Соңгы кыңгырау бәйрәменә сценарий
методическая разработка (9 класс) на тему

Хуснутдинова Гульнур Закиевна

9нчы сыйныф өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл songy_kyngyrau_byrmen_stsenariy.docx42.99 КБ

Предварительный просмотр:

Соңгы кыңгырау бәйрәменә сценарий

Кл.җит. Хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле балалар! 9 ел элек менә шушы балаларны,  5 сабыйны, әниләре матур итеп киендереп, кулларына зур бәйләм чәчәкләр тоттырып,  бүгенгедәй җитәкләп, беренче сыйныфка алып килделәр. Һәм карагыз, нинди күркәм егетләр һәм кызлар алар бүгенге  көндә! Алар янында әниләре кечкенә генә булып калганнар. Бүген минем  укучыларымның бәйрәмнәре – соңгы кыңгырау бәйрәме! Мин аларны чын күңелдән котлыйм һәм зур уңышлар телим!

Килгән кунаклар тарафыннан котлаулар һәм теләкләр.

Ук.-   Ишетәсезме, соңгы кыңгырау чыңын? Ул безне 9 ел буена озата килде.       Беренче белем көне дә безнең хәтерләрдә нык саклана әле. Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.

Мәктәп еллары!

Нинди гүзәл көннәр!

Тупланганнар аңа барысы да:

Укучының кайгы-шатлыклары,

Яшь кызларның сагышы…

Шау-гөр килеп узган кичәләр,

Яшьләрнең шат, шаян җырлары,

Яшь кызларның керсез хыяллары,

Җырлап үткән мәктәп еллары.

Синдә кала, барысы синдә кала

Гүзәл уку, мәктәп еллары.

  Әти-әнием белән җитәкләшеп беренче мәртәбә мәктәпкә килдем. Нинди бәхетле, шатлыклы, әйтеп бетергесез куанычлы көн иде бу! Мәктәп бусагасын атлаганда шатлык, куаныч хисләре белән беррәттән, күңелемне ниндидер дулкынлану, курку хисләре дә биләп алган иде. Күрәсең, кечкенә балага бу зур һәм таныш булмаган мәктәп чит булып тоелгандыр. Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады.

Ук.-  

Укытучы язгы кояш кебек,

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

Белем сере белән сукмаклардан

Ачтың миңа юлның яктысын.

Укытучым, җырларымда чагыла

Изге уйларымның яктысы.

Нинди рәхмәтләр дә аз булыр кебек,

Аз булыр күк кылган теләгебез.

Зур хөрмәтләр белән моң-җырыбыз

Булсын сезгә безнең бүләгебез.

1 ук. Тәүге звонок белем ачкычларын

Балаларның бирә кулына.

Соңгы звонок башлап алып чыга

Һәр яшьлекне тормыш юлына.

2 ук. Тугыз ел буе кыңгыраулар чыңы

Чакыру булды һәрбер дәрескә.

Бүген алар чакыру һәм озату

Алда торган бөек зур эшкә.

“Кыңгыраулы мәктәп еллары”  җыры яңгырый:

Рим Хәсәнов көе

Шәүкәт Галиев сүз.

Кошлар да бер шулай таралалар,

Сау бул инде, туган оябыз!

Офыкларга карап очар өчен

Иңнәрдә без канат тоябыз.

Әйтерсең лә пар атларда үтте

Кыңгыраулы мәктәп еллары.

Күңелләрдә гомерлеккә калыр

Шушы моңлы соңгы чыңлавы.

Кыңгыраулы, кыңгыраулы,

Кыңгыраулы мәктәп еллары.

Зур юлларга безне чыгардын син,

Күңелләргә бирден омтылыш.

Соңгы звонок булсын беренчесе,

Син каршыла безне, зур тормыш.

1 ук. Баш очымнан ак болытлар ага,

         Ак болытлар  - безнең балачак.

         Алар шулай ап – ак калачак.

         Ак болытлар – безнең балачак.

2 ук.  Кайчан гына бу көн еракта

          Килеп җитмәс кебек тоелды.

          Күңелемә мәктәп балачактан

          Китмәс өчен кереп уелды.

          Бүгенгедәй күз алдымда тора

          Очар коштай йөргән чакларым.

          Сумка тотып сабак укырга дип

          Борма сукмак буйлап атлавым

3 ук.  Мәктәбемә илтер юллар буйлап

          Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

“Исәнме!” – дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр  куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньсына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп җитәрлек.

Тапмам микән әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам?

Алып бармас микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?

Ук.-  Хөрмәтле укытучыларыбыз! Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрне санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз һәм сукмак салгансыздыр. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, шул ук чибәрлек очкын чәчеп торган күзләр.

3 ук. Гел исемдә килүем мәктәбемә,

Сөеп безне алып кердегез.

Шуннан бирле Сез күпме балага

Армый-талмый белем бирдегез.

Яшәрдегез һәр ел сентябрьдә

Агач яфрак ярган шикелле.

Ә балалар киткәч моңайдыгыз,

Шушыдыр, дип, гомер үтүе.

4 ук. Юк, үтмәде Сезнең гомер бушка,

Чәчләрегез иртә агарса да.

Агарттыгыз бит Сез күпме күңелләрне,

Барысы өчен бик зур рәхмәт Сезгә.

Яшәгез Сез әле озак-озак,

Картаймагыз, мәңге яшь булыгыз.

Безнең юлда якты маяк булып,

Ерактан яктыртып торыгыз.

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры башкарыла.

Әхмәт Хәйретдинов көе

Фәнис Яруллин сүз.

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч я сабырлык,

Сиздермичә ярдәм иткәнсез –

Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле – кыңгырау,

Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

Барсына да җавап биргәнсез –

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Укып чыгып дөнья тануны,

Бәхетебезне эзләп табуны

Зур ышаныч белән көткәнсез –

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,

Яклагансыз тиеш урында.

Безнең өчен сез тир түккәнсез –

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Фәннәргә багышланган шигырьләр:

Рус телен без өйрәнәбез-

ЕГЭ мәҗбүри, чөнки.

Тормыш итә башлагач та

Кирәк булырга мөмкин.

Әдәбиятка керәбез дө,

Әсәр- шигырь укыйбыз.

Моны ничек сөйләрбез, дип,

Уйлыйбыз да уйлыйбыз.

Чит илгә чыгып китсәк тә

Без югалып калмыйбыз.

Инглиз телен өйрәнәбез,

Бик тырышып укыйбыз.

5кә 5не кушарга,

Логарифмны табарга

Өйрәтәләр

Алгебрада, алгебрада.

Тапкырларга, бүләргә,    

Тамыр асты эзләргә

Өйрәтәләр

Алгебрада, алгебрада.

Без интернет челтәрендә

Балык кебек йөзәбез.

Бөтен җиргә керәбез дә,

Чыгалмый интегәбез.

Тарих, җәмгыять белеме-

Калдырма бу дәресне.

Бар үткәнне белеп торсаң,

Булырсың киләчәкле.

Химияне укыганда

Реакцияне аңлыйбыз.

Практик эштә ни булса да

Шартлатмыйча калмыйбыз.

Ньютонның өч законын да,

Архимед сүзләрендә

Барысын да өйрәтәләр

Физика дәресендә.

Дөнья картасына карап

 Без Сүллене табабыз.

Географияне белгеч,

Бер җирдә югалмабыз.

Спортзалга йөгереп без керәбез,

Йөгереп чыгабыз чыкканда.

Физкультура фәне дә кирәк бит

Олы юлга аяк басканда.

Кисәбез дө, кагабыз да,

Ни дә булса төзибез.

Хезмәт дәресе үткәнен

Беркайчан да сизмибез.

ОБЖ фәнен укыгач,

Юлда дөрес йөрибез.

Урманда да югалмыйбыз-

Солдат кебек үзебез.

Рәхмэт сезгә, рәхмәт сезгә

Әнидәй булдыгыз безгә.

Гел тырыш, уңган балалар

Укырга керсеннэр сезгә.

Хөрмәтле Гүзәлия Римовна!  Сез чын мәгънәсендә безнең икенче әниебез булдыгыз! Сез каләм тотарга, язарга, хәреф танырга өйрәттегез. Безгә чын кешеләр булырга этәргеч бирдегез. Шук-шаян, күзләре янып торган, уйлары уенда булган 5 баланы үзегезгә караттыгыз, тыңлаттыгыз. Безнең балачакны тагын да матур, алай гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә алдыгыз. Кеше өчен иң мөһим сыйфатларны өйрәттегез. Олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, кеше белән исәнләшеп йөрергә, ярдәмчел булырга, теләсә нинди очракта кеше булып калырга өндәдегез. Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез. Сез безне олы юлга хәзерләүдә көчегезне кызганмадыгыз, үзегез белгәннәрне өйрәтергә тырыштыгыз. Бик зур рәхмәт Сезгә, безнең беренче укытучыбыз! Без Сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз!

Тәүге укытучыбыз булып

Хәтердә уелып калдыгыз.

Сезгә теләк:

Бәхетле, сәламәт булыгыз.

Кайгы-хәсрәтсез үтсен

Сезнең тормыш юлыгыз.

Тормышка аша күрсен

Сезнең бар теләгегез.

       Кая барма урыс теле кирәк,

Без ул телне ныклап өйрәндек.

Дәресләрдә урыс телендә без

Күпме әкият, шигырь сөйләдек.

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул

Гөлнур апа төсле укытучы.

Урыс телен өйрәнгәнбез икән

Юкка түгел, юкка түгелдер.

Гөлнур Закиевна!

Рәхмәт сезгә! Спасибо!

Ике телле иттегез.        

         Хөрмәтебез билгесе дип

         Чәчәк кабул итегез.

         

    Башкорт теле

         Иң яраткан фәнебез.

         Башкорт телендә Эльвира апа

         Яратып бирде белем.          

         Дәреслэрдә инша яздык,

         Мактап башкорт телен без.

         Мәктәп елы хатирәсе

         Булсын безнең гөлебез.

         Эльвира Маратовна!

         Үстердегез безнең сөйләмне.

         Рәхмәт Сезгә, бездән бүләк

         Аллы-гөлле чәчәк бәйләме.

Алгебраны мәңге онытмабыз

Һәрчак хәтердә аны сакларбыз.

Файдасы күп аның кешеләргә,

Ярдәм итә ул бик күп эшләрдә.

Резеда Гумеровна!

Рәхмәт сезгә, безнең өчен

Бик тә нык тырыштыгыз.

Математик мәсьәләләр

Чишәргә булыштыгыз.

Тормыштагы мәсьәләләр

Катлаулы булмасыннар!

Калган укучылар сезне

Яратып тыңласыннар.

Чәчәк тотып чыктым бүген

Укытучым, каршыңа.

Алдыгызда баш иябез

Рәхмәт әйтеп барсына.

Тарих, тарих дию белән

        Күз алдыма Сәрия апа килә,

Әйтә кебек күзләремә карап,

Әйдә үткән параграфны сөйлә.

Сөйлә миңа, син шул хакта

Ниләр язалар китапта.

Укып булса да килдеңме?

Сорыйсымны син белдеңме?

Сәрия апа!

Сезгә булган хөрмәтебез

Мәңге калыр йөрәктэ.

Чәчәк букетыбыз Сезгә

Чын күңелдән, бүләккә.

Указка тотып кулларга

Картадан шәһәр табарга

Өйрәтә Ләйсән апа.

Микробларны күрергә,

Саклана да белергә

Өйрәтә Ләйсән апа.

Табигатьне аңларга,

Җирне-суны сакларга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Гөлләрне үстерергә,

Гүзәллекне күрергә

Өйрәтә Ләйсән апа.

Ләйсән апа!

Без телибез Сезгә бәхет

Алгы тормыш таңында.

География дәресләрен балалар

Яратсыннар тагын да.

Инглиз теленә звонок бирәм

Соңламыйча керегез.

Һәр җирдә төгәллек кирәк

Шуны яхшы белегез.

От Канады до Тасмании

Сократится расстояние,

Если будешь ты знаком

С иностранным языком.

Валентина Ивановна всегда встречает нас улыбкой.

В ней столько нежности, сердечного тепла.

Хоть и ругает нас - но за ошибки,

За то, что в голове у нас давно весна.

Спасибо Вам большое, Валентина Ивановна!!!

Тәнәфес, тәнәфес

Ашханәгә керәсез.

Тәнәфестә бергәләп без

Ашханәгә керәбез.

Гүзәлия апа аш пешерэ

Аны барыбыз беләбез.

Аш та тәмле, боткасы да,

Барысына да рәхмәт.

Тамак туйгач, дәресләрдә

Утырулары рәхәт.

Айгөл апа

Чиста тота мәктәпне.

Бүген сезгә шигырь аша

Әйтәбез без рәхмәтне.

Эшләрегез уң булсын.

Изге булсын юлыгыз.

Салкын судан сакланыгыз

Сызламасын кулыгыз.

Мәктәп хезмәткәрләре Нәфис абыйга, Василий Ивановичка да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!!!

Класс җитәкчесенә рәхмәт сүзләре: Хөрмәтле һәм сөекле сыйныф җитәкчебез Гөлнур апа! Без Сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Сез безне шундый якын күрдегез , әйтерсең лә, без барыбыз да Сезнең үз балаларыгыз идек. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешебез нәкъ тә менә Сез булдыгыз. Сез кирәк чакта яхшы дус та, киңәшче дә, белем бирүче дә була белдегез. Әлбәттә, булгандыр безгә үпкәләгән чакларыгыз да, шулай бит инде ул- балачакта барысын да уйлап эшләмисең. Сүз тыңламаган чаклар да булгалады, өй эшләрен эшләмичә килгән яисә күңелегезгә хуш килмәстәй эшләр эшләгән чаклар да булгандыр. Шул чакларда Сез безгә киңәшләр бирә идегез. Әлбәттә, без ул вакытларда киңәшләрегезнең ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлап җиткермәгәнбез. Ә менә хәзер аңлыйбыз, бар да үзебез өчен кирәк булган икән. Кадерле Гөлнур апабыз, без Сезгә чиксез рәхмәтле. Без Сезне һәрчак якын күрербез, яратырбыз, онытмабыз. Авыр хезмәтегездә Сезгә сабырлык һәм зурдан-зур уңышлар телибез.

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә барчагызга чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән булса да белем тупларга омтылуыгыз, безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт! Безнең истәлегебез итеп кечкенә генә бүләгебезне кабул итеп алуыгызны үтенәбез. (укытучыларга, мәктәп хезмәткәрләренә бүләк тапшыру)

Кысып җитәкләдем дә мин әни кулын,

Мәктәп бусагасын атладым…

Шушы адым мөһим булганлыгын

Үсеп җиткәч кенә аңладым…

“Тырыш, укы!”- дип өндәде әни,

“Тырышам,”- дип кемне алдадым???

Үз-үземне алдап йөргәнемне

 Үсеп җиткәч кенә аңладым…

Галим булсын, дип, тырышты укытучым,

Әни исә янда атлады.

Бөтен авырлыкны әни күтәргәнен

 Үсеп җиткәч кенә аңладым…

Авыр минутлар да җиңел булып калды,

Җил-давылдан әни каплады.

Кеше булыр өчен әни кирәклеген

Үсеп җиткәч кенә аңладым…

Мин күп белдем хәзер, күп аңладым

Әти-әни сүзен тыңлармын…

1 ук. Кешенең үз гомерендәге иң зур, иң истәлекле көннәрен иң якын кешеләре белән уртаклашасы килә. Безнең дә бүген яннарыбызда сөекле әниләребез. Дөньяда тагын кем бар микән безнең кайгы — шатлыкларыбызны үзенекеннән дә артык күреп, без диеп янып яшәүче кеше! Кадерле, сөекле әниләребез! Сезне рәнҗеткәннәребез өчен сездән гафу үтенәбез. Бу сүзләрне бик сирәк әйтсәк тә, без сезне бик- бик яратабыз! Рәхмәт сезгә безнең беренче көнебездән башлап безнең сулар һавабыз булуыгыз өчен, без дип йокысыз үткәргән тәннәрегез, агарган чәчләрегез, кылган догаларыгыз өчен. Алдагы көннәрегездә безнең өчен горурланып яшәргә язсын сезгә. Без сезнең алдыгызда башыбызны иябез…

А.Б.   Хөрмәтле ата – аналар! Сизәсезме, әле яңа гына “ыггы” дип көлеп яткан нарасыегыз үсеп җитте. Тормышның мәшәкатьле, ыгы – зыгылы, җаваплы, авыр да, күңелле дә юлына чыгып басты. Сүз сезгә, әти - әниләр!

(әти-әниләр чыгышы)

“Школа, школа, я скучаю" (Сливки) (кызлар башкаруында)

Школьный двор и смех подружек,

Самый чистый, самый звонкий,

И бегут по теплым лужам

 Босоногие девчонки.

И уже других качают

Наши школьные качели.

Школа, школа, я скучаю,

Как мы быстро повзрослели…

Припев:

 А записки с голубками

Все летят ко мне из детства,

 Беспокоят мою память,

Никуда от них не деться.

Я своих подружек школьных

Иногда еще встречаю.

Оказалось, это больно…

Школа, школа, я скучаю

 Мы учились, мы влюблялись,

И с тобой делили тайны.

Эти 10 лет промчались,

Прозвенел звонок прощальный.

В сентябре откроешь двери

Ты совсем другим ребятам.

Школа, школа, я не верю,

Что прошло все без возврата…

Припев.

И звонок звенит украдкой,

На душе моей истома.

Я за чистую тетрадку

В сентябре усядусь дома.

Напишу, о чем мечталось

Всем, кто был со мною рядом.

Школа, школа, я скучаю

По тебе и по ребятам.

Кадерле дуслар! Сезне тәбрикләргә килгән нәниләргә игътибар итегез әле. Моннан күп еллар элек сез үзегез дә шундыйлар идегез. Сез дә шулай чыгарылыш сыйныф укучыларын озаттыгыз. Шушы урында, кулыгызга чәчәк бәйләмнәре тоткан килеш, инде күп мәртәбәләр кабатлаган котлау сүзләрен эчтән генә кабатлап басып тордыгыз. Әйдәгез, нәни дусларыбызны тыңлыйк әле.

1 нче класс укучылары чыгышы.

Безгә карагач,

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә

Ә сез нинди зур.

Чәчәк эзләп йөрим кырларда

Белмим сезне ничек зурларга.

Теләп сезгә изге теләкләр,

Йолдыз булып яна йөрәкләр.

Без укыдык бары «Әлифба»ны,

Ә сез инде томнар укыйсыз.

«Бар иде бит шундый чаклар»- диеп

Безгә карап авыр сулыйсыз.

«Сезнең кебек чакта», - дигән булып

Мыскыл иткән булып сөйлисез.

Без беләбез: сиздермәскә теләп,

Бала чакны бездән көнлисез.

Сау булыгыз , апалар,

Сау булыгыз, абыйлар.

Сезнең арттан куып җитәрбез без,

Тик салыгыз безгә ак юллар.

Безнең бүгенге бәйрәм көнендә 1 нче сыйныф укучыларына да әйтер сүзебез бар. Мәктәбебезнең эстафетасын без алар кулына тапшырабыз.

Эзлән, энем, эзең калсын җирдә,

Кечкенәме, зурмы-барыбер.

Тар булса да, яңа сукмак яса,

Аны зурайтучы табылыр.

Укыгыз сез гөрләп мәктәпләрдә,

Нур балкысын сезнең йөзләрдә,

Сез бәхетле һәм иң сөеклеләр

Безнең бөек Татар илендә!

Безнең соңгы елыбыз бетә инде,

 Мәктәп тормышы артта кадды.

Барыбыз бер гаилә булып яшәдек,

Уңыш гел янда атлап барды.

Безнең алда олы сынау тора,

Без торабыз юллар чатында,

Безнең алда төрле юллар ята,

Төрле якка юллар чакыра.

Без укыган шушы мәктәпләрдән

 Укып чыккан күпме белгечләр!

Алар саны артыр безнең белән,

 Безне көтә алда күп эшләр.

Кайсы гына юлны сайласаң да,

Туры юлдан, дустым, туры бар.

Мәктәбеңдә калган остазларың

Адымыңны күзләп торырлар.

“Саубуллашу вальсы”

9 ел уку дәверендә без меңнәрчә кыңгырау тавышын ишеттек. Бүген яң-

гыраячак звонок — соңгы звоногыбыз безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Кадерле балалар!

Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

Хәзер инде очып китәсез.

Шатлык, сөенеч, изге күңел белән

Каршылагыз һәр көн иртәсен.

Эшләрегез һәрчак уңай булсын,

Изге хисләр безнең йөрәктә.

Хәерле юл сезгә, укучылар -

Калабыз без шушы теләктә.

Ышанабыз сезгә: мәңге кызартмассыз,

Безнең йөзне, туган ил йөзен.

Онытмагыз, һәрчак көтә сезне

Әти-әниләрегезнең нигезе.

Инде менә бүген кошлар кебек,

Иркен киңлекләргә очасыз.

Хәерле юл сезгә!

Моңлы көй уйный. 9 нчы сыйныф егете кыңгырау тоткан 1нче сыйныф укучысын җилкәсенә утыртып мәйданны әйләнә. Бу вакытта шигырь яңгырый:

Дәшә серле юллар,

Башта төрле уйлар,

Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Соңгы кыңгырау

1 нче укучыХөрмәтле укытучылар,укучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм - “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз,эшегездә зур уңышлар,тормышыгызда саулык-сәла...

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме өчен материал....

Тема: "Яңгырау һәм саңгырау тартыклар".

2 нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле дәресе, сингапур структурасы....

фәнни-эзләнү эше Әмирхан Еникинең”Җиз кыңгырау” хикәясендә Җиз кыңгырау образы аша идея-эстетик эчтәлекнең ачылышы

      Бүген дә һәр кешенең диярлек өендә буыннан-буынга күчеп килгән, якты хатирәләр саклаган кадерле әйберләр бар: көмеш беләзекләр, җиз комганнар, суккан паласлар, чиккән сөлге...

"Соңгы кыңгырау" кичәсе сценарие

quot;Соңгы кыңгырау" кичәсен заманча итеп уздыру-`һәр укыфтучының матур теләге. Әлеге кичә телевизион тапшырулар кысасында уза. Бөтен укучылар да үз сәләтләрен күрсәтеп, әти-әниләрен, укытучылар...