8 класс Эш программасы
рабочая программа (8 класс) на тему

Инсафутдинова Миляуша Тальгатовна

Татар теле. 8 сыйныф. Рус төркемнәре өчен эш программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_kl_rus.docx83.45 КБ

Предварительный просмотр:

Тематик планлаштыру

Татар теле (рус төркеме)    

Класс 8 нче г м

Укытучы: Инсафетдинова Миләүшә Тәлгать кызы 

Сәгатьләр саны:

атнага 2  сәг.

Төп бүлекләр эчтәлеге

Бүлекләр

1.Күп укыган күп белер

2.  Мин һәм минем яшьтәшләрем

3. Табигать һәм кеше

4.Туган җирем – Татарстан

Барлыгы:

 

Планлаштыру түбәндәге  программа нигезендә башкарылды: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. - Казан: ТКН, 2013.  

Дәреслек: Татар теле: Рус телендә төп  гомуми белем бирү оешмаары өчен дәреслек ( татар телен өйрәнүче укучылар өчен) - 8нче  сыйныф , Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан: Татармультфильм, 2015.  

Өстәмә әдәбият

А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов «Рус телле балаларга татар телен укыту ме-тодикасы нигезләре»  Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008.

Р.Р.Нигматуллина «Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык». Морфология. В 2-х частях Яр Чаллы, 2009.

“Мәгариф”, “Сабантуй”, “Фән һәм мәктәп” журналлары.

Сүзлекләр: -Ф.А.Ганиев . Татарско-русский словарь. – Казань:Татарское книжное издательство,1988.

-М.И.Махмутов.  Школьный русско-татарский словарь. -  Казань.Татарское книжное издательство,1989.

-Ф.А.Ганиев.  Татар теленең орфографик сүзлеге.-Казан: “Раннур” нәшрияты ,2002.

-Нәкый Исәнбәт” Татар теленең  фразеологик  сүзлеге”. - Яр Чаллы: ”Идел-йорт” нәшрияты, 2001.

-Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско - русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань: ТаРИХ, 2007.

-Ф.С.Сафиуллина,Л.М.Ризванова . Татар теленең  синонимнар сүзлеге. Казан: ”Хәтер”, 1997.

-Хәлил Сәлимов.  Татар теленең орфоэпик сүзлеге. – Чаллы:”КАМАЗ”нәшрияты, 1995.

Татар теле буенча эш программасы (8 нче сыйныф)

Дәреслек: Татар теле: Рус телендә төп  гомуми белем бирү оешмаары өчен дәреслек ( татар телен өйрәнүче укучылар өчен)  - 8нче  сыйныф , Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан: Татармультфильм, 2015.  

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде:  

  • Төп гомуми белем бирү буенча Федераль Дәүләт Белем Стандарты; 
  • “Россия Федерациясендә Мәгариф турында” ФЗ  29.12.2012 нче ел,  № 273 (Законом  РФ  “Закон об образовании”  от 29.12.12. № 273-ФЗ (ред. от 23.07.2013);
  • Россия Федерациясенең баш санитар врачы карары. (Постановления Главного государственного санитарного врача РФ от 29.12.2010 г.
  •   № 189 «Об утверждении СанПиН 2.4.2.2821 – 10 «Санитарно-эпидемиологические требования к условиям и организации обучения в
  •   общеобразовательном учреждении»);
  • “Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасының башка телләре турында Закон” РТ Законы (28.07.2004 нче ел);
  • “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча” Дәүләт Программасы, Министрлар кабинеты карары белән расланган,   25.10.2013 нче ел,  № 794.
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында татар телен дүләт теле буларак укыту турында методик хаты ( 13.08.12 ел №1291520/1)
  • Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программа: К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, . - Казан: ТКН, 2011.
  • Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районының “78 нче лицей “Фарватер” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең Төп белем бирү программасы.

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының  төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш,  ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез  барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле  укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Билгеле  булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарс Республикасында белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле,ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

        Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсендә һәм “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы” Законда күрсәтелгәнчә, Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле, дәүләт теле буларак, барлык  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп уку предметларының берсе булып тора.

         Тәкъдим ителгән программа татар теле укытуда бердәм белем бирү киңлеген тәэмин итү максатын күздә тота.  Әлеге программа рус телле балаларга татар телен укыту буенча эш программасын төзү өчен нигез булып тора: ул укыту предметының мәҗбүри өлешен билгели. Эш программасына, мәктәпнең эш үзенчәлеген, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленешен һәм  материалны өйрәнү эзлеклелеген билгеләүдә, эчтәлекне киңәйтүдә, шулай ук укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру юлларын ачыклауда укытучылар  үзгәрешләр кертә алалар.  Бу үзгәрешләр эш программаларының аңлатма язуында чагылыш табарга тиеш.

Дәреслек авторлары Программа җирлегендә укыту–методик системаның эчтәлеген билгелиләр. Укучыларның кабул итү мөмкинлекләрен исәпкә алып, аралашу-сөйләшү проблемаларына туры килгән әдәби әсәрләрдән төрле өзекләр сайлауны дәреслек авторлары карамагына калдыру – вариативлыкны саклауның берюлы.

Программа дәүләт контроле һәм белем сыйфатын билгеләү системасы  өчен нигез булып тора.

        

2.УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНА ГОМУМИ АҢЛАТМА

Татар телен  укыту максатлары. Урта баскычта рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып  белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үзяшәешендә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Урта  баскычта татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш  – көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу;  Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабызКазанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда,бу максатлар беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырыла,сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләр тәкъдим ителә.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.  

Программага эчтәлек сайлау үзенчәлекләре

       Программага сайланган эчтәлек гомуми белем бирү системасының фундаменталь нигезен тәэмин итә һәм урта гомуми белем бирү баскычында ул тирәнәйтелә. Шулай ук сайланган эчтәлек укучыны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, гомуми универсаль уку гамәлләрен формалаштыру максатларына хезмәт итә; башлангыч гомуми белем бирү баскычы программасы белән дәвамчанлыкны саклый.

Программа   Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели. Укыту процессы, гомуми  дидактик принциплардан тыш, коммуникатив технологиянең  төп принципларын исәпкә алып оештырыла: аралашуга аралашу аша өйрәтү принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру);шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль куллануын тәэмин итү); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (лексик-грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында  сөйләм эшчәнлеге төрләренә үзара бәйләнештә өйрәтү  принцибы да зур әһәмияткә ия.  

3. Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

Рус балаларына татар теле укыту, ана теле һәм әдәбиятын укыту белән беррәттән, аларның филологик белемнәрен киңәйтә һәм коммуникатив культурасын үстерә.

Татар телен һәм әдәбиятын укыту 8 нче сыйныфта концентрик юнәлештә оештырыла, ягъни 7 нче сыйныфлардагы укыту предметының эчтәлеге тирәнәйтелеп кабатлана.

8 нче сыйныфта  ФДББС ның базис укыту планы буенча татар теле  укытуга сәгатьләр саны түбәндәгечә каралган:

атнага 2 cәгать. Барысы -70 сәг.

 4.Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу;
  • үз хисләреңне, тойгыларыңны атый һәм аңлата белү;
  • башка кешеләрнең хис-тойгыларын таный белү, башкаларга теләктәшлек күрсәтә белү; ярдәм итә белү;
  • сөйләм матурлыгын күрә, аның белән соклана белү; үзеңнең сөйләмеңне сәнгатьле итәргә тырышу;
  • укырга теләк булу;
  • телне өйрәнүгә теләк булу;
  • әйткән һәм язган сүзләрең өчен җаваплылык хисләре булу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп  белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану;
  • дәреслек белән эш итә белү;
  • текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку;
  • текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү;
  • текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү;
  • Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;
  • Предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;
  • Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйли белү;
  • Төрле сүзлекләрдән куллана белү.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
  • мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү;
  • эшчәнлек өчен эш урыны әзерләү;
  • эшне планлаштырырга өйрәнү;
  • эшнең дөреслеген тикшерү;
  • эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укытучы белән бергәләп билге кую критерияләрен чыгару.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
  • дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;
  • укытучының, классташларының сорауларына җавап бирү;
  • сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре

Укучының 8 нче сыйныфны тәмамлаганда, сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге  нәтиҗәләргә ия булуы планлаштырыла:

Диалогик сөйләм.Монологик сөйләм

Укылган текстның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнашу; кара – каршы сөйләшү барышында аралашу максатына ирешү, үз фикереңне белдерү(һәр укучының репликалар саны 10нан ким булмаска тиеш); табигать күренешләрен, төрле вакыйгаларны тасвирлау, иҗтимагый һәм мәдәни тормыш яңалыклары турында хәбәр итү; укылган(тыңлаган) текстның эчтәлеген эзлекле  сөйли белү (җөмләләр саны 12дән ким булмаска тиеш).

Тыңлап аңлау. Өч минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлеге буенча сөйләшү, дикторның  бәйләнешле сөйләмен тыңлап, эчтәлеге буенча мөстәкыйль эшләр эшләү.

Уку

Әдәби әсрләрдән алынган өзекләрнең, фәнни – популяр текстларның эчтәлеген аңлап уку, кирәкле мәгълүматны табып әйтү.Шигырьләрне яттан сәньгатле сөйләү.

Күрсәтмәлелек әсбаплары:

  1. Таблицалар.
  2. Фотосурәтләр.
  3. ЯзучыларҐ шагыйрьләр, галимнәр, рәссамнар портретлары.
  4. Матур әдәбият китаплары.

Информацион – коммуникатив чаралар:

  1. Аудио һәм видеоязмалар, мультфильмнар җыентыклары.
  2. Мультимедиа укыту программалары;
  3. http://www.irort/ru
  4. http://gabdullatukay.ru
  5. http://kitap.net.ru
  6. http://www.tatknigafund.ru 
  7. http://belem.ru
  8. http://www.balarf.ru
  9. http://sabantuy.net 
  10. http://www.tatar.kz
  11. Электрон дәреслекләр;
  12. Компьютер программалары;
  13. Интерактив  программалар;
  14. Татар сайтлары;
  15. Электрон китапханә;
  16. Татар сайтлары;
  17.  “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе

«Өлгерәм әле…» хикәясендәге лексик материал

2 атна

1.2

2.3

3.4

Диалогик һәм монологик текстларны тыңлап, алардан кирәкле/сорала торган мәгълүматны аңлау һәм табу;

Төрле жанрлардагы аутентик һәм адаптацияләнгән текстларның эчтәлеген тулысынча һәм төгәл аңлау

Коммуникатив бурычларны аңлап, туры килгән репликаларны төзү

1(2)

1(4)

1(9)

2(3)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

укылган текстка карата үз фикереңне белдерә алу;

текстагы кирәкле мәгълүматны алу өчен, өлешләп укый алу

Гамәлдә куллану: җөмләнең коммуникатив төрләрен тану һәм куллану

Диалог һәм монолог төзү

1.1

1.2

2.2

4.2.2

Диалогик һәм монологик текстларның төп эчтәлеген тыңлап аңлау

Диалогик һәм монологик текстларны тыңлап, алардан кирәкле/сорала торган мәгълүматны аңлау һәм табу

Укылган текстан кирәкле мәгълүматны сайлап алу

Еш кулланылы торган сөйләм гыйбарәләре

1(2)

1(5)

1(17)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

Персонажларга кыскача характеристика бирә алу

текстагы вакыйгаларны аңлау өчен, тел материалыннан һәм контексттан чыгып эш итә алу

“Күп укыган – күп белер”

3 атна

3.4.

Коммуникатив бурычларны аңлап, туры килгән репликаларны язу

1(2)

1(14)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

Рәхмәт белдерә алу

Мин һәм минем яшьтәшләрем

Минем яшьтәшләрем темасына диалог төзү

3.4

4.1.19

Коммуникатив бурычларны аңлап, туры килгән репликаларны төзү

Төп гоумими белем бирү мәктәбендә өйрәнелгән аралашу темаларына бәйле лексика

1(5)

2(17)

Белү: Персонажларга кыскача характеристика бирә алу

Гамәлдә куллану:

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

“Аралашу серләре”тексты өстендә эш

4 атна

3.4

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны төзү

1(15)

2(3)

Белү: татар сөйләм этикеты үрнәкләрен куллана алу;

Гамәлдә куллану: җөмләнең коммуникатив төрләрен тану һәм куллану

6

Мин һәм минем яшьтәшләрем. Диалоглар төзү,тәрҗемә күнегүләрен эшләү

3.4

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны төзү

1(15)

2(3)

Белү: татар сөйләм этикеты үрнәкләрен куллана алу;

Гамәлдә куллану: җөмләнең коммуникатив төрләрен тану һәм куллану

7

Яшьтәшемә хат

5 атна

3.2

4.2.1

Үрнәк буенча шәхси хат язу

Төп гоумими белем бирү мәктәбендә өйрәнелгән аралашу темаларына бәйле лексика

1(13)

1(14)

2(17)

Белү: Хатта адресаттан шәхси тормышы турында сорый, үз хәлләреңне хәбәр итә алу.

Үтенеч белдерә алу. Рәхмәт белдерә алу

Гамәлдә куллану: Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

8

Кабатлау дәресе. Диалогик монологик сөйләм

3.4

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны язу

1(15)

2(3)

Белү: татар сөйләм этикеты үрнәкләрен куллана алу;

Гамәлдә куллану: җөмләнең коммуникатив төрләрен тану һәм куллану

2 триместр 

Дәреснең темасы

Календарь

буенча

үткәрү вакыты

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Искәрмәләр

Предмет нәтиҗәләре

Тикшерелә торган элемент коды

Эчтәлекнең контроль

элементлары (өлешләре)

Тикшерелә торган күнекмәләр коды

Тикшерелә торган күнекмәләр

Үз фикеренне җиткерергә өйрәнү

4.12-9.12

4.2.1

Төп гоумими белем бирү мәктәбендә өйрәнелгән аралашу темаларына бәйле лексика

1(13)

2(15)

Белү: Үтенеч белдерә алу. Рәхмәт белдерә алу

Гамәлдә куллану: Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

Дуслар белән сөйләшү этикеты

3.3

3.4

4.2.4

Татар язуының орфографик нормаларын саклау

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны язу

Алынмалар. Антонимнар. Синонимнар

1(2)

2(1)

2(2)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

Гамәлдә куллану: татар теленең төп орфографик кагыйдәләренә бәйле кунекмәләр

Татар теленең төп орфоэпик закончалыкларына бәйле күнекмәләр

Әдәпле булуның серләре

11.12-16.12

3.4

4.2.3

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны язу;

Татар мәдәниятенә караган әдәпле сөйләм үрнәкләре, тойгылы гыйбарәләр

1(15)

3(3)

3(4)

Белү: Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен куллана алу

Гамәлдә куллану: Татар сөйләменә хас төп җөмлә калыпларын белү/аңлау

Татар сөйләменә хас этикет нормаларын белү

Ситуатив диалоглар төзү

 

3.4

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны төзү;

1(11)

1(15)

2(1)

2(17)

3(4)

Белү: Текстның төп фактлары арасында логик эзлеклелек урнаштыра алу

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен куллана алу

Гамәлдә куллану: татар теленең төп орфографик кагыйдәләренә бәйле кунекмәләр

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

“Җиңәсем килде” тексты өстендә эш

18.12-23.12

3.3

3.4

Татар язуының орфографик нормаларын саклау

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны төзү

1(2)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

Диалог һәм монолог төзү. Әдәпле укучы турында әңгәмә

1.1

2.2

4.2.2

Диалогик һәм монологик текстларның төп эчтәлеген тыңлап аңлау

Укылган текстан кирәкле мәгълүматны сайлап алу

Еш кулланылы торган сөйләм гыйбарәләре

1(2)

1(17)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

текстагы вакыйгаларны аңлау өчен, тел материалыннан һәм контексттан чыгып эш итә алу

“Ал кирәк, гөл кирәк, безгә нинди кыз кирәк?” тексты өстендә эш

8.01-13.01

3.4

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны төзү

1(4)

2(3)

Белү: Укыган текстка карата үз фикереңне белдерә алу

Гамәлдә куллану: җөмләнең коммуникатив төрләрен тану һәм куллану

Төсләр темасы. Төс һәм кеше характеры

2.1

3.4

Татар халкының тормышын, көнкүрешен, мәдәниятен, гомумән, көндәлек тормышны чагылдырган аутентик текстларны уку һәм төп эчтәлеген аңлау

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны төзү

1 (17)

1(4)

3(5)

Белү: текстагы вакыйгаларны аңлау өчен, тел материалыннан һәм контексттан чыгып эш итә алу

Укыган текстка карата үз фикереңне белдерә алу

Татар халкының тормышы, көнкүреше, мәдәниятенә хас үзенчәлекләрне белү

Ял вакытларын ничек үткәрергә була? Б.С.Ү.

15.01-20.01

1.2

3.4

Диалогик һәм монологик текстларны тыңлап, алардан кирәкле/сорала

Коммуникатив бурычларны аңлап, туры килгән репликаларны төзү

1(2)

2(3)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

Гамәлдә куллану: Җөмләнең коммуникатив төрләрен тану һәм куллану

Минем яраткан шөгылем

1.2

Диалогик һәм монологик текстларны тыңлап, алардан кирәкле/сорала торган мәгълүматны аңлау һәм табу

1(2)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

“Ялкын” журналының “Танышу мәйданы”ннан хат

22.01-27.01

1.2

Диалогик һәм монологик текстларны тыңлап, алардан кирәкле/сорала торган мәгълүматны аңлау һәм табу

1 (17)

1(10)

Белү: текстагы вакыйгаларны аңлау өчен, тел материалыннан һәм контексттан чыгып эш итә алу

Төрле жанрларга караган адаптацияләнгән аутентик текстларның эчтәлеген тулысынча аңлап укый алу

Диалог һәм монолог төзү «Таныш булыйк»

1.1

2.2

4.2.2

Диалогик һәм монологик текстларның төп эчтәлеген тыңлап аңлау

Укылган текстан кирәкле мәгълүматны сайлап алу

Еш кулланылы торган сөйләм гыйбарәләре

1(2)

1(17)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

текстагы вакыйгаларны аңлау өчен, тел материалыннан һәм контексттан чыгып эш итә алу

Дустыма әйтәсе сүзләрем

29.01-3.02

4.2.1

Төп гоумими белем бирү мәктәбендә өйрәнелгән аралашу темаларына бәйле лексика

1(14)

2(17)

Белү: Үтенеч белдерә алу. Рәхмәт белдерә алу

Гамәлдә куллану: Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

Минем дустымның сыйфатлары

3.4

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны төзү

1(4)

1(18)

2(3)

Белү: Укыган текстка карата үз фикереңне белдерә алу

Синонимнардан файдалана алу

Гамәлдә куллану: җөмләнең коммуникатив төрләрен тану һәм куллану

Дустым.Проект

5.02-10.02

4.2.1

Төп гоумими белем бирү мәктәбендә өйрәнелгән аралашу темаларына бәйле лексика

1(11)

Белү: Текстның төп фактлары арасында логик эзлеклелек урнаштыру

Минем яраткан музыкам, музыка төркемем

2.1

3.4

Татар халкының тормышын, көнкүрешен, мәдәниятен, гомумән, көндәлек тормышны чагылдырган аутентик текстларны уку һәм төп эчтәлеген аңлау

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны төзү

1 (17)

1(4)

3(5)

Белү: текстагы вакыйгаларны аңлау өчен, тел материалыннан һәм контексттан чыгып эш итә алу

Укыган текстка карата үз фикереңне белдерә алу

Татар халкының тормышы, көнкүреше, мәдәниятенә хас үзенчәлекләрне белү

 “Дуслык”

Темасына лексик материалны кабатлау

12.02-17.02

4.2.1

Төп гоумими белем бирү мәктәбендә өйрәнелгән аралашу темаларына бәйле лексика

1(6)

Белү: Аутентик прагматик текстларның төп эчтәлеген аңлый һәм алардан кирәкле мәгълүматны аерып күрсәтә алу

6 бит БРТ 2017-2018

Табигать һәм кеше

Табигать һәм кеше Б.С.Ү.

1.2

3.4

Диалогик һәм монологик текстларны тыңлап, алардан кирәкле/сорала

Коммуникатив бурычларны аңлап, туры килгән репликаларны төзү

1(2)

2(3)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

Гамәлдә куллану: Җөмләнең коммуникатив төрләрен тану һәм куллану

“Син табигать баласы” тексты

19.01-24.02

4.2.1

Төп гоумими белем бирү мәктәбендә өйрәнелгән аралашу темаларына бәйле лексика

1(14)

2(17)

Белү :Үтенеч белдерә алу. Рәхмәт белдерә алу

Гамәлдә куллану: Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

 

Җөмләләрне дөрес тәрҗемә итү

4.2.1

Төп гоумими белем бирү мәктәбендә өйрәнелгән аралашу темаларына бәйле лексика

1(17)

2(16)

Белү: тексттагы вакыйгаларны аңлау өчен, тел материалыннан һәм контексттан чыгып эш итә алу

Гамәлдә куллану: башлангыч һәм төп гомуми белем бирү мәктәбендә үзләштерелгән темалар буенча лексик берәмлекләрне дөрес куллану

Дөрес сөйләм төзи белү.Табигать темасына аралашу әңгәмәсе

26.02-4.03

3.4

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны язу;

1(11)

1(15)

2(17)

3(4)

Белү: Текстның төп фактлары арасында логик эзлеклелек урнаштыра алу

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен куллана алу

Гамәлдә куллану: 

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

 “Урман –кешенең якын дусты” тексты өстендә эш

3.4

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны язу;

1(2)

3(4)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

Гамәлдә куллану: Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

Нәрсә файдалы?Нәрсәгә файдалы?

5.03-10.03

4.2.1

Төп гоумими белем бирү мәктәбендә өйрәнелгән аралашу темаларына бәйле лексика

1(17)

3(1)

Белү: тексттагы вакыйгаларны аңлау өчен, тел материалыннан һәм контексттан чыгып эш итә алу

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә үзләштерелгән лексик берәмлекләрнең мәгънәсен белү/аңлау

Һава торышы, табигать күренешләренең атмасын өйрәнү

1.1

Диалогик һәм монологик текстларның төп эчтәлеген тыңлап аңлау

1(4)

Белү: Укыган текстка карата үз фикереңне белдерә алу

3 триместр (22  сәгать)

Дәреснең темасы

Календарь

буенча

үткәрү вакыты

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Искәрмәләр

Предмет нәтиҗәләре

Тикшерелә торган элемент коды

Эчтәлекнең контроль

элементлары (өлешләре)

Тикшерелә торган күнекмәләр коды

Тикшерелә торган күнекмәләр

Ә сез беләсезме? 68 бит

12.03-17.03

3.4

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны төзү

1(8)

2(3)

Белү: Тел тоемлавыннан һәм контексттан файдалана алу

Гамәлдә куллану: Җөмләнең коммуникатив төрләрен тану һәм куллану

И ямьле дә соң дөнья” дип исемләнгән текст өстендә эш.

1.1

Диалогик һәм монологик текстларның төп эчтәлеген тыңлап аңлау

1(7)

Белү: Сөйләмнең төрле коммуникатив типларына караган авыр булмаган аутентик текстларда теманы, төп фикерне билгелу алу

“Табигать һәм без” .Текст өстендә эш.

3.4

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны төзү;

1(11)

1(15)

2(17)

Белү: Текстның төп фактлары арасында логик эзлеклелек урнаштыра алу

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен куллана алу

Гамәлдә куллану

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

Ә сез беләсезме?

Б.С.Ү. Табигатьне саклау

19.03-24.03

1.1

2.2

4.2.2

Диалогик һәм монологик текстларның төп эчтәлеген тыңлап аңлау

Укылган текстан кирәкле мәгълүматны сайлап алу

Еш кулланылы торган сөйләм гыйбарәләре

1(2)

1(17)

3(2)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

текстагы вакыйгаларны аңлау өчен, тел материалыннан һәм контексттан чыгып эш итә алу

Татар сөйләменә хас төп грамматик күнекмәләрне белү/аңлау

Б.С.Ү. Табигать темасына

Кроссворд төзү

3.4

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны язу

1(2)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

 Агач исемнәре белән танышу

4.04-7.04

1.1

Диалогик һәм монологик текстларның төп эчтәлеген тыңлап аңлау

1(2)

 

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

Диалог һәм монолог төзү

1.1

Диалогик һәм монологик текстларның төп эчтәлеген тыңлап аңлау

1(8)

Белү: тел тоемлавыннан һәм контекстан файдалана алу

 Табигать һәм кеше циклын тәмамлау

9.04-14.04

3.4

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны төзү

1(2)

3(4)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

Гамәлдә куллану: Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

        Туган җирем – Татарстан

 Туган җирем - Татарстан

Б.С.Ү

2.1

Татар халкының тормышын, көнкүрешен, мәдәниятен, гомумән, көндәлек тормышны чагылдырган аутентик текстларны уку һәм төп эчтәлеген аңлау

1(9)

1(11)

2(17)

Белү: Тексттан кирәкле мәгълүматны алу өчен, өлешләп укый алу

 Тексттан кирәкле мәгълүматны алу өчен, өлешләп укый алу

Гамәлдә куллану: Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

Казан – зур промыәленность шәһәре. Текст белән эш

16.04-21.04

1.1

Диалогик һәм монологик текстларның төп эчтәлеген тыңлап аңлау

1(2)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

Казандагы музейлар

3.4

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны төзү;

1(11)

1(15)

2(17)

3(4)

Белү: Текстның төп фактлары арасында логик эзлеклелек урнаштыра алу

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен куллана алу

Гамәлдә куллану: 

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

 Казандагы атаклы шәхесләр

23.04-28.04

3.4

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны язу;

1(2)

3(4)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

Гамәлдә куллану:

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

Казан – спорт шәһәре

30.04-5.05

4.2.1

Төп гоумими белем бирү мәктәбендә өйрәнелгән аралашу темаларына бәйле лексика

1(17)

3(1)

Белү: тексттагы вакыйгаларны аңлау өчен, тел материалыннан һәм контексттан чыгып эш итә алу

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә үзләштерелгән лексик берәмлекләрнең мәгънәсен белү/аңлау

Казан – ял итү урыны

1.2

2.1

3.4

Диалогик һәм монологик текстларны тыңлап, алардан кирәкле/сорала торган мәгълүматны аңлау һәм табу

Татар халкының тормышын, көнкүрешен, мәдәниятен, гомумән, көндәлек тормышны чагылдырган аутентик текстларны уку һәм төп эчтәлеген аңлау

Коммуникатив бурычларны аңлап, туры килгән репликаларны төзү

1(2)

1(4)

1(3)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

Укыган текстка карата үз фикереңне белдерә алу

Үз шәһәрең/авылың, илең, туган телең һ.б турында кыскача мәгълүмат бирә алу

Сөембикә манарасы

7.05-12.05

1.1

Диалогик һәм монологик текстларның төп эчтәлеген тыңлап аңлау

1(11)

Белү: Текстның төп фактлары арасында логик эзлеклелек урнаштыру

Төрле ил манаралары

4.2.1

Төп гоумими белем бирү мәктәбендә өйрәнелгән аралашу темаларына бәйле лексика

1(17)

2(16)

Белү: тексттагы вакыйгаларны аңлау өчен, тел материалыннан һәм контексттан чыгып эш итә алу

Гамәлдә куллану:

башлангыч һәм төп гомуми белем бирү мәктәбендә үзләштерелгән темалар буенча лексик берәмлекләрне дөрес куллану

Татарстан темасына диалоглар төзү

Б.С.Ү.

14.05-19.05

1.2

2.1

3.4

Диалогик һәм монологик текстларны тыңлап, алардан кирәкле/сорала торган мәгълүматны аңлау һәм табу

Татар халкының тормышын, көнкүрешен, мәдәниятен, гомумән, көндәлек тормышны чагылдырган аутентик текстларны уку һәм төп эчтәлеген аңлау

Коммуникатив бурычларны аңлап, туры килгән репликаларны төзү

1(2)

1(4)

1(3)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

Укыган текстка карата үз фикереңне белдерә алу

Үз шәһәрең/авылың, илең, туган телең һ.б турында кыскача мәгълүмат бирә алу

Казандагы театрлар

4.2.1

Төп гоумими белем бирү мәктәбендә өйрәнелгән аралашу темаларына бәйле лексика

1(17)

Белү: тексттагы вакыйгаларны аңлау өчен, тел материалыннан һәм контексттан чыгып эш итә алу

Үткән материалны кабатлау

21.05-26.05

3.3

3.4

Татар язуының орфографик нормаларын саклау

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны төзү

1(11)

1(15)

2(17)

3(4)

Белү: Текстның төп фактлары арасында логик эзлеклелек урнаштыра алу

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен куллана алу

Гамәлдә куллану: 

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

 “Туган җирем – Татарстан” проект

3.4

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны төзү

1(2)

3(4)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

Гамәлдә куллану: Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

Татарстан темасын ныгыту. Бәйрәмнәрк

28.05-31.05

3.4

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны төзү;

1(11)

1(15)

2(17)

3(4)

Белү: Текстның төп фактлары арасында логик эзлеклелек урнаштыра алу

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен куллана алу

Гамәлдә куллану: Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

Йомгаклау дәресе.

Белемнәрне гомумиләштерү

12.03-17.03

3.4

Коммуникатив бурычларны аңлап туры килгән репликаларны төзү

1(2)

3(4)

Белү: өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирә алу, тасвирлау;

Гамәлдә куллану: Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 класс. Эш программасы

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча төзелде....

Эш программасы по татарскому языку (4 класс)

4 класс буенча татар теленнән эш программасы якынча гомуми башлангыч белем программасы нигезендә эшкәртелгән. Р.Х. Ягафарова, Р.З.Хәйдәрова программаларына нигезләнеп һәм Федераль компонент стан...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

9 класс. Эш программасы

9 класс. Рус группасы. Эш программасы...