Алгебрадан 7 нче сыйныф өчен ачык дәрес "Без күпбуыннар белән дус"
план-конспект урока по алгебре (7 класс) на тему

7 сыйныфлар өчен ачык дәрес "Без күпбуыннар белән дус".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_klass_achyk_dres.docx791.91 КБ

Предварительный просмотр:

Алгебрадан 7 нче сыйныф өчен ачык дәрес

"Без күпбуыннар белән дус"

7 класс

Максат:

- “Купбуыннар белән гамәлләр” темасы буенча белем һәм күнекмәләрне  тикшерү.                        

-Укучыларның мөстәкыйль, күмәк, төркемнәрдә эшләү, танып белү күнекмәләрен үстерү.

-Кызыклы мисаллар, эшнең төрле формаларын кулланып алгебра фәненә кызыксыну  тәрбияләү; шәхси сыйфатлар формалаштыру; фикерләрне төгәл һәм ачык әйтергә өйрәтү;җаваплылык, тәвәкәллек, игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы

Дәресне оештыру. Укучыларны дәреснең максаты белән таныштыру.

Исәнмесез, балалар! Безнең бүген үзенчәлекле дәрес, һәм бүген бездә кунаклар бар. Без сезнең белән “Күпбуыннар” темасын тәмамладык, безнең максат үзебезнең белемнәребезне бу тема буенча күрсәтү, дәресебез кызыклы булсын өчен Арча җирлегенең искиткеч, тетрәндергеч, матур почмакларында булырбыз.

Дәфтәрләребездә бүгенге датаны һәм теманы язабыз. Сезнең каршыгызда маршрут битләре бар. Әйдәгез аларны тутыра башлыйк (бирелгән рәсемнәрдән  сезнең кәефебезгә туры килгән рәсемне сайлап алыгыз).

Шушы изге урынга барыр өчен без үзебездә автомобиль булдырырга тиеш.

Моның өчен бирелгән сорауларга  “+”- әйе, “-“- юк тамгалары белән җавап бирик. Шулай итеп башлыйбыз!

Теоретик материал буенча график тест.

 Бирелгән билгеләмәләр, үзлекләр дөресме?

1.Санлы һәм хәрефле тапкырчыгыштан торган сумманы бербуын дип атыйлар.

2.Стандарт рәвештә бирелгән бербуынның хәрефтән торган тапкырлаучысын,бербуынның коэффеценты дип  атала.        

3.Тапкырчыгышы саннардан һәм хәрефләрдән торган бөтен аңлатманы, бербуын дип атыйлар.

4. Күпбуындагы охшаш кушылучыларны күпбуынның охшаш буыннары дип атыйлар.

5.Бер ничә суммадан торган бербуын бербуын дип атала.

6. Күпбуынны бербуынга тапкырлагач, бербуын килеп чыга.        

7.Бербуынны күпбуынга тапкырлагач нәтиҗәдә күпбуын килеп чыга.        

8.Җәяләр алдында “+” тамгасы торса, җәяләрне төшереп калдырабыз, һәм  һәр буынның тамгасы үзгәртмичә калдырабыз.

9. Җәяләр алдында “-” тамгасы торса, җәяләрне төшереп калдырабыз, һәм һәр буынның тамгасын капма-каршы тамгалары белән язабыз.

Тикшерү: –– — +  + — —  + + +

Үзегезгә билгеләр куегыз: «5» - хата юк,«4» - ике хата,«3» - 4 хата,                «2» - дүрттән артык хата.

Хәзер кайда юл тотуыбызны ачыклар өчен, 2 төркемгә бүленәбез.

Сезнең өстәлләрегездә биремнәр.

Сезнең максат: гамәлләрне башкарып табылган җаваплар буенча тарихи урынның исемен ачыклау.

1.   5b(2b2 a) = 10b3 …;                                              

2.   3аb 12b2 = 3b (а +…);        

3.   (а 5)(11 b) = 11а аb 55 +…;  

4.     4a²(1+b) = 4a² +  …    

5.-15xy + 12x² = 3x(-5y + …)                                    

6. (x+y)(y+5) =xy+5x+5y+…

7.4а2с (… + 1) = 20а3с2 + 4а2с      

8.  5а2с(3а2с2 с + …) = 15а4с3 – 5а2с2 + 10а2с2

9.   a³ -ab –b +a,  если  a=0,   b= - 52

10. 7ас(3а2с + …  2) = 21а3с2 + 28а2с3 – 14ас

5аb(Һ)              4b (Ә)                5b  (Л)            4b(А)                  4х(К)               (О)               5ac (Ч)               2с(У)              52(Ч)                        4а(Ы)

Төбәк-Чокырча авылыннан ерак түгел ике очкыч бәрелешкән. Берсендә бары тик бер генә очучы исән калган, калганнары барсы да һәлак булганнар. Сонрак шунсы ачыклана бер очкыч Сарай-Чокырчада, һәм тагын берсе Биектау районында бәрелешә. Барлыгы 13 очкыч бәрелешә 16 очучы һәлак була. Архивтагы материаллардан билгеле булганча, бу очкычларлар Свердловскийдан хәрби бирем утәуче очкычларлар була.Алар Казаннан һава торышы турында дөрес мәгълүмат алмау сәбәпле һәлакәткә очрый. Хәрби очучылар Арчадан ерак түгел крахмал заводы янындагы зиратта җирләнгәннәр.

Ә хәзер тигезләмәләрне чишеп сез очкыч бәрелешкән вакытны билгеләрсез.

  • дата:  (1 – х)(х - 11) + х(х -11) = 0;                     җавап:   11;
  • ай:  (x-1)(x-2) = (х -2)х;                                       җавап:      2;
  • ел: (3 – х)(х + 4) + х2 = - 7;                                  җавап:    19;  
  • ел:  (х -44)(х - 1) =x (х – 44).                              җавап:     44.  

Молодцы!Ә хәзер ял итеп алабыз.

Күзләрегезне йомыгыз, тәнегезне йомшартыгыз,

Үзегезне кош итеп күз алдына китерегез, һәм кинәт кенә очып киттегез!

Ә хәзер дельфиннар белән дингездә йөзәсез,

Хәзер бакчада кып-кызыл алмалар өзәсез.

Уңга, сулга,әйләнә тирәгезне карагыз,

Күзләрне ачтык, эшебезне дәвам итәбез.

Математик лото.

Һәр төркемгә биремле зур карта, ә җаваплар белән кечкенә карточка тәгъдим ителә. Зур картадагы биремнәрне үтәп, кечкенә карточкадагы нәтиҗәне табарга кирәк һәм бу карточка белән зур картада туры килә торган биремне капларга кирәк. Җавапларны тикшерү өчен кире ягында Мамай Курган сурәте булган  кечкенә карточкаларны әйләндерергә кирәк.

Группа  I

Гамәлләрне башкарырга:

(3х+10у) – (6х+3у)

Тапкырлауны башкарырга:

2(5 3х)  

Җитмәгән тапкырлаучыны табарга:

а3(2а + …) = 2а4 + 5а6 

Купбуынны стандарт рәвешкә китерергә:

х + 5х2 + 3х3 + 4х х2

Гамәлләрне башкарырга:

(4х – 3)(8х + 6)

Гамәлләрне башкарырга:

2(2х 0,5у)

Аңлатманы кыскартырга:

12х(х у) 6у(у х)

Тигезләмәне чишергә:

8х + 5(2 х) = 13

Купбуынны стандарт рәвешкә китерергә:

(3х2  2)(х2 + 6)

Җаваплар

30х2  18х3

3

3 + 4х2 + 3х

32х2 – 18

3 – 1,5х2у

12 х2  6ху 2

1

4 + 16х2  12

Группа  II

 Гамәлләрне башкарырга:

(2а – 1) + (3 + 6а)

Тапкырлауны башкарырга:

7(а – b)

Җитмәгән тапкырлаучыны табарга:

2ас(ас + …) = 2а2с2 + 8ас4 

Купбуынны стандарт рәвешкә китерергә:

2 + 3х 2 + х3

Гамәлләрне башкарырга:

2 – b)

Тапкырлауны башкарырга

Аңлатманы кыскартырга:

6а(a – b) 3b(b – a)

Тигезләмәне чишергә:

4(а –5) + a = 5

Купбуынны стандарт рәвешкә китерергә:

(4b2 – 1)(2b2 + 3)

Җаваплар

8а + 2

 – 7b

3

х3 – х2 + 3х

3 – 2b

х2 + х – 6

2  3ab  3b2

5

4b4 + 10b2  3

  • Рәсем килеп чыкса, билге«5»,
  • 1, 2 хата –билге «4»,
  • Килеп чыкмаса– билге «3». 

1 нче группа Арча шәһәрендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә мемориал  

               

2015 елның 21 сентябрендә Бөек Ватан сугышы бетүенең 70 еллыгы уңаеннан Арчабызда парк ачылды.

2 нче группа Мемориал войнам афганцам в городе Арск

Дәрескә йомгак ясау.

Нинди авырлыклар туды?

Кем үзенең теманы аңлауын, белде?

Кемгә ярдәм кирәк?

Ә хәзер маршрут битләрендә үзегезнең кәефегезгә туры килгән рәсемне билгеләгез.

Өйгә эш бирү.

Теоретик материальны кабатларга.

Һәм тагын нинди үзенчәлекле урыннар бар икәнен ачыкларга.

Юл күрсәткеч картасы

7 класс укучысы      

                                                                 (фамилия, исем)

1.График тест  «+» - әйе, «-» - юк  Билге:

 2. Тарихи урынның исеме

 3. Бәрелешкән вакыт

 4.Математик лото

 

Минем барысыда килеп чыкты    күңелсез булды            Мин үземнәнән                        

                                                                                                       яхшырак

                                                                                                   нәтиҗәләр көттем    

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме)

Өченче сыйныфларда үткәрелгән ачык дәрес.Дәрестә аудио, видео язмалар кулланыла.Дәрес призентация ярдәмендә  алып барыла....

Ачык дәрес: “Йорт хайваннары” темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме.

"Йорт хайваннары" темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме балалары өчен дәрес разработкасы.Максат: Йорт хайваннырын гомумиләштереп кабатлау. Өйрәнгән лексиканы һәм сөйләм үрнәкләрен камилләш...

Ачык дәрес 2 б сыйныфы, рус төркеме. Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Дәреслекнең авторы - И.Л. Литвинов.

Бу ачык дәрес И.Л. Литвинов дәреслеге буенча эшләнелде. Б у дәрес билгеле үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе....

Ачык дәрес эшкәртмәсе "Көзге уңыш" 3 сыйныф

3нче сыйныф рус төркеме өчен...

Алгебрадан кабатлау дәресе 7 сыйныф

7 сыйныфта алгебра курсын кыскача кабатлау. Презентация...