Тиңдәш кисәкләрне кабатлау
учебно-методический материал (7 класс) на тему

Минниярова Эндже Мирзасалиховна

Ачык дәрес

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минниярова Энҗе Мирзасалих кызы

Слайд 2

Хәерле көн, укучылар, Хәерле көн барчагызга Телимен чын йөрәктән. Башлыйк, дуслар, дәресне Шундый изге нияттән .

Слайд 3

Позитив үзара бәйлелек; индивидуаль җаваплылык; тигез катнашу; үзара ярдәмләшү .

Слайд 4

Балалар , вакытында уйнагыз , Җырлагыз , биегез, көлегез; Ләкин сез укуның ләззәтен, Кыйммәтен һәм кадерен белегез .

Слайд 5

Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау Дәреснең темасы:

Слайд 6

Дәреснең максаты: Тиңдәш кисәкләр турында алган белемнәрне һәм тиңдәш кисәкләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту

Слайд 7

Өй эшен тикшерү

Слайд 8

Ребусны чиш

Слайд 9

Һ әр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак , тыныч почмак булуы кирәк . Ни генә булмасын , кеше үз гаиләсе кочагында ял итә , рухи көч h әм дәрман җыя . Гаиләне учак белән тиңлибез . Чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек , h әр кеше үз гаиләсендә сыена : шатлыгын бүлешә , кайгысын уртаклаша . Гаиләнең терәге – әти кеше . Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын , матурлыгын үз балаларына бирә.Ә түбәтәйле бабаларыбыз , ак яулыклы әбиләребез шул учакны сүндермичә саклап торалар .

Слайд 10

1 нче төркем өчен . Кашкарыйлар ак, зәңгәр, кызыл чәчәк атты. Каеннар , усаклар ин­де яфракларын койганнар . 2 нче төркем өчен . Сәйдәшев ни көләргә , ни ачуланырга белмәде . Алсу әле елый , әле көлә . Рәхилә ак конвертны кулына алды , тик шунда ук кире бирәсе килеп куйды . 3 нче төркем өчен . Бар да якын миңа: урман, кырлар , Миләш куаклары, зелпеләр. Кояш, офык, гөлләр, язлар таңы – караңгыга чумды барысы да.

Слайд 11

Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР

Слайд 12

Бирем . Нинди тыныш билгеләре куяр идегез ? Тәртип санын куеп , җавап ларны дәфтәргә языгыз . 1.-тиңдәш кисәкләр; - үзара теркәгечләрдән башка бәйләнгән; - кискен каршы куюны белдерәләр. 2. - җәенке тиңдәш кисәкләр; - берсе составында өтер белән аерылган җөмлә кисәге бар. 3.-гомумиләштерүче сүз; - тиңдәш ияләрдән соң урнашкан. 4 . - ике тиңдәш тәмамлык; - алар һәм теркәгече белән бәйләнгән. 5.-ике тиңдәш хәбәр; - алар арасында ләкин теркәгече бар. 6 .-ике тиңдәш аергыч аларны да, дә теркәгечләре бәйләгән. 7 . - өч тиңдәш аныклагыч; - соңгысы алдыннан һәм теркәгече бар. 8 .-гомумиләштерүче сүз; - тиңдәш аергычлар алдында килгән.

Слайд 13

Җавапларны тикшерегез 1.Сызык куела. 2.Нокталы өтер куела. 3 . Сызык куела. 4.Тыныш билгесе куелмый. 5.Өтер куела. 6.Беренче теркәгечтән соң өтер куела, ә икенче теркәгечтән соң тыныш билгесе куелмый. 7 . Һәм янында тыныш билгесе куелмый. 8.Ике нокта куела.

Слайд 14

Иҗат ул – тылсым , ул җанның илаһи бер халәте

Слайд 15

Өй эше 1 . Гаилә турында 5 мәкаль язып алып килергә. 2.“Минем гаиләм” темасына кечкенә күләмле инша язарга.

Слайд 16

Иг ътибарыгыз өчен рәхмәт !



Предварительный просмотр:

                                              7 нче сыйныф

              Тиңдәш кисәкләрне  гомумиләштереп кабатлау

Максат:

   1.Белем бирү:  тиңдәш кисәкләр турында алган белемнәрне һәм  тиңдәш кисәкләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

   2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

   3. Тәрбияви: гаиләгә  яхшы мөнәсәбәт, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

        I этап. Оештыру.

Хәерле көн, укучылар

Хәерле көн барчагызга

Телимен чын йөрәктән

Башлыйк дуслар дәресне

Шундый изге нияттән.

-Дәрес уңышлы үтсен өчен бездә нинди сыйфатлар булырга тиеш?

- Позитив үзара бәйлелек; индивидуаль җаваплылык; тигез катнашу; үзара ярдәмләшү.(укучылар хәрәкәтләр белән күрсәтәләр)

II. Актуальләштерү:

М.Садри шигыреннән өзек уку, тиңдәш кисәкләрне табу.

                                 Балалар,вакытында уйнагыз,

                                 Җырлагыз, биегез, көлегез;

                                 Ләкин сез укуның ләззәтен,

                                 Кыйммәтен һәм кадерен белегез.

(Укучыларның сөйләм телен үстерү максатыннан, укуның кыйммәте турында кыскача әңгәмә оештыру)

  • Укучылар, бу шигырь юлларында бер үк сорауга җавап бирүче кисәкләр бармы? Санап чыгыгыз.
  • Уйнагыз, җырлагыз, биегез, көлегез, белегез.
  • Бик дөрес. Болар нинди кисәкләр?
  • Тиңдәш кисәкләр.
  • Тиңдәш кисәкләр белән сез танышмы?
  • Әйе.
  • Димәк, сезнеңчә бүгенге  нинди тема үтәбез
  •  “ Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау “.
  • Дөрес. Дәфтәрләрегезне ачыгыз. Число, сыйныф эше, теманы язабыз

  III.Өй эшен тикшерү: 

 1 нче төр эш: Тиңдәш кисәкләр кергән, мәкаль, табышмак язарга (2 шәр)- РЕЛЛИ РОБИН структурасын кулланып тикшерәбез.

2 нче төр эш:  Ребус чишәргә. Татар халык мәкален укырга.(Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.)    

F6075707

  • Өй эшен эшләгәндә  нинди нәтиҗәгә килдегез?
  • Тиңдәш кисәкләр хәтта татар халык авыз иҗатында да киң кулланыла.

IV. Төп өлеш.

Укытучы: Сез тиңдәш кисәкләр турында нәрсәләр беләсез?

КУИЗ -КУИЗ-ТРЕЙД (сораштыр-сораштыр-алышын структурасы) 

-Минем дә сезнең сорауларыгызны һәм җавапларыгызны ишетәсем килә.

(2-3 укучының сораулары һәм җаваплары тыңлана).

Слайд.

(Магнитофон язмасында «Талбишек» җыры яңгырый.)

  Бишек җырлары – туган телгә, иксез-чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган бәя биреп бетергесез әһәмиятле чыганак.  Бишек җырлары аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы, ата-ана мәхәббәте, үз халкының рухы, аһәңле теле белән, туган йорт, туган тел, туган туфрак, агай-эне, чишмә суы кебек төшенчәләр белән таныша. Бала үскән саен, тәрбия чараларының да саны арта, төрләре үзгәрә. Бала чакта гаҗәеп кызыклы, тылсымлы, гыйбрәтле тормыш дәреслеге бар.

Бирелгән текстан тиңдәш кисәкләрне табабыз. Төрләрен әйтәбез.

Тактада МОДЕЛЬ  төзибез.

  • Нинди җөмлә кисәкләре тиңдәш кисәкләр булып килә?
  • Ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл.
  • Нинди нәтиҗәгә киләбез?
  • Тиңдәш кисәкләр барлык җөмлә кисәкләре булып килә алалар.

ТАЙМ  РАУНД РОБИН структурасы. Слайд. Слайдта өзекләр бирелгән, шулардан тиңдәш кисәкләрне табарга, нинди җөмлә кисәге икәнлеген билгеләргә. Командалар белән эшлибез. Укучылар түгәрәк буенча фикерләшәләр.

1нче команда
    Тиңдәш кисәкләрне бәйләүче чараны әйтегез? Дөрес интонация белән укып күрсәтегез.
2 нче команда
   Тиңдәш кисәкләр янында нинди теркәгечләр килә һәм алар үзләре нинди төрләргә бүленә?

3 нче команда 
   Гомумиләштерүче сүзләр ул нәрсә? Алар янында нинди тыныш билгеләре куела?
Вакыт башлана. Таймер куела. Вакыт бетә.

Һәр командадан 1 укучы гына җавап бирә.

 

1 нче команда өчен. Кашкарыйлар ак, зәңгәр, кызыл чәчәк атты. Каеннар, усаклар инде яфракларын койганнар.

2 нче команда өчен. Кабиров ни көлергә, ни ачуланырга белмәде.

Алсу әле елый, әле көлә.

Рәхилә ак конвертны кулына алдытик шунда ук кире бирәсе килеп куйды.

3 нче команда өчен. Бар да якын миңа: урман, кырлар,

                                     Миләш куаклары, зелпеләр.

Кояш, офык, гөлләр, язлар таңы – караңгыга чумды барысы да.

Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР

Слайд.  Бирем. Нинди тыныш билгеләре куяр идегез? Тәртип санын куеп, җавапларны дәфтәргә языгыз.

1.-тиңдәш кисәкләр

-үзара теркәгечләрдән башка бәйләнгән

-кискен каршы куюны белдерәләр

2.-җәенке тиңдәш кисәкләр

-берсе составында өтер белән аерылган җөмлә кисәге бар

3.-гомумиләштерүче сүз

-тиңдәш ияләрдән соң урнашкан

 4.-ике тиңдәш тәмамлык

-алар һәм теркәгече белән бәйләнгән 

5.-ике тиңдәш хәбәр

-алар арасында ләкин теркәгече бар

6.-ике тиңдәш аергыч аларны да, дә теркәгечләре бәйләгән

7.-өч тиңдәш аныклагыч

-соңгысы алдыннан һәм теркәгече бар

8.-гомумиләштерүче сүз

-тиңдәш аергычлар алдында килгән 


(Дәфтәрләрне каршыда утыручы белән алышыбыз)

Слайд. Җавапларыгызны тикшерегез 

1.Сызык куела. 2.Нокталы өтер куела. 3. Сызык куела. 4.Тыныш билгесе куелмый. 5.Өтер куела. 6.Беренче теркәгечтән соң өтер куела, ә икенче теркәгечтән соң тыныш билгесе куелмый. 7. Һәм янында тыныш билгесе куелмый. 8.Ике нокта куела. 

Үзбәя

V. Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.  Рефлексия.                              

 - Бүген без нинди теманы кабатладык?

- Тиңдәш кисәкләр нәрсә ул?

- Әһәмияте

  (Тиңдәш кисәкләр:

бер үк сорауга җавап булып килә, бер үк сүзгә карый,

санау интонациясе, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә,

бөтен җөмлә кисәкләре булып килә ала,

сөйләмне матур, яңгырашлы итә.)

Дәресебез ахырына якынлашты.

Билгеләр кую.

Өй эше. 1. Гаилә турында 5 мәкаль алып  килергә

  1. “Минем гаиләм” темасына кечкенә күләмле инша язарга.

ВАКЫТ КАЛСА ЭШЛӘРГӘ

Тестлар ярдәмендә укучыларның белемен тикшерү

1. Тиңдәш кисәкләргә караган билгеләмәне тап:

        а) Бер үк сүзгә караган, бер үк сорауга җавап биргән сүзләр.

        б) Бер үк сүзгә караган.

        в) Бер үк сорауга җавап биргән.

2. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди билге куела?

        а) Өтер.

        б) Нокта.

3. Нинди җөмлә кисәкләре тиңдәшләнеп килә?

        а) Җөмләнең иярчен кисәкләре.

        б) Җөмләнең баш кисәкләре.

        в) Җөмләнең барлык  кисәкләре дә.

4. Тиңдәш кисәкләр арасында  нинди очракта өтер куелмый?

        а) Әмма теркәгече булганда.

        б) Ә теркәгече булганда.

        в) Һәм теркәгече булганда.

5. Тиңдәш кисәкле дөрес җөмләне сайлап ал.

        а) Дәрестә укучылар укыйлар, язалар, саныйлар.

        б) Дәрестә Марат укыды, ә Сания язды.

Хәзер табышмак – мәкальләрдән тиңдәш кисәкләрне табып тикшерербез.

1.    Сорыйлар, көтәләр ,килсәм ,бар да китәләр .(яңгыр)

2.    Кеп-кечкенә җилкапка, ачыла да ябыла.(авыз)

3.    Ура ,суга ,җилгәрә ,үзе төяп җибәрә.(комбайн)

4.     Тырышкан табар , ташка кадак кагар.

1 нче карточка.                                              5.                                    

                                                

1.Түбәндәге җөмләләрдәге тиңдәш кисәкләрне табыгыз. Аларның  нинди  җөмлә кисәге  булып килүен әйтегез.

Кашкарыйлар ак, зәңгәр, кызыл чәчәк атты. Каеннар, усаклар инде яфракларын койганнар. Ә имәннәр, өрәңгеләр көз көне генә була торган саргылт, кызгылт һәм башка төстәге матур яфраклар белән бизәлгәннәр. Көннәр узган саен җәйнең матурлыгы, байлыгы артты.

Болыннар, кырлар төрле төстәге чәчәкләр белән бизәлде.  Салкын, зәһәр җил исте. Күлнең суы җылы һәм тонык иде. Тонык - чиста, саф.

2 нче карточка.

1. Өзекне укыгыз. Тиңдәш кисәкләре булган җөмләләрне күчереп языгыз. Нинди  җөмлә кисәкләре тиңдәшләнеп килгән?  (Асларына сызыгыз).

Матур ул Кызыл Яр! Аның текә сыртына басып карасаң, күз алдында гаҗәеп

 күренеш ачыла. Еракта иксез – чиксез кара урман күренә. Якындарак ямь – яшел куаклыклары, сары кибәннәре һәм көмеш күлләре белән болыннар, тугайлар җәелеп ята. Барысы да шундый матур, шундый ямьле булып күренәләр. Түбәнгә күз салсаң, баш әйләнә, тын кысыла башлый. Кара кучкыл  чоңгыл өстендә балыклар уйный, түгәрәк – түгәрәк җитез алкалар йөгерешә.  Җәйге кичләрдә Кызыл Яр астында эре – эре бәртәсләр, чабаклар каптырып

 ятуы рәхәт тә соң!

                                                (Эдуард Касыймов)

Сүзлек:

Чоңгыл – омут, водоворот

Бәртәс - язь

Чабак - сорожка

                                                                                                                                                 3 нче карточка.

                                                

1. Өзекне укыгыз. Тиңдәш кисәкләре булган җөмләләрне күчереп языгыз. Нинди  җөмлә кисәкләре тиңдәшләнеп килгән?   (Асларына сызыгыз).

        Бөтен табигать кояшны сәламләп каршы алды. Кыска үләннәр соңгы тамчыларны җиргә койдылар да аягүрә бастылар. Чәчәкләр күз кысып кына карап алгандай иттеләр дә кояшның чыгып килүенә шатланыштылар, йөзләрен ачып ук җибәрделәр. Агач яфраклары үзара шыбырдашып алдылар, суда яңа коенып чыккан кошлар кебек җилпенеп күйдылар һәм кояш караган якка йөз белән борыла төштеләр. Бөтен җир өсте, агач башлары җанланды.

(К. М. буенча)

Тиешле тыныш билгеләрен куеп, тиңдәш кисәкләрнең һәм гомумиләштерүче сүзләрнең астына сызып күчереп язарга.

1.        Нигә соң шулай бик кадерле   сөйкемле һәм җанга якын икән бу туган як, туган җир?! (Н.Ф.)

2.        Болар барысы да тормыш бизәге   төлкесе дә  бурсыгы да  бүресе дә. (И.Г.)

3.        Күпереп яткан җир  куәт иясе машина  аннан чыккан ис  ялан тәпиле балачак    болар барысы да йөрәкне әрнетәләр. (Г.М.)

4.        Бөтен киселгән агачлар   карт имән  ак кәүсәле каеннар  баллы юкәләр-барысы да йөрәкне әрнетәләр. (Г.М

1. Эндәш сүзләрне куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1.        ..! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш.

(Габдулла Тукай)

2.        .... ,үзеңнән генә уйлап чыгармыйсыңмы?

(Мирсәй Әмир)

3.        ...! Без сезне уку елын йомгаклауга багышланган кичәгә чакырабыз.

4        . . ! Сиңа үземнең ялкынлы сәламнәремне җибәреп, сәламәт яшәвеңне теләп калам.

                                                                (А.Әмин)
5.         ... ! Бишкә бирдем!

                                        (Ибраһим Гази)

                      Куллану өчен сүзләр:  энем,  бабакай,  и сабыйлар,  хөрмәтле укытучыбыз, кадерле   әнием.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр. Кабатлау

9 сыйныф, татар теле, дәрес эшкәртмәсе...

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау.

Татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...