Эссе "Мин -укытучы"
статья на тему

Эссе

Мин - укытучы.

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Белгәнемне шулай бирә алсам,

Шәкертләрем өчен һәрвакытта

Матур үрнәк булып кала алсам.

(Юзмиева С.Г.)

Мин мәктәпне тәмамлагач, кем булыйм икән, кайда эшкә барыйм икән дип, озак уйламадым. Чөнки Укытучы булу – минем балачак хыялым иде. Хыялым тормышка ашканга мин укытучыларыма, әти-әниемә, туганнарыма рәхмәтлемен. Хыялдагы һөнәр иясе булу - ул бит зур бәхет. Мин үземне бик тә бәхетле кеше итеп тоям. Укучыларны белемле, тәрбияле итү – укытучының хыялы. Менә хәзер 15 ел дәвамында мин бу хыялымны тормышка ашырам.

Моннан 20 ел элек, мәктәпне тәмамлагач, мин Казан шәһәренең педагогия университетына укырга кердем. Анда диплом алып чыккач, туган авылыма укытучы булып кайттым. Тормыш сукмаклары бормалы шул: беренче алган белгечлегем буенча миңа эшләргә насыйп булмады. 2009 нчы елда Алабуга шәһәренең педагогия университетына  икенче югары белем иясе булу максаты белән юл тоттым. Гомерем буе төгәл фәннәрне яратучы буларак, математика укытучысы белгечлегенә ия булдым. Түбән Яке урта мәктәбендә 13 ел дәвамында математика фәнен укытам. Укытучы булу – минем язмышым. Әлеге юлдан һич тайпылмаячагыма мин ышанам.

Мин математика укытучысы!  Минем җаным очарга, киләчәккә, яңа үрләргә омтыла. Омтылыш бездә ялкын кабыза. Без шушы ялкынны үзебездә генә түгел, ә безнең кечкенә кешеләребездә - укучыларыбызда да кабызырга тиеш.

 Укытучылык тумыштан бирелә. Бары тик үзенең һөнәрен яраткан, аңа тугры калган, укучыларны яраткан кеше генә бу эшне башкара ала. Ничек кенә авыр булмасын, балаларны укыту - зур бәхет бит ул. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич тә үкенмим.

  Балалар - безнең өметле киләчәгебез. Кешенең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете без, укытучылар, нинди тәрбия һәм белем  бирәбез, шуңа бәйле. Бала ул үзенә укытучыда булган сыйфатларны сеңдерә, шуңа күрә дә укытучы һәрвакыт үрнәк булырга тиеш.

  Мин укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала - үзе кечкенә дөнья. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам.. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда.

      Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К.Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган.

Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Шуңа күрә семинар-дәрес, презентация-дәресләр үткәрергә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Өй эшен дә укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп, индивидуаль бирергә тырышам.

Уйлап карасаң , укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме - балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_uchitel_goda_16.doc28 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...