Соңгы кыңгырау - 2011.
методическая разработка (11 класс) по теме

Гильмеева Гульназ Закиевна

Сценарий последнего звонка на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon songy_kyngyrau_-_2011.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

(Музыка яңгырый. Буратино җырлап чыга. Кулында - дәреслек.)

Б үген мәктәпкә барам

Бүген “5”леләр алам

Әгәр күңелле булса.

Укырга  анда калам.

А.Б.  Хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар һәм  укучылар! Бездә зур бәйрәм! Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау тавышы яңгыраячак. Билгеле, ул бүген шатлыклы да, бер мизгелгә моңсу да яңгырый. Соңгы кыңгырау чыгарылыш сыйныф укучыларын зур тормышка, олы дөньяга озата. Бүгенге кыңгырау чыңы – аларның кадерле укытучылары, сыйныфташлары белән аерылышу авазы да.  

Буратино: Ой, бу нинди матур мәктәп бу! Кара, күпме кеше җыелган. Ниндидер бәйрәм, ахры. (Стенага эленгән белдерүне укый)  “Бүген чыгаралыш кичәсе  була. Башлана сәгать 10.00 да.” Минем дә бу тамашаны  карыйсым килә. Вакыт күпме соң әле?   Ай-ай  5 кенә минут кына калган. Тизрәк, уйла, БҮРӘТИНӘ. ( Күзе китапка төшә). Юк, ярамый. Теге юлы да әти Карло бик ачуланды... ләкин минем бу тамашаны карыйсым килә. ( Залга таба карап, китапны залда утыручыларга тәкъдим итә башлый)

Кыйбат түгел, алыгыз әле. 5 тәңкә акча сорыйм. Алыгыз инде. ( алмыйлар, шул вакыт залдан тавыш. Бер югары сыйныф укучысы)

Ранис:   - Әйдә, кил, без алабыз.

Буратино: Аласызмы? Алдашмыйсызмы?

Инзилә:  Юк, алдашмыйбыз, ләкин син ул акчалар белән нишлисең?

Буратино: 1 тәңкәгә  театрга керәм, 4 тәңкәне “ Могҗизалар кырына” күмәм.

Ранис: Ә син “ Могҗизалар кырына”ның кайда икәнен беләсеңме соң?

Буратино: Юк шул,  һаман таба алганым юк.

Инзилә: Алай булгач, син  миңа хәзер сүз бирергә тиешсең.

Буратино: Сезгә китап кына җитмимени? Минем сүзем юк.( кесәләрен капшый) Мин сезгә аны  ничек бирә алыйм?

Ранис: БҮРӘТИНӘ. Күрәсеңме, укымагач, син “сүз”нең ни икәнен дә белмисең. Сүз бирү ул - “алдашмыйча, әйткәнне эшләү” дигәнне аңлата. Без синең белән хәзер килешү төзибез: Әгәр син бу бәйрәмне карагач, шушы мәктәптә укырга калам дисәң, мин сиңа бу китабыңны кире бирәм. Әгәр ошамаса, “Могҗизалар кырына” үзебез озатып куябыз.  Килештекме?

Буратино: Әйе. ( Звонок бирелә)

Инзилә: Әйдә, бәйрәм башлана.

Буратино: Ә акча, акча... ( Акчасын суза, әмма укучы аны алмый)

Ранис: Син безнең кунак бит. Шулай булгач түрдән уз!  Безнең бәйрәм башлана!  

Инзилә: Исәнмесез, хөмәтле кунаклар, кадерле укытучылар, укучылар, классташ дуслар!

Ранис:       Тәүге кыңгырау белем ачкычларын

Балаларның бирә кулына.

Соңгы кыңгырау алып чыга

Һәр яшьлекне тормыш юлына.

Инзилә:     Уй-хыялларыбыз канатлы,

Кулыбызда – чәчәк бәйләме.

Еларгамы, көләргәме бүген –

Күңелләрнең иләс бер мәле.

Ранис:   Шушы шатлыклы минутларны бергәләп уртаклашыр өчен бу зур бәйрәмнең төп хуҗаларын майданга чакырабыз.

Ә хәзер бәйрәмебезне тантаналы рәвештә ачып җибәрү өчен һәм безгә үзенең теләкләрен җиткерү өчен сүзне мәктәп диреторына, Назметдинов Рамиль Шарипяновичка бирәбез. (Мәктәп директоры сүзала. Ул кунаклар белән таныштыра һәм аларга да сүз бирә. Алардан соң 11нче сыйныф укучылары сүз ала.)

Р.Рамис:  Аяз  көн. Сентябрь. Чәчәкләр.

Әлфия:     Бант. Чәч  толымы. Беренчеләр.

Ләйсән:     Ике  икең. Әлифба. Бишле.

Айгиз:       Һәм  беренче  икеле.

Н.Рамис: Фиргавен. Глобус. Карта.

Инзилә:    Бизәкләнеп  беткән  парта.

Ранис:      Селте. Пифагор. Кислота.

Ләйсән:     Лев  Толстой. Бугаз. Нота.

Айгиз:       Имтихан. Соңгы  бал.

Н.Рамис: Шатлык  яртылаш  борчылу  белән.

Әлфия:    Аттестат.  Бакчада  гөлләр.

Р.Рамис: Нигә  соң  күңелсез  кем  белә?

А.Б: Күңелсез,  чөнки  бүген  гади  генә  бәйрәм  түгел,  соңгы  кыңгырау  бәйрәме. Сез мәктәптә  уку  дәверендә  меңнәрчә  КЫҢГЫРАУ  тавышы ишеттегез, ә бүгенгесенең  тавышы  моңсу  да,  ямансу  да,  шатлыклы  да. Кайда  гына  булсагыз  да  туган  йортны,  туган  мәктәбегезне  онытмагыз.

Сезнең  алда  олы  сынау  тора,

Сез  торасыз  юллар  чатында.

Сезнең  алда  төрле юллар  ята,

Төрле  якка  юллар  чакыра.

Кайсы  гына  юлны  сайласаң  да,

Туры  юлдан,  бала,  туры  бар.

Мәктәбеңдә  калган  остазларың

Адымыңны  күзләп  торырлар.

Ә  хәзер  сүз  бәйрәмнең  сәбәпчеләренә  бирелә.

Әлфия::

Чәчәк  тотып  әле  бүген  генә

Килгән  кебек  сиңа,  мәктәбем.

Инде  менә  сезгә,  укытучылар,

Сау  булыгыз,  диеп  әйтәмен.

Айгиз:

Моңаймагыз  әле,  укытучылар,

Сагынышып  сезгә  килербез.

Урау  юллар  узып,  таулар  кичеп,

Сезнең  хәлегезне  белербез.

Ләйсән:

Җир  йөзендәге  иң-иң  матур  теләкләрне

Сорасалар,  багышларга  кемгә,  диеп.

Әсир  иткән  үзенә  бик  күп  йөрәкләрне

Укытучыма,  дияр  идем,  башым  иеп.

Н.Рамис:

Иң  бәхетле  кеше  кем  дип  сорасалар

Әйтер  идем  сузләремне  гөлгә  төреп

Ул-укытучы, елмайганда  каршысында

Узеннән  дә  оста  шәкертләрен  куреп.

Җыр: “Кыңгыраулы мәктәп еллары” , 0628

Р.Рамис:

Уку  дәверендә  нинди  генә  кызыклы  хәлләр  булмады. Укытучыларыбыз  нинди  генә  вакыйгалар  белән  очрашмадылар. Әйдәгез,шуларны  искә  төшерик  әле.(Фәннәр  “йөгерек юл”  белән  чыгып  бара: математика, биология,  география,  рус теле).

Инзилә:  Математика.

Айгиз:

Сигезне  урталай  булсәң, ничә  була?- дип  сорый укытучы. Укучы:” Ничек  буләсең  бит, буйлыга  булсәң,  2  өчле, ә  аркылыга- 2  нуль  чыга” ,- дип җавап бирә.

Ранис:  Биология.

Инзилә:

“Чәчәк  уртасында  нәрсә  бар? “,-  дип  сорый  укытучы. “Тешли  торган  бал  корты”,- дип  җавап  бирә  укучы.

Инзилә:   География.

Ранис:

Укытучы: “Сез, балалар, Җирнең  Кояш  тирәли  әйләнгәнен  беләсез  инде”,- ди . Шул  вакыт  бер  укучы  сорап  куя:” Ә  төнлә  кояш  йоклаганда  җир  нишли?”

Ранис:  Рус теле.

Ләйсән:

Укытучы:  “Мин чабам, син чабасың, ул чаба. Бу кайсы заман?” Укучы: “Билгеле инде, тәнәфес.”

 Н.Рамис:

Ә безнең өчен тәнәфесләр дә, дәресләр дә тәмам. Моңсу көн булса да , сез бүген елмаясыз. Без моңа бик шат.

Әлфия:

Кырда иген иксәм дә,

Галим булып китсәмдә

Ул булыр минем уемда

Маяк булыр юлымда.

Җыр: “Иң гүзәл кеше икәнсез”, 1292

Инзилә:  2000 нче елның беренче сентябрен хәтерлисезме? Энә - җептән генә төшкән яңа форма киеп, кулга чәчәк бәйләме тотып без бу көнне тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердек. Безне елмаеп беренче укытучыларыбыз каршы алды, хәреф танырга өйрәтте. Сүз беренче  укытучыларыбызга бирелә.  Рәхим итегез!

Айгиз:

Кулыбыздан безне сез җитәкләп

Керткәнсез ич белем иленә

Берни аңламаган сабыйларга

Мәктәп диңгез булып күренгән.

Н.Рамис:

Рәхмәт әйтеп бүген баш иябез,

Сезнең алда ...  апабыз,

Авыр һәм мактаулы эшегездә

Зур уңышлар теләп калабыз.

Ранис:    Моннан  10  ел  элек безнең  нинди  булганыбызны  күрәсегез  киләме?  Сүзне  беренче  сыйныф  укучыларына  бирәбез.

Әлфия:

Рамиль Шарипянович!

Тиешләрен  әйтеп  беттем  микән

Эшләп  беттем  микән  барысын

Көнем  үтте шулар  өчен  янып

Уртаклашып  кеше  кайгысын.

Зур өметләр били йөрәгемне

Күргән саен балалар йөзен

Очышларга барам көне-төне

Өр яңадан туа һәр көнем.

дРәхмәт  Сезгә! ( чәчәкләр).

Айгиз:

Лилия Дилбаровна!

Сез  чәчәсез  белем  орлыкларын

Биреп  бөтен  күңел  җылыгызны.

Сезнең  йөрәк – нурлы  бер  йолдыз  ул

Яктыртасыз  барыр  юлымны.

Рәхмәт  Сезгә!      ( чәчәкләр).

Р.Рамис:

Фәйрүзә Азгамона!

Безгә  белем  биреп,  тормыш  юлын

Туры  үтәргә  дип  өйрәттегез.

Укытучы,  нинди  авыр  хезмәт

Һәрвакытта  тугры  йөрәгегез.

Рәхмәт  Сезгә!  ( чәчәкләр).

Н.Рамис:

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Сезнең хезмәт җирдә иң хөрмәтле

Сезнең хезмәт җирдә нур чәчә

Сез бик кирәк барлык кешеләргә;

Йөз яшәгез җирдә, мең яшә!

(калган барлык кешеләргә чәчәкләр бирелә).

Ләйсән:

Узып китте мәктәп  елларыбыз

Ямансу да бүген, читен дә

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек

Ватылган да төсле, бөтен дә.

Әлфия:

Онытмамын, укытучым,

Бәхетле бул!- диеп әйткәнең.

Яшь аралаш кабатлыймын

Хуш мәктәбем,  хуш мәктәбем!

Җыр:   “Яшьлек кыңгыраулары”, 1496

Ранис:   Мәңгелек кебек тоелган мәктәп еллары сизелми дә үтеп китте. Кай арада үсеп буйга җиткәнбез? Бер тату гаилә балалары кебек тупланган сыйныфташлар белән аерылу көннәре килеп җиткән бит! Әнә шуңа да ямансу бүген. Соңгы кыңгырау тавышы йөрәкләргә барып кагыла сыман. (Кыңгырау чыңлый.)

Инзилә:     Соңгы кыңгырау яңгырый бүген,

Изге юл тели аның тавышы.

Очар кошлар без бу ямьле язда,

Юл җиңел булмас – сынаулар алда.

Ранис: Без бүген чын күңелебездән мәктәбебез директорына, директор урынбасарларына, барлык фән укытучыларына, барча хезмәткәрләргә чын күңелебездән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Инзилә: Ана назын тоеп яшәү – зур бәхет ул. Баланың һәрчак төп таянычы –  аның газиз әнисе.

Әнкәй, диләр, әнкәй генәм, диләр...

Йомшак искән җылы җилләрне.

Ана сулышыдай иркә, диләр,

Хәтта туып үскән җирләрне.

Анан әти-әниләргә сүз бирелә.

Җыр: “Сау булыгыз, ак каеннар”.   

Айгиз:

 Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,  

 Ни көткәнен белми беркем дә.

 Безнең юллар вакыт кулында гел,

 Безнең юллар язмыш иркендә.

Р.Рамис:

Хәерле юл теләгез сез безгә,

Максатларга барып җитәргә.

Ашкынганда гомер юлларыннан

Язмышларны да узып китәргә.

Барысы бергә:                  Сау бул, мәктәп,

Безне юл көтә.

Канат үстергән бөркетләр

Оядан китә.

Буратино: Мин аңладым “ Могҗизалар кыры” – мәктәп икән! Минем дә монда каласым килә. Сезнең кебек акыллы, матур, белемле булып үсәргә телим мин.( Чыгарылыш сыйныф укучысы Буратинога)

Н.Рамис:  Ләкин, Бүрәтинә, моның өчен сиңа бик нык тырышырга кирәк булачак. Белем сараеның ишекләре нык ябылган, аны ачу өчен  алтын ачкыч бар.  Ә ул ачкычның серләрен чишәргә укытучылар ярдәм итәр.

Буратино: Рәхмәт. Мин сезнең киңәшләрне тотырмын. Ак юл, сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Соңгы кыңгырау

1 нче укучыХөрмәтле укытучылар,укучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм - “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз,эшегездә зур уңышлар,тормышыгызда саулык-сәла...

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме өчен материал....

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

Бу бәйрәм укучыларның күңелендә гөмергә онытылмаслык  булып калыр.Ул 25 майда үткәрелә.Зал бәйрәмчә әзерләнә.Мин үз сыйныф укучыларым белән үткәрелгән бәйрәм сценариен урнаштырам....

Тема: "Яңгырау һәм саңгырау тартыклар".

2 нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле дәресе, сингапур структурасы....

фәнни-эзләнү эше Әмирхан Еникинең”Җиз кыңгырау” хикәясендә Җиз кыңгырау образы аша идея-эстетик эчтәлекнең ачылышы

      Бүген дә һәр кешенең диярлек өендә буыннан-буынга күчеп килгән, якты хатирәләр саклаган кадерле әйберләр бар: көмеш беләзекләр, җиз комганнар, суккан паласлар, чиккән сөлге...