Технологическая карта урока биологии в 7 классе на тему "Роль насекомых в природе и в жизни человека"
план-конспект урока по биологии (7 класс) по теме

Фазулянова Луиза Икрамовна

"Табигатьтә һәм кеше тормышында бөҗәкләрнең роле" темасына 7 класста  үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigatt_hm_keshe_tormyshynda_bozhklrnen_role.docx20.88 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы

Педагог__Фазулянова Луиза Икрамовна                              Предмет Биология                                  Класс     7                                               Дата 22.12.2014

Дәрес темасы Табигатьтә һәм кеше тормышында бөҗәкләрнең роле___________________________________________________________________

Дәреснең максаты Дәрестә  укучыларга табигатьтә һәм кеше тормышында бөҗәкләрнең роле  турында белемнәр ен тирәнәйтү һәм үстерә өчен шартлар тудыру,бөҗәкләргә сакчыл караш тәрбияләү_______________________________________________________________________________   Дәреснең тибы   яңа белемнәрне ачу____________________     Дәреснең төре  эзләнүле_____________________________________________________

Дәреснең дидактик структурасы

Эшчәнлек төре

Уку материалының эчтәлеге

Көтелгән нәтиҗәләр

Предмет

УУГ(универсаль уку гамәлләре)

Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы

Исәнләшү, иптәшләрен сәламләү

Интерактив бирем эшләү №362, №363

Фикерләү алымы

“Сорт Кардс” (рассортируй карточки)

Исәнләшү, дәрескә хәзерлекне барлау; эмоциональ һәм психологик настрой булдыру

А һәм Б партнерлары берләшеп, киңәшләшеп интерактив бирем эшлиләр, үзләрен бәялиләр (күбәләкләрнең үсеш циклы, бөҗәкләрнең отрядлары)

Укучылар, һәр төркемгә карточкалар (бөҗәк рәсемнәре белән) куелган. Сорт Кардс алымы белән эшлибез: карточкаларны классификациялисез (4 төркем булырга тиеш)

Ни өчен шулай төркемләдегез?

Бөҗәкләрнең үсеш юлы һәм отрядлары турындагы  белемнәрне кабатлау

Регулятив-үз-үзенне эшкэ хәзерләү

Коммуникатив-иптәшенә хөрмәт, игътибарлылык;

Танып белү – белемнәрне дөрес куллана белү

Уку мәсьәләсен чишү

Уку мәсьәләсен чишү

Си-Финк-Уандэ (посмотри-подумай-задумайся)

Фикерләү алымы

“Сорт Кардс” (рассортируй карточки)

ЗУМ ИН структурасы

(информацион интерактив №359)

Фикерләү алымы

Таг – оф – во (перетягивание каната)

Төркемнәрдә эш

Слайдта  диаграмма күрсәтелә

1) Нәрсә күрәсез?

2) Ни уйлыйсыз?

3) Нинди сорау туа?

Бөҗәкләрнең шулай күп булуы яхшымы? Аларның роле нинди, файдалымы алар? (Җирдә барлык бөҗәкләр үлеп бетсә, ни булыр иде?)

Дәфтәрләргә теманы язабыз :

Табигатьтә һәм кеше тормышында бөҗәкләпнең роле

Укучылар, ә хәзер үзегездә булган карточкаларны бүгенге дәрес темасына туры китереп төркемләп карагыз әле (2 дән ким булмасын)

Нинди нәтиҗәләр ясарга мөмкин?

“Дрофа” нәшриятының электрон күргәзмәсен кулланып,бөҗәкләрнең ролен  ачыклау

1) Бөҗәкләр чәчәкләрне серкәләндерүчеләр (элпәканатлылар , икеканатлылар, күбәләкләр)

2) Табигатьтәге азык чылбырында мөһим звено булып торалар (бөҗәк белән тукланучы кошлар, бакалар (95%), сөйрәлүчеләр, имезүчеләргә һәм кайбер ерткыч үсемлекләргә азык булып торалар һәм үзләре дә корткыч бөҗәкләр белән тукланалар Мәсәлән энә караклары чебен. озынборын, кигәвеннәр белән тукланалар   )

3) Санитарлар (үләксә коңгызлары, тирес коңгызлары)

4) Туфрак барлыкка килүдә катнашалар (кырмыскалар, термитлар,коңгыз һәм күбәләкләрнең личинкалары)

5) Корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшнең биологик ысулы (җайдаклар, камкалар)

Слайдта аңлатыла

6) Бал, балавыз,бал корты агуы

7) Ефәк, буяу, пластырь

8) Кайберләре азык булып тора

9) Лабораториядә генетик объект булып торалар (Таблица буенча)

10) Эстетик әһәмияте (күбәләкләр, коңгызлар, энә караклары, төклетуралар кешедә соклану һәм шатлык хисләре тудыра)

Зарары:

1) Үсемлек корткычлары (яфрагын, тамырын, үзагачын, сабагын, бөресен һ.б. ) Үсемлек ашаучы зарарлы бөҗәкләрне чүп үләннәргә каршы куллану перспективасы бар. Австралияда махсус яфрак белән тукланучы бөҗәкләр ярдәмендә авыл хуҗалыгы җирләрен баса баручы зверобойдан котылганнар.

2) Кешедә һәм хайваннарда төрле авырулар барлыкка китерәләр яки авыруны таратучылар булып торалар (борчалар чума авыруын – 1 борча бер-бер артлы 11 кешене йогышларга мөмкин, бетләр тиф авыруын күчерәләр)

1) 1 нче номерлар кәгазьнең 1/3 өлешенә горизонталь сызык сызабыз (канат)

2) 2 нче номерлар өске өлешенә дилемманы язып куя “Бөҗәкләрнең роле зур, алар файдалы  да, зарарлы да була”. Ике ягына капма-каршы фикерне язарга

3) Кечкенә кәгазьләргә һәм укучы 2 фикергә дә 2 әр сәбәп яза

4) Һәрбер фикерне әһәмияте ягыннан  карап, канат астына урнаштырырга

5) “Әгәр ...” дигән сорау туса, канатның өске ягына язып куярга

6) Командалар урыннарын алмаштырып, башка командаларның эшләрен өйрәнәләр

Нинди нәтиҗәләргә килдегез?

Һәр бөҗәкнең табигатьтә үз урыны бар.

1 млннан артык төр бөҗәкнең 1% ы гына кешегә турыдан-туры яки читләтеп зыян китерә. Шуңа күрә бөҗәкләрне сакларга кирәк. Бөҗәкләрне саклау максатыннан  микротыюлыклар- энтомопарклар оештырыла. Безнең илдә беренче тапкыр Омск шәһәреннән ерак түгел 6,5 г җирдә оештырыла. Сирәк очрый һәм юкка чыгып бара торган бөҗәкләр Кызыл китапка кертелгән.  Россиянең Кызыл Китабына 95 төре,Татарстанның Кызыл китабына -100 төре кертелгән. Сезнең алдыгызда Балтач районының Кызыл китабы куелган, карагыз әле анда ничә төр һәм нинди бөҗәкләр кертелгән?

Дәрес темасына кызыксыну булдыру

Башлангыч белемнәрне ачыклау

Табигатьтә һәм кеше тормышында бөҗәкләрнең роле турында белемнәр формалашуга ярдәм итү

Табигатьтә һәм кеше тормышында бөҗәкләрнең роле турында белемнәрне ныгыту

Танып белү – проблема табу, чишү юлларын билгеләү, яңа белемнәрне проблеманы чишү өчен куллану

Танып белү – белемнәрне яңа ситуациядә куллана белү

Танып белү – бирелгән мәгълүматне анализлый белү

Танып-белү- теманы ике төрле күзлектән карап анализлау,үз фикереңне аргументлый белү

Коммуникатив- башка командаларның фикерең аңлый белү,хөрмәт белән карау

Рефлексив-бәяләү этапы

Интерактив бирем эшләү Биологик карталар

№365

Өй эше

“Элек мин...дип уйлый идем”

“Ә хәзер мин ... дип уйлыйм”

Һәр укучы үзе сайлап алып 3 картага җавап бирә һәм үзен бәяли

Өй эше:

1. Параграф 16-19 кабатларга

2. Бөҗәкләрнең роле турында 800 сумлык хикәя язып килергә (800 рублей САМЭРИ)

1нче төркем – элпәканатлылар

2нче төркем – катыканатлылар

3нче төркем – күбәләкләр

Шәхси – игътибарлылыкны туплау;

Танып белү – белемнәрне урынлы куллану

Регулятив – үзеңә бәя бирү, анализлау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта урока биологии 5 класс ФГОС

Технологическая  карта  содержит пошаговые дйствия учителя и учащихся на уроке. Материал интересен тем.кто впервые работает в данном проекте....

Технологическая карта урока биологии. 6 класс. "Плод. Разнообразие и значение плодов", по учебнику Пономаревой, ФГОС

Технологическая карта урока биологии. 6 класс. "Плод. Разнообразие и значение плодов", по учебнику Пономаревой, ФГОС...

Технологическая карта урока биологии 5 класс.

Предмет: БиологияКласс: 5 классБазовый учебник: Биология. Бактерии, грибы, растения. 5 класс: учебник для общеобразовательных учреждений / В.В. Пасечник. – М.: Дрофа, 2012. – 141 с.Тема урока: «Биолог...

Технологическая карта урока. Биология. 6 класс.

Тема: Взаимосвязи живых организмов....

технологическая карта урока биологии 5 класс по теме "Жизнь в морях и океанах"

Технологическая карта урока биологии в 5 классе "Жизнь в морях и океанах" Технологическая карта соответствует программе Сонина Н.И.....

Технологическая карта урока биологии 5 класс по теме "Царства живой природы"

Технологическая карта урока по биологии 5 класс по теме "Царства живой природы"...

Технологическая карта урока биологии 5 класса по теме: «Биология- наука о живой природе» ФГОС

Технологическая карта урока биологии 5 класса по теме: "Биология -наука о живой природе"ФГОС...