Минем гүзәл Татарстаным
план-конспект урока (8 класс) по теме

Мифтахова Эльмира Флуровна

  Бу ачык чара Татарстан -туган ягым темасын йомгаклау дәресендә үткәрү өчен уңайлы.

 1. Укучыларның Татарстан республикасы турындагы белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү.

 2. Баларның тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

 3. Укучыларда туган илгә, туган якка мәхәббәт уяту, горурлык хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ачык чара44 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Минем гүзәл Татарстаным.

Максат:

  1. Укучыларның Татарстан республикасы турындагы белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү.
  2. Баларның тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.
  3. Укучыларда туган илгә, туган якка мәхәббәт уяту, горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: ТРсы картасы, гербы, флагы, президент портреты, Казанның күренекле урыннарының фотосүрәтләре, ТРсы гимны, Салават Фәтхетдиновның “Мин яратам сине, Татарстан” җыры язылган кассеталар, Казан турында альбом, Татарстан турында стенгазеталар.

Сыйныфтан тыш чара

I Оештыру өлеше.

II Кереш өлеше. Дәреснең эпиграфын уку, укучыларның бу юлларның ничек аңлауларын белү.

                                                               Бергәлектә - берәгәйлек.

                                                                          Аермасын бар дустан.

     Бардыр, бердер – туган җирдер

                                                        Ватаным Татарстан.

                                                                                                   Лена Шагыйрьҗан.

III Cыйныфтан тыш чараның барышы.

 Ачык чара гимн тыңлау белән башланып китә.

 1 нче этап – Татарстан – мөстәкыйль дәүләт

   1) Яшәр өчен бетмәс көч алырга

       Олысына һәм дә кечегә,-

       Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

       Туган ягы кирәк кешегә.

2)Татарстан –  туган җирем,

    Уртасында – Иделем,

    Фонтаннары – кара алтын,

    Сары алтын – игенем.

Бу турда укучылар Татарстан турында хикәя төзиләр.

2 нче этап -  Татарстанда истәлекле даталар.

Безнең Татарстаныбызның тарихы истәлекле даталарга бик бай. Әйдәгез, аларны искә төшерик.

1990 елның 30нчы августы – Тататрстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән.

1991 елның 12нче июне – Татарстан Республикасының Президенты сайланган.

- Татарстан Республикасының Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев.

1992 елның 6 ноябре – Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителгән. Бу көн бәйрәм көн.

Һәрбер республика үзенең Конституция көнен билгеләп үтә. Ә бездә ул көн кайчан? (6 ноябрьдә.) Ә менә бу көн турында Энҗе Мөэминова болай язган:

 Иртә таңнан яңгыр туктамады,

 Сибәләде, койды, түгелде.

 Болыт ярып, кояш чыккан кебек

 Шатлык биләп алды күңелне.

 Чөнки бүген Татарстан иле

 Төп законын хуплап раслады.

 Беренче һәм яңа Закон белән

 Республикам тормыш башлады.

 Димәк, Конституция — ул Закон.

1991 елның 29 нчы ноябре – Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән.

1992 елның 7 нче феврале – Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кабул ителгән.

     1993 елның 27 августы – Татарстан Республикасының Дәүләт гимны кабул    ителгән. Гимнның  авторы Рөстәм Яхин.

3 нче этап – Татарстан символикасы.

Аннан соң 1 укучыга  флаг турында, икенче укучыга  герб турында сөйләргә бирәбез.

Флаг        Өч төс балкый безнең бу байракта,

                  Ак төс – безнең сафлык төсебез,

                  Яшел төсе – безнең яшәү төсе,

             Кызылында – чагыла көчебез.

                                         ( Ф. Яруллин )

Герб       Нинди бәхет безнең өчен бу көн,

               Үз гербыбыз бар бит, күрегез!

               Ак барслы герб бәхет тели;

               Чәчәк атар туган җиребез.

              Ап – ак барс. Канатлары да бар,

              Үзе кою, горур, сөйкемле.

              Бу җанварның әле безнең илдә

              Булганы юк иде шикелле.

                                     ( Э. Шәрифуллина )

4 нче этап – Татарстан шәһәрләре.

Татарстан шәһәрләре турында әңгәмә үткәрәбез. Татарстанның башкаласы турында 1 укучы шигырь сөйли.

Казан

      И нурлы Казан-

Туган ил төсе,

Синең ташларда

Бабайлар эзе.

И якты Казан,

Синең нурларың

Кыйбласы безнең

Озын юлларның.

Еракта да син

Йөрәккә якын,

Торган җир – көмеш

Туган җир – алтын.

Туган җир якын!

Туган тел якын!

5 нче этап - Казан шәһәренең истәлекле урыннары

-        Казан бик борынгы шәһәр дидек. Анда истәлекле урыннар бик күр Сез аларны беләсезме икән? Рәсемнәрдә нинди истәлекле урыннар сурәтләнгәнне әйтегез. Шуларның кайберләре турында өйрәнгәннәрне 1-2 укучы сөйләп китә.

6 нчы этап  – Күренекле кешеләр

А. Ключарев, С. Гобәйдуллина, М. Шәймиев, Р. Минеханов турында сөйләшәбез.

7 нче этап -  Татар халкының милли бәйрәмнәре.

 Сабан туе бәйрәме турында 1 укучы сөйли.

8 нче этап – Татарстанда елгалар.

Слайдларда елга рәсемнәре һәм елгаларның татарча исеме күрсәтелә, ә командалар русчага тәрҗемәсен әйтергә тиешләр.

10 нчы этап - Туган калам-туган шәһәрем 1 укучы шәһәребез турында хикәя сөйли.      

11. нче этап. Кроссворд чишү.

1) Һәрбер илнең баш шәһәре. ( Башкала )

2) Татар халкының бөек шагыйре. ( Г.Тукай )

3) Бу бинада төрле тарихи экспонатлар була. ( Музей )

4) Татарстанда аларның барысы 43. ( Район )

5) Иң борынгы уку йорты. ( Университет ).

  • Нинди сүз килеп чыкты?
  • Казан.

Дәресне Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамларга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем Ватаным- Татарстан.

Туган илгә  багышланган сыйныф сәгате....

Открытый урок на тему "Татарстан- минем республикам"

Открытый урок на тему "Татарстан- минем республикам" . Цель: Воспитывать интерес, любовь к родине. Презентация урока охватывает очень много материалов о республике.(культура, Статические данные, истор...

Татарстан - минем биографиям

Максат: 1.  Татарстан Республикасының кичәгесе, бүгенгесе, киләчәге, туган илебез буларак, безнең биографиядә зур урын алып торуын билгеләү. Туган ягыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру, ...

Презентация. Татарстан - минем биографиям

Максат: 1.  Татарстан Республикасының кичәгесе, бүгенгесе, киләчәге, туган илебез буларак, безнең биографиядә зур урын алып торуын билгеләү. Туган ягыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру, ...

Татарстан - минем Ватаным. (Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 4 нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе)

“Татарстан - минем Ватаным” темасын кабатлау, ныгыту. Тема буенча өйрәнгән сүзләрне кабатлау. Татарстанның гербы, флагы, гимны, милли киемнәре турындагы белемнәрне искә төшерү. Татарстан шәһәрләрен, е...

Минем туган ягым –Татарстан

Республикасы. Мин Татарстанның иң матур җирендә – Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Яраткан шәһәрем Чулман елгасы буенда урнашкан....

"Минем гүзәл Татарстаным". (Мой край родной Татарстан ) (Классный час в 9 а классе)

"Минем гүзәл Татарстаным"    (Мой край родной Татарстан)  (Классный час в  9 а классе)...