Әбием сандыгы
классный час (5 класс) на тему

Максат:

1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;

2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;

3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

 

Җиһазлау: Китап күргәзмәсе  “Халкыбызның күңел бизәкләре”; сандык һәм сандык эчендә - чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек.

Катнашалар: 5 нче сыйныф укучылары.

Плакат: “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biem_sandygy.docx25.53 КБ

Предварительный просмотр:

Әбием сандыгы

“Әбием сандыгы”

Максат:

1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;

2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;

3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Китап күргәзмәсе  “Халкыбызның күңел бизәкләре”; сандык һәм сандык эчендә - чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек.

Катнашалар: 5 нче сыйныф укучылары.

Плакат: “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”

      Хөрмәтле әбиләр, дәү әниләр, кичәбезне башлыйбыз!

  А.б. - Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның әниләре булган, аларга тормыш биргән, аларны кеше иткән кешеләр – әбиләр турында алай еш уйламыйбыз. Ә әбисе булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.

  Энҗе. - Әбием! Нинди матур яңгырый бу сүз! Бу сүз, “әни” дигән сүз кебек үк якын һәм кадерле. Әбиләрне хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгалләмәдә булу зур гөнаһ булыр иде.

  Зилә.     Ак  яулыклы татар әбисе! Син барысын да күрдең: яхшысын да, яманын да. Ләкин син барыбер татар әбисе булып калдың. Ак яулыгыңны башыңнан салмадың. Ә иң мөһиме: синең Ходай Тәгаләгә ышанычың саф булып сакланды. Бүген намаз укыганыңны күрәм дә сиңа сокланам. Тәсбих тотып, илнең иминлеген, балаларыгызның саулыгын теләп намаз укыйсың. Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле ак яулыклы татар әбисе!

Инсаф. Әгәр дә сезнең бишек җырларыгыз яңгырамаса, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде безгә? Әгәр дә улларыгызны корыч ихтыярлы итеп үстермәсәгез, каян килер иде безгә батырлар? Әгәр дә кызларыгызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр иде микән татарда?

  Әлфис. И хөрмәтле татар әбиләре! Сез тыйнак та, сөйкемле дә, сез – эшчән дә, түземле дә, сез – иманлы да, дәрманлы да. Сез – өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә, сүрелдермичә сез дөрләтеп торасыз. Сезне яратмаган, хөрмәт итмәгән, сезгә тел-теш тидергән кешенең эчендә җаны булмас. Сезне рәнҗеткән, кимсеткән кешегә алла үзе җәза бирер, сезне ташлаучыларның, онытучыларның кеше дип аталырга хакы юк!

Розана. Әй сез, татар әбиләре,

        Нур сибә күзләрегез

        Шуңа күрә дә яз сыман

        Сезнең чал йөзләрегез.

Илназ. Чәчләргә ак карлар яусалар да

        Язлар яши сезнең күңелдә.

        Өйрәнсеннәр яшьләр, сезгә карап

        Сокланырлык тормыш төзергә.

 А.б. Балалар! Ак әбиләребез безне тәрбияләүдә күп көч куялар, алар өйләребезнең яме, алар безнең нәселебезнең гореф-гадәтләрен саклап, нәселдән-нәселгә күчерүчеләр дә. Ә бүген без сезнең белән ак яулыклы әбиләребезнең серле сандыкларына сәяхәт ясыйк әле. Укучылар, сандык -  тормыш чынбырлыгын, күп серләрне үзенә сыйдырган тарих ул. Анда татар халкының эшчәнлеге дә, осталыгы да, уңганлыгы  да , әбиләребезнең,  әниләребезнең  күңел серләре дә, шатлыгы да, моңсулыгы да, кайгылары да тупланган.    (Сандыктан бала итәкле күлмәк, чигелгән алъяпкыч, җиңсә алып күрсәтә).Бу киемнәрне киеп эшкә  йөргәннәр, урак  урганнар.   Егетләр һәм кызлар әнә шулай матур итеп киенеп су буйларына, болыннарга уенга төшкәннәр, уйнаганнар, күңел ачканнар. Гармун тавышы кичке авыл өстендә яңгырап торган.

     (“Йөзек салыш” уены уйнала).

Уйнаучылар түгәрәкләнеп утыралар. Бер балада йөзек була. Шул бала түгәрәк буенча кулларына йөзек салган кебек әйләнеп чыга. Сиздермичә генә бер балага йөзекне сала, үзе уртага баса һәм: “Кемдә йөзек йөгереп чык!”,-ди. Йөзеге булган бала уртага чыгарга тиеш, ә калганнар аны тотып алырга тырышалар. Тосалар, аңа җәза бирәләр. Һәм ул, җәзаны үтәгәч, беренче бала кебек, йөзек сала башлый. Уен дәвам итә.

А.б. Балалар! Сандыкның иң кадерле урынында бу әби-бабаларыгыздан калган иң изге китап - Коръән сакланган. Әби-бабаларыбыз Коръән укып, тәсбих тартып, балаларына,  кардәш-оруларына, барча якыннарына изге теләкләрен, догаларын юллаганнар. Бу изге китап чисталыкка, пакълеккә, урлашмаска, кешеләргә бер-берләрен җәберләмәскә, кыерсытмаска, изге күңелле булырга өйрәткән. Китап гаиләдә буыннан-буынга, кулдан-кулга күчкән. Балалар, бу китап та гаиләбезнең ядкаре булып тора.

( балалар коръән укый).

А.б. Балалар, сез мөнәҗәтләр, бәетләр беләсезме?

(Әбиләр җырлап, укып күрсәтәләр. Сандыктан сөлгеләр  күрсәтелә)

А.б.  – Балалар! Карагыз әле, нинди матур сөлгеләр! Татар хатын-кызының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас, ашъяулык тукыган.

Сөлге-сөлгекәй, гомер юлдашы бит син,   гомер юлларын ак әбиләр белән  бергә кичтең , шатлыкны да, авырлыкны да бергә кичердең. Сугыш елларында булган мал-мөлкәтемне ризыкка алыштырганда да сине бирмәде татар халкы, балаларым кебек кадерле булгансың ахры...  , син әбиләрнең йөз аклыгын саклагансың икән.

Зилә .   Әбиемнең күңел сандыгы!

              Нинди серләр саклый икән ул?

            Гомер буе җыйган хәзинәме,

              Әллә инде күңел бизәгеме,

              Нинди серләр саклый икән ул?

Инсаф:    Әбиемнең күңел сандыгын

              Бер ачасы иде, ачасы...

              Әби – бабам белгән йолаларны,

              Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

             Бер ачасы иде, ачасы.

Энҗе :   Әбиемнең күңел сандыгы

              Кызыктыра инде күптәннән.

              Ач, әбием, безгә күңелеңне,

              Яшь буынга мирас булып калсын,

              Бер хәзинә калсын үткәннән.

Илназ. Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән,

Туган көнгә дәү әнием

Кәләпүш алып килгән.

Кәләпүшемне кидем мин,

Көзге каршына килдем.

Менә шундый була ул –

Татар малае! - дидем.

Кәләпүшем, кәләпүш,

Энҗе-мәрҗәннәр чиккән.

Чиккән кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән.

Әлфис. Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән;

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.

Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән

Розана. Татар хатын –кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

Бу сөлгеләр, эскәтерләр,

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде өсләренә

Чын чәчәкләр чигелгән.

Зилә.- Сәламәтлек  ташламасын сезне,

        Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

        Яшәү яме, дөнья иминлеге

        Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

-энҗе- Яшәгез сез мәңге яшь булып

        Туган йортыгызда ямь булып

        Сез булсагыз-сәламәт,

        Оныкларга булыр бик рәхәт!

-инсаф- Оныкларга терәк булып

        Яшәгез сез шатлыкта

        Сәламәтлек, ак бәхетләр

        Юлдаш булсын картлыкта

-розана- Картаймыйча шулай кояш кебек

        Балкып торыгыз сез иртә-кич.

        Яхшылыкны җирдә ятмый диләр

        Онытмабыз сезне һич тә без.

Алып баручы: Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Борынгы көнкүреш, киенү, бизәнү әйберләре хәзер музейларда гына сакланса да, халкыбызның мактанычы, горурлыгы. Үткәннәребезгә ихтирам, киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бабушкин сундук ( Әбиемнең сандыгы)

Декоративно-- прикладное  искусство  казанских  татар...

"Әбиемнең күңел сандыгы"

7 сыйныф укучылыры белән үткәрелгән чара...

Әбиемнең күңел сандыгы

Музыка залы өй кебек итеп бизәлгән: тәрәзәләрдә борынгы челтәрләр; тәрәзә араларында кызыл башлы сөлгеләр, чиккән кашагалар; уң якта - карават, аңа челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Сул...

Открытый урок "Әкиятләр сандыгы" 5 класс, русскоязычная группа.

5 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе....

Презентация открытого урока по татарской литературе в 5М классе, русскоязычной группе по теме"Әкиятләр сандыгы".

Презентация открытого урока по татарской литературе  в 5М классе, русскоязычной группе по теме"Әкиятләр сандыгы"....

“ Әбием сандыгы ”

Сыйныфтан тыш чара. Музей почмагын ачу тантанасы....

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...