Рабочая программа по географии 7 класс
рабочая программа по географии (7 класс) на тему

Фазуллина Гульсина Миннахметовна

Рабочая программа по географии на татрском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon geogr.7kl.tem_.plan_.doc231.5 КБ

Предварительный просмотр:

.

“Түбән Суык-Су урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

 

                                                                               Кабул ителде

                                                                                Педагогик киңәшмә беркетмәсе №

                                                                                «___» август 2016 ел

                                                                                                                                                              Теркәлде: боерык  №                                                                                                                                                                                                                                                            

                                                                                «__» август 2016 ел

                                                                                                                                                              Мәктәп директоры                                                                                      

                                                                                ____________ В.В.Сафиуллина                          

                                                                                                                                                             

География фәненнән 7 нче класста

               эш программасы

                                                                    (Атнага 2 сәгать исәбеннән, барлыгы – 68 сәгать)

Төзүчесе: Фазуллина Гөлсинә Миннәхмәт кызы югары квалификацион категорияле укытучы

Килешенде

Укыту – тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары ___________ И.И.Хабирова

Каралды

Методик берләшмә утырышында:

Беркетмә №    «      » август 2016 ел        

Методик берләшмә җитәкчесе ________ Г. М. Фазуллина «      » август 2016 ел

2016  ел

Уку предметының эчтәлеге

Бүлекнең исеме

Кыскача эчтәлек

Сәгатьләр саны

1. Җир турында географик белемнәрнең үсеше.

Җирнең табигате, халкы, хуҗалыгы турында белем алу чыганаклары. Географик белемнәрне табу, эшкәртү һәм тапшыру методлары.  Бөек географик ачышлар эпохасы. Россиядә, дөньяда әһәмиятле ачышлар, тикшеренүләр. Җирнең формасы, размерлары, хәрәкәте. Космик пространствода хәзерге заман тикшеренүләре.  

Практик эш:

         1. Географик информация чыганаклары белән эшләүнең иң гади ысулларын өйрәнү (карта, белешмә, сүзлекләр), шулар буенча төрле тарихи эпохалардагы әһәмиятле сәяхәтләрнең картосхемасын төзергә.

Билге куела торган практик эш:

Практик эш №1. Карта һәм глобус буенча нокталар арасындагы ераклыкны градусларда һәм км. күрсәтергә.

3

2.  Җир планетасының хәзерге заман йөзе

         Материклар, океан казанлыкларының килеп чыгуы. Җирдә коры җир һәм океанның чагыштырмасы, планетаның ярымшарлары арасында бүленеш. Җирнең эре табигый комплекслары буларак  материклар һәм океаннар. Эре рельеф формаларының  урнашуы.

Җирдә һава температурасы һәм явым- төшем, атмосфера басымнары бүленеше. Климатны барлыкка китерүче факторлар. Климат пояслары, климат картасы.

 Океан табигатенең үзенчәлекләре: океан төбе рельефы  төзелеше; зональлекнең чагылышы, агымнар системасы, органик дөньясы; кешенең океанны үзләштерүе һәм хуҗалык эшчәнлеге.

Географик тышчаның төзелеше һәм үзлекләре. Матдәләр, энергия алмашы. Океан һәм коры җирнең табигый комплекслары, аларның төзелеше һәм күптөрлелеге. Тере организмнарның җир табигате формалашуда роле. Төрле материклар һәм океаннарның табигый һәм табигый-хуҗалык комплексларының географик үзенчәлекләрен чагыштыру.

Җир шарының халкы. Кешенең борынгы ватаны. Кешенең материкларга таралып урнашуның уйланылган юллары. Җирдә халык саны. Кешелек расалары, этнослары,  дини, милли составы. Кешеләрнең рухи һәм материаль культуралары, кәсебе формалашуга табигатьнең йогынтысы. Кешенең әйләнә-тирә белән үзара мөнәсәбәте. Хуҗалык эшчәнлегенең  төп төрләре. Аерым материклар һәм дөньяның сәяси картасын өйрәнү. Төрле илләр, регионнарда халыкның санын, тыгызлыгын һәм динамикасын чагыштыру.

Практик эшләр:

2. Карта буенча литосфера плиталарының хәрәкәт юнәлешен билгеләү һәм миллион елдан соң материклар, океаннарның урнашуын прогнозлау.

3. Ике климат поясын төп климат элементлары буенча чагыштырып тасвирлама төзергә.

4. Контур картага аерым территориаль- акваль табигый комплекс буларак- океанның шельф өлешен  билгеләргә.

5. Энергия һәм матдәләр әйләнеше схемасына анализ.  

         6. “Халыкның таралып урнашу юллары” картосхемасын эшләргә.

12

3. Океаннар

Океаннарныңг географик урын үзенчәлекләре. Океан табигатенең үзенчәлекләре: океан төбе рельефы  төзелеше; зональлекнең чагылышы, агымнары, органик дөньясы; кешенең океанны үзләштерүе һәм хуҗалык эшчәнлеге. Океан сулары үзлекләре. Су массалары. Океанның коры җир һәм атмосфера белән үзара бәйләнеше. Табигый байлыклары һәм аларны саклау проблемасы.

Практик эшләр:

         7. Контур картага. океанның шельф зонасында  кешенең хуҗалык эшчәнлеге төрләрен; фәнни, хуҗалык, рекрацион экспед. маршрутын билгелә.

8. Океаннар картасына  характеристика төзергә.

4

4. Материклар һәм илләр

       Материклар табигатенең төп үзенчәлекләре, территорияне өйрәнү һәм үзләштерү тарихы. Табигый ресурслар һәм аларны куллану. Материкның халкы. Кешенең хуҗалык эшчәнлегеннән табигатьнең үзгәрүе. Табигый һәм техноген характердагы катастрофик күренешләр. Табигатьне саклау. Материкларның эре табигый, табигый - хуҗалык һәм тарихи-мәдәни регионнары. Илләрнең күптөрлелеге, аларның төп типлары. Башкалалары һәм эре шәһәрләре. Кешелекнең төп табигый һәм  тарихи-мәдәни мирас объектлары.  Материклар, аларның регионнарына һәм  төрле тип илләренә кыскача географик характеристика.

         Практик эшләр:

         9. Африка материгында бер районның климатын тасвирлау, климатограмма күрсәткечләре һәм климатны тасвирлау нәтиҗәләре буенча анда яшәүче халыкның бу климат шартларына ничек җайлашуын бәяләү.                                                                

         10. Африка материгы табигый зоналарының күптөрлелегенең сәбәпләрен аңлатырга.

11. Арктика белән Антарктиданың табигатен чагыштырырга; кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә Антарктида яки Т. Боз океанын практик файдалану мөмкинлеге проекты эшләргә.

12. Контур картага Евразия материгындагы илләрне төрле билгеләр буенча группалаштырып төшерергә.                              

Билге куела торган практик эшләр

Практик эш №2. Бер материкның географик урынын, географик координаталарын билгеләү, материкның Т-К, Кб-Кч-ка озынлыгын градусларда һәм км-ларда күрсәтергә.

Практик эш №3. Контур картага Африка материгы рельефының эре формаларын һәм файдалы казылмаларын билгелә

Практик эш № 4. Африка б/н Австралиянең географик урынын чагыштыру, табигатенең охшаш һәм аерымлык билгеләрен билгеләү.

         Практик эш №5. Африка б/н К. Американың  рельефындагы охшашлыкләрны һәм аерымлыкларны билгеләү.

Практик эш №6.  Африка б/н К. Американың эре елга системаларын чагыштырмача тасвирлау.Бу елга бассейннарын хуҗалык ягыннан үзләштерү авырлыклары һәм мөмкинлекләрен бәяләү.  

Практик эш №7. Бер илнең (Африка материгы) табигатен, халкын һәм аның хуҗалык эшчәнлеген тасвирлау(сайлап).

Практик эш №8. Т. Америка материгының бер климат поясында урнашкан төрле территорияләрнең климатын чагыштыру; климат шартларының кешенең хуҗалык эшчәнлегенә һәм тормышына йогынтысын бәяләү.

Практик эш №9. Т. Американың бер иле буйлап туристик сәяхәт маршруты  проекты эшлә, (картосхемасын ясарга, максатын нигезләргә, ланшафт һ. б. тасвирламалар).

Практик эш №10. Евразия б/н Т. Американың климатын чагыштыру; кешенең тормышына һәм хуҗалык эшчәнлегенә климат шартларының  йогынтысын бәяләү; климатограмма буенча климат типларын билгеләү.

 Практик эш №11. 40 т.к. буенча Евразия белән Т. Американың табигый зоналарын чагыштыру. Табигый зоналар чиратлашуында охшаш һәм аерымлыкларны ачыклау.

Практик эш №12. Европаның бер иленең табигатен, халкын, халкының хуҗ. эшчәнлеген тасвирлау.

         Практик эш №13. Азиянең бер иленең табигатен, халкын, халкының хуҗалык эшчәнлеген тасвирлау.

44

5. Табигатьтән файдалану,  геоэкология. Географик тышча.

Географик тышчаның төп закончалыклары. Кешенең хуҗалык эшчәнлегенең литосферага, гидросферага, атмосферага, биосферага йогынтысы, аларны саклау. Туфракларны саклау һәм куллану буенча кешенең эшчәнлеге. Литосфера, гидросфера, атмосферада стихияле күренешләр. аларга характеристика, кешеләрнең иминлеген саклау кагыйдәләре. Әйләнә- тирәлекнең сыйфатын саклау. Табигатьтән файдалану типлары. Әйләнә- тирәлекне пычратучы чыганаклар. Хуҗалык итүнең төрле типларында экологик проблемалар. Табигый комплекслар формалашуга йогынты ясаучы факторлар. Кешенең әйләнә-тирәлектә үз-үзен тоту кагыйдәләрен, табигый һәм техноген стихияле күренешләрдән саклану чараларын өйрәнү. Географик карта буенча һәм урында геоэкологик проблемаларны ачыклау, әйләнә-тирәлекне саклау һәм сыйфатын яхшыртуда географик белемнәрне куллану.

Практик эшләр:

13. Урында эш. Рельефы һәм башка үзенчәлекләре белән аерылып торучы табигый  комплексларны ачыклау, аларга антропоген йогынтыны бәяләү.

14. Бер табигый компплексның гади урын планын төзү.

3

6. Йомгаклау.

Белемнәрен йомгаклау, кабатлау.

2

Основные требования к уровню подготовки учащихся 7 класса.

В результате изучения географии на базовом уровне в 7 классе ученик должен

1.   Оценивать и прогнозировать:

- по тектонической карте изменения очертаний материков и океанов в отдаленном будущем;

- изменение климатов Земли;

- оценивать природные условия и природные богатства как условия для жизни и деятельности человека;

- основные взаимосвязи природы и человека;

2. Объяснять:

- особенности строения и развития основных геосфер Земли, а также причины процессов и явлений, происходящих в геосферах;

 - особенности компонентов природы материков, различия в природе отдельных регионов континентов и акваторий океанов;

 - особенности расового и этнического состава населения;

- особенности экологических ситуаций на материках и в акваториях океанов;

 - основные закономерности и свойства, присущие географической оболочке;

 - применять в процессе учебного познания основные географические понятия

3. Описывать:

- основные источники географической информации;

- географическое положение объектов (по карте);

 - по схемам круговороты вещества и энергий;

 - компоненты ландшафта, природные зоны, географические особенности крупных регионов материков и стран мира;

 - объекты и территории по картам, картинам и др. источникам информации, создавая их географический образ;

 - особенности материальной и духовной культуры крупных народов.

4. Определять (измерять):

- географическую информацию по картам различного содержания;

 - вид и тип карт и др. источников знаний для получения необходимой информации.

5. Называть и показывать:

- важнейшие природные объекты материков и океанов, регионов и стран;

- основные тектонические структуры, мировые центры месторождений п\и, сейсмически опасные территории;

- факторы формирования климата;

- крупнейшие народы мира, наиболее распространенные языки, мировые религии, крупнейшие по площади и населению страны мира;

- страны мира, их столицы, крупные города;

- природные ресурсы суши и океана, меры по охране географической оболочки.

7 нче класслар өчен географиядән календарь – тематик план

Укыту-методик комплект: В.А.Коринская, Материклар һәм океаннар географиясе, 7 нче класс, М.: Дрофа, 2006

Өйрәнелүче  бүлек, дәрес темасы

Сәгатьләр саны

Өй

эше

Календарь вакыт

Планлаштырылган вакыт

Фактик вакыт

Җир турында географик белемнәрнең үсеше (3 сәгать)

1/1

Материклар һәм океаннар географиясе нәрсәне өйрәнә

1

Укырга  §1

02.09

2/2

Кешеләр Җирне ничек ачканнар.

Практикум: төрле тарихи эпохалардагы әһәмиятле сәяхәтләрнең картосемасын төзергә.

1

§2

06.09

3/3

Материклар һәм океаннар карталары.

Практик эш №1. Карта һәм глобус буенча нокталар арасындагы ераклыкны градусларда һәм километрларда күрсәтергә

1

§3

09.09

Җир планетасының хәзерге заман йөзе (12 сәгать)

4/1

Материклар һәм океаннарның килеп чыгышы

1

§4

13.09

5/2

Җирнең рельефы

Практикум: Карта буенча литосфера плиталарының хәрәкәт юнәл. билгеләү һәм миллион елдан соң материклар, океаннарның урнашуын прогнозлау

1

§5

16.09

6/3

Җир тереклегендә атмосфераның роле

1

§6

20.09

7/4

Җир өстендә  һава температурасы һәм явым-төшем бүленеше

1

§7

23.09

8/5

Җир шарының климат пояслары.

Практикум: Карта буенча литосфера плиталарының хәрәкәт юнәл. билгеләү һәм миллион елдан соң материклар, океаннарның урнашуын прогнозлау

1

§8

27.09

9/6

Бөтендөнья океаны сулары.

Практикум: Контур картага аерым территориаль- акваль табигый комплекс буларак- океанның шельф өлешен  билгеләргә

1

§9

30.09

10/7

Өске агымнар схемасы

1

§10

04.10

11/8

Океанның атмосфера һәм коры җир белән үзара тәэсир итешү

1

§11,12

бирем 3 телд.

07.10

12/9

Географик тышчаның төзелеше.

Практикум: Энергия һәм матдәләр әйләнеше схемасына анализ

1

§13, 14

бирем 4 язм.

11.10

13/10

Табигый зоналар

1

§15

14.10

14/11

Кешенең җирне үзләштерүе. Дөньядагы илләр.

Практикум: “Халыкның таралып урнашу юллары” картосхемасын эшләргә

1

§16

18.10

15|12

Җир табигате темасын йомгаклау

1

Каб.§9

21.10

Океаннар (4сәгать)

16/1

Тын океан

1

§17

25.10

17/2

Һинд океаны

1

§18

28.10

18/3

Атлантик океан.

Практикум: К.к. океанның шельф зонасында  кешенең хуҗ. эшчәнл.төрләрен; фәнни, хуҗалык, рекрацион экспед. маршр-ын билгелә

1

§19

бирем 3 язм.

08.11

.

19/4

Төньяк боз океаны.

Практикум:  Океан карталарына характеристика төзергә

1

§20

11.11

Материклар һәм илләр (44 сәгать)

20/

Көньяк материклар табигатенең гомуми үзенчәлекләре

1

§21,22, 23

15.11

Африка (10 сәгать)

21/1

Африканың географик урыны.

Практик эш №2. Материкның географик урынын, географик координаталарын билгеләү, материкның Т-К, Кб-Кч-ка озынлыгын градусларда һәм километрларда күрсәтергә.

1

§24

18.11

22/2

Рельефы һәм файдалы казылмалары.

Практик эш №3. Контур картага Африка рельефының эре формаларын һәм файдалы казылмаларын билгелә

1

§25

22.11

23/3

Климаты.

Практикум: Бер районның климатын тасвирлау, климатограмма күрсәткечләре һәм климатны тасвирлау нәтиҗәләре буенча анда яшәүче халыкның бу климат шартларына ничек җайлашуын бәяләү

1

§26

25.11

24/4

Эчке сулары

1

§27

29.11

25/5

Табигый зоналар.

 Практикум: Материкның табигый зоналарының күптөрлелегенең сәбәпләрен аңлатырга

1

§28, 29

02.12

26/6

Халкы, илләре

1

§30

бирем 1 язм.

06.12

27/7

Төньяк Африка илләре. Алжир

1

§31

09.12

28/8

Көнбатыш, Көнчыгыш һәм үзәк Африка илләре

1

§32, 33

13.12

29/9

Көньяк Африка илләре

1

§34

16.12

30/10

Африканы йомгаклау

1

Каб. §24

20.12

Австралиянең һәм Океания  (4 сәгать)

31/1

Австралиянең географик урыны, рельеф.

 Практик эш № 4. Африка белән Австралиянең географик урынын чагыштыру, табигатенең охшаш һәм аерымлык билгеләрен билгеләү

1

§35

23.12

32/2

Австралиянең табигате

1

§36,37

10.01

33/3

Халкы. Австралия союзы

1

§38

13.01

34/4

Океания

1

§39

17.01

Көньяк Америка  (6 сәгать)

35/1

Көньяк Американың географик урыны.

1

§40

20.01

36/2

Көньяк Америка рельефы

Практик эш №5. Африка белән К. Американың  рельефындагы охшашлыкләрны һәм аерымлыкларны билгеләү

1

§41

24.01

37/3

Климаты, эчке сулары.

Практик эш №6.  Африка белән К. Американың эре елга системаларын чагыштырмача тасвирлау. Бу елга бассейннарын хуҗалык ягыннан үзләштерү мөмкинлекләрен бәяләү  

1

§42,43,

бирем 2 телд.

27.01

38/4

Табигый зоналары

1

§44

31.01

39/5

Халкы. Материкның көнчыгыш илләре

1

§45,46,

бирем 4 телд.

03.02

40/6

Анд илләре. Перу.

 Практик эш №7. К. Американың бер иленең табигатен, халкын һәм аның хуҗалык эшчәнлеген тасвирлау(сайлап)

1

§47

07.02

Антарктида (2 сәгать)

41/1

Антарктиданың географик урыны, ачу тарихы

1

§48

10.02

42/2

Антарктиданың табигате.

Практикум: Арктика белән Антарктиданың табигатен чагыштырырга; Кеше эшчән. төрле өлкәләрендә Антарктида яки Т. Боз океанын практик файдалану мөмкинлеге проекты эшләргә.

1

§49

бирем 4 телд.

14.02

Төньяк Америка (8 сәгать)

43/1

Төньяк Американың географик урыны.

1

§51

17.02

44/2

Рельефы һәм файдалы казылмалары

1

§52

21.02

45/3

Климаты.

Практик эш № 8. Т. Американың бер климат поясында урнашкан төрле территорияләрнең климатын чагыштыру; климат шартларының кешенең хуҗалык эшчәнлегенә һәм тормышына йогынтысын бәяләү

1

§53

24.02

46/4

 Эчке сулары

1

§54

28.02

47/5

Табиый зоналары

1

§55

03.03

48/6

Материкның халкы

1

§56

07.03

49/7

Илләре. Канада, АКШ.

Практик эш №9.Т. Американың бер иле буйлап туристик сәяхәт маршруты  проекты эшлә, (картосхемасын ясарга, максатын нигезләргә , ланшафт һ. б. тасвирламалар)

1

§57, 58

10.03

50/8

Төньяк Американы йомгаклау

1

Каб.§51

14.03

Евразия (13 сәгать)

51/1

Евразиянең географик урыны. Урта Азияне тикшеренүләр

1

§59

17.03

 52/2

Евразия рельефындагы үзенчәлекләр

1

§60

31.03

53/3

Рельефның төп формалары, файдалы казылмалары

1

§61

04.04

54/4

Климаты.

Практик эш №10. Евразия белән Т. Американың климатын чагыштыру. Кешенең тормышына һәм хуҗалык эшчәнлегенң климат шартларының  йогынтысын бәяләү. Климатограмма буенча климат типларын билгеләү.

1

§62

07.04

55/5

Эчке сулары

1

§63

11.04

56/6

Табигый зоналары.

Практк эш № 11. Т.к.40  буенча Евразия белән Т. Американың табигый

зонасын чагыштыру. Табигый зоналар чиратлашуында охшаш һәм аерымлыкларны ачыкларга

1

§64

14.04

57/7

Табигый зоналары (дәвамы)

1

§65

18.04

58/8

Евразиянең халкы.Төньяк  Европа илләре.

Практикум: контур картага Евразия материгы илләрен төрле билгеләр буенча группалаштырып төшерергә

1

§66, 67

21.04

59/9

Көнбатыш Европа илләре.

Практик эш №12. Европаның бер иленең табигатен, халкын, халкының хуҗалык эшчәнлеген тасвирлау

1

§68, 69,70

25.04

60/10

Көнчыгыш, Көньяк Европа илләре

1

§71,72

28.04

61/11

 Көньяк, Көнбатыш һәм Үзәк Азия илләре.

Практик эш №13. Азиянең бер иленең табигатен, халкын, халкының хуҗалык эшчәнлеген тасвирлау.

1

§73, 74

02.05

62/12

Көнчыгыш Азия илләре

1

§75,76

05.05

63/13

Көньяк һәм Көньяк.Көнчыгыш Азия илләре

1

§77, 78

12.05

Табигатьтән файдалану,  геоэкология. Географик тышча (3 сәгать)

64/1

Географик тышчаның закончалыклары.

1

Каб.

§1-78

16.05

65

Курсны йомгаклау

1

§79

19.05

66/2

67/3

Табигатьнең һәм җәмгыятьнең үзара тәэсир итешүе.

Практикум: Урында эш. рельеф һәм башка үзенчәлекләре белән аерылып торучы табигый  комплексларны ачыклау, аларга антропоген йогынтыны бәяләү

2

§81

бирем

1телд.

23.05

68

Курсны кабатлау

1

26.05

                                                                                                          Практик эшләр графигы

Практик эш

вакыт

факт

Пр.эш №1. Карта буенча нокталар арасындагы ераклыкны  градусларда һәм км. күрсәтергә.

Пр.эш №2. Материкның кырый нокталарының географик координаталарын,  Т - К, Кб - Кч озынлыгын градусларда һәм километрларда күрсәтергә. Материкның географик урынына характеристика

Пр.эш№ 3. Африканың эре  рельеф формаларын һәм файдалы казылмаларын контур картага төшерергә

Пр.эш№4. Африка белән Австралиянең географик урынын чагыштыру

Пр.эш № 5. Африка белән К. Американың  рельефының охшашлыкләры һәм аерымлыкларын билгеләү

Пр.эш № 6.  Африка белән К. Американың эре елга системаларынна чагыштырма тасвирлама төзе

Пр.эш № 7. К. Американың бер иленең табигатен, халкын, халкының хуҗалык эшчәнлеген тасвирла

Пр. эш № 8. Материкның бер климат поясында ятучы  аерым территорияләрнең климатын чагыштыру.

Пр. эш № 9. Материкның бер иле буйлап туристик сәяхәт маршруты проекты эшлә(картосхема, ланшафт һәм башка тавирламалар)

Пр эш № 10. Евразия белән Т. Американың

климатын чагыштыру. Кешенең тормышына һәм хуҗалык эшчәнлегенә климат шартларының  йогынтысын бәяләү

Пр.эш № 11.

40 т.к. буенча Евразия белән Т. Американың табигый зоналарын чагыштыру. Табигый зоналар чиратлашуында охшаш һәм аерымлыкның сәбәбен ачыклау

Пр.эш № 12.  Европаның бер иленең табигатен, халкын, халкының хуҗалык эшчәнлеген тасвирлау.

Пр.эш № 13. Азиянең бер иленең табигатен, халкын, халкының хуҗалык эшчәнлеген тасвирлау.

Өстәмә әдәбият:

1. За страницами учебника географии, М. Дрофа. 2005

2.  Г.Н.Элькин, География 7 кл  поурочные планы, Санкт-Петербург изд. ”Паритет” 2001.

3. П.М.Юрков, Географические диктанты 6-8 кл., М. “Просвещение”1984.

4. Сост.Н.П.Смирнова, А.А.Шибанова, По материкам и странам,  М. ”Просвещение”1974.

5. Л.Н.Кортель, Дидактические материалы по физической географии. 7  кл.

М. ”Просвещение”1987.

6. Н.Н. Кондратюк, Дидактические материалы по географи, М. “Творческий центр” 2003.

7. В.И. Сиротин, Практические работы по географии. 6-10 классы, М. “Аркти” 2000.

8. сост. Н.А. Касаткина Занимателҗные материалы к урокам. Волгоград изд. “Учитель-АСТ” 2003.

9. М.С.Голицын. Я познаю мир. Сокровища Земли. М. «Астрель» 2001.

10. В.А.Маркин. Я познаю мир. География. М. «Астрель» 2001.

11. Р.Х.Хабибуллин, Дидактические задания по географи 7 кл,  М. изд.”Экзамен” 2005 

Интернет-ресурсы

http: //www.gao.spb.ru/russian

http: //www.fmm.ru

http: //www.mchs.gov.ru

http: //www.national-geographic.ru

http: //www.nature.com

http: //www.ocean.ru

http: //www.pogoda.ru

http: //www.sgm.ru/rus

http: //www.unknowplanet.ru

http: //www.weather.com


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по географии «География. Начальный курс.6 класс» УМК: География. Начальный курс.6 класс. Герасимова Т.П

Рабочая программа  рассчитана на 2 часа в неделю. При 35 учебных неделях общее количество составляет  70 часов.Реализация учебной программы обеспечивается учебникомТ.П.Герасимова. География....

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по географии «География. Россия. Природа и население. 8 класс» «География России. Хозяйство и географические районы. 9 класс» УМК: География. Россия. Природа и население. География России. Хозяйство и

Рабочая программа рассчитана на  70часов по 2часа в неделю в 8 классе и 70часов по 2часа в неделю в 9 классе. Реализация учебной программы обеспечивается учебниками А.И. Алексеев, В,А.Низовц...

ФГОС. Рабочая программа по географии, 5 класс. Разработана на основе программы География: программа: 5-9 классы /[А.А. Летягин, И.В. Душина, В.Б. Пятунин, Е.А.Таможняя]. – М.: Вентана – Граф, 2012.

ФГОС. Рабочая программа по географии, 5 класс. Разработана на основе программы   География: программа: 5-9 классы/(А.А. Летягин, И.В. Душина, В.Б. Пятунин, Е.А. Таможняя).- М.: Вентана-Граф, 2012...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПРЕДМЕТ ГЕОГРАФИЯ КЛАСС 6

В соответствии с ФГОС, на основе Фундаментального ядра содержания общего образования и требований к его результатам традиционный курс 5-6  классов входит в первый блок базового содержания дисципл...

Рабочая программа по географии для 6-го класса к учебнику "География. Землеведение" 5 - 6 классы О. А. Климанова, В.В. Климанов, Э.В. Ким и др.; под ред. О.А. Климановой. – М.: Дрофа, 2019."География. Землеведение. 5-6 классы" ФГОС".

Рабочая программа по географии для 6-го класса к учебнику "География. Землеведение"5-6 классы О.А.Климанова, В.В.Климанов, Э.В. Ким и др.; под ред. О.А.Климановой. - М.; Дрофа 2019 г....

Рабочая программа по географии. Класс: 6,7

Рабочая программа по географии. Класс: 6,7...