КВН "Сүз төркемнәре"
методическая разработка по теме

Сыйныфтан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syynyftan_tysh_chara.doc83 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныфтан тыш чара.(3 нче сыйныфлар өчен.)

К В Н .Сүз төркемнәре.

Максат: 1.Исем ,сыйфат,фигыль турында укучыларның белемнәрен арттыру.

                2.Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

                3.Сүзлек байлыгын арттыру.

Исәнмесез кадерле укытучылар!

Исәнмесез кадерле укучылар!

КВН барышында да

Булгалый төрле хәлләр,

Ләкин инде үпкәләшмик

Җиңелсә берегез әгәр

Хәзер бара КВН,

Гаҗәп кызыклы уен

Командалар ярыша,

Менә булыр тамаша.

Укучыларның өй эшләре. Жюри.

1)    1әр шигырь ,1әр җыр.

2)    Тиешле хәрефләрне куеп язарга.

  Й.кы , к.ше , й.лдыз , й.рәк , к.зге , к.яш ,б.лыт ,орл.к ,торм.ш ,зә.гәр

3)       Кем?                     Нәрсә?    сорауларына җавап бирә торган сүзләр язарга.

4) Табышмакларның җавапларын табарга.

     1 нче команда.

Утта янмый суда батмый(боз)

Сабан туенда узыша ,

Колхозына булыша

Утырдым исә биленә

Илтә кирәк җиремә(ат)

Озын,яшел –түтәлдә,

Сары,тозлы кисмәктә(кыяр)

    2 нче команда.

Ишектән керә,түргә менеп утыра(суык)

Кош түгел ,оча

Ябалактан курка,

Чикләвек ярата,

Сызгырса ,урманны яңгырата(тиен)

Кечкенә генә сары карт,

Кигән туны тугыз кат(суган)

5) Командирларга бирем.

Чәчәкләргә язылган сүзләрне килешләр белән төрләндерергә.

6)Сүзнең башын ахырын табарга.

. алка.            .уга.

1 нче команда.

7)Бу юллар нинди әкияттән?

-Качма! Качма! Тукта, тукта!

И,карак!Ник аласың син аны,

Ул бит минем алтын тарак!(Г.Тукай. ,,Су анасы,,)

2 нче команда.

-Кысты,кысты.Бармагымны Былтыр кысты.Бик авырта бармагым.(Г.Тукай.,,Шүрәле,,)

8) Сыйфатларны табарга.

1 нче команда.

а) Җылы, кояшлы көннәр башланды.

ә)Кызу ,кояшлы көн иде.

б)Алтын көз җитте.

2 нче команда.

а)Җиргә сары яфраклар коела.

ә)Көчле җилләр искәли.

б)Йомшак кар ява.

9)Хәрефләрдән сүзләр җыярга.

Әкиятләр.           Табышмак.

10)Югалган иҗекләрне табарга.

1нче команда.

Мич почмагын сөзә-сөзә,

Авыртуга түзә-түзә,

Ак маңгаен бәрә-бәрә,

Үсә безнең бөдрә бә-рән

2нче команда.

Табыныгыз ай-яй-яй-бай

Катык та сөт,каймак май

Бөтенесе кунак сые!

Рәхмәт инде сиңа сы-ер

11) Ба иҗегенә сүзләр ясагыз!   Са иҗегенә сүзләр ясагыз!

        Ба-ра  h.б                                          Са-на h.б

12)Берәр малайны киендерергә ,сыйфатлар әйтергә.(1нче команда)

      Берәр малайны киендерергә ,фигыльләр әйтергә.(2 нче команда)

13)Кем күбрәк сүз ясый?

     Матурлык.(матур,кар h.б)                                     Болыннарда.(бал,бала h.б)

14)Кушымчаларны өстәп язарга.

     Мин уйный-м                                Без уйный-быз

     Син уйныйсы-ң                        Сез уйный-сыз

     Ул уй-ный                                Алар уйный-лар

Жюри сүз ала.

     

                                                           

                 

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Фигыль+ала конструкциясен өйрәнү. Рус төркемнәре өчен.

Фигыль+ала конструкциясен өйрәнү. Рус төркемнәре өчен....

Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.

Класс: 5 класс (РМРБ)Тема:  Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес  тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

6 нчы сыйныфларның рус төркемнәре өчен контроль биремнәр ( 1-4 нче чирек)

Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе – ул укучыларның белемен контрольгә алу. Билгеле булганча, контроль укыту процессын регулярлаштыра, ягъни, укытучы к...

Дәрес план-конспекты: "Сүз төркемнәре. Сүз төркемнәре турында төшенчә".

2 сыйныф өчен дәрес план-конспектын тәкъдим итәм....

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....