4 класс. Эш программасы
рабочая программа по теме

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча төзелде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Татар теленнән эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрдән, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар теленнән вакытлыча дәүләт стандарты, Казан, 2008;
  2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 нче елда бастырылган “Рус телендә  урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалр өчен). 1 — 4 нче сыйныфлар” (авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Ә.Г.Әхәтова);
  3. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Зәй шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең башлангыч гомуми белем өчен төп белем программасы;
  1. Р.З.Хәйдәрова. Татар теле һәм уку китабы. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә  сөйләшүче балалар өчен). Ике кисәктә. Казан, “Мәгариф”нәшрияты, 2010 нчы ел.

        Татар теле укыту программасында 4 нче сыйныфта барлыгы 170 сәгать (әдәби уку белән бергә) бирелә. Эш программасы белем бирү үчреждениесенең гамәлдәге төп белем программасы буенча атнага 3/2 сәгать  исәбеннән төзелә, барлыгы 102/68 сәгать бирелә. Программаның эчтәлеген тулысынча саклап, укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен исәпкә алып, эш программасына кайбер үзгәрешләр кертелде. Әлеге үзгәрешләр түбәндәгеләр: “Кышкы уеннар” бүлегенә тиешле 9  сәгать “Хайваннар дөньясында” темасына бүлеп бирелде; “Минем дусларым” бүлеге 3 сәгатькә, “Дүрт аяклы дусларыбыз” бүлеге 1 сәгатькә киметелде; “Татарстан – туган ягым” бүлегенә тиешле 5 сәгать “Көзге табигать” бүлегенә, 1 сәгате“Хайваннар дөньясында” темасына  бүлеп бирелде. “Чәчәкле җәй, ямьле җәй” темасына тиешле 5 сәгать контроль эшләргә һәм хаталар өстендә эшкә бүлеп бирелде.

Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теле укытуның  төп максатлары:

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

1.Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәрмилләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш,шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи  үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең  иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннәнфайдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык  һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайлана.

Урта звенода Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстан символикасы, башкалабыз Казанның тарихы, бүгенге йөзе, Татарстанның территориясе, географик урыны, экономик бәйләнешләре, татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча билгеле булган шәхесләр, Бөек Җиңүгә Татарстанның өлеше турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

2. Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләүсәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский).

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаш белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатияхисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Программага сайланга эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

3. Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алына. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны ү зэченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру шушы  максатка буйсындырыла һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителә.

4. Белем бирү максатының  эчтәлеге:

Укучыларның  татар теле буенчалексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлыктөрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматиккатегорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак  өйрәнү бурычы үтәлә.Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

                           

 4 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр 

  1. Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.
  2. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.
  3. Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.
  4. Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.
  5. Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
  6. Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.
  7.  Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
  8. Монда, анда  күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.
  9. Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.
  10.  Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.
  11.  Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе үзенчәлекләр белән таныштыру.
  12.  Иртәгә эшлим конструкциясе белән таныштыру

Орфоэпик һәм орфографик минимум.

  1. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

2. Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

4. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.

УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН ТИКШЕРҮ ҺӘМ БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе  

                                     

Тыңлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4—6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4—6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.

Язма эшләрне тикшерү

Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. 1 нче сыйныфта балалар баш һәм юл хәрефләрен, кыска сүзләрне һәм җөмләләрне күчереп язарга күнегәләр. Укучыларның язу күнекмәләрен тикшергәндә, мондый күләмне истә тотарга кирәк: 1 нче сыйныфта — 1 юл; 2 нче сыйныфта — 2 юл; 3 нче һәм 4 нче сыйныфларда — 4 юл.

2—4 нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү эшләре (изложение, сочинение);
  1. контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант).

1—2 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителсә, 3—4 нче сыйныфларда сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.

Язма эшләрнең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус тукталу сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.

1—2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ителсә, 3—4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрне алыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Өйрәтү характерындагы язма эшләрнең санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта сыйныф журналына бары тик уңай билгеләр генә куела.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диктантны бәяләү

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6 орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.

Язма сөйләмне бәяләү

2—4 нче сыйныфларда, укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлекле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 орфографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7 дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре

Башлангыч сыйныфлар

Эш төрләре

Сыйныфлар

1

2

3

4

1.

Тынлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмәлэр

0,1—0,2 минут

0,2—0,4 минут

0,3—0,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

4.

һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5.

Уку

15— 25 сүз

25—35 сүз

35 — 45 сүз

45—55 сүз

6.

Язу:

күчереп язу (гади жөмлә)

1 — 2 жөмлә

3 — 4 җөмлә

4—5 жөмлә

5 — 6 жөмлә

сүзлек диктанты

5 — 6 сүз

7—8 сүз

8—9 суз

сочинение (өйрәнү характерында)

4—5 жөмлә

5—6 җөмлә

                            

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Программа

Эш программасы

татар теле

әдәби уку

1

Яңа уку елы котлы булсын!

20 сәг.

12 сәг.  

9 сәг.  

Көзге табигать

5 сәг.    

5 сәг.    

2

Без кошларга ярдәм итәбез (кошлар һәм хайваннар дөньясында)

20 сәг.

13 сәг.  

9 сәг.  

Хайваннар дөньясында

10 сәг.  

7 сәг.  

3

Кышкы уеннар

25 сәг.

6 сәг.  

6 сәг.  

4

Минем дусларым

25 сәг.

12 сәг.  

8 сәг.  

5

 Яз килә!

20 сәг.

12 сәг.

9 сәг.

6

Дүрт аяклы дусларыбыз

15 сәг.

8 сәг.  

6 сәг.  

7

Татарстан Республикасы  (Татарстан )

20 сәг.

6 сәг.

4 сәг.

8

Чәчәкле җәй, ямьле җәй (Матур җәй җитә)

25

10 сәг.

5 сәг.

Контроль эшләр

4

Хаталар өстендә эш

4

Барлыгы

170

102  

68

                      Тикшерү характерындагы язма эшләрнең саны:   контроль эшләр – 4(2)

                       Барлык сәгатьләр саны – 102 сәг., 34 атна, атналык сәгатьләр саны – 3

                   

   

                     4 НЧЕ СЫЙНЫФТА УКУЧЫ РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ТЕМАТИК ПЛАН

                                           

дәрес

Дәреснең темасы

Сәг. саны

    Үткәрү

    вакыты

дәрес

тибы

     Үзләштерелергә һәм  камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

           Уку эшчәнлеге

                ысуллары

Контроль

  төрләре

  Искәрмә

план.

Факт.

       Лексика

   грамматика

Яңа уку елы котлы булсын! (12  сәг.)

1

Яңа уку елы котлы булсын!

1

ЛКК

Уңыш,чәчәк бәйләме, кәеф, сәламәтлек, яңа, шакмаклы,буйлы,уку-язу әсбаплары исемнәре

татар теле дәреслеге структурасы

сүзлек белән эш, фонетик зарядка, диалог уку, диалогка репликалар өстәү,

җөмләләрне киңәйтеп язу

Яңа уку елы

белән котлый белү. Уку-язу әсбапларын сорый, ала,бирә белү

2

(3)

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

ЛГКК

Аваз, хәреф; сызыклы, шакмаклы, көндәлек

исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Саннарны дөрес әйтү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү, ситуатив күнегүләр

3

(4)

Татар теленә хас булган авазлар.

1

ГКК

Башлана, чәчәк, котладык

транскрипция билгеләре транскрипция билгеләре

Дөрес әйтү, уку, транскрипция билгеләре белән язу

4

(6)

Киң әйтелешле, тар әйтелешле о, ы, э авазлары.

1

ГКК

кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирә белү

Гр. күнегүләр, транскрипция билгеләре белән язу.

5

(8)

Кая? кайда? кайдан? Сораулары.

1

ГКК

Тора, ничек, нишли, нинди

Сорау алмашлыклары

җөмләләр төзү, гр. күнегүләр,

6

(9)

Сорау алмашлыкларын җөмләдә куллану.

1

ГКК

Гр. күнегүләр, ситуатив күнегүләр, хикәя төзү

хат язу

7

(10)

Саннар.

1

ГКФ

Ничә, ничәнче, ничәү, биш, алты, бишенче, алтау

Сан төркемчәләре

Гр. күнегүләр, җөмләләр төзү, сораулар кую

8

(13)

“Көндәлек режим” темасы буенча диалогик сөйләмгә чыгу.

1

д/м сөйләм

ситуатив күнегүләр, диалог төзеп сөйләшү

Схема буенча диалог төзи белү

9

(14)

Эш урыны» текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛКК

Тырыш, ялкау, эшчән, ихтирамлы, тәртипле, тәртипсез, игътибарлы; тәртип, эш урыны, һәрвакыт, сүндерә

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре белән кушма җөмләләр

Дөрес уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

10

(18)

“Контролъ эш “

тексты.

1

ЛКК

язма эш, 

контроль эш, дөрес чиште, дөрес чишмәде; кәефсез, бугай, үкенде, гаеп

хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Уку, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр, диалог уку, сөйләшү Уку, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр, диалог уку, сөйләшү

11

(20)

“Контролъ эш “

текстын үзгәртеп язу.

1

ЛКК

Яңа хикәя язу

12

(22)

«Яңа уку елы котлы булсын!» темасын кабатлау.

1

ЛГКК

13

Кереш контролъ эш. “Яңа уку елы котлы булсын!”

1

Контролъ эш эшләү

14

Хаталар өстендә эш. Сорау җөмләләр.

1

Хаталар өстендә эш эшләү

Көзге табигать (5 сәг.)

15

(25)

Үткән заман хикәя фигыль.

1

ЛГКК

үткән заман хикәя фигыль

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

16

(27)

Көз билгеләре.

1

д/м сөйләм

диалог уку, сөйләшү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр

Көз билгеләре турында сөйли белү

17

(29)

“Дару үләннәре” тексты өстендә эшне дәвам итү.

1

д/м сөйләм

диалог уку, сөйләшү, ситуатив күнегүләр

Диалог төзеп сөйли белү

18

(30)

Кемне? Нәрсәне? сораулары.

1

ГКК

Мәтрүшкә, кычыткан, файдалы, авырый

Кемне? нәрсәне? сораулары.

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

19

(33)

Көз турында хикәя язу.

1

д/м сөйләм

Хикәя язу, шигырьләр сөйләү, диалог төзеп сөйләшү

Без кошларга ярдәм итәбез (13  сәг.)

20

(35)

Канатлы дуслар.

1

ЛКК

Карга, күгәрчен, песнәк, тукран, җим, җитез; сандугач, тургай,  күке, акчарлак, хәрәкәтчән, туклана

Сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

21

(36)

Кошлар – безнең дусларыбыз.

1

ЛГКК

кош исемнәре; хәрәкәтчән, җитез, тәүлегенә

алфавит

Уку, сөйләү, гр. күнегүләр, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр

22

(38)

Нәрсә? Нәрсәне? Нәрсәнең? сораулары.

1

ГКК

Ашата, эчертә;

ашата, эчертә фигыльләрен сөйләмгә кертү

гр. күнегүләр, диалог уку, сөйләшү, җөмләләргә сораулар кую

23

(40)

Г.Лотфи. «Песнәк белән Әнисә» хикәясе өстендә эшне дәвам итү.

1

ЛГКК

Җимлек, ияләште

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

24

 (41)

Г.Лотфи. «Песнәк белән Әнисә» хикәясе буенча яңа хикәя язу.

1

д/м сөйләм

Чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләр

җөмләләр төзү,  яңа хикәя язу, ситуатив күнегүләр

25

(42)

Хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

ГКК

хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең юклык формасы

гр. күнегүләр, тәрҗемә итү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

26

(43)

Җ.Тәрҗемәновның  «Чирик» хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

өстендә, астында, канаты өшеде; томшык, борын

сораулар кую, тәрҗемә итү, гр. күнегүләр

27

(46)

Инфинитив + ярата төзелмәсе.

1

ГКК

оча башлады, юкка чыкты; сәламәт, җилкә,

шартлата, шаяра, курка

инфинитив+ ярата, эшли башлады төзелмәләре

ситуатив күнегүләр, тәрҗемә итү, сүзлек эше

  28

(48)

Ярата, башлады ярдәмче фигыльләренең җөмләдә кулланылышы.

1

ЛКК

Ярата, башлады ярдәмче фигыльләрен  җөмләдә куллану.

ситуатив күнегүләр, хикәянең эчтәлеген сөйләп карау

  29

(49)

Исемнәрнең тартым

белән төрләнеше.

1

ГКФ

исемнәрнең тартым белән төрләнеше

җөмләләр төзү, диалогны тулыландыру

  30

(50)

Исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе.

1

ГКФ

кошчыгым, тутый кош кошчыгым, тутый кош

исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе

гр. күнегүләр, диалогны дәвам итү, сөйләшү

31

(51)

Исемнәргә аффикслар ялгану тәртибен кабатлау.

1

ГКК

Кайвакыт, бервакыт, инде

исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе

тәрҗемә итү, гр. күнегүләр, дөрес уку, сораулар кую

32

(54)

Җ.Тәрҗемәновның «Чирик» хикәясе буенча диалогик сөйләмгә чыгу.

1

д /м сөйләм

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен куллану

Хикәянең эчтәлеген сөйләү, ситуатив күнегүләр, тәрҗемә итү

Хайваннар дөньясында (10 сәг.)

33

(58)

Кыргый хайваннар.

1

ЛКК

Койрык, энә, соры, җәнлек исемнәре; кышын, җәен, гомер

диалогны тулыландыру, сөйләшү, табышмаклар чишү

Табышмак ятлау

34

(60)

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

1

ГКФ

ярыш, ярыша, ярышта катнаша, ярышырга тели

билгесез үткән заман хикәя фигыль

Тәрҗемә итү, сүзлек эше, сүзләрне дөрес уку

35

(62)

“Ташбака илә Куян” хикәясе өстендә эшне дәвам итү.

1

д/м сөйләм

җөмләләргә сораулар кую, ситуатив күнегүләр, гр. күнегүләр

Хикәянең эчтәлеген сөйли белү

36

(63)

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

ГКК

төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар; урлый, оялган, кызара

сыйфат дәрәҗәләре

Гр. күнегүләр, сүзлек эше, комплиментлар әйтү

37

(65)

“Ялкау тиен” әкияте өстендә эшне дәвам итү.

1

д/м сөйләм

Сәнгатьле уку, сүзтезмәләр төзү, гр. күнегүләр

38

(66)

Яңа хикәя язу. “Тырыш тиеннәр”.

1

ГКК

Ялгыштым, кызарган

Ул торганмы?

Әкиятне сәхнәләштерү, ситуатив күнегүләр

Әкиятнең эчтәлеген сөйли белү

39

(67)

«Яшел энәле керпе» әкиятендәге лексик-грамматик материал.

1

 

ЛГКК

Әйләнеп чыктым, энәләрен иснәгән, ышанмаган, булса да

кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирү

Дөрес уку, тәрҗемә итү, гр. күнегүләр

40

(69)

«Яшел энәле керпе» әкияте өстендә эшне дәвам итү.

1

ЛКК

Җөмләләрне киңәйтеп язу, җөмләләргә сораулар кую, диалогны тулыландыру

Әкиятнең эчтәлеген сөйли белү

41

(71)

Керпе турында сөйләшү.

1

д/м сөйләм

диалог уку, сөйләшү, ситуатив күнегүләр

Сораулар ярдәмендә керпе турында сөйли белү

42

(73)

Җәнлекләр турында сөйләшү.

1

д/м сөйләм

табышмаклар, ребуслар чишү, җөмләләр төзү

Әкиятләрнең эчтәлекләрен сөйли белү

43

Контроль эш. “Җәнлекләр турында сөйләшәбез”.

(II чиреккә)

1

контроль эш

44

Хаталар өстендә эш. Хикәя фигыль.

1

хаталар өстендә эш эшләү

Кышкы уеннар (6 сәг.)

45

(75)

“Кышкы уен” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКК

Зурая, кар бабай, күмер, йомшак, борын

Сүзлек эше, җөмләләр төзү, гр. күнегүләр

46

(78)

«Елга буенда» текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛКК

Тимераяк, тотынды, таяк сузды, кешене характерлаучы сыйфатлар; камыш, сизми калды

Гр. күнегүләр, тәрҗемә итү, дөрес уку

47

(80)

Яңа хикәя язу.

1

ЛКК

Рәхимле, батыр, игътибарлы, җитез, тәрбияле

 Антоним сыйфатлар

Җөмләләр төзү, гр. күнегүләр, ситуатив күнегүләр, яңа хикәя язу

Үзең язган хикәяне сөйли белү

48

(82)

Без урамда уйныйбыз.

1

д/м сөйләм

диалогны тулыландыру, сөйләшү, гр. күнегүләр, тәрҗемә итү

49

(84)

Безнең мәктәптә яңа ел бәйрәме.

1

д/м сөйләм

Хикәя төзү, диалогны тулыландыру, сөйләшү

Яңа ел турында бер шигырьне яттан сөйли белү

50

(85)

«Кышкы уеннар» темасын кабатлау.                                

1

д/м сөйләм

гр. күнегүләр, диалог төзү, җөмләләр төзү

Минем дусларым (12 сәг.)

51

(87)

Тартымлы исемнәр.

1

ЛКК

Дус, дустым, иптәшем, дуслаштык, бергә

Исемнең тартым белән төрләнеше

Сүзлек эше, гр. күнегүләр, диалогны тулыландыру, сөйләшү

52

(89)

Сан төркемчәләре.

1

ГКК

Дус,  бию түгәрәге, күрше; соң

Сан төркемчәләре

Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, гр. күнегүләр Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, гр. күнегүләр

53

(91)

«Минем дустым» хикәясе өстендә эш.

1

ЛКК

Хикәяне сәнгатьле укучыга конкурс, гр. күнегүләр

Хикәянең эчтәлеген сөйли белү

54

(93)

 Җыю саннары.

1

ГКК

әйбер, бүләк

җыю саннары

Санау күнегүләре, ситуатив күнегүләр

55

 (95)

Сүз ясагыч кушымчалар –чы/-че.

1

ГКК

бакчачы,тимерче,

сатучы,төзүче,

эшче; тегүче

сүз ясагыч кушымчалар

-чы/-че

Гр. күнегүләр, сүзләрне дөрес уку, җөмләләр төзү

56

(97)

Хикәя язу. “Минем чын дустым”.

1

д/м сөйләм

Уку, җөмләләр төзү, сораулар язу, хикәя язу

Үзең язган хикәяне сөйли белү

57

(98)

Башлады ярдәмче фигыле.

1

ГКК

Кебек, гел, бик

Башлады ярдәмче фигыле

Фигыльләрне төрләндерү, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

58

(99)

Фигыльнең заман белән төрләнеше.

1

ГКК

фигыльнең заман белән төрләнеше

Фигыльләргә сораулар кую, фигыльләрне заман белән төрләндерү, гр. күнегүләр

59

(100)

Д.Аппакованың«Шыгы-рдавыклы башмаклар» хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Башмак, күбәләк; шыгырдавыклы,  җибәрде, беркем,  шатлык

Дөрес уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

60

(103)

Д.Аппакова. «Шыгырдавыклы башмаклар» хикәясе буенча диалогик сөйләмгә чыгу.

1

д/м сөйләм

рольләргә бүлеп уку, сәхнәләштерү

Хикәянең эчтәлеген сөйли белү

61 (104)

Билгесезлек алмашлыклары.

1

ГКК

нәрсәдер, кемдер,

күзе төште

Билгесезлек алмашлыклары

Гр. күнегүләр, тәрҗемә итү, сүзлек эше, сүзләрне дөрес уку

62

(106)

«Минем дусларым» темасын кабатлау.                                  

1

д/м сөйләм

тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр, гр. күнегүләр

Яз килә! (12 сәг.)

63

(109)

“Яз килә” шигыре өстендә эш.

1

ЛГКК

Шигырьне иң яхшы укучыга конкурс, бәя бирү, ситуатив күнегүләр, гр. күнегүләр, диалогны тулыландыру, сөйләшү

64

(111)

Инфинитив + ярый, телим төзелмәләре.

1

ГКК

Үсәргә ярый, үсәргә телим; каен яфрагы,  бөре, буш

Инфинитив + ярый, телим төзелмәләре.

Диалог уку, сөйләшү, тәрҗемә итү, сүзлек эше

65

(113)

“Язгы авазлар” хикәясе  өстендә эш.

1

ЛКК

Гр. күнегүләр, план буенча сөйләргә өйрәнү Гр. күнегүләр, план буенча сөйләргә өйрәнү

66

(114)

“Язгы авазлар” хикәясе  буенча диалогик сөйләмгә чыгу.

1

д/м сөйләм

диалогларны тиешле тәртиптә урнаштыру, рольләргә бүлеп уку, сәхнәләштерү

Яз турында сөйли белү

67

(115)

“Карга боткасы” текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛКК

Карга боткасы, ярма, күкәй, сирәк, түтәй, уңган, дөньяда

Сүзлек эше, тәрҗемә итү, гр. күнегүләр

68

(117)

“Карга боткасы” тексты өстендә эшне дәвам итү.

1

д/м сөйләм

гр. күнегүләр, сәхнәләштерү, ситуатив күнегүләр

Карга боткасы бәйрәме турында сөйли белү

      69

(119)

8 март — әниләр бәйрәме.

1

д/м сөйләм

Хикәя төзү, диалоглар уку, сөйләшү

70

(120)

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

1

ГКК

үсеп җиткән

билгесез үткән заман хикәя фигыль

Гр. күнегүләр, диалог уку, сөйләшү

71

(122)

Үтенеч белдерү формалары.

1

ГКФ

өй җыештыру,

булыш, ю, зинһар

бирегезче, бирегез әле, бирегез зинһар формалары

Гр. күнегүләр, диалоглар уку, диалог төзеп язу, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, тәрҗемә итү

72

(124)

М. Газизовның “Рәхмәт!” шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

ГКК

Тырыс, рәтли

Дөрес уку, тәрҗемә итү, гр. күнегүләр, ситуатив күнегүләр

73

(126)

Кушма саннар.

1

ГКК

Кушма саннар

Гр. күнегүләр, җөмләләр төзү

74

(128)

«Яз килә!» темасын кабатлау.                                                  

1

д/м сөйләм

Бәйрәмнәр турында сөйләү, бәйрәм белән котлау, гр. күнегүләр, ситуатив күнегүләр, диалог төзү, сөйләшү

“Язгы авазлар” хикәясен сөйли белү

75

Контроль эш. “Минем дусларым”. (III чирек)

1

Контроль эш эшләү

76

Хаталар өстендә эш. Нечкә сузыклар.

1

Хаталар өстендә эш эшләү

Дүрт аяклы дусларыбыз (8  сәг.)

77

(133)

Р.Мингалим. «Дөньяда бер эт бар иде» шигыре өстендә эшне дәвам итү.

1

д/м сөйләм

Иң матур укучыга конкурс, җөмләләр төзү

шигырьне яттан сөйли белү

  78

(134)

Исемнәрдә –сыз/-сез аффикслары.

1

ГКК

Кат, йорт, төзи

исемнәрдә

сыз/-сез аффикслары

тәрҗемә итү, гр. Күнегүләр, җөмләләр төзү

  79

(135)

Г.Мөхәмәтшин. «Ак песи» хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Дуслашты, бергә; туңган

фигыльнең заман формалары

гр. Күнегүләр, сораулар кую

80

(137)

Г.Мөхәмәтшин. «Ак песи» хикәясе өстендә эшне дәвам итү.

1

ЛГКК

Хикәяне рольләргә бүлеп уку, эчтәлеген сөйләү, сораулар бирү

81

(139)

Буе  бәйлек сүзе.

1

ГКК

буе сүзенең Ю.к„ Ч.к.,  У-в. к. төрләнүе

Сорауларга җавап  бирү, гр. күнегүләр, җөмләләрне киңәйтеп язу

82

(140)

Р.Батулла. «Чикыл белән Мырый» әкиятендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКК

яр буе, коерык, кача; басма, егылып төшә

сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, дөрес әйтү өстендә эш

Язучы турында сөйли белү

     83

  (142)

Р.Батулла. «Чикыл белән Мырый» әкиятендәге өстендә эшне дәвам итү.

1

ЛГКК

сорау җөмләләр

тәрҗемә итү, сорау җөмләләр төзү, гр. Күнегүләр

     84

  (144)

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасын кабатлау.

1

д/м сөйләм

Геройларга бәя бирү, җөмләләр төзү, сорауларга җавап бирү

Әкият геройлары турында сөйли белү

Татарстан Республикасы (6 сәг.)

     85

  (146)

Татарстанның дәүләт символлары.

1

ЛГКК

туган як, туган ил, туган җир; дәүләт теле, тату, сурәтләнгән, милләт; дәүләт флагы,  Ватан, ил

тәрҗемә итү, сәнгатьле уку, сораулар бирү

 

     86

  (148)

“Казан — башкалабыз” тестындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

башкала, мәчет, манара,  истәлекле

дәүләт музее структурасы

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, дөрес әйтү өстендә эш

87

(150)

“Казан -башкалабыз” тесты буенча диалогик сөйләмгә чыгу.

1

д/м сөйләм

Диалогны сәхнәләштерү, ситуатив күнегүләр

Казан турында сөйли белү

88

(151)

“Татарстан шәһәрләре” текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Башка, очрашабыз, Бөгелмә, Әгерҗе, Баулы, ерак, якын, еш

Казан Әлмәттән ерак төзелмәсе

тәрҗемә итү,  дөрес уку өстендә эш, җөмләләр төзү

89 (153)

“Татарстан шәһәрләре” тексты буенча диалогик сөйләмгә чыгу.

1

д/м сөйләм

Диалог уку, сөйләшергә өйрәнү

ТР турында хикәя төзи белү

90

(156)

«Татарстан Республикасы»  темасын кабатлау.

1

д/м сөйләм

Хикәя төзеп язу, кроссворд чишү

Чәчәкле җәй, ямьле җәй (10 сәг.)

91

(159)

Җәйге табигать.

1

д/м сөйләм

җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр, диалог төзеп сөйләшү, хикәя төзү

Хикәя төзи белү

92

(160)

“Мин җәйне яратам” темасына сөйләшү.

1

д/м сөйләм

ситуатив күнегүләр, диалог төзеп сөйләшү

93

(162)

Җәйге урман.

1

д/м сөйләм

Шигырь сөйләүчегә конкурс, диалог төзеп сөйләшү

94

(164)

Р.Корбан. «Җиләктә» шигыре буенча диалогик сөйләмгә чыгу.

1

д/м сөйләм

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

Диалог уку, сөйләшергә өйрәнү

    95

  (165)

Җиләк-җимешләр.

1

ЛКК

чүп утый, су сибә, миләш

сыйфатлар

гр. күнегүләр, ситуатив күнегүләр

96

(167)

Җәйге ял.

1

д/м сөйләм

Кеше исемнәре

Диалог төзү, сөйләшергә өйрәнү, ситуатив күнегүләр

97

(168)

«Чәчәкле җәй, ямьле җәй» темасын кабатлау.

1

д/м сөйләм

гр. күнегүләр, кечкенә хикәя төзү, кроссворд чишү

98

Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

ГКК

99

Еллык контроль эш.

1

100

Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәре.

1

101

Сүз төзелешен кабатлау.

1

ГКК

102

Йомгаклау.

1

д/м сөйләм

Әңгәмә, ситуатив күнегүләр, җөмләләр төзү

                                                                                                                                                                       

        ӘДӘБИЯТ  ҺӘМ ИНТЕРНЕТ РЕСУРСЛАР

  1. Р.З.Хәйдәрова. Татар теле һәм уку китабы. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Ике кисәктә. Казан, “Мәгариф”, 2010.
  2. Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах. Н.Челны.
  3. К.С.Фатхуллова, А.Н.Газизова. Тесты по татарскому языку. 4 класс. Казань, “Гыйлем”, 2010.
  4. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә. Хәйдәрова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 4 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма.Яр Чаллы, 2003.
  5. Р.З.Хәйдәрова. Гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 4 нче сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. Яр Чаллы, 2010.
  6. Хайдарова Р.З., Гиниятуллина Л.А. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Н.Челны, 2004.
  7. Татарча-русча, русча-татарча мәктәп  сүзлеге. Казан, 2008.
  8.  Презентациялар: “Көз”, “Кыргый хайваннар”, “Кыш”, “Яз”.
  9. Т.Р.Шакирова. Кошлар. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2007.
  10.  Компакт-диск “Татар телле заман”. “Мин татар телен өйрәнәм” сериясеннән.
  11.  Тематик папкалар: “Этләр – безнең дусларыбыз”, “Ел фасыллары”, “Татарстан – минем республикам”.
  12.  http://edu.tatar.ru
  13. www.yandex.ru


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эш программасы по татарскому языку (4 класс)

4 класс буенча татар теленнән эш программасы якынча гомуми башлангыч белем программасы нигезендә эшкәртелгән. Р.Х. Ягафарова, Р.З.Хәйдәрова программаларына нигезләнеп һәм Федераль компонент стан...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

8 класс Эш программасы

Татар теле. 8 сыйныф. Рус төркемнәре өчен эш программасы....

9 класс. Эш программасы

9 класс. Рус группасы. Эш программасы...


 

Комментарии

Тематик планда җәяләр эчендәге дәрес № дәреслектәге дәрес номерына туры килә.