Выступление на педагогическом совете "Профильное обучение в школе"
методическая разработка по физике по теме

Гайфуллин Рашат Фагалович

Содержание вступления носит практическую направленность. Автор знакомит слушателей с историей профильного обучения, с методами обучения именно в сельской школе, приводит яркие примеры.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon pedsovet_chygyshy_rashatik.doc273 КБ

Предварительный просмотр:

Арча районы  Наласа урта гомуми белем мәктәбе

Профильле укыту серләре

( педсовет чыгышы)

Чыгыш ясады: Гайфуллин Рашат Фәгалович,

физика укытучысы

2012-2013 уку елы

  Мәгариф системасы алдында яшь буынга,  шәхес, җәмгыять, дәүләтнең мөһим перспектив ихтыяҗларына туры китереп, үтемле, аңлаешлы һәм сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү бурычы тора.  Республика мәктәпләре 2006-2007 нче уку елыннан профильле белем бирүгә күчте. Бу исә бүген гомуми урта белем мәктәбендә укучы балага үзе теләгән  профиль буенча белем алу, шул юнәлеш буенча  укыту программасының нинди булырга тиешлеген күзаллау мөмкинлеге  тудырды.

    Шәхес тәрбияләү – иң мөһим социаль-икътисадый проблемаларның берсе. Илнең киләчәге моны уңышлы хәл итүгә бәйле. Фәнни- техник прогресс чорында халык хуҗалыгында кадрларның белем дәрәҗәсе, яңа технологияләрне куллана белүе – мөһим шартларның берсе. Профильле укытуга күчү дә шушы максатларны күз алдында тота.  

  Профильле авыл мәктәбе урта мәктәпне башлангыч һәм югары һөнәри белем учреждениесы белән берләштерүне, белем сыйфатын белем бирүнең төрле баскычында  педагогик, икътисадый ресурсларны берләштерү исәбенә күтәрүне күздә тота. Укучыларның кызыксынуларын, сәләтен, мәнфәгатьләрен искә алып дифференциацияләү – укучыларны билгеле бер профиль буенча  белем һәм күнекмә бирүгә сайлап алуны оештыруның төп ысулы. Профильле белем бирү кысаларында укытучы алдында “Балага үзенең кайсы һөнәр белән кызыксынуын  һәм нәрсәгә сәләтле булуын ничек төшендерергә?” дигән  сорау туа.

      Аерым фәннәрне  тирәнтен укыту класслары – укытуны профильләштерүнең киң таралган варианты. Авыл мәктәбендә табигать – математика һәм гуманитар профильләр өстенлек итә.

       “Профильле укыту концепциясе”ндә укучыларны профильле укытуга әзерләү бурычлары билгеләнгән. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  1. укучыларның кызыксынуын, һәвәслеген һәм сәләтен ачыклау, урта мәктәптә укыту профилен сайлап алуга юнәлтелгән танып-белү һәм профессиональ эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә кирәкле гамәли-тәҗрибә формалаштыру;
  2. профессиональ  яктан  җитлегү белән бәйләнешле күнекмәләр  туплауда психологик-педагогик тәҗрибә туплау;
  3. алдагы тормышта профессиональ эшчәнлекнең уңышлы булуын тәэмин итүче танып-белү һәм профессиональ мәнфәгатьләрне киң үстерү;
  4. алга таба белем алу юнәлешен, профессия алу  юлларын сайлауда төпле карар кабул итү сәләте формалаштыру;

   Профильле укытуның күп вариантлы булуы яшьләргә, мәктәп тәмамлангач та, билгеле бер җитештерү сферасында эшли башларга, югары квалификацияле белгеч булу өчен югары уку йортында тиешле белем һәм күнекмә алырга да мөмкинлек бирә. Профильле укытуны оештыручы мәктәп анда укытылырга тиешле фәннәрне үзе сайлап ала. Биредә укыту методлары укучыларның танып-белү активлыгын үстерергә, аларны тикшеренү-эзләнү  эшчәнлегенә өйрәтергә , интеллектуаль күнекмәләр бирергә тиеш.  Балаларның материалны үзлегеннән өйрәнүе, семинар, диспутлар, иҗади очрашулар уздыру, электрон текстлар белән эшләү, интернеттан файдалану, проектлар белән эшләү, аларны яклау - профиль укытуның нәтиҗәлелеген арттыра гына.

Төрле конкурс, олимпиадаларда катнашу – укучыда фәнгә карата кызыксыну уятып кына калмый, анда үз-үзенә ышаныч булдыра, күбрәк бу предмет белән шөгыльләнүгә этәрә, ә үз  көчеңне куеп, интернет технолгияләрдән файдаланып, энциклопедияләр кулланып тапкан информация һәрвакыт хәтергә сеңеп кала. Шул максаттан без укучылар белән КФУ олимпиадасында, КНИТУ үткәргән чараларда катнашабыз. Заочно үткәрелә торган конкурслар да билгеле бер кызыксыну уята, ул балага әзерләнергә, эзләнергә  берничә көн вакыт бирә, уйлап, җиренә җиткереп эшләргә өйрәтә. Мәсәлән, “Центр развития мышления и интеллекта” проекты һәр фән өчен дә эчтәлекле, мавыктыргыч конкурслар тәкъдим итә. Һәр предметка яраклы конкурсларны “Фактор роста” сайтында да табарга була.

       Россия  мәгарифен  модернизацияләү концепциясендә әйтелгәнчә, заман таләпләренә туры килерлек сыйфатлы укыту, мәгарифнең  нәтиҗәле системасын булдыру  - мәгарифне үзгәртеп коруның беренче  дәрәҗәдәге  бурычы булып тора.  Белемнең яңа сыйфаты – гомумдәүләт  күләмендә ил үсешенең  хәзерге  заман тормыш ихтыяҗларына туры килүе.  Педагогик яктан караганда, ул белемнәрнең  билгеле бер җыелмасын үзләштерүгә генә түгел, ә бәлки  шәхес үсешенә, аның танып-белү, конкурентлык итə алу сәләте, эшлеклелеге сыйфатлары үсешенә  юнәлтелгән булуы.

Чыгышымны Фəнис  Яруллинның шигырь юллары  белəн  тəмамлыйсым  килə.

Укытучым!

Яшəгəн һəр  көнең,

Эшлəгəн һəр эшең

Сузылсын  якты бер нур булып.

Сайлаган  юлыңа

Гомерең  буена

Рəхмəтлəр өелсен тау булып.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление С.И. Назаровой на нижегородской областной педагогической конференции "Наша новая школа: через развитие педагогического потенциала к поддержке талантливой молодежи". Тема выступления "Новая школа-новые задачи"

Данное выступеление было заслушено участниками нижегородской областной педагогической конференцией, проходившей 29 сентября 2010 года в г. Н. Новгороде (концертный зал "Юпитер" Торгово-промышленн...

Доклад для выступления на педагогическом совете по теме «Современный урок трудового обучения в коррекционной школе»

Доклад для выступления на педагогическом совете по теме  «Современный урок трудового обучения в коррекционной школе»...

Анализ развития речевой деятельности учащихся при переходе с начальной ступени обучения в следующую (выступление на педагогическом совете школы по вопросу «Преемственность в преподавании русского языка на различных ступенях обучения»)

В соответствии с познавательными установками одной из приоритетных задач школы на современном этапе является формирование у учащихся потребности в овладении знаниями и способами действий с ними. Для д...

Выступление на педагогическом совете. Декабрь 2011 год. Преемственность обучения. Качество обученности математики в средней и старшей школе.

Начальная школа у обучающихся формирует знания, умения, навыки, мышление, которые необходимы будут в освоении программы в средней школе. Средняя школа продолжает развивать накопленный запас знаний в н...

Презентация к выступлению на педагогическом совете школы-итнетрната с. Самбург по теме "Этнотуризм и обучение английскому языку"

Презентация к выступлению на педагогическом совете школы-итнетрната с. Самбург по теме "Этнотуризм и обучение английскому языку"...