Классный час на тему "История ГТО" в 6 классе.
классный час (6 класс) на тему

Целью данного материала является краткое знакомство с историей ГТО и привлечение учащихся к спорту и здоровому образу жизни. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Классный час в 6 классе  МБОУ «Айбашская СОШ»

по теме «Что такое ГТО?»

(Учитель: Ганиева И.И.)

Максатлар:  укучыларны  ГТО комплексының килеп чыгуы белән таныштыру;      спортка һәм үз                                               сәламәтлегеңә карата уңай караш формалаштыру; үз илең белән горурлану һәм патриотизм хисләре тәрбияләү

Үткәрү формасы: сөйләшү, укучылар чыгышы, презентация, видео карау, уен.

План:

  1. Кереш.
  2. Информацион блок.  Презентация.
  1. ГТО ның килеп чыгуы
  2. ГТО – бүген.
  1. Балаларның чыгышы.
  2. Видеоматериал.
  3. Уен “Марш-бросок”.
  4. Сәламәтлек кагыйдәләре.
  5. Рефлексия. Җыр.

  1. Кереш.

«Закаляйся» җырының 1 куплеты тыңлана.

-Кешенең иң кадерле әйбере ул аның сәламәтлеге. Сәламәт булганга күрә сез матур һәм шат. Без үз сәламәлегебезне саклап кына калырга  түгел, ә бәлки аны ныгытырга да тиеш. Бары тик сәламәт кеше генә ГТО нормаларын тапшырырга әзер.

- Сезгә бу сүз танышмы? Расшифровкасын әйтә аласызмы?

(Балаларның җаваплары)

  • ГТО комплексы илебез тормышында моннан 85 ел элек барлыкка килгән. Ул – кешеләрне физик яктан әзерләү өчен махсус төзелгән программа. Беренче тапкыр 1931 нче елда барлыкка килгән һәм 1991 нче елга кадәр дәвам иткән.

2. Презентация күрсәтелә

3. Балалар чыгышы.

- Бүген сез ГТО комплексы турында беренче тапкыр тулы мәгълүмат алдыгыз. Ә сезнең дәү әниләрегез , дәү әтиләрегез, әтиләрегез һәм әниләрегез ул нормаларны үзләре дә биреп караган кешеләр.  Мин сезгә өегездә  сораштырып килергә кушкан идем. Кемнән башлыйбыз?

(Укучылар өйдә әзерләп килгән материаллары белән таныштыралар)

             - Молодцы! Сезнең  дәү әниләрегез , дәү әтиләрегез, әтиләрегез һәм әниләрегез белән горурлануыгыз күренеп тора. Сезнең турында да шулай сөйләсеннәр өчен нормаларны яхшы итеп тапшыруыгызны теләп калам.

4. Видеоматериал карау.

- Ә хәзер мин сезгә бер видео тәкъдим итәм. Игътибар белән карагыз.

- Күргәнегезчә, нормаларны тапшыру өчен күпме кеше спортка тартылган.

              4. Уен “Марш-бросок”.

- Ә сез үзегез ГТО нормаларын тапшырырга әзерме соң?  

- Әйдәгез, тикшереп карыйк!                  

(Уен “Марш-бросок”)

Класс  2 командага бүленә. Һәр командага мөмкин кадәр тизрәк шифрланган  әйтемне җыярга кирәк. Өстәлгә кадәр йөгереп барырга, 1 карточка алырга һәм цифр астына беркетергә.        

Көчле буласың килсә-йөгер.

  • Булдырасыз икән.  Килешәсезме бу әйтем белән? ГТО нормаларын бирергә теләр идегезме?  Мин сезнең ГТО нормаларын әйбәт бирүегезгә ышанам. Сез барыгыз да җитез, көчле, спортны яратасыз.  Әйтеп карагыз әле, сәламәт булу өчен нинди гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

 (Балаларның җаваплары)                                                                                                

  • Cез барысын да дөрес әйттегез.
  • Бүгенге тәрбия сәгатеннән сез ниди нәтиҗә ясадыгыз?

Спорт белән даими  шөгыльләнү, ГТО нормаларын яхшы итеп тапшыру сезне бары тик уңышка гына илтәчәк. Менә без дә үзебезнең лозунгыбызны булдырдык: “ ГТО-уңышка юл”.  

Минемчә, безгә тагын бер мөһим әйбер кирәк –күтәренке күңел.  Җыр безгә бу очракта ярдәм итәр дип уйлыйм. Әйдәгез шушы күңелле җыр астында бүгенге очрашуыбызны тәмамлыйк.  ГТО нормаларын тапшыруда  мин сезгә бары тик уңышлар гына телим.

(Җыр “Закаляйся, если хочешь быть здоров..)  

                     (Җыр астында төрле күнегүләр башкаралар)

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час "Первый раз в пятый класс" для 5-х классов

Данная разработка классного часа ориентирована на учеников 5 класса. Такой классный час нужно провести 1 сентября или в день посещения учениками кабинетов различных учебных дисциплин. Цель классного ч...

Классный час для учащихся 9-го класса «Основные вопросы проведения государственной итоговой аттестации выпускников 9-х классов»

Цели:информировать  учащихся о процедуре допуска к государственной итоговой аттестации учащихся 9-х классов, формах проведения экзаменов, числе экзаменов по выбору и обязательных экзаменов,...

Классный час для учащихся 7-11 классов на тему: «Слова – паразиты. Молодежный сленг. Бранные слова. Сквернословие». Классный час для учащихся 7-11 классов на тему:

Профилактика проблемы в речи слов-паразитов, хулы, мата; бранных слов; информирование о влиянии таких слов на человека, животных, растения, а также об истоках сквернословия....

Методическая разработка группового-коррекционного занятия с использованием ЭОР для работы с педагогами по улучшению взаимодействия внутри класса. Классный час: «Какая погода в нашем классе?»

Данную методическую разработку можно использовать для работы с детьми и взрослыми на разных возрастных группах для решения конфликтных ситуаций и проведения совместного классного часа с участием психо...

«Обмен опытом классного руководителя 5 в класса Чаплыгиной Ж.В. о проведении классных часов, различных форм работы с классом»

Одной из основных форм внеклассной воспитательной работы был и остаётся классный час. ...

Методическая разработка классного часа День знаний в 5 классе «Первый раз в пятый класс. Пусть цифра 5 нам принесёт удачу!»

Первый классный час, посвященный Дню знаний, проводится 1 сентября. Классный час проходит как праздник «День рождения класса». Цель данного мероприятия - знакомство с детьми и ад...

Материалы психолого-педагогического консилиума в 5 классах по итогам обобщения данных классно-обобщающего контроля в параллели 5 классов

Материалы психолого-педагогического консилиума в 5 классах по итогам обобщения данных классно-обобщающего контроля в параллели 5 классов...