План-конспект урока географии в 9 классе на тему "Нефтяная промышленность Республики Татарстан"
план-конспект урока по географии (9 класс) по теме

Гилфанова Эльмира Равилевна

Урок по географии Татарстана  “Кара алтын – туган ягыбыз хәзинәсе”

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_po_teme_neftyanaya_promyshlennost_rt.doc62.5 КБ

Предварительный просмотр:

9 сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема:      “Кара алтын – туган ягыбыз хәзинәсе”. Татарстанның  

            нефть промышленносте.

                 

Максат:   1. Нефть һәм иярчен газның составы белән таныштыру; нефть  

             турында белемнәрен киңәйтү, гомумиләштерү. Нефть эшкәртү

             ысуллары  турында күзаллау формалаштыру

                       

           2. Географик информациянең төрле чыганаклары, статистик  

              материаллар белән эшләү күнекмәләрен үстерү; картографик

              күнекмәләрен ныгыту.

                     

           3. Фәнара бәйләнешләр кулланып танып-белү эшчәнлекләрен

              активлаштыру, фәнгә кызыксыну тәрбияләү. Экологик тәрбия

              бирү.

                     

 

Дәрес тибы:   катнаш дәрес

Укыту методлары:  репродуктив, өлешчә- эзләнүле

 

Җиһазлар:  нефть, схема “Нефть эшкәртү”, Татарстанның контурлы картасы,  

           график,справочниклар, шартлы билгеләр, видеоязма,  

           нефтепродуктлар;

                   

Материал:  1. Ә.С. Тайсин “ Татарстан географиясе”

           2. Г.П. Бутаков  “ География Татарстана”

           3. М.Р. Мустафин, Р.Г. Хузеев “ Все о Татарстане”. Экон-геог.

              справочник

           4. “ География в школе” № 5/2004

           5. “Экологическая газета”

Дәреснең планы:

1. Оештыру

2. Актуальләштерү

   - фронталь әңгәмә уздыру

   - географик диктант

3. Яңа материал өйрәнү

   а) Нефть промышленностеның әһәмияте

   б) Нефтьнең физик һәм химик үзлекләре

   в) Татарстанның нефть промышленносте тарихы

   г) Нефтьне эшкәртү

   д) Татарстанның нефть промышленносте географиясе

   е) Экологик проблемалар

 

4. Ныгыту

5. Йомгаклау

Дәрес барышы:

 Оештыру

 Актуальләштерү

 а) Фронталь әңгәмә.

 б)  Географик диктант язу:

     1.Йөк автомобильләре төзү үзәге

     2. Вятка елгасы

     3. Республиканың иң көнчыгыш районы

     4. Нефтьчеләр башкаласы

     5. Түбән Кама сусаклагычы

     6. Тат. нефтехимия башкаласы

     7. “Восток” сәгатьләре төзү үзәге

     8. Рес. иң көньяк районы

     9. Куйбышев сусаклагычы

    10. Рес. иң көнбатыш районы

Яңа материал өйрәнү

1. Дәреснең темасын, максатларын хәбәр итү, девизын уку

- Дәресебезнең темасы: “Кара алтын-туган ягыбыз хәзинәсе”. Бүгенге дәрестә Татарстан нефте, аның сыйфаты, чыганакларының, эшкәртү предприятиеләренең географиясе турындагы белемнәребезне киңәйтербез. Нефтьне  эшкәртү, нефть продуктлары турында яңалыклар белербез.

    20 гасырда нефть промышленносте Татарстан экономикасының төп нигезен тәшкил итте. Ә 21 йөздә Татарстан үз позициясен саклап кала алырмы. Нефтькә киләчәктә альтернатива бармы. Нефть чыгару һәм әйләнә-тирә. Алар бер-берсе белән нинди мөнәсәбәттә. Безнең максат - шуны ачыклау.

2. Нефть промышленностеның әһәмияте

- Нефть промышленносте республика кеременең төп өлешен бирә. Республика пром. эшләүчеләрнең 6,4%, производство продукциясенең 12,5% шуңа туры килә.

- Туганнарыгыз, таныш-белешләрегез арасында нефтьче һөнәрен сайлаган кешеләр бармы?

3. Нефтьнең химик һәм физик үзлекләре. (Нефть демонстрацияләү)

- Каршыгызда Татарстан нефте. Төсе нинди? Исе? Сыекмы, куемы?

- Нефть һәрвакыт кара буламы? Ак нефть күргәнегез бармы?

- Нефтьнең төсе кызгылт, зәңгәрсу, ак, төссез дә булырга мөмкин. Әзербайҗандагы Сурухан чыганагыннан ак, Алжирның кайбер чыганакларыннан су сыман төссез нефть табыла. Сирәк очракларда нефть бик тыгыз, парафинлы ярымкаты да булырга мөмкин.

 Нефтьнең составы:  Углерод - 80-87%

 ( дәфтәргә язалар)    Водород - 10-14%

                                     Кислород – 3%

                                     Күкерт – 5%

                                     Азот – 2%

Татарстан нефте 3 төрле углеводородлардан тора: чикле, ароматик, циклопарафиннар.

Нефть янганда 37-49 МДж/г җылылык аерылып чыга. Нефть составына кергән күкерт һәм аның кушылмалары зарарлы, алар металларда коррозия китереп чыгара.

( Нефтьне су белән кушып карау )

Күпчелек нефтьләр судан җиңел, кайберләре бата. 1 тонна нефть су өстендә 12 км пленка хасил итеп җәелә. Нефть суда эреми, ләкин бензин, бензол, хлороформда тиз эри.

Нефтьтә сумаласыман матдәләр- битум да була.Нефть янганда көлендә кальций, магний, натрий, ванадий окисьләре табарга мөмкин. Ванадий аеруча күкертле нефтьтә була. Татарстан нефте шундый. Табигатьтә нефтьнең 4 группасы табыла: метанлы, олеинлы, нафтенлы, ароматик. иң күп бензин метан нефтендә.Нефть белән бергә иярчен газ да чыгарыла, ул еш кына нефтьтә эрегән була. Иярчен  газ составына этан, пропан, бутан, пентан кергәнлектән ул химия промышленносте өчен яхшы чимал.

4. Нефть тарихыннан

- Нефть кешеләргә борынгыдан ук билгеле. Бу гаҗәеп сыеклык белән танышу б.э.к. берничә мең ел элек үк булган. Мисыр шәһәрләрендә археологик казылмалар вакытында кипкән нефтебитум калдыклары булган яктырткычлар табылды. Археологлар Евфрат елгасы буенда примитив промыселлар таптылар. Борынгы шумерлар битум куллана белгән, борынгы Вавилонда нефть урамнарны яктыртуда кулланылган. Геродот үзенең язмаларында Персиянең нефть чыганаклары турында хәбәр иткән. Багдадтан географ-галим Масуди, шул чорда Кече Азиядә чыгарылган нефтьне исәпләп барган.

-Нефть төрле илләрдә төрлечә аталган. Славяннарда “рапанка”, грекларда “петролеум”, безнең бабаларыбыз аны “җир мае” дип йөрткән. Нефть атамасы гарәпчә “нафта” сүзеннән килеп чыккан дип исәпләнә.Мәгънәсе агып чыгуны аңлата.

5. Геолог чыгышы. (Контурлы карталарда чыганакларын билгеләп баралар)

- Галимнәр исәпләвенчә нефть диңгез төбендә тупланган организм калдыклары черүдән барлыкка килгән. Палеозой эрасының девон, ташкүмер чорларында(200 млн. ел элек) Татарстан территориясендә җылы диңгез була. Анда яшәгән күпләгән организмнар утырма токымнар арасында калып, югары басым, температура тәэсирендә нефтькә әйләнә. Татарстан территориясендә 125 нефть, 150 битум чыганагы бар.

Беренче комплекс- 1600-2000м тирәнлектә. Иң билгелеләре-Ромашкино, Елхово- Көньяк Татар гөмбәзе чикләрендә урнашкан.

Икенче комплекс- девон-карбон утырмаларыннан тора- Тавель чыганагы.

Өченче комплекс - Мәләкәс батынкылыгында урнашкан. Утырма токымнарның өске өлешендә битум ятмалары бар, ләкин алар аз кулланыла.

6. Татарстан нефть промышленносте тарихы.

- 1864 елда Бөгелмә алпавыты Малакиенко Түбән Кармалка бистәсе янында 13 сажин (27м) тирәнлектә кое казый. Нефтьне су кебек чиләкләп алалар. Аны гади юл белән эшкәртеп, керосин ясый. Арба тәгәрмәчләрен майлау өчен дегет, лампаларга салырга керосин сата. Аннары Шөгер, Баулы, Ромашкино төбәкләрендә нефть ятмалары табыла. Нефть пром. туган көне итеп 1943 елның августы санала. Шөгердә Хәмидуллин бригадасы тәүге пром. нефтен бирә башлый.

1946- Баулыда Баклушкин девон ятмасына төшеп җитә, 40 м фонтан булып нефть бәреп чыга.

1948- Ромашкино нефте ачыла.

1949- “Татнефть” тресты оештырыла.

1958- Әлмәт-Горький, Әлмәт-Пермь нефтьүткәргечләре сафка кертелә.

1960- “Дуслык”. Шул елларда Алабуга, бондюг тирәләрендә яңа нефть ятмалары ачыла.

1970 елда 100 млн тонна нефть чыгарыла башлап, 7 ел шул темпта дәвам итә. 1972-1, 1981-2 млрд т. чигенә җиткерелә.

Республикада хәзерге вакытта елына 24-26 млн т нефть чыгарыла. Татарстанның нефте 4 дистә елга җитәчәк. Хәзерге көндә нефть эзләү дәвам итә.

7. Группаларда эшләү

1группа

1. Республиканың конт. картасына “Татнефть” берләшмәсенә караган нефть-газ табу берләшмәләрен билгеләгез (спр. 49 б.)

2. Татарстанның ничә районында нефть һәм иярчен газ чыгарыла?

3. Нефть промышленносте бу районнарның экологиясенә ничек йогынты ясый?

2 группа

1. Татарстан нефте нинди транспорт белән кайсы регионнарга озатыла?

2. Польша, Венгрия, Германия, Словакиягә нинди үткәргеч аша нефть озатыла? Ул кайдан башланып китә?

3. Нефть, газ, продукт үткәргечләрне конт. картада билгеләгез. (Дәр. 42 нче рәс, спр. 61 б. 4 абзацны кулланыгыз)

3 группа

Түбәндәге күрсәткечләр буенча график сызыгыз һәм сорауларга җавап бирегез

        Еллар             Нефть чыгару күләме

    1950        1,0 млн        1.Кайсы елларда нефть иң күп чыгарылган?                  

    1955        15,3                           2. Ни  өчен  нефть   чыгару  соңгы  25  елда

    1970        100,2        кими бара?

    1975                           103,0                          3. Нефть чыгару күләмен  арттыру  юллары

    1980                           83,1                                                                                         бармы?

    1985                           50,8

    1989                           37,0

    1990                           34,9

    2000                           26 млн

 

8. Нефтьне эшкәртү

    а) видеоязма карау

    б) “Нефть эшкәртү” таблицасы белән эшләү

1 стадия – куу (ректификация, дистилляция) – нефть фракцияләргә яки үзенең составына кергән углеводородларга аерыла. Бу физик процесс.

2 стадия – крекинг(таркату) – тирәнрәк эшкәртү: термик, каталитик

Нефтьне эшкәртү һәм нефтехимия 500 төрдәге продукт бирә( прод. демонстр.)

  • парафин, вазелин, каучук, пластмасса, парафиннан азык аксымнары һ.б. Иярчен газдан алынучы продуктлар: этиленнан этил спирты, растворитель, пластмасса; бутадиен- растворитель; пропилен- пластмасса, бутен- синт.каучук

- Татарстанда нинди нефть эшкәртү предприятиеләре бар?

   ( 42, 44 картосхемаларны анализлау)

- Татарстан нефть төбәге булса да анда нефть бик аз эшкәртелә. Нефтьне эшкәртеп чыгару күбрәк керем китерәме, эшкәртмичә сатумы?

   Безнең нефть эшкәртү өчен Самара, Башкортстанга җибәрелә. Түбән Кама шәһәрендә төзелгән НПЗ да тулы көченә эшләп китә алмады. Татарстан нефть өстендә утырса да бензин, ягулык-майлау материалларын читтән кертергә мәҗбүр. Бу зур “минус”

    Нефть эшкәртү предприетияләре

1. Казан ясалма каучук җитештерү заводы

2. Миннебай газ эшкәртү заводы

3. Казан “Оргсинтез” җәмгыяте

4. “Кварт” АҖ – резина әйберләр

5. “Нәфис” – сабын, синт. юу чаралары, стеарин, олеин кислотасы һ.б.

6. “Түбәнкаманефтехим” – изопрен каучук, полиэтилен, стирол

7. “Түбәнкамашин”

   ( контурлы карт. бу объектларны билгеләү )

9. Экологик проблемалар турында әңгәмә

- Нефть чыгару нинди экологик проблемалар китереп тудыра?

- Нефтьүткәргечтә авария нәрсәсе белән куркыныч?

- Нефть пром. таб. зыян китермәсен өчен нинди чаралар күрергә кирәк?

Цифрлар: 30000 кв.км.- нефть чыганаклары мәйданы

                 600 – җир тетрәү; 90- чишмәдә хлоридлар нормадан югары

                  87%- барлык атмосферага чыккан зарарлы матдәләрнең яг. пр. туры килгәне

   

     20 г. уртасында татарстанда эре нефть базасы төзелү яңа экологик проблемаларга китерә. Нефтьүткәргечтә авария вакытында җир өслегенә яки суга зур күләмдә нефть чыга. 1 авария булганда 2-2,5 т нефть  агып, 1000 кв.м җирне эшкә яраксыз итә.

     Тат. нефть чыганаклары 30000 кв.км били. Анда 37000 скважина, 54000 трубаүтк. һ.б. урнашкан. Нефть, газ чыгару күләме арту литосферада төрле куркыныч күренешләр: җимерелү, убылу, локаль җир тетрәүләр китереп чыгара. Соңгы 20 елда 600 җир тетрәү теркәлә. Аның сәбәбе скваңиналарга нефтьне кысып чыгару өчен югары басым белән су кудыру.

     Нефть су тирәлеге өчен дә куркыныч. 60-65% пычрату скважиналар бораулаганда, су трубалары авариясенә туры килсә, 30-40%- тирәндәге скважиналарның төзек булмавыннан килеп чыга һәм минераллашкан сулар төче су катламына эләгә. Соңгы елларда гидрохимик контроль үткәрелеп, 523 чишмәнең 90 хлоридлар нормадан күпкә югары икәнлеге ачыкланды.

     “Татнефть” 2005-2008 елларда чишмәләрне төзекләндерү буенча махсус программа кабул итте. 1991 елдан нефтяниклар нефть эзләгәндә су катламнары да эзлиләр.

4. Ныгыту

1. Углеводород чималын алыштыручы нинди альтернатив энергия чыганаклары бар?

2. Нефтехимиягә алмашка нәрсә килергә мөмкин?

3. Безнең илдә иң төп валюта керемнәре нефть һәм газдан. Бу фактны экономик        күзлектән чыгып анализлагыз.

4. Нефть һәм әйләнә-тирә. Алар нинди мөнәсәбәттә?

5. Йомгаклау

    Өйгә эш: 140 биттәге сорауларга җавап


 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок географии 9 класс по теме: "Поверхность Республики Алтай"

Тема: «Поверхность Республики Алтай».Цели: Знакомство обучающихся с поверхностью нашей республики, основными формами рельефа.Задачи:1.  Познакомить обучающихся с основными формами рельефа Р...

Презентация к уроку в 10 классе на тему "Предприниматель и мотивация его деятельности. Предпринимательский доход" и разработка урока. А также План-конспект открытого урока в 5 классе на тему:Семья как потребитель товаров и услуг на рынке

В данном материале дана разработка открытого урока на тему "предприниматель и мотивация его деятельности. Предпринимательский доход" и презентация к данному уроку. И План-конспект урока в 5 классе на ...

План-конспект открытого урока географии в 6 классе по теме «Земля во Вселенной»

Цели1.     Образовательные:-обобщение и систематизация знаний учащихся о Земле как части Солнечной системы;-объяснение главных отличий Земли  от других планет.2....

План - конспект интегрированного урока (география + физическая культура) «Кругосветное путешествие»

Нетрадиционный урок предполагает комплексное использование знаний и умений по географии и физической культуре. Урок проводится в форме игры-соревнования.Использование нетрадиционных методов обучения в...

План-конспект открытого урока в 8 классе по 1 теме "Schön war es im Sommer" Thema der Stunde: " Планы на отдых у молодёжи разные."

1. Учить читать короткие тексты с полным пониманием прочитанного и определять содержание текста с ситуацией.                          ...

План - конспект интегрированного урока (география + музыка) «Музыкальное путешествие по материкам»

Нестандартный урок - это педагогический феномен, расширяющий представление об обычном школьном уроке. Основная функция нетрадиционного урока в системе образования заключается в создании необходимого д...