7 нче класс өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
календарно-тематическое планирование (7 класс) по теме

А.Г.Яхин программасы буенча.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2011-2012_nche_uku_ely_7_kl._t._dbiyaty.doc223 КБ

Предварительный просмотр:

7 нче класс өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар әдәбиятыннан гомуми  белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
  5. Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә альтернатив дәреслекләрдән әдәбият укыту программасы (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел (Төзүче: Яхин А.Г.).

Дәреслек: Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек / Яхин А.Г.– Казан: Мәгариф, 2006.

Эш программасы структурасы

        Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, “укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

  1. татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларының иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрне өйрәнү, үзләштерү;
  2. иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен күтәрү;
  3. укучыда кызыксыну хисе уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк-омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү.

        Укыту планында 7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелгән. Программада 70 сәгать түбәндәгечә бүленгән: әдәби төрләр, жанрлар – 25 сәгать; язучы иҗаты – 35 сәгать; кабатлау – 2 сәгать; иҗади эшләр, мөстәкыйль эшләр, сочинение язу – 8 сәгать.  Укытучы төзегән эш программасында язучы иҗатын өйрәнүгә бирелгән 35 сәгатьнең 2 сәгате класстан тыш укуга, 2 сәгате контроль эшкә;  иҗади эшләр, мөстәкыйль эшләр, сочинение язуга бирелгән 8 сәгатьнең 1 сәгате йомгаклау дәресенә алынды.

         Шулай итеп, класстагы укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен исәпкә алып, укытучы тарафыннан 70 сәгатьлек материал түбәндәгечә бүленде:

кабатлау – 2 сәгать;

         әдәби төрләр, жанрлар – 25 сәгать;      

         язучы иҗаты – 31 сәгать;

         класстан тыш уку – 2 сәгать;

         контроль эш – 2 сәгать;    

         иҗади эшләр, мөстәкыйль эшләр, сочинение язу – 7 сәгать;

         үткәннәрне гомумиләштерү, йомгаклау – 1 сәгать.

Программа эчтәлеге

Төп темалар

Сәгать

Белем һәм күнекмәләр

1

Кабатлау.

2

Алдагы классларда үткәннәрне кабатлау, әдәби төрләрнең үзенчәлекләрен искә төшереп, әсәрләргә бергәләп анализ ясау.

2

Халык иҗаты жанрлары.

Әйтемнәр һәм мәкальләр,

халык җырлары, мөнәҗәтләр, бәетләр.

5

Әйтемнәрнең һәм мәкальләрнең уртак һәм аермалы якларын ачыклау.

Халык җырларының мөнәҗәтләр һәм бәетләр белән уртак сыйфатларын, аермалы якларын ачыкларга өйрәнү.

3

Әкиятләр.

4

Көнкүреш әкиятләре. Хайваннар турындагы әкиятләр.Тылсымлы әкиятләр. Аларның уртак сыйфатларын һәм аермаларын табу.

4

Әдәби жанрлар. Мәсәлләр.

1

Мәсәлнең жанр буларак үзенчәлеген ачыклау,

аның гыйбрәтле нәтиҗәсен таба белү.

5

Хикәяләр.

7

Хикәя жанрының үзенчәлеген ачу. Хикәяләргә фәнни анализ ясарга өйрәнү. Әсәрдәге вакыйгаларны табу һәм аларның сюжетка ничек оешуын ачыклау.

6

Лирик шигырьләр.

4

Шигырьдә үзенең кичерешләре турында сөйләүче лирик геройны таба белү. Лирик герой һәм автор фикерен ачу. Шигырьне бөтенлек ясаучы чаралар: бертөрле строфалар, рифмалар, ритм, басым тәртибе, кабатлауларны табу, анализлый белү. Лирик шигырьнең үзенчәлекле эчтәлеген ачу. Эчтәлекне анализ ясап табу гамәлләрен үзләштерү.

7

Драмалар.

2

Драма төренең һәм драма жанрының аермасын табу.

 Драма әсәрләрендә лирик шигырь һәм чәчмә әсәр үзенчәлекләрен ачыклау.

8

Повестьлар.

2

Повесть жанрының хикәя һәм роман жанрлары белән уртак сыйфатларын һәм аермасын билгеләү. Әсәрдәге сюжет сызыкларын һәм алар арасындагы бәйләнешне таба белү.

9

Язучы иҗатына анализ.

Сибгат Хәким.

5

Тормыш юлын өйрәнү.Иҗатындагы төп темаларны ачыклау: сөю сагышы, сугыш еллары, илнең иминлеге. “Диңгез күзе”,  “Шигырь ничек туа?”, “Көз”, “Давыл чәчәкләре”, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә”, “Фазыл чишмәсе”шигырьләренә анализ ясау.

10

Шәехзадә Бабич.

5

Тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. Бабичның татар – башкорт язучысы булуын аңлату. “Дөньяга”, “Бәхетсез мин”, “Хәсрәт сагызы”, “Кышкы юл”, “Язгы җыр” шигырьләренә анализ ясау.

11

Шәриф Камал.

5

Тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. “Әүвәл - әүвәл заманда”, “Акчарлаклар” әсәрләрен өйрәнү, анализлау. Язучы әсәрләренең уртак сыйфатларын барлау.

“Сукбай” хикәясенә анализ ясау.

12

Фатих Әмирхан.

4

Тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. “Хәят” әсәренә анализ ясау. Әсәрдән метафораны табу һәм аңа аңлатма бирү.

13

Илдар Юзеев.

1

Шагыйрь иҗатын өйрәнү. “Тик бер тапкыр” әсәренә анализ ясау.

14

Галимҗан Ибраһимов.

4

Тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. “ Уты сүнгән җәһәннәм”, “Карт ялчы” әсәрләренә анализ бирү. Әсәрләрнең уртак якларын табу. Сюжет төзелешендәге охшашлыкларны билгеләү.

15

Галиәсгар Камал.

5

Тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү.

“Беренче театр”, “Бүләк өчен” пьесаларына анализ ясау.

 Драматург пьесаларының тема уртаклыгын ачу.

 Персонажларның охшашлыгын ачу.

16

Гәрәй Рәхим.

1

Әдип иҗатын өйрәнү. “Басмада” хикәясенә анализ ясау.

17

Татар халык иҗаты.

1

Әкиятләрнең төрен искә төшерү. Халык иҗатына бәя бирү.

“Кыш усаллыгы” әкиятенә анализ.

18

Иҗади эшләр, мөстәкыйль эшләр, сочинение.

7

 Укытучы ярдәменнән башка төрле жанрдагы әсәрләргә анализ ясау, иҗади эшләр үтәү, сочинение язу.

19

Контроль эш.

2

Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау; үз-үзеңә, иптәшләреңә

бәя бирү.

20

Класстан тыш уку.

2

Әдәби әсәргә анализ ясау.

21

Үткәннәрне гомумиләштерү, йомгаклау.

1

Ел буе үткәннәргә йомгак ясау.

Барысы –70 сәгать.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  1. тәкъдим ителгән эпик, лирик һәм драматик әсәрләрне уку һәм аларга үз мөнәсәбәтең, бәяң булу;
  2. сайлап алган әсәрнең (кыскача, тулы, аерым бүлекләренең) эчтәлеген сөйли белү;
  3. эпик әсәр буенча изложение язу;
  4. әдәби әсәрнең төрләрен аера алу;
  5. сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
  6. әдәби әсәрнең төрен, жанрын исбатлау;
  7. әдәби әсәрнең темасын, төп фикер – идеясен билгеләү;
  8. әдәби әсәр героена характеристика бирү;
  9. эпик әсәрнең бер өлешен образлы сөйләү;
  10. шигырьне яттан белү яки прозадан өзекне яттан сөйләү;
  11. әсәрнең сәнгать күренеше икәнлеген аңлата алу;
  12. бер яки берничә әсәр геройларын чагыштырып, уртак һәм үзенчәлекле якларын табу;
  13. төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
  14. әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилле итеп аңлата, исбатлый белү;
  15. әсәрдә сюжет элементларын аера, композициясен, тел-сурәтләү чараларын күрсәтә, аңлата белү;
  16. автор сөйләмен һәм персонажлар телен анализлау;
  17. әдәби әсәр буенча сочинение язу;
  18. татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;
  19. ирекле темага сочинение язу.

Укыту – методик комплекты

  1. Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә альтернатив дәреслекләрдән әдәбият укыту программасы, 5-11 нче сыйныфлар/А.Г.Яхин.- Казан: Мәгариф нәшрияты, 2008.
  2. Татар мәктәпләрендә әдәбияттан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты/Ф.Ә.Ганиева, А.Г.Яхин, Л.Г.Әминова.-Казан, 2005.
  3. Әдәбият: Татар урта гомуми белем мәкт. 7 нче с-фы өчен дәреслек-хрестоматия./А.Г.Яхин.-Казан:Мәгариф, 2006.

Өстәмә әдәбият

  1. 7 нче сыйныфта әдәбият дәресләре: Укытучылар өчен методик кулланма/А.Г.Яхин.-Казан: Мәгариф, 2007.
  2. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф, 2005.
  3. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-7 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма/Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф, 2007.

ТЕМАТИК  ПЛАН

Дәресләр саны:

барлыгы – 70 сәгать, атнага – 2 сәгать.

Сә-гать

Вакыты

Дәрес темасы

Белем

һәм

 күнекмәләр

Өйрәнелә торган материал

Контроль төре

Искәрмә

план буенча тиеш

фактта үтел-гән

1 нче чирек – 17 сәгать.

2

Кабатлау

1

1

02.09.

11

Кереш. Лирик   шигырьләргә

анализ  ясау  үзенчәлеге.

Үткән  елларда

алган  белемне  һәм  анализ  күнегүләрен

искә  төшерү.

Хәсән Туфан.  “Җанлы

кояшлар”, Сибгат  Хәким. “Егетләре  Казан  артының”.

2

1

05.09.

11

Чәчмә  әсәрләргә   анализ.

Хикәяләргә  анализ

ясау  алымнарын

искә  төшерү.

Ибраһим  Гази.  “Малайлыкта  кунакта”.

3

1

09.09.

11

Мөстәкыйль эш:

әсәргә анализ.

Хикәягә анализ

ясау.

М.Галиев. “Шүрәле гаеплеме?”, Р.Вәлиева. “Дуслык”.

Мөстәкыйль эш.

5

Халык иҗаты жанрлары

4

1

12.09.

11

Әйтемнәр һәм мәкальләр.

Әйтемнәрнең  һәм   мәкальләрнең  төп   вазифасын табу.

Әйтемнәр.    Мәкальләр.

5

1

16.09.

11

Халык иҗат иткән   җырлар.

Бу   җанрның   үзенчәлеген   өйрәнү.

Халык җырлары.

6

1

19.09.

11

Мөнәҗәтләр.

Мөнәҗәтләрнең үзенчәлеген аңлату.

“Анага бала күкрәк сагышы” мөнәҗәте.

7

1

23.09.

11

Бәет жанры.

Бәет жанры белән танышу.

“Гайшә матур белән гашыйк Камил бәете”.

8

1

26.09.

11

Класстан тыш уку. Бәетләр.

Авыдашлар иҗатын барлау, өйрәнү.

Авылдашлар иҗат иткән бәетләр.

КТУ №1.

9

1

30.09.

11

Татар халык  иҗаты

әсәрләре.

 Әйтемнәр, мәкальләр, мәзәкләр, җырлар.

Иҗади   фикерләргә

өйрәнү.

Әйтемнәр, мәкальләр,

мәзәкләр, җырлар.

4

Әкиятләр

10

1

03.10.

11

Халык  иҗаты  жанрлары. Әкиятләр.

Әкият   җанрының

үзенчәлекләрен

өйрәнү.

Әкиятләр.

11

1

07.10.

11

Көнкүреш әкиятләре.

Көнкүреш әкиятләренең

үзенчәлеген өйрәнү.

“Мактанчык бай”,

“Саран белән  Юмарт” әкиятләре.

12

1

10.10.

11

Хайваннар турында әкиятләр.

Хайваннар турындагы әкиятләрнең

үзенчәлеген өйрәнү.

“ Әтәч патша”,

“ Кыңгыраулы тычкан баласы” әкиятләре.

13

1

14.10.

11

Тылсымлы әкиятләр.

Тылсымлы әкиятләр үзенчәлеген ачыклау.

“Унөч”, “Алтын  алма”

әкиятләре.

1

Әдәби жанрлар

 Мәсәлләр

14

1

17.10.

11

Әдәби   жанрлар   үзенчәлеге. Мәсәлләр.

Әдәби  жанрларның

матур әдәбият бөтенлеге эчендәге урынын ачыклау.

Габдулл Тукай.

“Ике  эт”,   “Мәрхәмәтле

төлке”.

15

1

21.10.

11

Иҗади эш:

мәсәл язу.

Анализ ясарга, мәгънә табарга күнегү, сөйләм үстерү.

Иҗади эш.

7

Хикәяләр

16

1

24.10.

11

Хикәя жанрының үзенчәлеге.

Хикәя жанрының үзенчәлеген табу.

Ф.Әмирхан.

“ Ул үксез бала шул”.

17

1

28.10.

11

Хикәягә анализ.

Анализ ясарга, мәгънә табарга күнегү.

Ф.Әмирхан.

“Корбан”.

2 нче чирек – 14  сәгать.

18

1

11.11.

11

Класстан тыш уку.

Әсәргә анализ.

Укучылар укыган 1 әсәрне анализлау (укучылар сайлавы буенча).

Хикәяләр.

КТУ № 2.

19

1

14.11.

11

Хикәяләрдә хис һәм аның үзгәрүе.

Хикәяләрдәге

хисне табарга өйрәнү.

М.Галиев.

“ Балачак

әсирлегендә”.

20

1

18.11.

11

Хикәядә персонаж холкы.

Хикәяләрдәге

эчке вакыйганы табарга өйрәнү, персонаж холкын ачу.

М.Галиев.

“ Балачак әсирлегендә”.

21

1

21.11.

11

Хикәя жанрының

үзенчәлеге.

Хикәяжанрының үзенчәлеген ачу.

М.Әмир.

“Мөстәкыйм карт йокысы”.

22

1

25.11.

11

Иҗади эш.

 “Мөстәкыйм карт йокысы”хикәясенең ахырын язу.

Уйларга өйрәнү.

М.Әмир.

“Мөстәкыйм карт йокысы”.

Иҗади эш.

23

1

28.11.

11

Хикәяләрдә персонажлар хисе.

Персонажларның күңел

дөньясын күрергә күнегү.

Роза Хафизова.

“ Сөенечле хәбәр”.

24

1

02.12. 11

Хикәядәге вакыйгалар һәм аларның сюжетка оешуы.

Хикәядә вакыйгаларны һәм сюжет элементларын табу.

Роза Хафизова

“ Сөенечле хәбәр”.

25

1

05.12. 11

Мөстәкыйль эш.

Хикәя жанрының үзенчәлеге.

Белемне   файдаланырга

өйрәнү.

Ләбибә  Ихсанова.

“Безнең   ишегалдында”.

Мөстәкыйль эш.

4

Лирик  шигырьләр

26

1

09.12.

11

Лирик шигырьләр һәм аларның үзенчәлеге.

Лирик шигырьләрнең үзенчәлеген билгеләү;

лирик герой хисен аңларга өйрәнү, гомумиләштерергә

күнегү.

Г.Тукай. “ Милли моңнар”.

27

1

12.12.

11

Лирик шигырьләргә анализ.

Укучыларны уйларга һәм лирик шигырь матурлыгын күрергә өйрәтү.

Х.Туфан. “ Кояшта тудың микән”, “ Давыл”,

Ш.Галиев “ Кыр казлары” .

28

1

16.12.

11

Лирик шигырьләрдә бөтенлек ясаучы чаралар.

Бөтенлек ясаучы чараларны искә төшерү; басым, кабатлауларны анализлау.

Г.Тукай.

“ Пар ат”.

29

1

19.12.

11

Лирик шигырьләрдә  тел-сурәт чаралары.

Лирик шигырьләрдәге  тел-сурәт чаралары өстендә эшләү.

Шигырьләр җыентыгы.

30

1

23.12.

11

Иҗади эш: сочинение.

“ Хәтерем хисе”.

Хәтер хисләре турында язарга өйрәнү.

Сочинение.

31

1

26.12.

11

Контроль эш. “Шигырьләрдә лирик герой хисе”.

Белемнәрне тирәнәйтү.

Контроль эш

№1.

3 нче чирек – 21 сәгать.

2

Драмалар

32

1

13.01.

12

Драма төре һәм драма жанры.

Драма төре һәм драма жанрының аермасын билгеләү.

М.Фәйзи.

“ Ак калфак”.

33

1

16.01.

12

Драма жанрының

үзенчәлеге.

Жанр үзенчәлеген әсәргә анализ ясаганда файдаланырга өйрәнү.

М.Фәйзи

“ Ак калфак”.

2

Повестьлар

34

1

20.01.

12

Повесть жанры, аның үзенчәлеге.

Теорияне файдаланырга күнегү.

М.Әмир.

  “Агыйдел”.

35

1

23.01.

12

Повестьта сюжет сызыклары.

Повестьтагы сюжет сызыкларын һәм алар арасындагы бәйләнешне  табарга өйрәнү.

М.Әмир.

  “Агыйдел”.

5

Язучы иҗатына анализ

Сибгат Хәким

36

1

27.01.

12

Сибгат Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты.

Сибгат Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү.

С.Хәким. “Шигырь ничек туа?”

37

1

30.01.

12

С. Хәким иҗатының үзенчәлеге.

С. Хәким шигырьләренә

анализ ясау.

С.Хәким. Шигырьләр.

38

1

03.02.

12

Сибгат  Хәким иҗатында төп темалар.

Әсәрләр   охшашлыгын

табарга  өйрәнү.

С.Хәким . “Көз”.

39

1

06.02.

12

Сибгат  Хәким шигырьләрендә фокус.

Әсәрләрдәге фокусны табарга өйрәнү.

С.Хәким. “Давыл     чәчәкләре”, “Бу кырлар,  бу  үзәннәрдә”.

40

1

10.02.

12

Сибгат Хәким шигырьләрендә хисләр каршылыгы.

Әсәрләр   охшашлыгын һәм хисләр каршылыгын

табарга  өйрәнү.

С.Хәким. “Фазыл   чишмәсе”.

5

Шәехзадә    Бабич

41

1

13.02.

12

Шәехзадә    Бабичның тормыш юлы һәм иҗаты.

Шәехзадә    Бабичның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү.

Ш. Бабич.

 “ Шатлык  җыры”.

42

1

17.02.

12

Шәехзадә    Бабич

иҗатының үзенчәлеге.

Ш.Бабич шигырьләренә

анализ ясау.

 Ш. Бабич.

 “Бәхетсез  мин”.

43

1

20.02.

12

Ш.Бабич

 шигырьләрендә фокус.

Әсәрләрдәге фокусны табарга өйрәнү.

Ш.Бабич.

“Хәсрәт  сагызы”.

44

1

24.02.

12

“Кышкы юл” шигыренә анализ.

Уйларга өйрәнү.

Ш. Бабич.

 “Кышкы юл”.

45

1

27.02.

12

Шәехзадә    Бабич шигырьләренең уртак яклары.

Шәехзадә    Бабичның бер-берсенә охшамаган  шигырьләренең уртак якларын күрергә өйрәнү.

Ш. Бабич.

“Дөньяга”.

5

Шәриф Камал

46

1

02.03.

12

Ш. Камалның тормыш юлы һәм иҗаты.

Ш. Камалның  тормыш юлы, иҗаты белән танышу.

Ш.Камал. “Әүвәл-әүвәл заманда”.

47

1

05.03.

12

Ш. Камал. “Акчарлаклар”.

Әсәргә анализ.

Ш. Камал иҗатының үзенчәлеген табу.

Ш. Камал.

  “Акчарлаклар”.

48

1

09.03.

12

“Акчарлаклар” повестенда сюжет сызыклары һәм метафора.

Повестька анализ бирү, метафораны табу.

Ш. Камал. 

 “Акчарлаклар”.

49

1

12.03.

12

Иҗади эш. Сочинение.

1) “ Егет елый да, шатлана да”;

2) “Егет кешене кыюлык бизи” (теманы укучылар үзләре сайлый).

Кичерешләр турында язарга өйрәнү.

Ш. Камал.

  “Акчарлаклар”.

Сочинение.

50

1

16.03.

12

Язучы әсәрләренең уртак сыйфатлары.

Чагыштыру юлы белән Ш.Камал әсәрләренең уртак сыйфатларын табу.

Ш.Камал. “Әүвәл-әүвәл заманда”,  “Акчарлаклар”.

51

1

19.03.

12

Ш. Камал. “Сукбай”.

Әсәргә анализ.

Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне файдаланып, әсәрне өлешләргә бүлү, анализ ясау.

Ш.Камал.

 “ Сукбай”.

1

Илдар Юзеев

52

1

23.03.

12

И. Юзеев.

 “Тик бер тапкыр”. Әсәргә анализ.

“ Тик бер тапкыр” әсәрен өйрәнү, анализлау.

И.Юзеев.

“ Тик бер тапкыр”.

4 нче чирек – 18 сәгать.

4

Фатих Әмирхан

53

1

02.04.

12

Фатих Әмирханның тормыш юлы һәм иҗаты.

Ф. Әмирханның тормыш юлы, иҗаты белән танышу.

Ф.Әмирхан.

“Хәят”.

http://adiplar.narod.ru/zahidullina1.htm

54

1

03.04.

12

Ф.Әмирханның “Хәят” әсәренә анализ.

Повестька анализ ясарга күнегү

Ф.Әмирхан.

“Хәят”.

55

1

06.04.

12

Повесть өлешләре арасындагы каршылык.

Ф.Әмирханның иҗат үзенчәлеген ачыклау.

Ф.Әмирхан.

 “Хәят”.

56

1

09.04.

12

Ф.Әмирхан әсәрләренә хас уртак сыйфатлар.

Ф.Әмирхан әсәрләренә хас уртак сыйфатларны күрергә өйрәнү.

Ф.Әмирхан.

 “Хәят”.

57

1

13.04.

12

Иҗади эш: сочинение. “Хәятның кичерешләре”.

Укучыларны иҗади фикерләргә күнектерү.

Сочинение.

4

Галимҗан Ибраһимов

58

1

16.04.

12

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты.

Моңа кадәр өйрәнгән әсәрләрне искә төшерү, хикәләргә анализ ясау тәртибен кабатлау.

Г.Ибраһимов.

“ Уты сүнгән җәһәннәм”.

59

1

20.04.

12

Г. Ибраһимовның “ Уты сүнгән җәһәннәм” әсәренә анализ.

Хикәягә анализ ясау тәртибен искә төшерү, хикәягә анализ ясау.

Г. Ибраһимов

“ Уты сүнгән җәһәннәм”.

60

1

23.04.

12

Г. Ибраһимов.

“ Карт ялчы”.

 Хикәя сюжеты.

“ Карт ялчы” әсәрен анализлау.

Г. Ибраһимов.

“ Карт ялчы”.

61

1

27.04.

12

 Персонажлар холкының охшашлыгы.

Персонажлар холкының охшашлыгын күрергә өйрәнү.

Г. Ибраһимов.

“ Уты сүнгән җәһәннәм”,

“Карт ялчы”.

5

Галиәсгар Камал

62

1

30.05.

12

Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты.

Г.Камалның тормыш юлы һәм драматург буларак эшчәнлеге белән танышу, әсәрләрен искә төшерү.

Г.Камал

пьесалары.

http://kitaphane.tatar.ru/tat/kamal/bio1.htm

63

1

04.05.

12

“ Беренче театр” әсәренең жанры һәм аның

үзенчәлеге.

Комедия, драма, трагедия турында белгәннәрне искә төшерү, жанр үзенчәлекләрен кабатлау.

Г.Камал.

 “ Беренче театр”.

64

1

07.05.

12

“Беренче театр” комедиясенә анализ.

Комедиягә анализ ясау.

Г.Камал.

 “ Беренче театр”.

65

1

11.05.

12

Г.Камал. “Бүләк өчен”. Әсәргә анализ.

Галиәсгар Камалның “Бүләк өчен” комедиясенә анализ ясау, пьесаларында искелек белән яңалык көрәшенең бирелешен ачу.

Г.Камал.

“Бүләк өчен”.

66

1

14.05.

12

Драматург әсәрләрендә сатира-юмор алымнары.

Мөстәкыйль эш: образларга бәя.

Драматург әсәрләрендә кабатланган сатира-юмор алымнарын табу, персонажларның уртак сыйфатларын ачу.

Г.Камал.

 “ Беренче театр”, “Бүләк өчен” һ.б.

1

Гәрәй Рәхим

67

1

18.05.

12

Г.Рәхим. “Басмада”. Әсәргә анализ.

Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне файдаланып, әсәргә анализ бирү.

Г.Рәхим.

“Басмада”.

1

                                                                               Әкиятләр

68

1

21. 05.

12

Әкиятләргә анализ ясау үзенчәлеге.

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, әкияткә анализ бирү.

” Кыш усаллыгы”

әкияте.

69

1

25.05.

12

Контроль эш.

 “Язучы әсәрләренең уртак сыйфатлары”.

Укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау.

Контроль эш

№2.

70

1

28.05.

12

Үткәннәрне гомумиләштерү, йомгаклау.

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, хаталарны төзәтү өстендә эшләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән....

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

Татар әдәбиятыннан эш программасы.

9 нчы сыйныф өчен (татар сыйныфы) татар әдәбиятыннан эш программасы.( А.Яхин дәреслеге буенча )...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...