Татар әдәбиятыннан эш программасы.
рабочая программа (9 класс) по теме
9 нчы сыйныф өчен (татар сыйныфы) татар әдәбиятыннан эш программасы.( А.Яхин дәреслеге буенча )
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 209 КБ |
Предварительный просмотр:
II АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:
- Татар теленнән гомуми төп белем бирү мәктәбенең дәүләт стандарты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008, (“Белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартларын раслау турында боерык” №499 4 нче март 2009 ел)
2. Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә альтернатив дәреслекләрдән әдәбият укыту программасы, 5-11нче сыйныфлар ( А.Яхин ), Казан , “Мәгариф” нәшрияты, 2008
9 нчы татар сыйныфында укучы балаларга татар әдәбияты укытуның максатлары
- матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү;
- төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне җиткерү һәм кулланырга күнектерү;
- дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт тәрбияләү;
- матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;
- укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
Уку елы башында 9 нчы сыйныф укучылары белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:
- әдәби әсәрнең темасын, төп фикер – идеясен билгеләү;
- әдәби әсәр героена характеристика бирү;
- эпик әсәрнең бер өлешен образлы сөйләү;
- шигырьне яттан белү яки прозадан өзекне яттан сөйләү;
- әсәрнең сәнгать күренеше икәнлеген аңлата алу;
- бер яки берничә әсәр геройларын чагыштырып, уртак һәм үзенчәлекле якларын табу;
- төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
- әсәрдә сюжет элементларын аера, композициясен, тел – сурәтләү чараларын күрсәтә, аңлата белү.
Уку елы ахырында 9 нчы сыйныф укучылары үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр:
- татар әдәбиятындагы аерым язучылар ижаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;
- текстларны төрле яклап (тулысынча, сюжет-композиция бирелеше ягыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел-стиль ноктасыннан) анализлый һәм шәрехли алырга;
- әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;
- әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция; конфликт, аның төрләре, сәбәпләре; махсус тел - сурәтләү чаралары турында белергә;
- язучы иҗатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә:
- әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми күзаллау булырга;
- әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм дәлилле итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш;
- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм ижади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;
- әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;
- шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
- план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән изложенне язу;
- сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
- фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәләрне тану;
- әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;
- төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
- әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу.
Педагогик технологияләр, укыту чаралары (укытуның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан кулланыла торган электрон кулланмалар):
- XX гасыр башы татар әдәбияты (мультимедияле программа)
- Г.Тукай иҗаты (интерактив китап)
- “Халкым мирасы” коллекциясе (мультимедияле программа)
- Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар)
- Болгар буенча сәяхәт (ЦОР)
- Тукай исемле йолдыз (ЦОР)
- Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары (ЦОР)
- “Казаным – сихри башкалам” темасына презентация
- Гасырларда калыр батырлык. М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты (мультимедияле программа)
- Г.Тукай иҗаты (интерактив китап)
- Мифтахетдин Акмулланың тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация
- Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация
- Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация
- Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация
- Г.Камалның “Банкрот” спектакле
- Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация
- М.Фәйзинең “Галиябану” спектакле
- Кол Гали “Кыйссаи Йосыф ” (презентация)
- Борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты (мультимедияле программа)
- Г.Кандалый иҗаты ( презентация)
- К.Насыйри хезмәтләрендә тәрбия мәсьәләсе ( презентация )
- “Идегәй” дастанын өйрәнү буенча презентация
III Укыту-тематик планлаштыру
Татар әдәбиятыннан укыту-тематик планлаштыру
Сыйныф - 9
Сәгатьләр саны:
Барлыгы - 68 сәгать, атнага -2сәгать
Планлаштырылган контроль эшләр - 3 , сочинение - 3 , иҗади эш - 7
УМК
- Яхин А.Г. Әдәбият: Татар урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек.-Яңадан эшләнгән 3 нче басма.- Казан, “Мәгариф”, 2007.
- 9 нчы сыйныфта әдәбият дәресләре: Укытучылар өчен методик кулланма”, А.Г.Яхин. - Казан, “Мәгариф” нәшрияты .
Тематик план
№ | Дәрес темасы | Сәг. са-ны | Дәрес тибы | Уку-укыту эшчәнлеге-нең төрләре | Кон- троль төре | Материалны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр | Өй эше | Үткәрү вакыты | Искәр-мә | |
План | Факт | |||||||||
1 | Борынгы чор татар әдәбияты Кереш. Әдәбият тарихын өйрәнү принциплары. | 1 | Кереш дәрес | Кереш-әңгәмә, уку, сорауларга җавап бирү | Әдәбият тарихын өйрәнү принциплары, чордан чорга күчүче идеаль сыйфатлар: идеал, идеалга ирешү чарасы, идеаль герой, стиль турында мәгълүматлы булу. | 13 б., сорауларга җавап | 5.09 | |||
2 | Бөек Болгар дәүләте. | 1 | Дәрес-лекция | Укытучы аңлатуы, уку, сорауларга җавап бирү | Бу чор әдәбиятының үзенчәлеген белү. | “Кыйссаи Йосыф” әсәрен укырга, эчтәлек | 7.09 | |||
3 | Кол Гали. “Кыйссаи Йосыф” китабы. | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу | Сорау-ларга җа вапны бәяләү | Дәүләтнең оешкан, ныгыган еллары белән әсәрнең идеясе арасындагы бәйләнешне табарга әзерлек. | 48б., 1-6 биремнәргә җавап әзерләргә | 12.09 | ||
4 | Йосыф кыйссасының фәлсәфәсе. | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Укытучы сүзе, фикер алышу, әсәргә анализ ясау | Охшаш вакыйгаларны таба белү. | 51-52б., 10-14 биремнәргә җавап. | 14.09 | |||
5 | Йосыф кыйссасының төзелеше. | 1 | Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе | Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш | Кыйсса фәлсәфәсен табу. | 52-54б., 15-18 биремнәргә җавап. | 19.09 | |||
6 | Йосыф кыйссасының фәлсәфәсе. Матурлык. | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу | Язма сөйләм-не бәяләү | Әсәрдәге матурлыкны таба һәм күрә белү. Әдипләрнең әсәр төзелеше итеп Коръән төзелешен алуы турында мәгълүматлы булу | Йосыфка характеристика язарга. | 21.09 | ||
7 | Йосыф кыйссасының чыганаклары, фәлсәфәсе, стиле. | 1 | Теорияне өйрәнү | Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш | ”Йосыф кыйссасы” ның борынгы әдәбият үзенчәлекләрен, ягъни башка әсәрләрнең уртак якларын туплаган иң күркәм, камил әсәр булуын нәтиҗә ясау. | 54-56б., укырга, конспект. | 26.09 | |||
8 | Иҗади эш. Геройларга бәя бирү.
| 1 | Сөйләм телен үстерү | Уку,хр. таблица төзү, сорауларга җавап бирү | Иҗади эш | Фикерләү сәләтләрен үстерү | Тестка әзерләнергә. | 28.09 | ||
9 | 14нче гасырдагы тарихи шартлар. | 1 | Катнаш дәрес | Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу | Тест | Борынгы әдәбиятның үз эчендәге бәйләнешләрен һәм үсешен белү. Мәхмүд Болгариның “Нәһҗел- фәрадис”, Хисям Кятибнең “Җөмҗөмә солтан”, “Сәйф Сараиның “Гөлстан бит-төрки” әсәрләре. Урта гасырда иҗат ителгән әсәрләрнең уртак идеясен табу. | “Идегәй”не укырга, эчтәлек. | 3.10 | ||
10 | XIV-XV гасырларда иҗат ителгән әсәрләр “Идегәй” дастанының төзелеше. | 1 | Теорияне өйрәнү | Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу | Эчтәлек | Дастан төшенчәсенә аңлатманы белү . “Идегәй” дастанының төзелешен табу. | 108-110б., биремнәргә җавап, телдән | 5.10 | ||
11 | “Идегәй” дастанында автор интонациясе. | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Кереш-әңгәмә, уку, сорауларга җавап бирү | Автор интонациясен һәм интонация аша автор бәясен табу. Дастанга анализ ясый белү. | 112-113б., укырга, конспект | 10.10 | |||
12 | Дастанның фәлсәфәсе. Яманлык белән яхшылык мөнәсәбәтен өйрәнү. | 1 | Катнаш дәрес | Әсәрләрне уку, сорауларга җавап бирү | Дастанның фәлсәфәсен табу: яманлык белән яхшылык мөнәсәбәтен өйрәнү. | 111б., 15-17 биремнәр, сорауларга җавап | 12.10 | |||
13 | Иҗади эш. Персонажларга бәя . | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу | Иҗади эш | Дастан вакыйгаларына автор бәясен аңлау. Дастанның татар әдәбияты үсешенә йогынтысын аңлата алу. | 114б., укырга, сөйләргә | 17.10 | ||
14 | Дастандагы матурлык. “Җик Мәргән “ дастаны. | 1 | Яңа материал ны өйрәнү | Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш | Тест | Әсәрдәге матурлыкны табу.Дәрәҗә саклау, горурлык турында үз фикерләрен булдыру. | 115б., “Җик Мәргән” дастанын укырга, эчтәлек | 19.10 | ||
15 | Әдәбиятка дастан алып кергән эчтәлек. Горурлык. | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү | Әдәби чор эчендәге әсәрләр арасындагы бәйләнешне табу, дастанның “ Идегәй” дастаны белән уртак темаларын,төп геройларының уртак язмышларын табу. | 119-120б., укырга, сөйләргә. | 24.10 | |||
16 | Әдәбиятның борынгы чорына йомгак.Легенда-лар. | 1 | Иҗади эш | Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш | Иҗади эш | Әдәбиятның борынгы чорына йомгак ясау.Әдәбият эчтәлеген тарихи вакыйгалар белән аңлата алу . Укучыларда милли горурлык хисе тәрбияләү. | Үткүннәрне кабатларга, контроль эшкә әзерләнергә | 26.10 | ||
17 | Контроль эш.Борынгы чор татар әдәбияты һәм XIV-XV гасырларда иҗат ителгән әсәрләр. | 1 | Белем һәм күнекмәләрне тикшерү дәресе | Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү | Кон-троль эш | Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү. | 121-122б., укырга, сөйләргә | 31.10 | ||
18 | Урта гасыр татар әдәбияты Борынгы әдәбият чорындагы эчке үзгәрешләр. | 1 | Кереш дәрес | Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу | Сорау-ларга җавап | Әдәбиятның җәмгыять мәнфәгатьләре белән яшәвен аңлау. | М.Колый хикмәтләрен укырга, биремнәргә җавап | 2.11 | ||
19 | Мәүла Колый иҗаты. | 1 | Дәрес-лекция | Уку,фикер алышу, әсәргә анализ ясау | Мәүла Колыйның иҗаты турында мәгълүматлы булу. | Утыз Имәни шигырьләрен укырга, биремнәргә җавап | 14.11 | |||
20 | Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Дәрес-лекция | Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу | Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу. | 128б.,”Йомгак”өлешен укырга, сөйләргә | 16.11 | |||
21 | МәгърифәтчелекМуса Акъегет иҗаты. | 1 | Дәрес-лекция | Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу | Кисем | Мәгърифәтчелек төшенчәсенә аңлатма бирә белү. Муса Акъегетнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу. | “Хисаметдин менла”ның эчтәлеген сөйләргә, 142б., 1-4 биремнәр | 21.11 | ||
22 | Каюм Насыйри иҗатында мәгърифәтчелек идеясе. | 1 | Катнаш дәрес | Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш | Мәгърифәтчелек юнәлешләрен белү. Каюм Насыйри иҗатында мәгърифәтчелек идеясен билгеләү. | 148б., сорауларга җавап язарга | 23.11 | |||
23 | Габделҗаббар Кандалый иҗатында мәгърифәтчелек идеясе. | 1 | Дәрес-лекция | Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу | Поэма жанрының билгеләмәсен искә төшерү. Бу жанр әсәрләренә анализ ясый белү. Лирик герой хисенең сәбәбен, дәрәҗәсен табу. | 149б., “Сәхип җамалга”поэмасын укырга, сорауларга җавап | 28.11 | |||
24 | Г.Кандалый”Сә-хипҗамалга”. | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Кереш-әңгәмә, уку, сорауларга җавап бирү | Әсәргә анализ | “Сәхипҗамалга” поэмасының үзенчәлеген табу. Кандалыйның мәхәббәткә багышланган башка шигырьләрен белү. | 157б., “Мәкәрҗә бәете”н укырга, 1-3 биремнәргә җавап. | 30.11 | ||
25 | Мәгьрифәтчелек әдәбиятының үзенчәлеге. | 1 | Катнаш дәрес | Уку, сорауларга җавап бирү | Мәгьрифәтчелек әдәбиятының үзенчәлеге белү. | 164б., 7 нче сорауга җавап язарга | 5.12 | |||
26 | “Мәкәрҗә” бәетенең үзенчәлеге. | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу | Әсәргә анализ ясый белү. | 165б., “Помада мәсьәләсе”н укырга, эчтәлек | 7.12 | |||
27 | Әдәбиятта милләт темасы. | 1 | Яңа материал ны өйрәнү | Укытучы сүзе, фикер алышу, әсәргә анализ ясау | Комедия жанрына кергән әсәрләргә анализ ясау үзенчәлеген белү. | 191б., “Әсәргә анализ”ны укырга, конспект | 12.12 | |||
28 | Идрис Багданов. “Помада мәсьәләсе”. | 1 | Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе | Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу | Идрис Багданов. “Помада мәсьәләсе”н анализлый белү. | Геройларга бәя бирергә | 14.12 | |||
29 | Иҗади эш. Персонажларга бәя бирү. | 1 | Бәйләнеш ле сөйләм үстерү | Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш | Иҗади эш | Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү. | 195б., “Йомгак”ны укырга, кабатларга. | 19.12 | ||
30 | Контроль эш.Урта гасыр әдәбияты. XIX йөз әдәбиятының үзенчәлеге. | 1 | Белем һәм күнекмәләрне тикшерү дәресе | Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу | Кон-троль эш | Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү. | 198б., укырга, сөйләргә | 21.12 | ||
31 | XX йөз башы татар әдәбияты XX йөз башы татар әдәбияты. Г. Тукайның тормыш юлы. | 1 | Катнаш дәрес | Уку, сорауларга җавап бирү | Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында белү. | “Дустларга бер сүз”, “Иттифак хакында”, “Пар ат” шигырьләрен укырга, сорауларга җавап | 26.12 | |||
32 | Г.Тукай.Шагыйрьнең башлангыч чор иҗаты. | 1 | Катнаш дәрес | Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу | Шигырьләренә анализ ясый белү.
| 205б., “Пар ат”шигырен ятларга | 11.01 | |||
33 | Г.Тукайның башлангыч чор иҗаты. Дөньяга карашы. | 1 | Яңа материалны өйрәнү | Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу | Яттан сөйләү | Шигырьләренә анализ ясый алу. | “Көз”, “Государственная думага”, “Казан вә Казан арты” шигырьләрен укырга, биремнәр | 13.01 | ||
34 | “Көз”, “Государственная думага”,“Казан вә Казан арты” шигырьләре. | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу | Шигырьләренә анализ ясау. | 211б., “Өзелгән өмид”не укырга, биремнәр | 14.01 | |||
35 | Шагыйрьнең соңгы елларындагы эчке дөньясы. | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Кереш-әңгәмә, уку, сорауларга җавап бирү | Тест | Шигырьләренә анализ Ясау. | “Сөбханалла, сөбханалла” шигырен анализларга | 18.01 | ||
36 | Габдулла Тукай ирониясе | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Кереш-әңгәмә, уку, сорауларга җавап бирү | Шигырьләренә анализ Ясау. | “Егет илә кыз”, “Йокы” ны укырга, биремнәргә җавап | 21.01 | |||
37 | Габдулла Тукай юморы | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Укытучы аңлатуы, уку, сорауларга җавап бирү | Шигырьләренә анализ ясау. | “Китмибез” шигырен укырга, биремнәр | 25.01 | |||
38 | Габдулла Тукайның сатирик шигырьләре | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу | Шагыйрьнең сатирасын аңлау. | 217б., “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” поэмасын укырга, сөйләргә | 28.01 | |||
39 | “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш”поэма-сын анализлау. | 1 | Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе | Укытучы сүзе, фикер алышу, әсәргә анализ ясау | “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” поэмасына анализ ясый белү. | 232-234б., укырга. конспект, сөйләргә | 1.02 | |||
40 | Язучы иҗатының бөтенлеге. | 1 | Йомгаклау дәресе | Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш | Габдулла Тукай әсәрләренең уртак темасы, милләтнең артталыгына борчылу хисе һәм милләтне ирекле, чәчәк атучы милләт итеп күрәсе килү идеясен аңлата белү | 234б., “Йомгак” өлешен укырга, конспект | 4.02 | |||
41 | Тукай иҗаты буенча сочинение язу. “Күңелем Тукай белән сөйләшә”. | 1 | Сөйләм үстерү дәресе | Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу | Сочи-нение | Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. | 238б., Гаяз Исхакый турында укырга, сөйләргә; 2) реферат | 8.02 | ||
42 | Гаяз Исхакый -ның тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Дәрес-лекция | Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш | Гаяз Исхакый ның тормыш юлы һәм иҗатын күзаллау. | 239б., “Кәҗүл читек” хикәясен укырга, эчтәлек | 11.02 | |||
43 | Гаяз Исхакый. “Кәҗүл читек”хикәясе. | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу | “Кәҗүл читек” әсәрен анализлау.Әсәрдәге вакыйгаларның уртак якларын таба, гомумиләштерә белү. | 246-248б., укырга. биремнәргә җавап | 15.02 | |||
44 | “Кәҗүл читек” хикәясенең эчтәлеген табу. | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу | “Кәҗүл читек” әсәрен анализлау.Әсәрдәге вакыйгаларның уртак якларын табу, гомумиләштерү. | Геройларга характеристика язарга | 18.02 | |||
45 | Хикәя төзелеше. Мөстәкыйль эш. | 1 | Сөйләм үстерү дәресе | Кереш-әңгәмә, уку, сорауларга җавап бирү | Мөстә-кыйль эш | Хикәя төзелеше логикасыннан чыгып, укучыларны иҗади уйларга өйрәтү. | “Кияү”хикәя-сен укырга, эчтәлек | 22.02 | ||
46 | Гаяз Исхакый -ның “ Кияү” хикәясе. | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Укытучы аңлатуы, уку, сорауларга җавап бирү | Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатын күзаллау. | 262б., 1нче сорауга җавап, язмача | 25.02 | |||
47 | Гаяз Исхакый -ның “ Кияү” хикәясен анализлау. | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу | Әдип тәнкыйть иткән кире типларның уртак сыйфатларын күз алдында тотып, идеалын табарга өйрәнү. | 262б., 2-4 сорауларга җавап. | 2.03 | |||
48 | Иҗади эш. Әсәр персонажларына бәя бирү. | 1 | Сөйләм үстерү дәресе | Укытучы сүзе, фикер алышу, әсәргә анализ ясау | Иҗади эш | Бәйләнешле сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү. | “Җәмгыять” комедиясен укырга, сөйләргә” | 3.03 | ||
49 | Г.Исхакый. “Җәм-гыять”комедиясе. | 1 | Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе | Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш | Әдип тәнкыйть иткән кире типларның уртак сыйфатларын күз алдында тотып, идеалын табарга өйрәнү. | 274б., 1-5 биремнәргә җавап | 7.03 | |||
50 | Үз-үзеңне генә ярату фаҗигасе. | 1 | Сөйләм үстерү дәресе | Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу | Әдип тәнкыйть иткән кире типларның уртак сыйфатларын күз алдында тотып, идеалын табарга өйрәнү. | 275б., “Йомгак”ны укырга, сөйләргә | 10.03 | |||
51 | Иҗади эш. Үз-үзеңне ярату сыйфатына бәя бирү. | 1 | Сөйләм үстерү дәресе | Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш | Иҗади эш | Үз-үзеңне ярату сыйфатына бәя бирү, үз фикереңне әйтә белү. | Инша язарга материал тупларга | 14.03 | ||
52 | Б.с.үст.Сочинение язу. Гаяз Исхакый идеалы. | 1 | Сөйләм үстерү дәресе | Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу | Сочи-нение | Бәйләнешле сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү. | 278-281б., укырга , сорауларга җавап | 17.03 | ||
53 | Дәрдмәнднең тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Кереш дәрес | Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш | Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу.
| Дәрдмәнд шигырьләрен укырга | 21.03 | |||
54 | Дәрдмәнд иҗаты.Дәрдмәнд шигырьләренә анализ. | 1 | Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе | Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу | Шигырьләрдә фәлсәфи уйлануларны сөйли белү. | “Кораб”шигы-рен ятларга | 4.04 | |||
55 | Дәрдемәнд әсәрләрендәге фәлсәфә һәм лирика. | 1 | Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе | Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш | Лирик геройның яңа хисләре һәм хәтер хисләре турында сөйли алу. | 292-293б., укырга, конспект | 7.04 | |||
56 | Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Кереш дәрес | Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу | Г. Камалның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгүлүматлы булу. | “Банкрот”комедиясен укырга, эчтәлек | 11.04 | |||
57 | Г.Камалның “Банкрот”комедиясе | 1 | Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе | Уку, сорауларга җавап бирү | Сатирик әсәрләргә анализ ясау гамәлен искә төшерү. Шул гамәлдән файдаланып әсәрне анализлый белү. | 313б., сорауларга җавап | 14.04 | |||
58 | Г.Камалның “Банкрот”комедиясен анализлау. | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу | Әсәргә анализ | Сатирик әсәрләргә анализ ясау гамәлен искә төшерү. Шул гамәлдән файдаланып әсәрне анализлый белү. | 313б., укырга, сөйләргә | 18.04 | ||
59 | Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Кереш дәрес | Фикер алышу, әсәргә анализ ясау | М. Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгүлүматлы булу. | “Галиябану”драмасын укырга, эчтәлек | 21.04 | |||
60 | Мирхәйдәр Фәйзи. Галиябану. | 1 | Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе | Кереш-әңгәмә, уку, сорауларга җавап бирү | Әсәргә анализ | Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлеген искә төшерү. | 344б., йомгакны укырга | 25.04 | ||
61 | Иҗади эш. “Галиябану” драмасында кеше холкы. | 1 | Әдәби әсәрне анализлау дәресе | Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш | Иҗади эш. | Персонажларга бәя бирү | Сочинение өчен материал тупларга | 28.04 | ||
62 | “Галиябану”драмасы буенча сочинение. | 1 | Сөйләм телен үстерү | Сочинение язу | Сочи-нение | Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. | 349б., укырга, конспект | 2.05 | ||
63 | Әдәби чорларга бәя һәм чорлар арасындагы бәйләнеш. | 1 | Йомгаклау дәресе | Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу | Әдәби чорларга бәя бирү һәм чорлар арасындагы бәйләнешне сөйли белү | 352-353б., укырга, анализларга | 5.05 | |||
64 | Үтелгән темалар буенча контроль эш. | 1 | Белем һәм күнекмәләрне тикше-рү дәресе | Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу | Кон-троль эш | Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү. | Контроль эшкә әзерләнергә | 12.05 | ||
65 | Хаталар өстендә эш. | 1 | Кабатлау һәм ныгыту дәресе | Сорауларга җавап, мөстәкыйль эш | Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү. | Имтиханга әзерләнергә | 16.05 | |||
66-67 | Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. | 1 | Кабатлау һәм ныгыту дәресе | Сорауларга җавап, мөстәкыйль эш | Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү. | Имтиханга әзерләнергә | 19.05 23.05 | |||
68 | Йомгаклау | 1 | Йомгаклау | Имтиханга әзерләнергә |
КУШЫМТА №1
Сочинение бәяләү нормалары
№ | Эшнең эчтәлеге һәм теле | Грамоталылыгы | Билге |
1 | Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк;план (яки плансыз) эзлекле язылган;теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган | 1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар | “5”ле куела |
2 | Язманың эчтәлеге темага туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелелегендә артык әһәмияте булмаган бозу сизелә;тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган | 2 орфографик,1 пунктуацион (яки1 грамматик) хата бар | “4”ле куела |
3 | Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; телнең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән. | 3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар | “3”ле куела |
4 | Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк. | Орфографик хаталарның саны 3тән, пунктуацион хаталарның саны 2дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык | “2”ле куела |
5 | Төгәлсезлекләр билгесе “2”ле кую нормасыннан артып китә. | Төгәлсезлекләр “2”ле кую нормасыннан артып китә. | “1”ле билгесе куела |
КУШЫМТА №2
КИМнар
1. Ф.Ә.Гайфуллина. Әдәбият дәресләрендә.- Казан: Яңалиф нәшрияты,2006. Тестлар.
- 19нчы йөз татар әдәбияты
- 20нче йөз татар әдәбияты
- 40-80 нче еллар татар әдәбияты
- Язучылар иҗаты буенча
- “Әдәбият белеменә кереш курсы” буенча
2. Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. XX гасыр башы : лекцияләр, гамәли дәресләр, тестлар. Югары уку йорты өчен уку
әсбабы. – Казан, “Мәгариф”, 2007
3. Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест.
4. Урта гасыр әдәбияты буенча тест.
5. Алтын Урда чоры әдәбияты һәм мәдәнияте буенча тест.
КУШЫМТА №3
Укытучылар һәм укучылар өчен әдәбият исемлеге
- Заһидуллина Д.Ф. “Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы” – Казан: “Мәгариф”, 2004
- Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева “ Әдәби әсәргә анализ ясау” Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005
- Заһидуллина Д.Ф., Әминева В.Р., Ибраһимов М.И. “Әдәби әсәр: Өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз”– Казан: “Мәгариф”, 2007
- Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек (татар әдәбияты). – Казан: РИЦ “Школа”, 2004
- “Хәзерге татар әдәбияты “ Төз.: Р.Г.Закирова, Л.Ә.Гыйззәтуллина. – Казан: “Мәгариф”, 2008
- Заһидуллина Д.Ф. “Татар әдәбияты: Теория.Тарих” – Казан: “Мәгариф”, 2004
- “Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.”– Казан: “Мәгариф”, 2007
- Гыймадиева Н.Г. “ Дәрестә һәм дәрестән соң” – Казан: “Яңалиф”, 2004
- Трофимова С.М. “Татар теле һәм әдәбияты укытучысына” – Казан: “Яңалиф”,2005
- Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г. “ 5-11 нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр”– Казан: “Мәгариф”, 2000
- Каюмова Г.Ф. “Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән.” – Казан: “Яңалиф”, 2003
- Ганиева Ф., Яруллина Р., Саттарова А. “Татар драматурглары: биобиблиографик белешмәлек” – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007
- Галиуллин Т.Н., Йосыпова Н.М. “Татар шигърияте: 1960 – 1980 еллар” – Казан: “Мәгариф”, 2007
- Галиуллин Т.Н., Гафиятуллина Н.М. “Татар шигърияте: 1980 – 2000 еллар” – Казан: “Мәгариф”, 2003
- Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. “Татар балалар әдәбияты” – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003
- И.Х.Хәлиуллин “Теләче йолдызлыгы” - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006
- В.З.Гарифуллин, Г.Г.Миңнекаева “ Мәктәбем – гомер бишегем” - Казан: Ихлас, 2011
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
7 нче класс өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ ...
8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы
Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән....
![](/sites/default/files/pictures/2012/03/26/picture-70890.jpg)
11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.
11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....
7 нче класс өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
А.Г.Яхин программасы буенча....
![](/sites/default/files/pictures/2012/10/31/picture-122271-1351676244.jpg)
татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...
![](/sites/default/files/pictures/2016/02/18/picture-756169-1455812089.jpg)
ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН 2015 - 2016 нче уку елына ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Татар әдәбиятыннан эш программасы...
![](/sites/default/files/pictures/2016/10/28/picture-838627-1477637031.jpg)
Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)
Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...