25 май - Соңгы кыңгырау бәйрәме.
методическая разработка (11 класс)

Губайдуллина Магизуря Сабирзяновна

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә

Укулар инде артта калды

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар , диңгезләрне кичәргә.

Хәерле көн, хөрмәтле  кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Хәзер үзләрен бирегә чакырыйк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word_5.docx20.36 КБ

Предварительный просмотр:

Соңгы кыңгырау

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә

Укулар инде артта калды

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар , диңгезләрне кичәргә.

Хәерле көн, хөрмәтле  кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Хәзер үзләрен бирегә чакырыйк.

11сыйныф укучылары музыка астында чыгалар.

1    Саубуллашыр вакыт җитте менә,

Дәреслегем, язу дәфтәрем,

Парталарым, класс бүлмәләрем,

Укытучым, сөйгән мәктәбем.

Кире кайтмас өчен үтте инде

Балачагым, үсмер елларым,

Беренчедән унберенчегә хәтле

Үткәрдек күк бер ел нибары.

Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым.

Сумка тотып, “сабак укырга” дип,

Борма сукмак буйлап атлавым...

Якты йөзле укытучы каршы алды,

Өйрәтте ул белем серләрен.

Мәктәпләрдә дуслар белән бергә

Бик тиз үтеп китте көннәрем.

  1. Шук кызчыктай уйнап, болыннардан

        Ромашкалар җыйдым бер кочак.

        Яланаяк басып яр читенә

        Кулын болгый миңа сабый чак.

        Балачагым, җәйге йомшак җилдәй

        Битләремне назлап сөясең.

        Шаян гына  хушлашасың үзең:

  • Дәү булдың ич, китәм,- диясең.

      Йөгерек дулкыннардай ашыгасың,

       Тукталмыйсың хәтта беразга...

      Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

      Калчы әле, тагын бер язга!

  3 . Эх, балачак!

       Мәктәбемә илтер юллар буйлап

      Бала булып килә узасым.

       Еллар үткәч, килә: “Исәнме!”- дип

      Балачакка кулым сузасым.

       Эх, балачак үткән сукмаклардан

      Яланаяк йөгереп үтәргә.

       Бар  дөньяны онытып, сабый булып,

       Күбәләкләр,  куып китәргә.

        Тапмам микән, әгәр ул юлларны

       Әкиятләрдән эзләп карасам,

       Алар бармас микән үткәнемә,

      Йомгакларым сүтеп карасам?

  4.  Зәңгәр күктә кояш елмайгандай,

       Чакырдың син белем иленә

       Һәм беренче сүздән, хәрефтән үк

       Кереп калдың минем күңелемә.

      Онытмамын сине беркайчан да,

       Изге йортым минем- мәктәбем.

       Биргән белемең һәм тәрбияң өчен

       Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәмен.

   ҖЫР:

    5.  Гомеремнең тәүге язларыннан,

Әткәм — әнкәм белән янәшә

Берәү яши һаман күңелемдә,

 Үткәннәрдән кайтып эндәшә.

Хәтеремдә курка-курка гына

 Сыйныфыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә, шулчак беренче кат

Якты йөзен аның күргәнем.

 Дәреслекне ачкач аптыравым,

Нәүмизләнеп, каушап калуым.

Хәтеремдә аның әкрен генә

Иңнәремә кулын салуы…

Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,

Иҗекләрдән сүзләр язарга.

Күзәтте ул һаман гомерем юлын,

Ялгышларым булса, төзәтте.

Хезмәт яратырга, туган җиргә

Тугрылыкка мине өйрәтте.

  6.    Хөрмәтле, беренче укытучыбыз: Минниса апа! Сез чын мәгънәсендә икенче әниебез булдыгыз! Сез каләм тотарга, язарга,   Хәреф танырга өйрәттегез. Безгә чын кешеләр булырга этәргеч бирдегез. Шук-шаян, күзләре   янып торган, уйлары гел уенда булган балаларны үзегезгә караттыгыз, тыңлаттыгыз. Безнең балачакны тагын да матур, эчтәлекле, файдалы итә алдыгыз. Кеше өчен иң мөһим сыйфатларны өйрәттегез. Олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, кеше белән исәнләшеп йөрергә, ярдәмчел булырга, теләсә нинди очракта кеше булып калырга өндәдегез. Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез, беренче укытучыларыбыз! Без сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз!

(Башлангыч укытучысы чыгышы)

7. Хөрмәтле һәм сөекле сыйныф җитәкчебез, Мәһиҗүрә  апа! Без Сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Сез безне шундый якын күрдегез, әйтерсең лә, без барыбыз да сезнең үз балаларыгыз идек. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешебез нәкъ тә менә Сез булдыгыз. Сез кирәк чакта яхшы дус та, киңәшче дә, белем бирүче дә була белдегез. Әлбәттә, булгандыр безгә үпкәләгән чакларыгыз да, шулай бит инде ул- балачакта барысын да уйлап эшләмисең. Сүз тыңламаган чаклар да булгалады, өй эшләрен эшләмичә килгән яисә күңелегезгә хуш килмәстәй эшләр эшләгән чакларыбыз да булгандыр. Шул чакларда Сез безгә киңәшләр бирә идегез. Ләкин без ул чакта киңәшләрегезнең ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлап җиткермәгәнбез. Ә менә хәзер аңлыйбыз, бар да үзебез өен кирәк булган икән. Кадерле, Мәһиҗүрә апабыз, без Сезгә чиксез рәхмәтле. Без Сезне һәрчак якын күрербез, яратырбыз, онытмабыз. Авыр хезмәтегездә Сезгә сабырлык һәм зурдан-зур уңышлар телибез.

     (Сыйныф җитәкчесе сүзе)

8. Хөрмәтле укытучыларыбыз! 

Фоат абый , Гөлсирә апа,

Илфат абый, Нурия апа

Гөлнәзирә апа, Миләүшә апа,

Элмира апа, Ләйсән апа,

Рәсил абый,  Миннегөл апа.

Айрат абый, Люөия апа,

Әлфинә апа, Гүзәлия  апа,

Рәмзилә апа, Рәзилә апа,

Сезгә барчагызга чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән булса да белем тупларга омтылуыгыз, безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт!

Йолдызларны чүпләп күк йөзеннән, әвернәле гөлләр кушсак та,

Тигез була алмас  Сезнең көчкә- экваторга салып сузсак та,

Сезне шушы авыр хезмәтегез сөенечләр генә китерсен

Без яулыйсы үрләр Сезнең өчен, бездән Сезгә рәхмәт җиткерсен!

9.  Минем өчен бик күптәннән таныш

Зур тырышлык куеп йөрүең,

Һәр дәрескә керсез иман белән,

Авыр багаж белән керүең.

Кемнәр үлчәр Сезнең хәзинәдә

Тулып яткан акыл байлыгың,

Диям бүген: шуны саклар өчен

Күбрәк булсын иде саулыгың.

10.Укытучым минем , сунмәс назым,

Якты язым-балачакларым,

Мин гомергә, әнкәм белән бергә,

Күңелемдә Сезне саклармын.

Тормышымның тәүге сукмагында

Шат елмаеп каршы алдыгыз,

Канат куеп якты хыялларга,

Олы юлга озатып каласыз.

Укытучым,менә каршыңдамын-

Мең- мең тапкыр сезгә бурычлы,

Олы тормыш  юлларымда миңа

Һәрчак сезнең акыл булышчы.

Бер тутырып күзгә карау белән

Уебызны аңлый алдыгыз.

Шуңа күрә безнең  күңелләрдә

Онытылмаслык булып калырсыз.

11. Без беләбез: Сезгә җиңел түгел,

Күпме язмыш сезнең кулларда,

Ләкин ышан: һәрчак булырбыз без

Сез күрсәткән тугры юлларда.

Еллар үтәр, очар кошлар сыман,

Без очарбыз туган төбәктән.

Кайда гына, ләкин, булсак та без

Гел сакларбыз Сезне йөрәктә

12.. Рәхмәт, Сезгә, рәхмәт чын күңелдән,

Безне балагыздай күргән өчен;

Безнең хисләр белән янып яшәп,

 Күңелләргә шатлык биргән өчен.

Җылы караш назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны

Укытучым , иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

ҖЫР: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез...” . (Чәчәкләр бирелә)

13 Безгә тәмле итеп ашлар пешергән  Гөлфия һәм Розалия апа! Безнең мәктәбебезнең чисталыгын саклаучы Резидә һәм Алсу апалар, Безгә яңадан яңа китаплар алып кайтучы Зөлфия  апа, мәктәбебездә  төзекләндерү эшләрен башкаручы Алмаз абый, безне  кыш буе җылылык белән тәэмин итүче Минсур абый, Ринат абый, Юсуп абый...

   Рәхмәт  Сезгә, рәхмәт чын күңелдән

   Безне дустыгыздай күргән өчен.

   Безнең теләк белән янып яшәп,

   Йөрәкләргә шатлык биргән өчен.

   Һәрвакытта безнең күңелләрдә

   Олы җанлы булып калырсыз.

    Онытмагыз безне, киләчәктә

   Күп тапкырлар искә алырсыз. (Чәчәкләр бирелә)

14.Әнкәй кулларына сыенып үстем,

Күңеленең тоеп аклыгын.

Васыять итеп алдым юлларыма

Сабырлыгын аның, сафлыгын.

Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан склап үстерүегез, тырышлыгыгызөчен сезнең алдыгызда баш иябез! Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

(Сүз әти-әниләргә бирелә)      (чәчәкләр бирәләр)

Безнең бүгенге бәйрәм көнендә 1 нче сыйныф укучыларына да әйтер сүзебез бар. Мәктәбебезнең эстафетасын без алар кулына тапшырабыз.

Эзлән, энем, эзең калсын җирдә,

Кечкенәме, зурмы-барыбер.

Тар булса да, яңа сукмак яса,

Аны зурайтучы табылыр.

Укыгыз сез гөрләп мәктәпләрдә,

Нур балкысын сезнең йөзләрдә,

Сез бәхетле һәм иң сөеклеләр

Безнең бөек Татар илендә!

1 нче  укучы.

  Безгә  карагач 

Сезгә  бик  кызыктыр

Без  нинди  кечкенә

Ә  сез нинди  зур.

2 нче  укучы.

Сезнең  кебек  чакта  дигән  булып

Шаяртып  та  сөйлисез.

Без  беләбез,сиздермәскә  теләп

Балачакны  бездән  көнлисез.

3 нче  укучы.

Тик  сез  берүк  китәбез  дип

Ямансулап  тормагыз

Без  бит  хәзер  зурлар  булдык

Сезгә  алмаш  булабыз.

4 нче укучы.

Сау  булыгыз , абыйлар,

Сау  булыгыз,апалар.

Сезнең  арттан  куып  җитәрбез

Тик  салыгыз  безгә  ак  юллар.

Җыр:

15.   11 ел уку дәверендә без меңнәрчә кыңгырау тавышын ишеттек. Бүген яңгыра-ячак  звонок- соңгы звоногыбыз- безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

(Моңлы көй уйный, 10 нчы  сыйныф егете кыңгырау тоткан 1 нче сыйныф укучысын җилкәсенә утыртып мәйданны әйләнә)

30.  (Миләүшә укый)

Дәшә серле юллар,

Башта төрле уйлар,

Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

Бир кулыңны, дустым,

Ерак юлга чыктык,

Тау артында болыт аллана.

Безнең юллар бара

Ерак офыкларга,

Офыктагы серле таңнарга.

Ямансу да кебек,

Аерылуны белеп,

Урамнарны җырлап бер урау.

Көмеш тавыш тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау

(кыңгырау чыңлап беткәч)

Яңгырады кыңгыраулар соңгы,-

Мәктәбемнең моңлы яшьлек чыңы.

Артта хәзер, артта инде бары...

Мәктәп еллары арттан елап калды,

Артта калды хәзер дәрес калдырулар,

Шактый-шактый шуклык- шаярулар,

Гашыйк булып яшерен янулар,

Укып килми оятка калулар...

Артта калды бар да инде болар...

(Көй астында әкрен генә кереп китәләр.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Соңгы кыңгырау

1 нче укучыХөрмәтле укытучылар,укучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм - “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз,эшегездә зур уңышлар,тормышыгызда саулык-сәла...

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме өчен материал....

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

Бу бәйрәм укучыларның күңелендә гөмергә онытылмаслык  булып калыр.Ул 25 майда үткәрелә.Зал бәйрәмчә әзерләнә.Мин үз сыйныф укучыларым белән үткәрелгән бәйрәм сценариен урнаштырам....

Соңгы кыңгырау - 2011.

Сценарий последнего звонка на татарском языке....

Тема: "Яңгырау һәм саңгырау тартыклар".

2 нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле дәресе, сингапур структурасы....