Безнең тормышта ак халатлы кешеләрнең роле
план-конспект урока (9 класс) на тему

Гайнутдинова Муслима

Дәрес тема буенча өйрәнелгән лесиканы активлаштыру, сөйләмдә актив куллану, күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерүгә, җөмләләрне дөрес төзү күнекмәләре булдыруга юнәлдерелгән. авыр ситуацияләрдә ярдәмгә килүче кешеләргә ихтирам тәрбияләү, төркемнәрдә эшләү аша аралаша белү осталыгын булдыру күздә тотыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany_gaynetdinova_m.g.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ачык дәрес.  9А

 Төзүче: югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гайнетдинова Мөслимә Галимҗан кызы

27.11.2015 г. 

Тема:                                   Безнең тормышта ак халатлы кешеләрнең роле

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәрес максатлары:(укытучы өчен)

1. Тема буенча өйрәнелгән лексиканы активлаштыру, сөйләмдә актив куллану.Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру.

2. Сорау һәм биремнәргә җавап эзләү өчен материалны анализларга һәм синтезларга өйрәтү. Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

3. Авыр ситуациядә ярдәмгә килүче кешеләргә ихтирам тәрбияләү.төркемнәрдә эшләү аша дуслык мөнәсбәтләрен урнаштырырга булышу.

Укучылар өчен:

            Диалогик һәм монологик сөйләм телен  үстерү.Сорау һәм биремнәргә җавап эзләү. Тема буенча хат язарга өйрәнү

МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Практикум дәрес, биремнәрүтәү. КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :  Джот тотс, ТИК - ТЭК – ТОУ, Тэйк оф тачдаун,

Җиһазлау: проектор, ноутбук, дәреслек, сузлекләр, карточкалар.

Дәресбарышы.

I. Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру:

Балалар кара-каршы дүртәүләп өстәл артында утыралар.

1.  Логик күнегү. Дәрес темасын билгеләү (слайд №1).

Бүген безнең гаиләдә күңелсез көн. Әнинең башы авырта, әтинең теше сызлый.  Алар авыргач, минем дә кәефем юк. Безнең гаиләгә кем ярдәм итәр?

Табиблар.

Безнең гаиләбез бәхетле булсын өчен, безгә табиблар кирәк. Алар безнең тормышта зур роль уйный.  

Как вы думаете, у нас какая тема урока?

Дәресебезнең темасы: Безнең тормышта ак халатлы кешеләрнең роле (слайд №2).

2. Дәрескә максатлар кую (слайд№3).

Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” тексты өстендә эш   ------ лексиканы кабатлау һәм ныгыту, сорау һәм биремнәргә җавап эзләү  -------- тема буенча хат язу

II. Теманы актуальләштерү, лексиканы активлаштыру

  1. –Балалар, слайдка игътибар итегез әле. Әйдәгез, үткән дәрестә өйрәнгән сүзләрне искә төшерик (сүзлек – слайд №4)
  2. Өй эшен тикшерү. Г. Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәреннән алынган өзек буенча БРТ биремнәренә охшатып ясалган “Туры килә – туры килми” биремнәрен эшләтү.

Укучылар бер-берсенең эшен тикшерә һәм билге куя (бәяләү критерийлары -  слайд №5).

III. Яңа темага кереш. Төркемнәрдә эш.

1. А.П. Чехов сүзләрен уку һәм фикер алышу (слайд №6)

«Табиб һөнәре – бу батырлык, ул үз-үзең турында онытуны, күңел һәм фикер чисталыгын таләп итә”.

“Ак чәчәкләр” әсәрендә язучы кемнәрне ак чәчәкләр дип атый?

Ни өчен? (киемнәре дә ак, күңелләре дә)

Табиблар нинди булырга тиеш?

Сезнең таныш табибларыгыз нинди?

2.Джот тотс – Фикерегезне языгыз. (слайд №7)

Табиблар нинди була һәм нәрсә эшли?

Һәр кеше 4 сүз яза, язган сүзләрне кычкырып әйтә һәм өстәл уртасына куя

3. Тик-тэк-тоу структурасы (слайд №8)

Язылганнан 9 сүз сайлап алабыз һәм бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзибез.

4. Тэйк оф тач даун структурасы - физминутка

(Слайд №9)

IV. Бирем. Теманы ныгыту өстендә эш.

1. Сүз ясагыч кушымчалар. Словообразующие аффиксы (слайд № 10,11,12,13)

Сүзләргә аффикслар өстәп, яңа сүзләр ясау.

2.  Карточкалар белән эш. Һәр өстәлгә индивидуаль бирем (җөмләдә бирелгән сүзләргә суффикслар һәм кушымчалар ялгау)

3. Ситуатив күнегүләр эшләү.Һәр өстәлгә индивидуаль бирем

V.Хат язуга әзерлек. Хат язу тәртибен һәм критерийларын искә төшерү (Слайд № 17-23)

VI. Йомгаклау. Нәтиҗә. Бәяләү.

Рәхмәт, балалар, нәтиҗә ясыйк: без бүген нинди тема өйрәндек? Дәрес буенча сорауларыгыз бармы?

Билгеләр кую.

VII. Өй эше. (слайд №24)

Бирелгән сорауларга җавап биреп, хат язарга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Антонимнар. Аларның тормышта һәм әдәбиятта кулланылышы.

Укучыларның антонимнар турында белемнәрен тирәнәйтү....

Процент - безнең тормышта

"Математикада   матурлык            бик зур  роль уйный”...

Безнең тормышта ак халатлы кешеләрнең роле

"Безнең тормышта ак халатлы кешеләрнең роле" дигән темага үткәрелгән дәрес эффектлы үтсен, балаларның күңеленә сеңеп калсын өчен күрсәтмә материал...

Тема: "Безнең тормышта ак халатлы кешеләрнең роле" темасына үткәрелгән дәрес буенча өй эше

"Безнең тормышта ак халатлы кешеләрнең роле" темасына үткәрелгән дәрес буенча материалны ныгыту, белемнәрне тикшерү максатыннан өйдә эшләү өчен  әзерләнгән мини-тест...