Соңгы кыңгырау 2019
методическая разработка (9 класс)

Соңгы кыңгырау бәйрәменә сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл songy_kyngyrau_2019.docx42.2 КБ

Предварительный просмотр:

Сонгы кынгырау

Тәрбияче    Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

 2010  елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Ул көннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән. Шушы кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме!  Әйдәгез, алкышлар белән аларның үзләрен чакырыйк!

9 класс укучылары! Тантанага рәхим итегез.

(«Кыңгыраулы мәктәп еллары» җыры  яңгырый. Чыгарылыш класс укучылары линейкага уза.)

 А.Б.Менә алар, быелгы чыгарылыш класс укучылары! Бүген аларның бәйрәме. Иң изге, иң матур теләкләр телик без аларга.

 Хөрмәтле ата-аналар, укытучы иптәшләр, укучылар һәм килгән кунаклар!      “ Соңгы звонок” бәйрәменә багышланган тантананы ачык дип белдерәм.

Гимн РФ

А.Б. Соңгы кыңгырау ул, төп мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юл алган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч та һәм шул ук вакытта авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы.

1.Иң беренче котлау өчен сүзне мәктәп директоры _________________ка                        бирәбез.

(_________________ сөйли.)

     

    А.Б.       Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

       Хәзер инде очып китәсез,

       Шатлык, куаныч, изге күңел белән,

       Каршылагыз һәр көн иртәсен!

                  Ә хәзер 9 класс укучыларының дәүләт имтиханнарына керетелүләре турындагы приказны уку өчен сүзне мәктәпнең директор  урынбасары ___________________га бирәбез.

      А.Б.       Үтте бик күп айлар, үтте еллар

                     Күз алдында үсеп җиттегез

                     Белем үрләренә омтылдыгыз

                     Ярышларда бик күп җиңдегез.

Баландыш авыл җирлеге башлыгы  __________________________________ ның да әйтер сүзләре бар.  Рәхим итегез!

                   А.Б. Кайчан гына әле күбәләктәй

       Ашкынып килдегез мәктәпкә

       Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн

       Яңалыклар тулы дәрескә

Бүгенге шатлыклы көн белән уртаклашырга муниципаль район администрация башлыгы урнбасары                                                     та килгән. Котлау өчен сүзне аңа бирәбез.

Ә хәзер сүзне 9 сыйныфларның үзләренә бирәбез.

Жыр"Саубуллашыр вакытлар”

1 ук.Тәүге звонок белем ачкычларын

Балаларның бирә кулына.

Соңгы звонок башлап алып чыга

Һәр яшьлекне тормыш юлына.

2 ук. (Адилә)Туктагыз! Һәр  ел саен бер үк сүзләр!  Нигә ел саен монтаж куярга?  

3 ук.   Ник,   Адилә,  тагын нишлик инде?  

2 ук.  (Адилә)  Эйдәгез, быел соңгы звонок уңаеннан класс сәгате генә уздырабыз, үткәннәрне искә төшерербез, бер утыру- үзе бер гомер диләр бит. Гел шигырь сөйләргә димәгән?

4 ук.  Әйе шул . әйдәгез алайса, класс сәгате икән -  парталарны алып чыгыйк!

Парталарны алып чыгып  1 класстагы кебек тезелеп утыралар.

5 ук. (Алисә)   Ә сез хәтерлисезме, 1 нче сентябрь  көнне 1 нче класска без ничек килгән идек?

2 ук. (Адилә) Килдек тә, беребез дә беркемгә берни  әйтмичә парталарга кереп утырдык...

(Таңсылу)  Класска кереп утырдык. Аннары кибетче Гөлнар апа Фәритне җитәкләп алып керде. Керде дә. Минем янга утыртты.  “Ташлама инде син аны”, - диде...

(Фәрит)  Ә монтажда миңа зур белем ачкычы тоттырдылар., но ул бер ишеккә дә ярамады

(Алисә)    Ә мин кыңгырау чылтыратттым. Мине Касьянов  Славик  күтәреп йөртте...

(Айгөл) Ә мин монтаж вакытында букетымны идәнгә төшереп җибәргән идем...

(Айбулат)  Ә безгә  1 нче сентябрь алдыннан  матур сумкалар  бирделәр. Человек-паук төшерелгән....

(Салават)  Ә мин кызлар  белән утырырга курка идем...

(Адңилә)  Ә. Әйе, помидор кебек кызарып чыга иде ул!

(Нәфис) Ә минем 1  нче класска кергәндә әтием кырыеннан бер дә китәсем килмәгән иде...

(Таңсылу)  Без  башта класста тәнәфес вакытларында да сөйләшми идек әле. 1 ай чамасы укыгач, Адиләнең  өеннән  алып килгән  наклейкасын күргәч кенә  сөйләшә башладык...

(Айбулат)  Ә  столовойга барганда кулларны кулга тотынып. Тезелеп кенә төшә идек...

(Айгөл)  Ә Фәрит белән Адилә Том  и Джерри шикелле гел тарткалашырга гына торалар иде...

(Фәрит)  Ә без 3 нче класста укыганда  кәгазьдән ясап Алмаз Фоатовичка  веер бүләк иткән идек...

(Алисә)  Әле без кыш көне мәктәптән кайтышлый Кар бабайлар тәгәрәтә идек...

(Салават) ӘӘӘӘ. Без әле кыш көне  бәрәңге подвалы түбәсеннән  дә шудык...

(Нәфис)  Без  мәктәптән    кайткан чакта бер-беребезне  озата- озата кайта идек....

 (Таңсылу)  Менә бит, никадәрле истәлек. Әйдәгез  әле,  шул чакларда биегән  биюләрнең  берсен биеп алабыз!

Парталарны алып кереп куялар.

2 кыз, 2 малай башкаруында татар халык биюе.

Монтажга тезелеп басалар. (Кулларында ӘНИЛӘРГӘ ДИГӘН 8  БУКЕТ)

( Адилә)   2 нче класста укый башладык.  Фәриткә ачуым чыкканнан соң   тәнәфестә тактага мин зур итеп “бозау” дип язып куйдым. Узем яздым, үзем  ачуланыр инде диеп  укытучыбыз  Әлфирә .  ападан шулкадәрле курыктым!  Ә ул  ачуланмады. Башта  хатасыз язганга мактады. Аннары матур итеп кенә андый сүзләр язарга ярамаганлыгын аңлатты...

(Тансылу):

Хөрмәтле  Әлфирә апабыз! Сез чын мәгънәсендә безнең икенче әниебез булдыгыз! Сез каләм тотарга, язарга, хәреф танырга өйрәттегез. Безгә чын кешеләр булырга этәргеч бирдегез. Шук-шаян, күзләре янып торган, уйлары уенда булган 8 баланы үзегезгә караттыгыз, тыңлаттыгыз. Безнең балачакны тагын да матур, алай гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә алдыгыз. Кеше өчен иң мөһим сыйфатларны өйрәттегез. Олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, кеше белән исәнләшеп йөрергә, ярдәмчел булырга, теләсә нинди очракта кеше булып калырга өндәдегез. Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез. Сез безне олы юлга хәзерләүдә көчегезне кызганмадыгыз, үзегез белгәннәрне өйрәтергә тырыштыгыз. Бик зур рәхмәт Сезгә, безнең беренче укытучыбыз! Без Сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз!

(Салават) Тәүге тапкыр кулыбызга  “Әлифба” тоттыручы,

Карурманда сукмак күрсәтүче, тел ачкычы безгә бирүче –

Сез,  беренче укытучы безнең !

Нәни генә кулыбызга  башлап эш өйрәтүче,

Хисебезгә җан өрүче, иң беренче остаз безнең!

Беренче укытучыбыз, Әлфирә Нургалиевна! Башлангыч сыйныфларда  укуыган безнең 4 ел күңелегездә  нинди истәлекләр белән  калды икән?  Рәхим итегез, сүз Сезгә бирелә.

Апалары сөйли

Хор  “Укытучым сезгә карап”.

Ун ел буе звоноклар чыңы,

Чакыру булды һәрбер дәрескә.

Бүген алар – чакыру һәм озату,

Алда торган бөек, зур эшкә.

        

Хөрмәтле Йосыф Рәшитович!

Сезнең кебек эчкерсез һәм гадел

Җитәкчеләр була бик сирәк.

Сез бит безнең тату мәктәбебездә

Җил – давылда аумас зур терәк.

Мәктәпне әйдәп барасыз сез

Яңа үрләр яулар уңышка.

Яшәгез сез һәрчак үрнәк булып,

Үзгә бер ямь өстәп тормышка.

17. Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез __________________!

Мәктәп елларында Сез безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, үз балагыздай якын күреп, ярдәм кулын суздыгыз.Сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет – нәсыйхәтләрегезне беркайчан да исебездән чыгармабыз. Рәхмәт Сезгә, барысы өчен дә!

18. Әлфия Зуфаровна!

Дәрескә әзерләнми килгән чаклар булгандыр,

Күзегезгә чыкмаса да, күңелегез тулгандыр.

Рәнҗеткән чаклар булгандыр, үпкәләткән минутлар.

Бер дә юкка уйламыйча, күңел калдырган чаклар.

Онытылыр әле, бар да онытылыр дидек,

Чөнки сезне чын күңелдән ярата идек.

Дөньяда тик ике кеше, укытучы, ана,

Ялгышларны оныта һәм кичерә ала.

Хөрмәтле Әлфия Зуфаровна!Шушы минутларда сез дэ дулкынланасыздыр, эйтэсе сузлэрегез дэ бардыр…Рэхим итеп бирегэ килегез! 
Сүз сыйныф җитәкчебез–______________га  бирелә.

Апалары сөйли

Хор”Укытучым”

8 ук.      Укытучы!

Табибтагы салкын акыл,

Ул синеке.

Галимдәге тирән белем –

Фәнгә нигез –

Ул синеке.

Сабыйларга күңелеңдә

Чиксез күп наз

Күпме изгелек кылсам да,

Сиңа ул аз!

9 ук.  Килер көнем нурлы булсын өчен,

Күпме төннәреңне яндырдың.

Аң – зиһенем уяу булсын диеп,

Азмы йокыларың калдырдың.

Укытучым минем, гомер юлдашым.

Кыңгыраулы көзләр кергән саен

Урап ала сине бала – чага

Һәр көз саен дөньяң яңара!

Көзләр җиткәч каеннарның шәле төсле

Укытучым, сизелмичә чәчең агара...

 (Алисә) Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр.Сез күпме кеше күңеленә игелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлылык, чибәрлек, очкын чәчрәп торган күзләр.Кайчандыр чем – кара чәчләргә генә бераз бәс кунган. Хөрмәтле укытучыларыбыз, безгә булган эчкерсез яратуыгыз өчен чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез! 

    Мәктәбебезнең укыту-тәрбия эшләре буенча  урынбасарлары Гөлнара Нәҗиповна, Әлфирә Нургалиевна! Кирәк чакта безне авырлык югалу халәтеннән төшереп үз урыннарыбызга куюыгыз өчен, безнең алган “2”леләребезгә игътибарсыз калмаганыгызга, безне һәм безнең әти-әниләребезне күз уңыннан ычкындырмаганыгызга Сезгә аерым рәхмәтләребезне белдерәбез!

Җыр  “Сез иң гузәл кеше икәнсез”

36. Һәркөн иртән яңа көн туа,

Кояш нуры каплый үзәнне,

Бу дөньяга син килгәнсен икән,

Бәхетле дип сана үзеңне.

Ике якта ике фәрештәдәй,

Тыңлап синең һәрбер сүзеңне,

Кайгыртучан әти-әни торса,

Иң зур бәхет шушы бит инде.

14 ук. Хөрмәтле әти - әниләр!

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Сез балкыйсыз безнең күңелә.

Тормышыбыз Сезнең белән матур,

Рәхмәтебез Сезгә мәңгегә!

15 ук.     Кадерле әти - әниләребез!

     Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый – талмый тәрбияләвегез, бәла – казалардан саклап үстерүегез, тырышлылыгыз өчен сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

16 укХөрмәтле ата – аналар! Сизәсезме, әле яңа гына “ыггы” дип көлеп яткан нарасыегыз үсеп җитте. Тормышның мәшәкатьле, ыгы – зыгылы, җаваплы, авыр да, күңелле дә юлына чыгып басты. Сүз сезгә, әти - әниләр!

Әти-әниләргә сүз бирелә.

Аннан соң бергә хор белән әйтәләр: “Рәхмәтебез чиксез сезгә!” Букетларын әниләргә тапшыралар.

Аннан сон чыгып китәләр.

Җыр,  Мурат башкаруында “Әнием”

2 алып баручы чыга

(Айгөл)А.б. Фәрит, ә синең 9 ел уку дәверендә барлыгы ничә дәрес укыганлыгыбызны санап караганың булмадымы?

(Салават)А.б. Юк шул,Айгөл.

(Айгөл)А.б. Ә мин санадым. Барлыгы безгә 12мең дәрес кергән, барлыгы 24мең биттән торучы 100 дән артык дәреслекне укып чыкканбыз, 30мең дәфтәргә язып тутырганбыз. Өйдән мәктәпкә һәм мәктәптән  өйгә барып уртача алганда 3500 километр юл узганбыз.  Барлыгы 21 мең литр чамасы чәй эчкәнбез,безнең өчен барлыгы 25 мең тапкыр кыңгырау чылтыраган..

(Салават)А.б. Айгол, син әле безнең катнашкан класстан тыш чараларны санамадың: Көзге бал, Яңа ел, 23 февраль , 8 март , 9 май бәйрәмнәре...Район күләмендә уздырылган “Тату сыйныф серләре “, “Татар егете” конкурслары, Тинчурин театры тарафыннан оештырылган  республика конкурсында  3 нче урын.

(Айгөл)А.б. Мингазов Нәфис, Шакиров Айбулат – татарча көрәштә  район буенча призлы урыннар алдылар.Фәсхиев Салават   армреслинг буенча Россия күләмендә 3 нче урын, спорт мастерына кандидат.Гарипова Адилә – рәсем сәнгате буенча күпләгән конкурслар җиңүчесе, спорт өлкәсендә күп кенә уңышлар яулады. Республика буенча кул көрәшендә 3 нче урын. Район һәм республика олимпиадаларында урын  алучыларыбыз да күпме бит:Гилазова Таңсылу – татар теле һәм әдәбияты буенча, инглиз теленнән , географиядан район олимпиадасы җиңүчесе.

(Салават)А.б. Гарипова Айгөл – рус теле, инглиз теле фәннәре буенча район олимпиадасы җиңүчесе, татар теленнән призер. Шакирова Алисә – татар  әдәбияты буенча 7 нче сыйныфта җиңүче, “Илһам” конкурсында дипломат,  җәмгыять белеме буенча  9 класста призер.  

(Айгөл)А.б. Мухаметшин Фәрит – спорт буенча күп кенә район  ярышларында урыннар алды.  9 нчы класста ОБЖ фәненнән призер. Менә Фәрит, 1 нче класска килгәндә бирелгән БЕЛЕМ АЧКЫЧЫ бер ишеккә дә ярамады дигән идең. Син аның белән ОБЖ кабинетын ачкансың икән бит...

(Салават)А.б Бу уңышларыбызда укытучыларыбызның өлешләре дә бар  икәнлеген исәпкә алып без бүген тантанал чара үткәрергә булдык.

(Айгол) Фәрит,  ә без нинди бүләк бирербез икән соң?

(Салават) Ә анысына син җавапны үзең уйлап кара. Мин бары тик  юнәлтүче  информация генә.бирәм:

Иң элек заманнарда бу үсемлекне шагыйрьләр, җырчылар һәм музыкантларга биргәннәр. Соңрак исә  аннан ясаган веноклар белән җиңү яаулаган сгышчылыарны, спортчыларны бүләкли башлаганнар. Хәзерге вакытта ул кайбер илләрнең герб һәм геральдикасында да  кулланыла. Ул җиңү һәм дан символы булып тора.  Күптөрле конкурсларда бирелә торган “Лауреат” сүзе дә нәкъ менә шушы үсемлек белән бәйле.

(Айгөл)  Хөрмәтле укытучыларыбыз, укучылар, килгән кунаклар!             “ Бәллүр лавр” билгесе премияләрен тапшыру тантанасын АЧЫК ДИП белдерәбез!

Фанфары “начало”

(Айгол) 1,2,3.Әлифне таяк дип белми,

Мәктәпкә килдек.

Беренчедән дүрткә чаклы,

Никадәр белдек.

Истә әле каләм тоткан кулым,

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәттегез безне язарга сез,

Тотып башта нәни куллардан.

“Беренче укытучы” номинациясе белән Фәния Миннехазиповна, Айгөл Әминовна, Өлфирә Нургалиевналар бүләкләнә. ”Фанфары нагр.” .”Фанфары нагр.”   (Чәчәк һәм символ бирелә)

(Салават)4,5. Туган телне үстерүгә 
Багышланган сезнең гомер. 
Бик күп һөнәр арасында 
Бу - иң мәрхәмәтлеседер.

Чынлап уйлап караганда, 
Телсез калу - илсез калу. 
Мактаулы эш - авыр чакта 
Туган телне саклый алу. 

“Туган телгә мәхббәт” номинациясе белән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Рушания Хәкимовна һәм Люция Маратовна бүләкләнәләр. ”Фанфары нагр.”  .”Фанфары нагр.”   (Чәчәк һәм символ бирелә)

3 кыз башкаруында бию

(Салават)6. Сезнең куллар алтыннан да түгел, тик шулай да алар соклангыч.

 Сезнең кулда бар да җиңел кебек, сез эшләгәч җиңел кебек эш.

Сез өйрәткән хезмәт серләренә, без рәхмәтле булып калабыз.

Гомер буе шушы үрнәкләрдән гел өлгеләр генә алабыз.

 “Оста куллар” номинациясе белән технология укытучысы Фәнүсә Габделбаровна  бүләкләнә.”Фанфары нагр.”  (Чәчәк һәм символ бирелә)

(Айгол) 7. Физик законнар безгә күптән таныш,

Җисемнәрнең әйләнүе бердә шаккатырмый.

Ничә еллар безне сорау борчый,

Нигә ул хәрәкәт һич туктамый?

“Ньютон законнары” номинациясе белән Әлфия Зуфаровна бүләкләнә.”Фанфары нагр.”  (Чәчәк һәм символ бирелә)

(Салават)8. Сәламәтлек- илаһи көч

             Дөрес яшәү рәвешен,

             Тәрбияли алсам әгәр,

             Үкенмәс идем мәгәр,-

             Диеп тели Алмаз Фоатович.

 “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” номинациясе белән Алмаз Фоатович бүләкләнә.”Фанфары нагр.”   (Чәчәк һәм символ бирелә)

(Айгол) 9. Җир шарын ничә мәртәбә

Әйләнеп чыктык бергә.

Таулар, диңгезләр кичтек без

Элеонора апа дәресендә. 

“Бөек сәяхәтче” номинациясе белән мәктәбебезнең география укытучысы Элеонора Раисовнабүләкләнә. ”Фанфары нагр.”   (Чәчәк һәм символ бирелә)

(Салават)10. Европаны яулап алмасак та,

Кем белә соң кая барасын,

Инглиз теле һәрчак кирәк булыр,

Булсак та без авыл баласы.

“Илче” номинациясе белән инглиз теле укытучысы Гөлнара Нәҗиповна бүләкләнә.”Фанфары нагр.”  (Чәчәк һәм символ бирелә)

(Айгол) 11.По-русски правильно писать

Вы терпеливо нас учили.

Чтоб грамотными сделать нас,

Всё сердце в это Вы вложили.

“Всемогущий языковед» номинациясе белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Фәезхановна бүләкләнә.  .”Фанфары нагр.”   (Чәчәк һәм символ бирелә)

3 кыз башкаруында бию

(Фәрит)12. Ромб, квадрат, түгәрәк

Санап бетереп булмый барсында.

Интеграллар, функцияләр, нольләр,

Хәлдән тайдырды бу  тигезләмәләр.

“Таләпчәнлек” номинациясе белән математика укытучысы Флера Рахимзяновна  бүләкләнә. ”Фанфары нагр.”   .”Фанфары нагр.”   (Чәчәк һәм символ бирелә)

 (Айгол) 13. Йөз шатлыкка йөз кат куанадыр,

Йөз хәсрәткә чума, ут йота.

Аннан башка мәктәп яу кырында

Комиссарсыз калган полктай.

“Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясе белән мәктәбебез директоры Йосыф Рәшитович бүләкләнә.”Фанфары нагр.”  (Чәчәк һәм символ бирелә)

(Фәрит)

35. Безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алучы һәм мәктәп чисталыгын даими кайгыртучы техник хезмәткәрләр: Рушания, Әлфия, Ләйсән  апаларга, тәмле ашлары белән безне сөендергән Гөлназ  һәм Голнара  апаларга,  җылытучы, саклаучыларга, хөрмәтле ветеран укытучыларыбызга бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.   (Аларга чәчәкләр өләшенә).

Аннан сон укучылар вальс биергә тезеләләр.

Вальс.

Янадан монтажга тезелеп  басалар.

Соңгы тапкыр мәктәп залы

Сөйли безгә яшерен серен...

Ак юлларга безне дәшә

Мәктәп биргән тирән белем.

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар-безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар-безнең балачак.

 Баш  очыннан ак болытлар ага

Ак болытлар – безнең хыяллар

Хыялларга очар канат кирәк

Алар шулай акка буялган.

Ак болытлар – безнең  хыяллар.

Безнең һәркайсыбызның  үз хыялы бар, ләкин аны кешегә әйтмәсәң  генә чынга аша диләр. Әйдәгез,  без аларны яшереп кенә кәгазь битләренә языйк та  үз шарларыбызга беркетик. Ә ак болытлар аларны үз артларыннан ияртеп күккә алып  менсеннәр...
 
Музыка астында укучылар теләкләрен шарларына беркетеп алып киләләр.

Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар

Туган оясын онытмый кошлар.

Соңгы кыңгырау, еракта калып,

Еллар узгач та колакта чыңлар.

Моңлы җыр булып колакта чыңлар.

Соңгы звонок яңгырый — сихри аваз -

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе —

Үзгәртә дә куя язмышны.

   Көмеш тавыш тынмый,

   Йөрәкләрдә чыңлый,

   Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау!

  Якты юллар теләп,

  Матурлыкка өндәп,

   Саубуллаша көмеш кыңгырау

Тәрбияче.- Хәзер 9 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Кыңгырау чылтырату хокукы 1 класс укучысы Саруханян  Миленага бирелә.

         Шушы кыңгырау чыңы һәм алкышлар астында 9 класс укучыларын тантанадан озатып калабыз.

Җыр,  Мурат башкаруында

Тәрбияче.- Соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган линейка  ябык дип белдерелә.

Әйдәгез, 9 нчы сыйныф укучыларына уңышлар  теләп кул чабыйк.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Соңгы кыңгырау

1 нче укучыХөрмәтле укытучылар,укучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм - “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз,эшегездә зур уңышлар,тормышыгызда саулык-сәла...

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме өчен материал....

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

Бу бәйрәм укучыларның күңелендә гөмергә онытылмаслык  булып калыр.Ул 25 майда үткәрелә.Зал бәйрәмчә әзерләнә.Мин үз сыйныф укучыларым белән үткәрелгән бәйрәм сценариен урнаштырам....

Тема: "Яңгырау һәм саңгырау тартыклар".

2 нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле дәресе, сингапур структурасы....

фәнни-эзләнү эше Әмирхан Еникинең”Җиз кыңгырау” хикәясендә Җиз кыңгырау образы аша идея-эстетик эчтәлекнең ачылышы

      Бүген дә һәр кешенең диярлек өендә буыннан-буынга күчеп килгән, якты хатирәләр саклаган кадерле әйберләр бар: көмеш беләзекләр, җиз комганнар, суккан паласлар, чиккән сөлге...