшчәнлеге нәтиҗәсе туплый. Балалар оешмасы (Эзтабарлар, Варислар, Балалар Думасы) укучыларда тормыш позициясен билгеләргә ярдәм итә. Класс һәм мәктәп үзидарәсендә әгъза булып торучы укучылар тигез хокуклы, үзләренең тәртипләре өчен җаваплы, теге яки бу өлкәдә шәхси эш алымнарын кулланалар. Класс җыелышлары даими үтә, аны, әлбәттә, укучылар үзләре алып бара. Минем карашымча, укытучы-тәрбияче түбәндәгеләрне төгәл үтәргә тиеш:

  1. Укучыларның дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлектә интеллектуаль үсешләрен тәэмин итәргә.
  2. Балалар оешмасы аша укучыларның танып-белү эшчәнлеген арттырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә.
  3. Өстәмә беләм бирү педагоглары белән тыгыз хезмәттәшлектә булырга.
  4. Классның һәм мәктәп-гимназиянең үзидарә эшчәнлегенә тартырга.

Укытучы-тәрбияче исендә тотарга тиеш:

  1. Укучы шәхесен өйрәнү аша, аның интересларын яклап, дөрес юнәлеш бирү.
  2. Һәр бала – сәләтле. Аңа коллективта үз урынын табарга ярдәм итү, сәләтен үстерү.
  3. Һәр бала үзен кирәкле итеп тойсын өчен аңа шатлык хисен кичерергә ярдәм итү.
  4.  Толерантлык тәрбияләү. Тормышка үз карашын булдыру, тирә-якта авырлыкларга бирешмичә үз дәрәҗәсен яуларга, сабыр, түземле булырга өйрәтү.

Төп белемне, әлбәттә, бала дәрестә ала. Тәрбия системасы укучыларның интеллектуаль үсешенә зур йогынты ясый. Аның төп бурычы –укуга аңлы караш тәрбияләү, укучы шәхесенең интеллектын үстерү. Ихтыяр көче тәрбияләүне үзмаксат итеп куярга кирәк. Шул вакытта гына укучыга тыңла, укы, теге яки бу түгәрәккә йөр дип курсәтмә бирергә кирәк булмый. Ул үзенә кирәк нәрсәне үзе эзләп табачак. Аңа юнәлеш бирү дә җитә.

...Тәрбия һәр яшь шәхеснең әхлаклы һәм социаль актив булып үсүен тәэмин итәрлек педагогик шартлар булдыруны күздә тота. Баланың күпкырлы үсешен искә алып, кешенең шәхес буларак кыйммәтен, иреккә, бәхеткә омтылу, сәләте үсешенә хокукын таный торган педагогик технологияләр бар. Хәзер шәхескә юнәлтелгән технология зур кызыксыну уята, чөнки мәгариф системасында бала шәхесенә нык игътибар бирелә. Бу технологиядә бала шәхесе гади субъект кына түгел, ә өстенлекле субъект, ул нинди дә булса абстракт максатка ирешү чарасы түгел, ә бәлки мәгариф системасының төп максаты булып тора.

Хәзерге җәмгыятьнең нигезен һәрьяктан гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли алучы һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә. Укучыларда булган сәләт–мөмкинлекне вакытында ачыклау һәм аны максатчан үстерү – укытучы-тәрбияченең төп бурычы ул.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

(4 нче сыйныф татар төркеме)

(“Мой лучший урок” конкурсы өчен)

                                                           

Тема:   Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Максат:                                                                                                                                                                                 1.  Исемнәрнең килеш  белән төрләнүен  ныгыту, төрле килеш формаларын дөрес куллану күнекмәсен булдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү  

2. Матур язу күнекмәләрен камилләштерү.

3. Туган илгә, туган җиргә, туган телгә ярату хисе тәрбияләү, Фирдәүс Гарипова эшчәнлегенә ихтирам хисе тәрбияләү.

Дәрес төре: иҗади-эзләнүле

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм кабатлау

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, аңлату-күрсәтү, күнегүләр эшләү, сүзләрне килеш белән төрләндерү, сорауларга җавап бирү, тест эшләү һ.б.

Дәресне җиһазлау:  матур язу карточкалары, килешләр таблицасы,  Татарстан картасы, Казан турында рәсемнәр, Фирдәүс Гарипованың “Авылларны сөям җаным-тәнем белән” китабы

Материал: Татар теле: рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. Мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2009.- 159б.: рәс. Белән.                       Исемнәрнең килеш белән төрләнеше темасы дәреслектә 46-48 нче битләрдә.      

                                      Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү:

 1.  Сәламләү, сыйныфны оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез,  укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

  • Укучылар, өй эшләрен эшләдегезме?
  • (берничә укучыдан өй эшен сорау)
  •  - Сез дәрескә әзерме? Әзер булсагыз,  эшкә керешик.

2. Матур язу күнегүе:

Тактада һәм һәр укучыга шигырь язылган карточка таратыла.  Шигырьне хор белән уку, дәфтәргә күчереп язу. Язганда  дөрес утыру кагыйдәләрен әйтү.

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

                                               Габдулла Тукай.

  • Укучылар без бу шигырь  юлларына дәрес ахырында тагын әйләнеп кайтырбыз.

II. Яңа материалны аңлату:

1.Үткән дәрес  материалын хәтердә яңарту.

Килешләрнең исемнәре язылган таблицаны  игътибар белән карагыз һәм сорауларга җавап бирегез:

  1.  Татар телендә ничә килеш бар? (6 килеш);
  2. 3 сыйныфта килешләрнең исемнәрен һәм эзлеклелеген истә калдыру өчен җөмләләр төзегән идек, шуларны искә төшерик.

Безнең                 Бер                           Баш килеш

Ирек                    Илдә                        Иялек килеше

Юрганга              Юктыр                     Юнәлеш килеше

Төренеп               Тиңсез                     Төшем килеше

Чанага                  Чыршы                   Чыгыш килеше

Утырды                Урманы                   Урын-вакыт килеше

  1.  кайсы килеш исемнәре сузык авазга башлана? (иялек, урын-вакыт);
  2.  кайсы килешләрнең исемнәрендә “Ш” тартыгы бар? (баш, юнәлеш, төшем, чыгыш килешлрендә);
  3.  кайсы килешнең исеме яңгырау  тартыктан башлана? ( баш килеш)
  4.  кайсы килешләрнең исемнәре саңгырау тартыктан башлана? (төшем, чыгыш килешләре);
  5.  кайсы килешнең исеме ике аваз кушылмасын белдергән  хәрефтән  башлана? (юнәлеш килеше);
  6.  кайсы килешнең исеме яңгырау тартыкка тәмамлана? (төшем килеше);
  7.  иң озын исемле килешне әйтегез (урын –вакыт килеше)  

Дәреслек белән эш:

  - Укчылар дәреслекнең 47 нче битен ачыгыз, 116 нчы күнегүне табыгыз .

  • .... күнегүнең биремен укысын!
  • (Җөмләләрне укыгыз, дәфтәр сүзе нинди килешләрдә кулланылган? Бу сүзләр нинди сорауларга җавап бирә?)
  • Берәр җөмләләп укыгыз, дәфтәр сүзен табып нинди килештә килүен әйтегез.
  • (........)
  • Яхшы, барыгыз да дөрес җавап бирдегез! Хәзер 114 нче күнегүгә күчик. Күнегүне вариантлап, дәфтәрләрдә язмача эшләрбез. 1 нче вариант – бабай  сүзен, 2 нче вариант – әти сүзен килешләр белән төрләндерә, үзегез теләгән килештә бу сүз белән телдән  җөмлә дә төзегез.
  • (......)
  • Ял минуты:

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Кул  тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк.

Арганнарга  булышыйк.

  • Уен “Сайлап ал” – 112 нче күнегү ( һәр укучыда –нар,-нәр, -лар, -ләр кушымчалары язылган карточкалар бар. Укытучы исемнәр әйтә, укучылар күплек сан кушымчасын ялгый.)

Китап, дәфтәр, таң, рәсем, бакча, төн, бала, уенчык, тәрәзә, имшн, урман, күлмәк, алма.

(күплек сан кушымчасы ялгануның үзенчәлеген әйтү:

-  калын әйтелешле сүзгә калын (-лар, -нар), ә нечкә әйтелешле сүзгә нечкә кушымча (-ләр, -нәр) ялгана;

борын авазына беткән исемнәргә -нар, -нәр, калган очракта – лар,  –ләр ялгана

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

  • Укучылар барыгыз да 115 нче күнегүне табыгыз. Бу күнегүне язмача эшләрбез.
  • Күнегүнең биреме белән безне .... таныштырсын.
  • ( тиешле хәрефләр куеп, калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне аерып языгыз, нинди? соравына җавап бирүче сүзләр белән сүзтезмәләр төзегез.)
  • Күнегүне тиешле хәрефләрне куеп күчереп языгыз, нинди? соравына җавап биргән сүзләр астына сызыгыз һәм телдән сүзтезмәләр төзегез.
  • (.......)
  •  Барыгыз да яхшы гына күнегүне эшләдегез, мин сезгә бүгенге темабызга бәйле бер матур шигырь алып килдем. Хәзер аны сезгә тәкъдим итәм.

                       Килешләр.

Кем? – мин

Нәрсә? – баш

Кем? Нәрсә? Соравына

Җавап бирә баш килеш.

Кемнең? Нәрсәнең? дия

Иялек килеше генә.

Кемгә? Нәрсәгә? Кая?

Уңга, сулга, алга, артка.

Юнәлеш килеше әйтә.

Сөйли безгә бу хакта.

Уңны, сулны төшендерә

Төшем килеше генә.

Шуңа күрә ул безгә

Кемне? Нәрсәне? дия.

Эштән, өйдән, мәктәптән,

Кемнән? Нәрсәдән? Кайдан?

Чыгып килә ул дия

Чыгыш килеше генә.

Кемдә? Нәрсәдә? Кайда?

Өстә, аста, алда, артта.

Урын-вакытын күрсәтә

Сөйли безгә шул хакта.

IV.  Өй эше:       Укучылар, матур язу карточкасындагы шигырь юлларына кабат әйләнеп кайтыйк. Габдулла Тукайның бу шигыре туган җир, туган ил турында.  Мин сезгә Фирдәүс Гарипованың да “Авылларны сөям җаным-тәнем белән” китабын алып килдем. Бу китапта кайбер район-авылларның тарихы бирелгән. Сезгә дә алар белән танышырга тәкъдим итәм, кайберләрен  уку дәресләрендә дә укып узарбыз. Ә мин бүген сезгә өй эше итеп төрле килештәге исемнәрне кулланып үзегезнең туган җирегез турында хикәя язарга бирәм. Бәлки, арагызда шигырь иҗат итүчеләр дә табылыр.

V. Йомгаклау.

  • Укучылар без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
  • (...........)
  • Хәзер алган белемнәрне тикшереп, тест эшләп алыйк. (укучыларга тест сораулары язылган карточкалар таратыла)
  1. Исем белдерә:

А) предметны;

Б) предметның билгесен;

В) эш, хәлне, хәрәкәтне

2. Исемнең соравы:

А) нинди?

Б) кем? нәрсә?

В) нишли?

3. Иялек килешенең соравы:

А) кемнән? нәрсәдән? кайдан?

Б) кемне? нәрсәне?

В) кемнең? нәрсәнең?

4. Кайсы сүз чыгыш килешендә?

А) вакыйганы;

Б) чишмәдән;

В) болында;

5. –га, -гә, -ка, -кә кушымчасы кайсы килештә?

А) иялек килешендә;

Б) юнәлеш килешендә;

В) урын-вакыт килешендә;

6. Кайсы сүз дөрес язылган?

А)болынлар;

Б) колыннар;

В) бәйрәмләр;

7. Төшем килешенең кушымчасы?

А) –ны, -не;

Б) –ның, -нең;

В) –нан, нән;

8. Урын-вакыт килешендәге исемне тап?

А) табыннарны;

Б) җырларда;

В) шигырьләрдән;

VI. Билгеләр кую:

  • Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куям, тест билгеләрен киләсе дәрестә әйтермен.
  • Сорауларыгыз булмаса, дәрес тәмам. Уңышлы көннәр сезгә.

VII. Нәтиҗә: Укучылар килешләрнең исемнәрен, сорауларын, кушымчаларын искә төшерделәр. Исемнәрне килеш белән төрләндерү күнекмәләре алдылар. Алты килеш арасында юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килешләренең сораулары башкаларына караганда күбрәк булуын күрделәр. Төрле килештәге исемнәрне телдән һәм язма сөйләмдә куллану күнекмәләре алдылар.


Татар теле һәм әдәбияты дәресләренең тәрбияви роле.

(22 нче август 2011 нче ел

район август киңәшмәсе өчен чыгыш)

“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.
Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса,
әхлагы да шул рәвештә булыр.”

(Ризаэддин Фәхреддин)

Татар халык авыз иҗатында белем, уку,белем алу, белем бирү турында мәкальләр дистәләгән. " Белем малдан кадерле", " Белем -бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы" һ.б.

Әйе, чыннан да белем - киләчәккә бәхет ачкычы ул. Шуны укучыларга дөрес аңлатып белем бирү- укытучының төп бурычы һәм максаты.

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод -алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә.

Хәзер  мәктәп, укыту  һәм тәрбия  системасы  бала  шәхесендәге  эшчәнлеккә   кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучының педагогик осталыгының торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты - шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.

Әхлакый тәрбия бирү – кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары да бәхетсез була. Кызганычка каршы, бүгенге көндә бу проблема көн кадагына сугылган проблемаларның берсе. Җәмгыятебез социаль һәм икътисадый үзгәрешләр кичергән заманда, шәхеснең белемлелеге белән тәрбиялелеге арасында бәйләнеш өзелде кебек. Балаларның, үсмерләрнең үз-үзләрен тотышларындагы тупаслыклар, кешеләр белән аралашуларындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый. Мәгълүм ки, кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлак тәрбиясе, әдәплелеге, намуслылыгы саклый. Әхлак белән әдәбият бергә булганда гына укытучы көтелгән нәтиҗәләргә ирешә ала. Әдәбият укытуда нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешү өчен укытучыга педагогика, методика, әдәбият белеме казанышларын белү мөһим.

Әдәбият дәресләренең төп максаты- әдәби әсәрләрнең матурлыгын күрә белергә, эстетик һәм интеллектуаль ләззәт алырга өйрәтү. Моның белән генә чикләнмичә, шул ук вакытта әдәби әсәрләр аша укучыларның дөньяви күзаллауларын аңлау-фикерләү сәләтен үстерү, әхлакый тәрбия бирү максатын да онытырга ярамый.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуга программа уку-укыту бурычлары белән беррәттән түбәндәге тәрбияви бурычларны куя:

  • Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр- музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру.
  • Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Аңлашыла ки, бу бурычлар аерым-аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру белән бергә бәйләп алып барыла. Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланган.

Һәр дәресемдә тирәнтен гуманитар белем бирү белән беррәттән, укучыларымда кешелеклелек, рухи яктан дөрес, башка милләтләргә карата хөрмәт хисләрен, толерант шәхес тәрбияләү өлкәсендә эчтәлекле эш алып барырга һәм әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре формалаштырырга тырышам. Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле бала”, Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре” китаплары  өстәл китапларыма әйләнде. Укучылар белән, әсәр өстендә эшләп, төп теманы ачканнан соң, “Әхлак дәресләре” китабыннан шушы темага караган берәр мәсьәләне чишүне төп максат итеп куйдым. Укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә, дәлилләргә өйрәтәм. Еш кына “Сез бик матур уйлыйсыз, фикер йөртәсез. Мондыйларның күңелендә начарлык булмас” яки “Кайда гына булсагыз да, нинди генә эшләр эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз. Хөрмәт казанып яшәргә хәзердән әзерләнегез” дигәнрәк фикерләрем белән укучыларның күңелләрен күтәрәм, канәгатьлек хисләре тәрбияләргә тырышам.

     Үз укучыларымда милләтен, әти- әнисен, әби- бабасын, туганнарын, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә дә зур әһәмият бирәм. Дәресләрне тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештырырга тырышам. Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану, музыка, җыр сәнгатенә  мөмкин кадәр  ешрак  мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам алалар. Башлангыч сыйныф укучылары белән байтак әкият, табышмак, мәкаль, әйтемнәрне өйрәнәбез. Аларда әхлак сыйфатлары  киң чагылыш таба.

     Бала күңелен ап- ак кәгазь белән  чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек  бөртекләрен чәчәргә соң?  Әлбәттә, әдәбият- сәнгать  аша. Әдәбият , сәнгать белән кызыксынган , китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була..Аның күркәм эшләр  башкарырга омтылышы да көчәя. Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый.Башлангыч сыйныф укучысы мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга тырыша. Уеннар барышында үзе үк   үзгәрешләр дә кертә ала. Сыйныфтан тыш уку дәресләрендә төрле уен элементлары кертергә мөмкин. Һәрбер уенны сайлаган очракта баланың яшь үзенчәлеге исәпкә алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл,аралашу үсешенә йогынты ясый. Укытучы уен сайлаганда  балаларда бер- берсенә карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү,таләпчәнлек   кебек сыйфатлар тәрбияләүне күздә тота. Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Алар -эстетик тәрбия чыганагы. Балада  эстетик ләззәтләнү,шатлык, канәгатләнү хисе уяткан һәрнәрсә  тәрбияви көчкә ия. Җырлар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә.   Әдәби уку дәресләрендә  укучылар  әдәплелек кагыйдәләре  белән  бик  күп очрашалар. Сөйләм, киенү, өстәл янында, кунак , туганннарга карата әдәплек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар,ә бәлки үзләре дә бер- берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар. Системалы рәвештә  укучының сөйләме өстендә эшләү, текстның эчтәлеген сөйләгәндә дөрес итеп фикерли белергә өйрәтү, төрле дидактик уеннар  аша сүзлек запасын баетуга зур этщргеч Бала бу яшьтә төрлечә фикерли ала. Шуңа да төрле КВН, ярышлар уздыру балаларның логик фикерләү сәләтен арттыралар. Эш төрләренең яңартылып торуы укучыларның дәрескә кызыксынуларын арттыра. Халык авыз иҗаты үрнәкләре  аркылы да  укучыларны уйларга өйрәтергә мөмкин. Укучылар  дәресләрдә мәкальләр белән бирелгән эшләрне бик теләп башкаралар. "Мин башлыйм ,син дәвам ит",  "Мәкальнең  ахырын тап"," Шигъри мәкальләр" уеннары  зирәклек, җитезлек тә сорый.  "Әкият  геройларын  таны", "Бу кайсы әкияттән?" уеннары төрле дәрес элементлары итеп кертелә. Бу эш төрләре укыту процессының максатына, урынына, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, төрле вакытта, төрле очракта кулланыла.Халык традицияләрен кулланып уздырылган дәресләр, чаралар баланың актив үсешенә өстәмә  чыганак  итеп кулланыла.   Һәр укытучы үзенең педагогик эшчәнлегендә аларны куллануның күпләгән юлын һәм ысулларын таба ала. Рус сыйныфларында укучы татар балалары белән бергәләп төрле  сыйныфтан тыш чаралар үткәрәбез.   Татар халкының  гореф- гадәтләрен , бәйрәмнәр, йола уеннарын , халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар туплыйбыз  "Сабантуй", " Каз өмәсе","Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәре турында җырлы- биюле   уеннар, табышмак ,мәкальләр өйрәнәбез.Халык йолалары,традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт,табигатькә сакчыл караш,үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнә.Укытучы- белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә.Ул яшь кешенең эчке дөньясын,сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен  күздә тотып эшләргә  бурычлы.Менә шундый юллар, чаралар, формалар аша укучыларымда намуслылык, турылыклы булу, кешеләрне ярату, җаваплылык, шәфкатьлелек, инсафлылык кебек әхлакый сыйфатларны тәрбияләргә тырышам . Инде сүземне барыгызга да уңышлар теләп, әдәбият дәресләремнең гимнына әйләнгән “Балама нәсихәт” шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Иң беренче, кеше белән

Исәнләш үзең.

Чытык булма,борын чөймә,

Балкысын йөзең.

Беркайчан да, балакаем,

Кешедән көлмә.

Тыңлый да бел, сөйләгәндә

Сүзен бүлдермә.

Яман сүз белән күңелгә

Җәрәхәт салма.

Хәрәм малга кулың сузып,

Оятка калма.

Туганнарың, дустың белән

Ризыгыңны бүл.

Ятимнәргә, гарипләргә

Мәрхәмәтле бул.

Кешеләргә беркайчан да

Итмә явызлык.

Ялгыз булырга тырышма,

Кыен ялгызлык.

Вөҗданыңны, намусыңны

Беркайчан сатма.

Кырын эш белән чуалып,

Тормышың ватма.

Авырлыклар килгән чакта

Тагын шул сүзем:

Кирәк, балакай, өйрән син

Булырга түзем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес "Фенотипик үзгәрүчәнлек"

Дәрес 9 сыйныф укучылары өчен эшләнгән. Максатлары: укучыларның үзгәрүчәнлек турындагы  белемнәрен үстерү, аның статистик характерын билгеләргә өйрәнү, вариацион рәт һәм өйрәнелә торган билгенең ...

Презентация "Фенотипик үзгәрүчәнлек"

"Фенотипик үзгәрүчәнлек"  дүресенә презентация...

Матурлык- бер көнлек, Игелек- мәңгелек.

Классный час для 9 класса...

Сәләтле балалар белән үзара эшләү өчен педагогик күчүчәнлек һәм технологияләр системасы.

Нәрсә ул сәләтлелек? Сәләтле балалар белән эшләгәндә эшебездә кулланылучы технологияләр. Куелган бурычлар.Сәләтле балалар белән эшләү ысуллары. Нәтиҗәләр. Дәрес төрләре....

"Сәламәтлек театры" Дәрестән тыш чара (эшчәнлек)

Дәрестән тыш эшчәнлеккә менә дигән чара!...

Методик эшчәнлек

  Казан шәһәре Идел буе  районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «129 нчы номерлы рус-татар урта мәктәбе»нең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы...

Педагогик эшчәнлек турында белешмә

Справка о педагогической деятельности учителя. Абдуллина Ф. М. работает в данной школе с начала открытия школы - с августа 1992 года....