Соңгы кыңгырау кичәсе.
материал (9 класс) по теме
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау кичәсенә сценарий.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 26.48 КБ |
Предварительный просмотр:
Соңгы кыңгырау.
Алып баручы
Сезнең алда олы сынау тора,
Сез торасыз юллар чатында.
Сезнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Кайсы гына юлны сайласаң да,
Туры юлдан, бала, туры бар.
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар.
Мәктәп еллары!
Нинди гүзәл еллар!
Тупланганнар аңа барысы да:
Укучының кайгы шатлыклары,
Яшь кызларның сагышы...
Шау-гөр килеп узган кичәләр,
Яшьләрнең шат, шаян җырлары,
Яшь кызларның керсез хыяллары,
Җырлап үткән мәктәп еллары.
Синдә кала,барысы синдә кала,
Гүзәл уку, мәктәп еллары.
Кайчан гына күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә.
Җиз кыңгырау дәште Сезне һәркөн
Яналыклар тулы дәрескә.
Инде менә бүген кошлар кебек,
Иркен киңлекләргә очасыз.
Хәерле юл,Сезгә!Куллар болгап
Сезне менә озатып калабыз.
Эшләрегез һәрчак уңай булсын,
Изге хисләр минем йөрәктә.
Хәерле юл Сезгә,9ларыбыз-
Калабыз без шушы теләктә!
Ә хәзер сүз бәйрәмнең сәбәпчеләренә бирелә.
Динар
Чәчәк тотып әле бүген генә
Килгән кебек сиңа, мәктәбем.
Инде менә сезгә, укытучылар,
Сау булыгыз, диеп әйтәмен.
Алия
Моңаймагыз әле, укытучылар,
Сагынышып сезгә килербез.
Урау юллар узып, таулар кичеп,
Сезнең хәлегезне белербез.
Илфар
Җир йөзендәге иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп.
Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне
Укытучыма, дияр идем, башым иеп.
Гөлия
Иң бәхетле кеше кем дип сорасалар
Әйтер идем сузләремне гөлгә төреп
Ул-укытучы,елмайганда каршысында
Узеннән дә оста шәкертләрен куреп.
Фәнил
Аерылыр чак җитә дусларым,
Сизелмәде вакыт үткәне.
Хыяллар ак җилкән,
Кузгалырбыз иртән.
Ерак юлга чыгар чак җиткән.
"Уйларымда мәктәп еллары" җыр
Бүгенге бәйрәмебездә без барлык яраткан укытучыларыбызга төрле номинацияләр бирәчәкбез!
Беренче номинация- «Мировой директор» бүләкләнә! Рәхим итегез түргә!
Директорга
Динар
Иң беренче иртән эшкә килә,
Соңгы булып яба ишекне.
Эчкерсез бер гади елмаюы
Юып ала борчу, уй – шикне.
Йөз шатлыкка йөз кат куанадыр,
Йөз хәсрәткә чума, ут йота.
Аннан башка мәктәп яу кырында
Комиссарсыз калган полктай.
Алия
Татар теле укытучыларыбыз – Илдар абый, Алсу апа!
Рәхмәт сезгә! Сезнең сабырлыкка
Тау башына һәйкәл куярлык.
Һәр сулышта Сезгә рәхмәт әйтеп,
Гомер буе искә алырлык.
Тукайларны, Муса, Такташны,
Кол Галине Сездән ишеттек.
Гади булган өчен якын иттек
Һәм зурладык Сезне, иш иттек.
“Лучик света”-
Укытучым! (Башлангыч сыйныфларга)
Фәнил
Якты яздай матур бу бәйрәмдә
Кабат сезне күргән чагынмда,
Күңелемне сабый бала иткән
Хисләр кабатланды тагын да.
Алия
Укытучым минем, сүнмәс назым
Якты язым- бала чакларым.
Без гомергә, әнкәм белән бергә
Күңелебездә Сезне сакларбыз.
Илфар
Тормышыбызның тәүге сукмагында
Шат елмаеп каршы алдыгыз.
Канат куеп якты хыялларга,
Олы юлга озатып каласыз.
Гөлия
Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар
Ялкын алган сезнең күңелдән.
Бер-бер артлы якты йолдыз булып,
Кабына алар илем күгендә.
Динар
Чын йөрәктән сезгә телибез без,
Бу җиһанның аяз, зәңгәр күген.
Еллар өстәлсә дә иңнәрегез,
Тоймасалар иде тормыш йөген.
"Хәтерлим мин әле бүгенгедәй" җыр
Алия
Следующая номинация- «Сама элегантность». Для поздравления приглашаются учителя русского языка и литературы СанияАбраровна и Таслимя Акрамзяновна.
Мы любим вас, и сердцем и душой,
Мы любим вас, и мы гордимся вами,
И нашу благодарность за все,
Наверное не выразить словами.
Спасибо вам и сердцем , и душой,
«Ни пуха, ни пера» нам пожелайте,
И нас, пока экзамены сдаем,
Почаще и побольше вы ругайте.
Гөлия
“Хранитель древности» номинациясен бик рәхәтләнеп тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дәүләтҗанова Мәүлеҗиһан апага бирәбез! Түргә узыгыз!
Ил карты да сезгә башын иеп,
Мөгаллим дип зурлап эндәшә.
Укучылар сездән матур үрнәк алып,
Тарих өйрәнергә керешә!
Законнарның төгәл үтәлүен,
Бар көчебез белән сакларбыз,
Хокук белемнәрен нык өйрәнеп,
Мәктәп данын якларбыз.
Фәнил
Физика егет кешегә
Һәркөн кирәк, ди апа.
Тәҗрибәләр, формулалар
Бигрәк күп, калмый башта.
Сезнең кебек сабыр кеше
Дөньядадыр бик сирәк,
Уңган Миләүшә апага
Һәйкәл куярга кирәк!
Илфар
«Властелин колец и брусьев»номинациясен тапшыру өчен физик культура укытучысы Фаяз абыйны чакырабыз.
Ерак араларны якын итеп,
Һәркөн ашыгасыз дәрескә,
Үзегез уңган, үзегез булган,
Өлгерәсез һәр эштә!
Спортны без үз иттек,
Әле чаңгыда чаптык,
Ярышта сынатмадык,
Фаяз абый, сезне без,
Бик тә, бик тә яраттык!
Динар
“Саннар патшабикәсе”- Ландыш апа! Рәхим итегез!
Математика шулай ул,
Мәсьәлә ди, мисал ди,
Уйларга кем бик яратмый
Шуларга мин усал,- ди.
Ландыш апа! Эшләрегез уң булсын!
Изге хисләр безнең йөрәктә,
Рәхмәтлебез сезгә бүген,
Без калабыз изге теләктә!
Фәнил
“Мәдәниятны саклаучы” һәм “Алтын куллар” номинациясен Ләлә апа белән Рания апага тапшырабыз! Алар һәрвакыт үзләренең эшләре, моңлы тавышлары, бәйрәмнәре, җиңүләре белән барыбызны да сокландырдылар.
Тормыш сукмагыннан үткән чакта,
Барыр юллар сикәлтәсез булсын.
Хезмәтенә күрә хөрмәт белән,
Сезнең урын һәрчак түрдә булсын!
Илфар
Формулаларны күргәч искә төшә,
Тозлар, селте, кислоталар ...
Төрле тәҗрибәләр ясарга,
Өйрәттегез безне апалар!
Укытучыбыз, безнең йөрәктә,
Тормышыбызда сөю уятты.
Күңелебездә туды яктылык,
Әйтерсең лә яңа таң атты.
Уч төбенә куеп Җирне гүя
Бүгенгесен аның үткәнен.
Күрсәттегез безгә, урап кайттык
Бер белмәгән илләр үтәли.
Динар
-Яратыгыз фәнне!,- диде һаман.
-Мине яратыгыз,- димәде.
Аңа бүген еллар аша карыйм
Көлеп басып тора бүген дә.
Ах, хәйләкәр...
Җирне, кешеләрне яраттырып,
Яраттырган икән үзен дә.
Гөлия
“Могҗизалы чисталык” һәм “Телеңне йотарсың!” номинацияләрен тапшыру өчен яраткан Фирая апабыз белән Илсөяр апабызны чакырабыз.
Чисталыкны саклаучы Фирая апа,
Кулларыгыз мәңге талмасын.
Сез ялтыратып юган идәннәргә,
Беркайчан да тузан кунмасын!
Динар
Илсөяр апа ашларын ,
Сагынырбыз һәрвакыт.
Тәмле телегез, ризыкларың тәмен,
Әйтеп торулары да артык!
Рәхмәт сезгә.
Алия
Бүген сезне зурлап
Әйтеләдер бик күп теләкләр.
Теләкләрнең затлысына
Кушылсыннар безнең теләкләр.
Фэнил
Теләнгән теләкләр сезне
Саклап йөртсен озак еллар.
Сездәй әйбәт кешеләр белән
Очраштырып торсын юллар.
"Укытучым" җыр
Гөлия
Хөрмәтле әти-әниләребез!Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез,тырышлыкларыгыз өчен бүген Сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез,ышаныгыз безгә. Сезнең дә җылы сүзләрегезне ишетәсебез килә. Безгә хәер-фатихагызны бирсәгез иде.
Динар Кадерле әти-әниләр! |
Җир йөзендә сездәй кешеләр аз, |
Шуңа сезне күңел ярата, |
Әйтсәң, бары матур сүзләр генә |
Әйтеп була сезгә карата. Гөлия |
Әтием! Әнием! |
Тигез гомер насыйп булсын сезгә, |
Гел атлагыз бергә, янәшә. |
Сау-сәламәт, тыныч тормыш белән |
Яшәсәгез иде йөзгәчә. Алия |
Күңелебез далада ук булмаса да
Сизәм,җитеп бетми безнең җылы аңа.
Аңлатырлык сүзләр юктыр сөюемне
Әнием –бәгърем рәхмәтемне үзең аңла.
Фәнил
Әткәй-әнкәй минем пар канатым.
Сез булганга дөнья түгәрәк,
Иңне-иңгә, җанны-җанга куеп
Яшик әле, яшик бергәләп.
Илфар
Акыллы сүз, алтын киңәш белән
Авыр чакта ярдәм итәсез.
Адашканда юлны күрсәтүче,
Күңел күзе – ул сез икәнсез.
Сезнең дә җылы сүзләрегезне ишетәсебез килә. Безгә хәер-фатихагызны бирсәгез иде.
Җыр "Рәхмәт, әти-әни!"
Гөлия, Әле генә хәтеремдә 1 чегә килгән чакларым... Бию "Соңгы кыңгырау"
1 сыйныфлар сөйли
Ике бите алма кебек,
Күзе зәңгәр күк йөзе.
Бик сөйкемле һәм ягымлы,
Илфар исемле үзе.
Спорт белән шөгыльләнеп,
Илфар абый үзен танытты.
Хәрәкәттә бәрәкәт дип,
Ялкаулыкны онытты!
Иң сабыры һәм тыйнагы,
Мөгаен, ул Фәнилдер абыйдыр.
Тәртип бозмый, һич рәнҗетми,
Тәмле телле була гел.
Спортта үзен танытты,
Чын волейболчы итеп,
Киләчәктә дә уңышлар,
Без телибез мул итеп!
Уңган кыз ул, булган кыз ул,
Матур кыз ул Алия.
Башкарылган һәрбер эше.
Олы хөрмәткә ия.
Хөрмәтли ул кечеләрне,
Олыларга юл бирә,
Киләчәктә дә сынатма,
Ак юл сиңа, Алия апа!
Нинди генә эшкә тотынса да,
Ерып чыга Гөлия апа.
Бии, җырлый, рәсем ясый,
Ныклы белемгә ия.
Күктә генә түгел икән,
Сәхнәдә дә бар “йолдыз”.
Укуда да, хезмәттә дә,
Ул яктыртучы йолдыз.
Тапкыр сүзле, нурлы йөзле,
Бик эшчән Динар абый.
Ялганны ул һич яратмый,
Спортта да сынатмый!
Пөхтәлекне, чисталыкны
Ул бигрәк ярата.
Киң күңелле һәм ярдәмчел,
Кешеләргә карата.
Сезне бик тә яраттык без.
Үрнәк безгә һәммәгез.
Ак бәхетләр, зур шатлыклар,
Тели сезгә һәммәбез.
10 чыга күчтек диеп,
Алай бик ирәймәгез.
Болгаердан киттек диеп,
Дуслык җебен өзмәгез.
Төрле җиргә таралгач та,
Дусларны сез югалтмагыз!
Сезгә тырышып белем биргән,
Апаларны-абыйларны онытмагыз!
Сау булыгыз , абыйлар,
Сау булыгыз,апалар.
Сезнең арттан куып җитәрбез
Тик салыгыз безгә ак юллар.
Алия
Вакыт килеп җиткән түгелме соң
Ялгыз калып уйга калырга?
Киләчәктә мине ниләр көтә?
Кем булырга? Кая барырга?
Фәнил
Балачактан ничек аерылырга?
Юллар кая алып китәрләр?
Язмыш ишекләре ачылырмы?
Анда мине кемнәр көтәрләр?
Динар
Дуслар белән ничек саубуллашыйм?
Күкрәгемдә яна мең сорау.
Сөенермен, әллә көенермен
Яңгыраганда соңгы кыңгырау?
Голия
Сорауларга җавап табармынмы?
Тормыш мең сорамас, бер сорар.
Балачактан моңсу аваз булып,
Чыңлар инде, чыңлар кыңгырау.
Фәнил
Хуш мәктәбем,дуслар, остазларым,
Балачагым, яшьлек, мәхәббәт!
Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,
Бөтенесе өчен мең рәхмәт.
Хәерле юл! (1нче сыйныф укучысы кыңгырау яңгырата, ...)
Алып баручы.
Эзләмәгез ераклардан -
Бәхет безнең үзебездә,
Табигатьтә,эчкән суда,
Җиребездә,күгебездә.
Эзләмәгез ераклардан -
Бәхет безнең кулыбызда
Телебездә,җырыбызда
Тота белик кулыбызда.
Алып баручы
Хәерле юл сезгә, укучылар!
Максатларга барып җитегез!
Ашкынганда гомер юлларыннан
Язмышны да узып китегез!
Хәерле юл!
Ярты юлда юллар өзелмәсен,
Хәерле юл сезгә, хәерле.
Бәхет үзе түгел, җирдә бәхет
Эзләүчеләр безгә кадерле!
Хәерле юл сезгә!
"Вальс"
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Соңгы кыңгырау
1 нче укучыХөрмәтле укытучылар,укучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм - “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз,эшегездә зур уңышлар,тормышыгызда саулык-сәла...

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.
Максат:1. Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.
"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.
Бу бәйрәм укучыларның күңелендә гөмергә онытылмаслык булып калыр.Ул 25 майда үткәрелә.Зал бәйрәмчә әзерләнә.Мин үз сыйныф укучыларым белән үткәрелгән бәйрәм сценариен урнаштырам....

Тема: "Яңгырау һәм саңгырау тартыклар".
2 нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе, сингапур структурасы....


