Соңгы кыңгырау
методическая разработка

Мифтахова Руфия Билсуровна

Соңгы кыңгырау бәйрәменә сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл songy_kyngyrau.docx29.13 КБ

Предварительный просмотр:

«Соңгы кыңгырау” бәйрәме 2018

(музыка яңгырый, әкренәя, А.б чыга)  Музыка 1

А.б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле балалар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укчылары өчен сонгы кыңгырау яңгыраячак.  Әйдәгез әле, бүгенге  тантананың төп сәбәпчеләре булган 9 нчы сыйныф укучыларын алкышлап каршылыйк.  Әнә алар иң якын, кадерле һәм ышанычлы кешеләре – әти-әниләре белән мәктәп сукмагыннан атлап киләләр. Әйтерсең лә  әти-әниләр балаларын мәктәп сукмагыннан  зур тормыш юлына  озата.  Киләчәктә дә тормыш юлыннан бергә, янәшә  атларга язсын.  9 нчы сыйныф укучылары! Бүген алар мәктәбебезнең иң-иңнәре, иң матурлары. Иң күркәмнәре.

(Музыка астында укучылар әти-әниләре белән мәйданга керә.)

А.б. Бу дөньяга нәрсә булган

Тирә- ягы моңга тулган

Әйләнэбез кара- каршы

Ә күзләргә сагыш тулган

Әйләнәбез  без парлашып

Балачакнын сонгы вальсын

Шушы яуган изге моннар

Йорэклэрдэ мэнге калсын

Ә  хәзер “Соңгы кыңгырау” бәйрәменең кабатланмас бизәге – Саубуллашу вальсы.

(Укучылар вальс бииләр) №2

А.б.        Соңгы кыңгырау ул – мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга тәүге адымнарын ясарга әзерләнгән егет-кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек.  Бу чың аларның икенче туган йортлары – мәктәп белән, 9 ел буе белем биргән кадерле укытучылары белән дә хушлашу авазы.

        (Кыңгырау чыңлый)

1 у. Ишетәсезме, соңгы кыңгырау чыңы? Бүген аның тавышы моңсу да, сагышлы да һәм шул вакытта серле дә.  Кыңгырау тавышы безне 9 ел буена озата килде. Беренче белем көне дә безнең хәтерләрдә нык саклана әле.

Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.

3 у. Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар – безнең балачак.

Балачакка  кирекайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар – безнең балачак.

4 у. Әйдәгез әле , аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк та  сүзне “Мәктәп “ дип аталган   “Балачак иле”  патшасына  -  хөрмәтле  директорыбыз Хасанов Хәмит Мөхәммәт улына бирик.   Рәхим итегез.

        (Мәктәп директоры чыгышы)

1у.Хөрмәтле Хәмит Мөхәммәтович,  Сез Балачак иленең иң хөрмәтле кешесе. Гади һәм кешелекле, кирәк чакта кырыс һәм таләпчән дә – без Сезне хәтеребездә шулай сакларбыз.

А.б. Бәйрәм белән котлау өчен сүз килгән кунакларга бирелә.

1Котлау өчен, .Район мәгариф бүлеге методисты Закирова Рәмзия Зәкәриевнага сүз бирелә.

2. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Насибуллин Илдар фоатовичка сүз бирелә.

3. Ә хәзер котлау өчен сүз авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин Азат Газизулловичка бирелә.

4. Сүз “Арбор” җәмгыяте директоры Баязитов Хәмит Сәетовичка бирелә.

(Музыка астында) – 3

2 у. Шук кызчыктай уйнап, болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

Кулын болгый миңа сабый чак.

Чәчәкләргә карап уйга калдым,

Нигә алар болай моңсулар?

Шаян чишмәдән дә  сорап куйдым:

  • Кая ага икән бу сулар?

Балачагым, җәйге йомшак җилдәй,

Битләремнән назлап сөясең.

Шаян гына хушлашасың, үзен:

  • Дәү булдың ич, китәм, -  диясең.

Йөгерек дулкыннардай ашыгасың,

Тукталмыйсың хәтта беразга...

Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

Калчы әле, тагын бер язга!

3 у. Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

  • Исәнме! –дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөняны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөнясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам.

Алар бармас микән үткәнемә

Йомгакларым сүтеп карасам.

(Җыр “Детство”) - 4

А.Б. Әйе, гомер аккан судай, искән җилдәй үтә дә китә диюләре хак икән. Әле кайчан гына сез дә нәк менә шушы урында беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кереп, 1 нче сыйныф укучылары булып басып торган идегез. Сезне шат елмаеп,  яратып һәм үз итеп  беренче укытучыгыз каршы алган иде.

4у. Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы, йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты.

Беренче укытучыбыз Фәридә апа безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде. Ул безнең өчен янып яшәде, намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көчеңә ышаныч уята алды. Рәхмәт Сезгә, беренче укытучыбыз.

“Хәтерлим әле бүгенгедәй” музыкасы астында) - 5

1у. Гомеремнең тәүге язларыннан

Әткәм-әнкәм белән янәшә,

Берәү яши һаман күңелемдә

Үткәннәрдән кайтып эндәшә.

2 у. Хәтеремдә курка-курка гына

Классыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә шулчак, беренче кат

Якты йөзен аның күргәнем.

3 у. Дәреслекне ачкач аптыравым,

Нәүмизләнеп каушап калуым.

Хәтеремдә аның әкрен генә

Иңнәремә кулын салуы.

4 у. Ул өйрәтте каләм тотарга һәм

Тәүге сызыкларны сызарга.

Ул өйрәтте хәрефләрне тезеп,

Иҗекләрдән сүзләр язарга.

1 у. Күзәтте ул һаман гомерем юлын,

Ялгышларым булса, төзәтте.

Хезмәт яратырга, туган җиргә

Тугрылыкка мине өйрәтте.

2 у. Кыенлыклар килсә әле дә ул

“Бирешмә!” – ди гүя,  эндәшә.

Күңелемдә шулай гомерем буе

Укытучым килә янәшә.

А.б.(Сүз беренче укытучыларына бирелә)

1у. Белем сукмагыннан атлап бара торгач, кире кайтмас 9 көз, кыш, яз һәм  җәй айлары үтеп, күңелебездә онытылмас хатирә булып уелып калды.  

2 у. Дәрескә чакырып, кыңгырау чыңлый. Ишектән ягымлы елмаеп, кырыс та , таләпчән дә, белемле, балаларны якын итүче, яратучы мөгаллимнәребез килеп керә.

        Безгә 9 ел буе белем һәм тәрбия биргән хөрмәтле укытучыларыбыз!  

Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да , кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме бала күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз.  Үз-үзегезне, вакытыгыз һәм көчегезне кызганмыйча, безнеңөчен  куйган тырышлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен, чын күңелдән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

3 у. Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

4 у. Белем сере белән сукмаклардан

Ачтың миңа юлның яктысын.

Укытучым, җырларымда чагыла

Изге уйларымның чаткысы.

( “Укытучыма” җыры башкарыла. Җыр барышында укытучыларга чәчәкләр бәйләмнәре тапшырыла.) - 6

1 у. Безне тәмледән тәмле ашлар белән сыйлаучы Лена апага, мәктәбебезнең тәртибе һәм чисталыгы сагында торучы Рәзинә, Ләйлә, Рәхимә, Чулпан, Зилә  апаларга, Зөлфәт һәм Фоат абыйларга  шулай ук зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

А.б. Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар – безнең хыяллар.

Хыялларга очар канат кирәк,

Алар шулай акка буялган,

Ак болытлар – безнең хыяллар.

2 у. Безнең тормышыбыз, тәртибебез, һәм укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез!

         Мәктәп елларында сез безгә терәк, таләпчән, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, үз балагыздай якын күреп, ярдәм кулын суздыгыз. Сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсихәтләрегезне беркайчан да исебездә чыгармабыз. Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә. Сезнең дә безгә әйтер сүзегез бардыр.

( Сыйныф җит.Чыгыш ясый.  Җыр  “ Вальс расставания”) –7

3 у. Әнкәй кулларына сыенып үстем,

Күңеленең тоеп аклыгын.

Васыять итеп алдым юлларыма

Сабырлыгын аның, сафлыгын..

4у. Хөрмәтле әти-әниләребез!. Һәрвакыт сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз  өчен

бүген Сезнең алдыгызда рәхмәт әйтеп баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез. Ышаныгыз безгә!

А.б. (Сүз әти-әниләргә бирелә. Җыр башкарыла. “Балаларга фатиха”) - 8

Кадерле укучылар Сезне тэбриклэргэ килгэн нэнилэргэ игътибар итегез эле. Моннан куп еллар элек сез узегез дэ нәкъ шундыйлар идегез. Сез дэ шулай чыгарылыш сыйныф укучыларын озаттыгыз. Шушы урында, кулыгызга чэчэк бэйлэмнэре тоткан килеш, инде куп мэртэбэлэр кабатлаган котлау сузлэрен эчтэн генэ кабатлап басып тордыгыз. Эйдэгез,  нэни дусларыбыз 1 нче сыйныф укучыларын тынлыйк эле.      ( Җыр – 9)

А.б. Ә хәзер сүзне 8 нче сыйныф укучыларына бирәбез.

(8 нче ләр котлый)

А.б. Бүген мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме, соңгы кыңгырау чыңлый, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Алган белемнәрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын.

(Музыка астында) - 10

1.у . Бергә чакның  соңгы мәле

Мең уйда без, мең юрау.

Җир өстендә -  моңлы дулкын

Чыңлый соңгы кыңгырау.

2 у. Мең тарафка мең юл илтә,

“Чың да чың” – җанда сорау.

Язмыш безне кая илтә? –

Әйтче, соңгы кыңгырау.

3.у. Шатлык сагышка сырышкан

Моңсулык иңгән көндә

“Соңгы” дигән сүзне, дуслар,

Телгә алмагыз һич тә.

4 у. Соңгы түгел, тәүге ич ул,

Тәүге юл, тәүге сагыш.

Ныгымаган канатларны

Каната күрмә, язмыш.

1у. Җаннан җанга күчә чыңы

Күңел кыллары тарау.

Якты юллар гына теләп

Чыңла, соңгы кыңгырау!

2у. Мәктәпкә илткән сукмаклар

Искә алып кайчакта.

Хәтер буйлап безне табып

Алыр җылы кочакка.

3 у. “Бергә чакны онытмагыз!” –

Кыңгырауда көмеш чың.

Газиз мәктәп, мөгаллимнәр

Ничек соң онытылсы!

4 у. Тәүге чыңы зур тормышның,

Юллары булыр урау.

Мәрхәмәтле еллар теләп

Озат, соңгы кыңгырау!

(Жыр Нияз “Моңаймагыз, укытучылар)  - 11

А.б. Бәйрәмебезнең иң дулкынландыргыч мизгелләре якынлашты. Хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары күңелләрендәге изге теләкләрен юллап зәңгәр күккә шарлар очырачак.  Балачак хыяллары, изге теләкләр ак болытларга таба юл ала. Киләчәк тормышыгыз да шундый матур булсын, кадерле укчылар!

Флешмоб - 12

А.б. Соңгы кыңгырау чыңы

Безнең йөрәкләрдә.

Күз яше аша елмаю

Безнең йөзләрдә. ( Музыка астында -13

 Соңгы кыңгырау шалтырый, 1-2 круг әйләнеп, мәктәпкә кереп китәләр)

А.б.

Хәерле юл!

Хәерле юл сезгә, укучылар!

Максатларга барып җитегез.

Ашкынганнан гомер юлларыннан

Язмышны да узып китегез!

Хәерле юл Сезгә, хәерле юл!.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Соңгы кыңгырау

1 нче укучыХөрмәтле укытучылар,укучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм - “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз,эшегездә зур уңышлар,тормышыгызда саулык-сәла...

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме өчен материал....

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

Бу бәйрәм укучыларның күңелендә гөмергә онытылмаслык  булып калыр.Ул 25 майда үткәрелә.Зал бәйрәмчә әзерләнә.Мин үз сыйныф укучыларым белән үткәрелгән бәйрәм сценариен урнаштырам....

Соңгы кыңгырау - 2011.

Сценарий последнего звонка на татарском языке....

Тема: "Яңгырау һәм саңгырау тартыклар".

2 нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле дәресе, сингапур структурасы....