Методик эшчәнлек
материал на тему

Насыбуллина Гульшат Камилевна

    Казан шәһәре Идел буе  районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «129 нчы номерлы рус-татар урта мәктәбе»нең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Насыбуллина Гөлшат Камил кызының методик эшчәнлеге.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл golshat.docx26.63 КБ

Предварительный просмотр:

    Казан шәһәре Идел буе  районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«129 нчы номерлы рус-татар урта мәктәбе»нең

татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

Насыбуллина Гөлшат Камил кызының методик эшчәнлеге

Казан, 2016 ел

      Мин Казан шәһәре Идел буе районының 129 нчы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Укытучы булып китүемнең сәбәпчесе – дәү әниемдер. Ул ничә еллар буе балаларга белем биргән. Картайган көнендә дә аның янына кереп, олыгайган укучылары хәлен белә иде.

           Укытучы булып эшли башлагач, бу һөнәрнең ни кадәр җаваплы булуын аңладым. Чөнки балаларга син юл күрсәтергә, бу тормышка эзерләргә тиеш.

Заманалар үзгәрә. Димәк, без дә заманадан артта калмаска тиеш. Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел ярдәмендә кешенең  һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Тел шулай ук шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да.  Бүген милли телләрне саклап калу һәм үстерү, татар милләтеннән булмаган укучыларны халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыру, аларда үз милләте белән горурлану хисе, башка милләтләргә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү өчен киң мөмкинлекләр бар. Бала кече яшьтән үк дөрес, матур, бәйләнешле итеп сөйләү һәм язу күнекмәләрен үзләштерергә тиеш. Шуңа күрә дә минем методик темам заман таләпләренә нигезләнеп алынды:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив, мәгълүмати – аналитик компитенцияләргә ия булган шәхес формалаштыру” дип алдым.

Темамны тормышка ашыру юлында түбәндәге максатларны мөһим дип саныйм:

  1. Мәгълүмат ташкынында үзлектән белем алу, дөрес ориентлашу, кирәкле информацияне сайлап алу, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау күнекмәләре формалаштыруның заманча метод һәм алымнарын өйрәнү.
  2. Аны татар теле, әдәбияты  укытуда һәм тәрбия эшчәнлегендә куллану.
  3. Тәҗрибә уртаклашу.

      Федераль дәүләт стандарты проектында әйтелгәнчә, мәктәп эшчәнлегенең төп максаты – белем алу күнекмәләре формалаштыру, ягъни субъектның үз-үзен камилләштерүгә аңлы рәвештә, яңадан- яңа социаль  тәҗрибәләр туплау аша барырга сәләтле итү.

      Федераль стандарт таләпләрен гамәлгә ашыру дәреснең сыйфатына бәйле. Дәреснең нәтиҗәлелеге, сыйфаты турында сөйләгәндә бүгенге көндә еш кына компетентлылык күздә тотыла.

Нәрсә соң ул компетентлылык? Аның компонентлары түбәндәгеләр:

-  белем бирү;

-  белемнең кыйммәте;

-  белемне куллануга омтылыш һәм аны уңышлы куллану тәҗрибәсе;

        Димәк, компетентлылык ул - компетенцияле кеше. Компетенция - нинди дә булса өлкәдә осталык.

Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү мәктәптә татар теле укытуның бүген иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә, укучыларга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә  дөрес файдалана белү, мәгълүмати чараларны дөрес куллана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тырышам.

Мин Роза Зәкиевна Хәйдарова дәреслекләре белән эшлим. Бу дәреслекләр үзләре үк коммуникатив компетенцияне үстерүгә юнәлдерелгән, чөнки монологик - диалогик сөйләм үстерү өчен күпсанлы күнегүләр, сөйләм үрнәкләре бирелгән.

Хәзерге программаларда, методика китапларында һәм мәкаләләрдә татар теле һәм уку дәресләрендә сөйләм үстерү сүзләрне әдәби дөрес әйтү өстендә, сүз, җөмлә, сөйләм культурасын формалаштыру өстендә эшләү дип, киң мәгънәдә аңлатыла. Сөйләм үстерү логик фикерләү сәләтен үстерү белән дә тыгыз бәйләнә.

Грамматик, пунктуацион һәм орфографик яктан дөрес булган, тирән эчтәлекле итеп логик дөрес төзелгән сөйләм генә камилләшкән сөйләм булып санала.Фикерләү сәләте һәм сөйләм осталыгы үсү уку, грамматика һәм дөрес язу дәресләре белән табигый үрелеп бара.

Татар теле дәресләрендә сөйләм культурасын формалаштыру өчен,  дәреслекләрдә бирелгэн төрле күнегүләр, мөстәкыйль эшләр үткәрү өстенә тагын түбәндәге эшләрне дә тәкъдим итәм:

  1. картина яки төрле спектакль, презентацияләр күрсәтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү һәм соңыннан хикәя язу;
  2. чыгыш ясарга өйрәтү. Моның  өчен укучылар чыгышның планын төзиләр, аннары аны язалар, презентация ясыйлар;
  3. сыйныфтагы иптәшләренең чыгышларына яки жавапларына бәя бирү, аның кимчелекле һәм уңышлы якларын күрсәтү. Бу алым укучыларны игътибарлы булырга, сөйләүчене тыңларга, аны әңгәмәдә катнашырга өйрәтә. Шул рәвешле аларның сөйләм телен, орфоэпик грамоталыкларын үстерергә ярдәм итә, укучы үзенең сөйләмен әдәби тел нормаларына туры китереп төзергә тырыша. Сөйләмнең әдәби тел нормаларына нигезләнгән булуы, аны тиз һәм дөрес аңларга ярдәм итә,  аның матурлыгын, аһәнлеген арттыра.

         7 нче сыйныф дәреслегендә әдәп-әхлак, уз-үзеңне дөрес тоту, начар гадәтләргә  багышланган текстлар күп. Бу текстларны өйрәнгәннән соң, алар турында укучыларның фикерләрен тыңлыйбыз. Яшьләрнең тәмәке тартулары турындагы текстны укыгач, укучыларга төрле төрдәге өй эше бирелде. Берәүләр тәмәкенең зыяны турында презентация эшләргә, икенчеләре плакат ясарга, өченчеләре журналист буларак  укучылардан интервью алырга тиеш иделәр. Икенче дәрестә алар үз эшләрен күрсәттеләр, сыйныф алдында чыгыш ясадылар. Әлеге алымнар балаларның фикерләү сәләтен, танып - белү активлыгын үстерергә ярдәм итә.

       Укучыларында мәгълүмати компетенция үстерүнең бер формасы буларак, өйрәнелә торган материал буенча өстәмә материал табу күнекмәләрен булдырам. Мәсәлән, 6нчы сыйныф укучыларына “Татарстан” темасы буенча өстәмә мәгълүмат табу максаты куела. Бу максатка ирешү өчен, укучыларга дәрестә, Татарстан турында белешмәләр тупланган китаплар тәгъдим ителә. Бергәләшеп бу материаллардан өстәмә мәгълүмат сайлап алабыз. Өстәмә әдәбият белән эшләү үрнәге бирелгәннән соң, укучыларга бу эшне өйдә дәвам итергә кушам (өй эше рәвешендә). Шулай итеп, башлангыч чорда мәгълүмати компетенцияне һәм материал белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдырабыз. Өстәмә әдәбиятның, гадәттә, дәреслек белән чагыштырганда кызыграк һәм аңлаешлырак булуы, укучыларның танып-белү теләкләрен үстерә.

          Әдәби әсәргә анализ ясаганда, А.Яхин методикасын өлешчә куллануны отышлы дип табам. Монда, әлбәттә, гадидән катлаулыга бару методы күздә тотыла. Беренчедән, вакыйгаларны барлыйбыз, аларның охшашларын гомумиләштереп, ике өлешкә калдырабыз, һәр өлешкә аерым-аерым анализ ясыйбыз, өлешләр арасында каршылыкны табып, әсәрнең темасын, идеясын, проблемасын, сюжет сызыкларын ачыклыйбыз.

        6 нчы сыйныфның рус төркемендә Д. Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәре өйрәнелә. Һәрбер хикәядә бертуган өч  малайның үз – үзләрен тотышлары турында сүз бара. Кем үзен тәртипле тоткан, шуңа әтиләре сөяк саплы пәкене бүләк итә. Дәрес башында укучыларга шундый сорау куела: “ Сөяк саплы пәке кемгә булыр?” Һәрбер хикәяне укыганнан соң, укучылар геройларга характеристика бирәләр. “Ә мин бу очракта нишләр идем?” соравына үз фикерләрен җиткерәләр. Әсәрне тулаем укып бетергәч, Сорауга җавап эзлибез. “Ни өчен әтиләре сөяк саплы пәкене Рөстәмгә бирә? Чынлыкта бу малай үзен әдәпсез, тәрбиясез тоткан.” Укучылардан торле фикерләр яңгырый.  Мондый тип анализ укучыларның эзләнү сәләтләрен арттыра, белемнәрен тирәнәйтә коммуникатив компетенцияләрен булдырырга ярдәм итә.

      Хәзерге көндә рус телле укучылары өчен татар теленә өйрәнүдә   төрле видио материаллар да нәтиҗәлелекне арттыра. Дәресләрдә урын алган күпсанлы диалоглар, сөйләм күнекмәләре, халык авыз иҗаты үрнәкләре, татар җырлары, танылган татар шагыйрьләренең шигырьләреннән алынган өзекләр, татар театры артистлары катнашкан видеоязмалар “тел мохите” булдырырга ярдәм итә һәм укучыларда дәрестән дәрескә тотрыклы кызыксыну уята. Шулай итеп, кешенең көндәлек тормышындагы ситуацияләренән алып  сайланган материалларны үзләштерү нәтиҗәсендә,  укучыларымда Федераль белем бирү стандартлары таләп иткән аралашу күнекмәләре формалаша.

        Дәресләрдә өстәмә материал буларак, «Татармульфильм» студиясе чыгарган мультфильм һәм әкиятләр китапханәсен куллану  дә уңышка китерә.  Әлеге татарча мультфильмнарны  дәресләрдә дә, сыйныфтан тыш чараларда да  нәтиҗәле файдаланам. Балалар аларны бик яратып карыйлар. Хәтта дәресләре беткәч тә, карау теләкләрен белдерәләр. Андагы  аңлаешлы булган  гади генә вакыйгалар   рус балалаларының да фикерләү дәрәҗәсен, иҗади сәләтен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә. Ә иң мөһиме – татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята.

     Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында  коммуникатив уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята. Чөнки  балалар уены чын тормышны чагылдыра. Роза Хәйдәрова дәреслекләре үзләре үк коммуникатив уеннар оештыруга тартып тора, чөнки һәр текстны укыганнан соң монологик-диалогик сөйләм үстерү өчен күпсанлы күнегүләр, сөйләм үрнәкләре бирелгән. Әзер диалоглар белән эшләгәннән соң коммуникатив уен дәресләре үткәрү балаларның белемнәрен арттырырга, сөйләмнәрен камилләштерергә ярдәм итә. Мондый уеннар вакытында укучының психологик үзенчәлекләрен искә алу мөмкинлеге арта, ә киеренкелек, начар билге алудан курку хисе  юкка чыга. Мин куллана торган уеннарның менә кайберләре: “Сыйфатлар” темасын үткәннән соң, кем күбрәк сыйфатлар әйтә, кабатларга ярамый. Ялгышкан укучы уеннан төшеп кала. Ахырда калган укучы җиңүче була. Мәсәлән, “Сан” темасын үткәч, шушындый уен уйнап алырга була. 1 дән башлап саннар әйтәбез 3 саны кергән һәм 3 кә бүленә торган саннарны әйтмибез кул чабабыз. Бу уен саннар темасын ныгыту, математикадан белемнәрне кабатлау өчен дә файдалы.

Сәләтле балалар белән дә даими эшләп киләм. Мәктәп, район, шәһәр, республика күләмендәге олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә катнашырга тырышабыз.

      Укытучы эшенең нәтиҗәсе – һәр баланың бу тормышта үз юлын табуы. Алар  дөрес, яхшы юлдан барсалар, уңышларга ирешсәләр, бу безнең  хезмәтебезнең күрсәткече булып тора. Яхшы нәтиҗәләр күбрәк булган саен, киләчәгебез дә матуррак булыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес "Фенотипик үзгәрүчәнлек"

Дәрес 9 сыйныф укучылары өчен эшләнгән. Максатлары: укучыларның үзгәрүчәнлек турындагы  белемнәрен үстерү, аның статистик характерын билгеләргә өйрәнү, вариацион рәт һәм өйрәнелә торган билгенең ...

Презентация "Фенотипик үзгәрүчәнлек"

"Фенотипик үзгәрүчәнлек"  дүресенә презентация...

Матурлык- бер көнлек, Игелек- мәңгелек.

Классный час для 9 класса...

Сәләтле балалар белән үзара эшләү өчен педагогик күчүчәнлек һәм технологияләр системасы.

Нәрсә ул сәләтлелек? Сәләтле балалар белән эшләгәндә эшебездә кулланылучы технологияләр. Куелган бурычлар.Сәләтле балалар белән эшләү ысуллары. Нәтиҗәләр. Дәрес төрләре....

"Сәламәтлек театры" Дәрестән тыш чара (эшчәнлек)

Дәрестән тыш эшчәнлеккә менә дигән чара!...

Педагогик эшчәнлек турында белешмә

Справка о педагогической деятельности учителя. Абдуллина Ф. М. работает в данной школе с начала открытия школы - с августа 1992 года....

Фәнни-методик эшчәнлек

Фәнни-методик эшчәнлек...