Региональный компонент
материал по музыке на тему

Салахиева Гульнара Миннерайхатовна

Региональный компонент

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon karga_botkasy.doc63.5 КБ
Microsoft Office document icon sabantuy.doc34.5 КБ
Microsoft Office document icon stsenariy_prazdnika_kaz_omese.doc43 КБ
Microsoft Office document icon urakchy_kyz.doc40.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Тема: «Карга боткасы»

Максат: -Балаларны милли бәйрәмнәребезнең берсе булган “Карга боткасы” аның кыскача тарихы, татар халкы тормышындагы әһәмияте белән таныштыру.

  • Татар халкының мәдәниятенә һәм көнкүрешенә карата кызыксыну уяту.
  • Туган ягыбызда яшәүче күчмә кошлар турындагы белемнәрен ныгыту һәм тере табигатькә карата сакчыллы караш тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш: Балалар белән “Карга боткасы” бәйрәме турында әңгәмә оештыру, күзәтү алып бару; сынлы сәнгать шөгыльләрендә кош рәсемнәре ясау; татар халык авыз иҗатын: табышмаклар, мәкальләр, санамышлар өйрәнү.

Җиһазлау: авыл күренеше; агачлар; уенчык хайваннар; кошлар рәсемнәре һәм маскалар; учак рәсеме; учак өчен утын; яшел яулык; тары ярмасыннан ботка; ботканы ашар өчен пластик тәринкәләр һәм кашыклар.

Кулланган әдәбият: 1. Ф.Ю. Юсупов, З.Ф. Камалов “Гөлбакча”

2. “Үз җырыбыз булсын әле” (җырлар җыентыгы)

Күңел ачу иртәсенең барышы:

Зал матур итеп бизәлгән: бер якта өй тора, залның түрендә  аланлык, урыныклар кырыйда.

       Балалар залга керәләр, ярым түгәрәккә басалар.

Кыз:    Ачылды ак калын юрган,

            Исте апрель җилләре.

            Кошлар кайта, сагындырып

            Туган үскән җирләрен.

            Көннәрен юлда үткәреп,

            Куанышып очалар.

            Канатларын  да күтәреп,

            Яз китерә ич алар.

А.б.: Әйе, балалар, безнең илебезгә яз килеп җитте. Яз көне карлар тиз эреп бетә, агачлар яфрак яра башлый, үләннәр яшелләнә, игеннәр дымга туена, кошлар кайта туган якларына.

           ҖЫР "Яз килә"

        Җырдан соң балалар урындыкларга утыралар.

А.б.: Карагыз әле балалар, нинди матур аланга килеп җиттек без, хәзер  игътибар белән мине тыңлагыз. Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны "Карга боткасы" дип атаганнар. Аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар. Ахырдан ботка пешереп, ашый торган булганнар.

         Шул чак аланга карга керә һәм тәрбиячегә телеграмма бирә: "Исәнмесез балалар. Без- кара каргалар. Сезгә яз килүен хәбәр итәбез. Тиздән сезнең бәйрәмегезгә без дә килеп җитәрбез."

         Карга канатларын җилпи-җилпи чыгып китә.

А.б.; Балалар, безнең бәйрәмгә тиздән кунаклар килер, кара каргалар да очып килеп җитәрләр. Ә безнең әле бернәрсәбез дә әзер түгел. Әйдәгез, бәйрәм өчен нәрсәләр кирәклеген искә төшерик. (Ярма, сөт, йомырка, май) Элек бәйрәм өчен сыйны балалар өй буенча җыеп йөргәннәр. Без дә шулай итик.

 

Балалар сый җыярга китәләр.

Малай: Өйдәме, түтәй,

             Бир зинһар күкәй.

             Бирсән безгә өч күкәй,

             Тавыгың салыр йөз күкәй.

         Әби өйдән чыгып йомырка бирә. Балалар рәхмәт әйтәләр.

2 малай: Кызганма, түтәй,

            Май кирәк безгә.

            Ярма да кирәк

            Карга туена бар да кирәк.

Кыз: Шикәр кирәк, тоз кирәк, чыгар түтәй тизрәк.

А.б.: Ярма, сөт, йомырка, май! Казылык та бир түтәй.

          Өй эченнән әби белән бабай чыга.

Әби: Менә, балалар, бар да бар, май да сөт тә.

Бабай: Күкәй дә, ит тә. Ботка бик тәмле булыр.

          Балалар әби белән бабайга рәхмәт әйтәләр.

Кыз: Безне сөендергән өчен сезне Ходай сөендерсен. Бабай, әби әйдәгез сез дә безнең белән карга боткасы ашарга.

         Әби белән бабай, рәхмәт әйтә-әйтә, балаларга иярәләр.

А.б.: Менә, балалар, сыйлар да булды. Хәзер инде безгә учак ягырга кирәк.

Бабай: Була ул! Хәзер мин аны ягам. Аннан соң ботканы пешерербез.

А.б.: Хөрмәтле, балалар, кунаклар, ботка пешә торсын, ә без шул чакта бераз җырлап, биеп алыйк. Балалар, яз көнне безгә бик күп кошлар очып кайталар, без аларны яратабыз, рәнҗетергә ярамаганын беләбез. Әйдәгез әле, алар турында җыр җырлап алыйк.

       ҖЫР "Сыерчык"

Әби: Карагыз әле, ничек матур итеп җырладылар.

А.б.: Әби, без бит әле җыр гына түгел, кошлар турында шигырьләр дә беләбез.

         Шигырьләр

  1. Дамир Гарифуллин “Сыерчыклар килгән” Т. Алсу
  2. Нур Гайсин “Кыр казлары” Алинә
  3. Әминә Бикчантаева “Тургай” Айбулат
  4. Муса Җәлил “Күке” М. Алсу

Әби: Мондый тәртипле, мәрхәмәтле балаларны күргәч, биисе килә башлады. Хәтерлисеңме, бабакай, яшь чакларда бик матур итеп бии идек бит. Сезнең дә, балалар, күрәсе киләдер.

        Шул вакыт әби белән бабай бииләр .

А.б.: Безнең балалар да шундый матур итеп бии беләләр.

        БИЮ “Татар халык биюе”

        

Әби: Эх, бар иде яшь чаклар. Әйдәгез әле, бергәләшеп шул чакларда уйный торган уенны уйнап алыйк.

       УЕН "Кулъяулыгым яшел "

       Уеннан соң куак арасынна аю чыга.

Аю: Бу нинди тавыш? Кем мине татлы йокымнан уятты? Кем минем урманымны таптый? (балаларны күреп) Ә-һә, менә кемнәр икән!

А.б.: Аю дус, тимә син безгә. Яз җитте бит инде, уянырга вакыт. Без бер нинди начарлык та эшләмибез, без монда Карга боткасы дигән бәйрәмгә җыелдык.

Аю: Шулай мени. Ярар, мин сезгә тимим, ләкин минем дә күңелемне күрегез. Минем сезнең зирәклегегезне тикшереп карыйсым килә. Менә шушы табышмакларнын җавабын тапсагыз мин сезгә тимәм һәм бик куанырмын.

А.б.: Була ул, әйдә безнең ботка пешкәнче синең биремеңне без бик теләп үтәрбез.

Табышмаклар:

  1. Өй артында дөп-дөп кое казый. (Тамчы)
  2. Лампа түгел- яктырта, мич түгел- җылыта. (Кояш)
  3. Яз килсә-киенә, көз килсә- чишенә. (Агач)
  4. Агач башында йорты, эчендә яши җырчы. (Сыерчык)

Аю: Ярар, мин китим инде, эшләр күп болай да йокым күп киткән.

      Шул чак бер бала бара да, умырзаяны өзмәкче була. Икенчесе аның янына килеп, туктатып кала һәм әйтә.

Кыз:       Әгәр мин чәчәк өзсәм,

                Әгәр син чәчәк өзсәң.

                Әгәр бергә-син һәм мин

                Матур чәчәкләр өзсәк

                Бушап калыр бу алан

                Бетәр шушы матурлык.

А.б.: Әйе, балалар, әгәр без барыбыз да шушы матур чәчәкләрне өзсәк, кошларны җәберләсәк, агачларны сындырсак, безнең урманнарнын яме бетәр Җир ана безгә рәнҗер.

Бер бала, шырпы тартмасы тотып, тәрбияче янына килә һәм тартманы

аңа бирә.

А.б.:  Балалар, тартмада нидер кьштырдый. Нәрсә бар икән анда?

Бер бала, тартма эчендәге коңгыз булып, шигырь сөйли.

Малай:    Ж-ж-ж, ж-ж-ж! Ишетәсезме?

       Монда мин — коңгыз.

      Шушы тартмага япты

                Мине бер явыз.

Тартма эче караңгы,

 Бик кысан монда.

Канатларым каерылды,

Һава да җитми миңа.

А.б.: Балалар, без бөҗәкләрне кыерсытырга тиешме? Әйдәгез, бу коңгызны иреккә чыгарыйк. Ул безгә рәхмәт әйтер. (Тартмадан коңгызны алып, агачка утыртып куялар.)

Бабай: Бик шәфкатьле балалар икәнсез.

        Шул чак “кар-карр” дип, аланга кара каргалар килеп керә.

Карга : Кар-карр! Кар-карр!

            Язлар җитте, балалар!

             Матур бәйрәм көнендә

            Бар да күңел ачалар!

Әйдәгез, бәйрәм хөрмәтенә без дә бер биеп алыйк.

        

БИЮ “Каргалар биюе”

А.б.: Балалар, карагыз әле, безнең боткабыз да пешеп җитте. Әйдәгез әле, каргалар сез дә, балалар-  без дә шушы ботканы авыз итик.

Һәр бер балага кашыклар һәм ботка белән тәринкәләр  таратыла. Алар ботканы авыз итәләр.

А.б.: Рәхмәт сезгә кошкайлар, безгә шундый матур яз алып килгәнегез өчен. Инде сез дә боткадан җитешегез.

       

 Барысы да ашап туйгач, әби белән бабай дога кыла. Матур теләкләр теләнә.

        -Көннәребез аяз булсын!

        -Илләр тыныч булсын!

        -Яңгырлар явып, игеннәр уңсын.

        -Балалар акыллы, тәүфыйклы булып үссен.

А.б.: Тәбигатькә, Җир-анага карата мәрхәмәтле булыйк! Шуның белән бәйрәмебез тәмам.    



Предварительный просмотр:

А.б. Шатлыклар кунелебездэ,

        Ал кояш кугебездэ,

        Килегез дуслар кунакка,

        Сабантуй буген бездэ.

Хормэтле кунаклар, кадерле балалар, без буген сезнен белэн «Сабантуй» бэйрэменэ жыелдык. Сезнен барыгызны да бу олы бэйрэм белэн котлыйм. Сабантуйлар котлы булсын! Сабан туйлар горлэп торсын.

1 бала: Жилферди чиккэн солгелэр,

             Булэклэр кубебездэ.

             Корэшик тэ, узышыйк та,

             Сабантуй буген бездэ.

2 бала: Буген бездэ сабантуй,

            Эшлэреннен барын куй.

            Тизрэк олгер майданга,

            Бэйрэм башлана анда!

Жыр «Сабантуй»

3 бала: Урам тулып жыр иори,

            Кондезен, кичен, иртэн.

            Ник бу Сабан туйлары,

            Кон саен булмый икэн.

4 бала: Тыпыр- тыпыр тыпырдашып,

           Бергэ басаек эле.

             Уйнап, колеп, жырлап, биеп,

             Кунел ачаек эле.

Жырлы- биюле уен «Кэрия- Зэкэрия».

Кулына чалгы, янавына тотып Закир бабай керэ.

З.б.: Балалар, ник шаулашасыз, ни бар?

1 бала: Закир бабай бездэ буген Сабан туе ич! Э, нэрсэ дисен балам? Бездэ буген бэйрэм. Сабантуй бэйрэме.

З.б.: Э, шулаймени, алай икэн, бик яхшы, мэ эле улым, тотып тор эле боларны. Яшь чакларымны искэ тошереп Бер иеп алыйм эле. Эйбэ сыздыр гармунынны.

        Балалар такмак эйтеп жырлыйлар.

        (Яулык Чите белэн авызын каплап Хупжамал эби керэ)

Х.э.: Закиржан Дим, Закиржан бу ни бу? Нишлэп олы башын белэн Кеше колдереп йорисен? Язмаганны… Эш калдырып.

З.б.: Эй, карчыгым, Сабантуе икэн бит, эш артыннан йореп, Сабан туен оныта да язганбыз. Яшь чаклар искэ тошеп ките эле. Эллэ мин эйтэм, кое дэ бик кунелгэ ятышлы, Бер ботерелеп алыйк мы? Э?

(Карчыгы янына килэ дэ терсэге белэн кыбыргасына тортэ)

Х.э. (кулын этеп): Эй, шушыны, Гомер буе акыл кермэде инде узенэ, кит эле булмаганны?!

Бал-р: Я инде, эби! Ялындырып тормагыз, Бер биегез инде.

З.б.: Эйдэ карчык, эйдэ, балаларга каршы килеп булмый инде, Сабантуй хормэтенэ бер биеп алыйк.

        Эби белэн бабай биилэр.

А.б.: Бик матур биедегез, эллэ берэр жыр да жырлап курсэтэсезме сон?

Эби б/н бабай: Жырлыйбыз, жырлыйбыз, жырламаган кая.

        (Жырлыйлар)

А.б.: Рэхмэт сезгэ, бик матур жырладыгыз. Э хэзер безнен бэйрэмгэ рэхим итегез. Бергэлэп бэйрэм итик.

А.б.: Сабан туенда уеннар,

         Торле булла, куп була.

         Уеннарсыз Сабан туе,

         Булмаган да кук була.

1 бала: Кемдэ нинди понэр бар,

            Йогерергэ кемнэр бар.

            Кызгынмый табаннарны,

            Урагыз мэйданнарны.

        Йогеру ярышы уздырыла.

2 бала: Кемнэр олгер, кемнэр житез,

            Минем янга килегез.

            Эйдэ карыйк ярышып-

            Капчык киеп чабышып.

        Капчык киеп ярышу.

3 бала: Мактана дип уйламагыз,

            Мин урынлы мактанчык.

            Чонки менэ бу чулмэкне,

            Курмичэ дэ вата алам.

        Чулмэк вату.

А.б.: Кашык кабып йогерэм дип,

        Мактанырга ашыкма.

        Э син менэ йогереп кара,

        Кукэй салып кашыкка.

        Кашыкка кукэй салып йогеру.

А.б.: Э хэзер ат чабышын карыйк. (Ат чабышы)

        Эби биреп жибэргэн,

        Ин матур чилэклэрне.

        Э кызларга су ташырга,

        Тукмичэ Бер бортеген.

        (Коянтэ- чилэк белэн су ташу)

А.б.: Э хэзер барыбыз бергэ кумэк биеп алабыз.

        Кумэк бию.

А.б.: (Быргы тавышы ишетелэ) Тынлагыз, тынлагыз, батырлар, кыюлар, кочлелэр, быргы сезне Сабан туенын йозек кашы булган- батырча корэшкэ чакыра. Я, кайсыгыз?

4 бала: Сабан туе, Сабан туе,

            Шундый кызык, кунелле.

            Ник чыкмаска корэшергэ,

            Мин сон егет тугелме?

        Татарча корэш.

А.б.: Дуслар жыр сузалар пэр якта,

        Дус булып яшэве кунелле.

        Пэм безгэ кушылып балалар,

        Жырлыйлар, биилэр, шикелле.

        Жыр «Сабан туе»

Э. б/н Б.: Карагыз эле балалар, бик житезлэр олгерлэр икэнсез. Матур итеп жырлый да, Бии дэ белэсез икэн. Эйдэ эле, Закиржан аларга без яшь чакта Сабан туйларда, уйный торган «Капкалы» уенын ойрэтик.

        Уен «Капкалы»

А.б.: Бэйрэмебез ахырга якынлаша, барыгызга да исэнлек- саулык, матур тормыш, ак бэхетлэр телэп калабыз. Э хэзер бергэлэп «Матур булсын» жырын жырлыйбыз.

        Жыр «Матур булсын»

Кичэне шунын белэн тэмамлыйбыз.        

     



Предварительный просмотр:

        Зал авыл ое кебек бизэлгэн. Ой уртасында матур ашъяулык ябылган. Остэл остендэ самовар пэм торле сый-хормэт куелган.

А.б.: Исэнмесез, кадерле дуслар. Хормэтле кунаклар. Без буген сезнен белэн ял кичэсе «Каз омэсенэ» жыелдык. Борынгы эби- бабайларыбыз казларны бик яратканнар. Мамыгыннан тушэк, ястык, мендэр ясаганнар. Э итен, маен торледэн торле аш-су хэзерлэу очен файдаланганнар. Э кышкы суыкларда бит, колак очвлары ошемэс очен. Каз мае соркэннэр. Каз омэлэре авыл тормышынын куренекле вакыйгасы булган. Аны бигрэк тэ кызлар котеп алганнар. Ул омэлэрдэ матур итеп кумэклэшеп каз йолку, кунел ачу зур урын алып торган. Э хэзер без дэ кичэбезне башлыйбыз.

        Авылларда буген каз омэсе,

        Уз, рэхим ит, эйдэ кунакка.

        Орелэре чыккан каз ашлары,

        Табалмассын башка юллап та.

Эби: Каз омэсенэ кызларымны кунакка чакырган идем, нигэдер куренмилэр, эллэ Инде оныттылар микэн…и Аллам, бер башым ничек йолкып бетерермен икэн сон бу казларны, кара инде сэгать 10 тула бит инде, э энэ тавышлары ишетелэ, шулар ахры.

Кызлар: Исэнме, Мэрьям эби!

Эби: Аллага шокер, исэнмесез балакайларым. Эйдэгез, эйдэ. Турдэн узыгыз, утырыгыз.

А.б.: Мэрьям эби, син кызларны нинди утырмага чакырдын сон ул?

Эби: Эйе, эйе, чакырдым «Каз омэсенэ»

А.б.: Э, шулаймени, безнен кызлар ул омэне бик яраталар. Ягез эле, кызлар, Мэрьям эбигэ бераз узегезнен понэрлэрегезне курсэтеп алыгыз.

        Кызлар шигырьлэр сойлилэр.

                Каз бэбкэсе.

        Барыбызга да елмаеп, карауга яз кояшы,

        Каз бэбкэсе белэн тулды, олы Бер каз оясы.

        Коз житугэ бэбкэ белэн, бар ишек алды тулды,

        Хэзер каз бэбкэлэре энилэре Кук булды.

                   

                     Казлар.

        Рэт-рэт булып, тэртип саклап,

        Казлар кулгэ баралар

        - Казлар, кая  киттегез?- дип

        Сорау бирэ балалар

        Казлар бар да бертавыштан

        Елга-га-га-га- дилэр

        Ул елга тугел, кул- дигэч

        Ул ага…ага…дилэр.

                   

                    Каз омэсе.

        Каурый сибэм су юлына

        Ишле булсын казыгыз

        Омэлэрдэ эш курсэтеп,

        Ярлар табып калыгыз.

        Бии- уйный сылу кызлар,

        Чынлый чулпы тоймэсе.

        Борынгыдан килгэн гадэт-

        Татарнын каз омэсе.

А.б.: Э, хэзер, эби, кызлар сина «Шаян казлар» дигэн жыр жырлап курсэтэлэр.

        Жыр «Шаян казлар»

Эби: И, рэхмэт балакайларым, бик матур жырладыгыз. Казлар, мин бит сезне каз омэсенэ чакырдым. Минем казларым бик унды быел карагыз эле (кызларны курсэтэ пэм казларга олэшэ).

        «Каз канаты» коенэ каз йолку.

Эби: Армадыгызмы сон балалар? Эйдэгез казларны чанага чыгарып куйик.

Хэзер мин сезгэ табышмаклар эйтэм.

  1. Суда йозэ, куктэ оча, жирдэ йори, ит белэн сыйлый (Каз, урдэк)
  2. Сыернын ятканда ин беренче кай жире жиргэ тия (Йоны)
  3. Нинди ай календарьдэ юк?

Малайлар жырлап керэлэр.

«Шома бас» жырын жырлыйлар.

        Егетлэр керэ, кара- каршы тезелеп басалар.

Кызлар: Егет сина ни кирэк?

Малайлар: Кара кашлы кыз кирэк.

Кызлар: Ни эшкэ сон ул кирэк?

Малайлар: Энигэ килен кирэк.

Кызлар: Егет, сина ни кирэк?

Малайлар: Ак каз канаты кирэк.

Кызлар: Ни эшкэ сон ул кирэк?

Малайлар: Очарга.

Кызлар: Очарга?

Малайлар: Матур кызлар кочарга.

Кызлар: Акчагыз кайда?

Малайлар: Акча бездэ Бер букча.

Кызлар: Канат сатам, канат сатам.

Малайлар: Кая ул?

        Канат сату (Жырлы уен)

Барысы бергэ: Канат сату- кызык уен,

                     Каз омэсендэ була.

                     Таныштыра, дуслаштыра,

                     Яшьлэрне иске йола.

Кызлар: Саткан канаткаем минем ап-ак,

            Тап кунмасын гомергэ.

             Гел ак булсын: пэкъ булсын,

             Сафлык бирсен кунелгэ.

        Кызлар егетлэргэ каз канатларын бирэлэр.

Егетлэр: Синдэ- канат, миндэ- канат,

             Ике канат пар булсын.

             Канат саткан чибэркэем,

             Мэнгелеккэ яр булсын.

Бергэ: Каз канаты каурыеннан,

         Ясарбыз эле калэм.

          Ерак жирлэргэ очсак та,

         Язарбыз, дуслар сэлам.

А.б.: Кызлар узлэренен понэрлэрен курсэттелэр Инде. Э хэзер егетлэрнен олгерлеклэрен карыйк эле.

        Уен «Кем олгер»

        Уен «Кемдэ канат»

Бабай керэ.

Бабай: Кайтмыйча йорим икэн. Купме матур кызлар, егетлэр килгэн икэн безгэ. Эйдэле, карчык, бераз балалар белэн сойлэшеп алыйк. Каз омэсе  бит ул олы бэйрэм, ул безнен бер  матур бэйрэмебез.

Эби: Без ускэндэ 2-3 чэр оя каз асрыйлар иде. Яз житсэ, анна каз йомырка сала башлый. Олы кэрзингэ салам салып кукэйлэрен астына куеп утырта идек тэ, карават астына куя идек.

Бабай: ялгыш кына карават астына сузылсан, ана каз ыс-с-с-с дип, минем минем бэбкэлэремне алма дип пысылдый иде.

Эби: И атасы, хэтерлисенме, шушы ана казыбыз бэбкэлэре ничек куп булган иде. Аннан яшел чирэм чыккач, болында бэбкэ саклый идек, аларны козчык, карга алып китмэсен дип. Э бэбкэлэр язгы кояш нурында шатланышып коне буе болында йогерэлэр идее. Э аннары жэй буе бортек чуплэп, матур казлар булып житешэлэр иде.

Бабай: Э менэ козлэр житкэч шушы казлар, павадагы киек казлар кебек, очарга омтылалар иде. Билгеле инде, аларнын да кыр казларына ияреп жылы якка китэселэре килэ иде. Тик бездэ йолалар икенче. Без каз омэлэре ясый идек.

Эби: Каз омэлэре башлангач, житкэн кызлар ойдэн ойгэ кереп каз йолкалар иде. Э сезнен кебек бала- чагалар каурый сындыралар иде. Узем дэ яшь чакта каз омэлэренэ куп йордем, хэтта курше авылларга да бара идем каз омэсенэ.

Бабай: И, эбисе, без синен белэн сойлибез дэ, сойлибез. Балалар эзрэк кунел ачып, жырлап- биеп алсыннар.

        Жырлы- биюле уен «Кулъяулыгым яшел».

А.б.: Бугенге зур милли бэйрэм,

         Утте кызык, кунелле.

         Шулай матур уткэрегез

         Алдагы конегезне.

         Пэрвакыт куркэм булыгыз,

         Авырмагыз пичкайчан.

         Кайгыларга бирешмэгез,

         Шатлыклар йорсен алдан.

Эби: Балалар, сез бик матур жырладыгыз да, биедегез дэ, э хэзер эйдэгез бергэлэп коймак белэн чэй эчик. (Чэй эчу).



Предварительный просмотр:

        Зал авыл куренеше белэн бизэлгэн. Залнын турендэ йортлар. Ун якта яшел тугайчыклар, агачлыклар, сул якта иген кыры. Залга алып баручы керэ.

А.б.: Исэнмесез, кадерле балалар, ата- аналар пэм мохтэрэм кунаклар!

Буген без халкыбызнын Инде онытылып бара торган бэйрэмнэренен берсен янарту тантанысына жыелдык. Елнын кон белэн тон тигезлэшкэн мэлдэ татар халкы козге «Уныш бэйрэмнэрен» уздыра торган булган.

        Без бу бэйрэмне уракчы кызга пэм печэн чабучы батыр егеткэ багышладык, чонки безнен бабаларыбызнын заманда ашлык жыючы комбайннар да, печэн чабучы тракторлар да булмаган. Икмэкне кул белэн жыеп алганар. Яшь кызлар, унган киленнэр ин ослэренэ уракларын салып ашлык урырга чыкканнар. Бу вакытта (ин ослэренэ уракларын салып) егетлэр дэ йоклап ятмаганнар, алар иртэн кояш чыкканчы болынга барып печэнне чадып ташлый торган булганнар. Тормышлар авыр булса да кунеллэре шат булган яшлэрнен. Жыр белэн эш башлап уен колке белэн бетергэннэр. Шуна курэ авыр эш булса да, аларга жинел бирелгэн. Буген без сезгэ шушы куренешлэрнен берсен тэкъдим итэбез. Кунелле ял итегез.

        «Жэй айлары» жыр жырлап заман егетлэре керэ.

(Жыр беткэч) .

Бала: Туган тан жиллэре,

          Яшел тугай безне каршылый.

          Ин остендэ комеш чалгылары,

          Ал кояш нурында ялтырый.

2 бала: Эйдэгез эле, егетлэр, кон кызуына хэтле печэнне егып салыйк.

Музыка астында печэн чабу хэрэкэте ясала.

3 бала: Кызлар килэ, эйдэгез, егетлэр качыйк.

        «Ай, уракчы кыз» жырын жырлап кызлар килэ.

1 кыз: Менэ кызлар килеп тэ життек,

         Кулыбызда ураклар,

         Килдек без басуларга.

         Кукрэп ускэн алтын арыш, жите вакыт урырга.

2 кыз: Эх, кызлар… Янгыр яуганчы арышны урып колтэлэп салыйк.

        Музыка астында урак уру хэрэкэте ясала. Урылган икмэк колтэгэ куела.

3 кыз: (Егетлэрне куреп ала да) Бэй, егетлэр сез дэ монда мени. Эле курми торабыз бит.

4 кыз: Исэнмесез- саумысыз,

         Нигэ кэжэ саумыйсыз.

         Этэчегез кукэй салган,

         Нигэ чыгып алмыйсыз.

Бала: Эй, кызлар, сез ялгыштыгыз бугай, болай ул.

Исэнмесез- саумысыз,

         Нигэ кэжэ саумыйсыз.

         Этэчегез кукэй салган,

         Нигэ чыгып алмыйсыз.

2 бала: Эссэлэмэгэлэйкем, кызлар!

Барысы бергэ: Эссэлэмэгэлэйкем, дуслар!

        Жыр «Эссэлэмэгэлэйкем».

        Жыр беткэч, агачлар артыннан Сомбелэ куренэ.

Сомбелэ: Ай- пай, бигрэк тэ матур жыр тавышы бар, кемнэр жырлаша монда? Кемнэр минем басу тугайларына шулай матур итеп кунел ача икэн дисэм… сез икэн ул, балалар. Исэемесез, бэйрэм белэн сезне.

А.б. Исэнмесез! Туктагыз эле, узегез кем буласызгыз сез?

С.: Менэ анысын узегез уйлап карагыз эле, кем булырмын икэн мин.

А.б. Зифа буйлы, жилгэн чэчле,

        Зэнгэр кузле, шушы кызнын

        Исеме ничек кем белэ?

Б-р: Сомбелэ.

А.б. Эйе. Ашлык булып жирдэ усэ,

                Уныш бит ул- Сомбелэ.

                Ботен жирне нурга кумэ, кояш бит ул- Сомбелэ.

С.: Эйе, балалар, дорес эйттегез, мин коз кызы. Уныш кызы Сомбелэ булам. Э сез кызу печэн пэм урак остендэ арып ял итеп утырасыз курэм. Бик унганнар икэнсез, нихатле печэн чабып, ашлык урып куйгансыз. Менэ минем кунел тапкырлыгыгызны да сынап карыйсым килэ. Минем берничэ табышмагым бар, тынлыйсызмы, балалар?

Б-р: Тынлыйбыз.

С.: Менэ тынлагыз пэм жавап эйтегез.

1. Дингез тугел, дулкынлана.

2. Узе ура, узе суга, узе капчыкка сала,

    Шулай горлэп эшлэгэндэ, сыр матурланып кала.

3. Кутэреп була, ыргытып булмый.

        Ай, булдырасыз балалар, бик тапкырлар икэнсез.

А.б.: Безнен балалар мэкальлэр пэм эйтемнэр дэ белэлэр эле. Менэ тынлап кара.

1. Сабакчы тирлэгэн тоштэ, конче биеп йори.

2. Эше юкнын, коче юк.

3. Кешене эш матурлый.

4. Сабанда сайрашмасан, ындырда ынгырашырсын.

С.: Эйе, чыннан да хэръяктан булдыра икэн бу балалар. Мин дэ бик яхшы мэкаль белэм балалар. Эш беткэч, уйнарга ярый- дигэн язучыларнын берсе. Кайсы язучы язган бу мэкальне?

Б-р: Г. Тукай язган.

С.: Дорес балалар, менэ без дэ сезнен белэн эшне бетердек. Инде бераз уйнап алсак та була. Менэ мин сезгэ бер уен алып килдем ул «Капкалы» уен дип атала.

Уен вакытында концерт номерлары башкарыла.

А.б.: Сомбелэ, безнен килгэн кунакларыбыз, балаларыбыз бар, алар белэн бергэлэп биеп алыйк эле. Кумэк бию башкарыла.

С.: Жыр, биюгэ бигрэк та оста балалар икэнсез, кунелемне ачтыгыз, рэхмэт инде сезгэ.

А.б.: Сомбелэ син безне сынадын да, тикшерден дэ, без дэ сине сынап карыйк эле. Менэ безнен Бер уеныбыз бар, ул уен «Кем олгер» дип атала.

        Уен уйнала.

С.: Менэ сенлем яна икмэк килеп житэргэ тиеш иде, ишектэн килеп житэ алмый.

        Ишек шакыйлар. Икмэк керэ.

Бала: Ай, ипекэй, ипекэй,

        Хуш ислэр белэн тулып,

        Килден син безгэ.

Ипи: Ярый мин сойлим сезгэ,

         Узем хезмэт жимеше.

         Устерде мине Кеше,

         Исеме анын игенче.

        Менэ сезгэ икмэкпешердем, тэмлэп чэй эчэбез.

А.б. Ай, рэхмэт сина икмэк. Балалар менэ нинди хуш исле тэмле икмэк усэ безнен туган Республикабыз Татарстан кырларында, басуларында.

        Юмарт синен жирен Татарстан,

        Шуна татлы ахры икмэген.

        Бахадирлар сина Жан оргэндер,

        Мондый уныш тумый тикмэгэ.

Гэрэбэдэй булып усте иген,

Тирлэп тир бушка китмэде.

Игенченен батыр хормэте бу,

Купереп пешкэн арыш икмэге.

        Жыр «Мин яратам сине Татарстан.»

        Шунын белэн бэйрэм тамамлана.      

 

            


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Региональный компонент. Рабочая тетрадь по русскому языку для учащихся 5 - 6 классов.

Рабочая тетрадь по русскому языку для учащихся 5 - 7 классов. Знакомит с региональным дискурсом "Рыболовство", нацелена не на обучение учащихся диалекту, а на развитие ключевых предметных и метапредме...

Региональный компонент. Урок литературы.Тема урока: «Верю: встанет Русь из пепла» (по творчеству Владимира Афанасьевича Архипова)

·          способствовать воспитанию чувства гражданственности и любви к родному краю·          получить предс...

Программа факультативного курса «Музыки» «Жемчужины родного края» на основе национально-регионального компонента (для 6-ых классов общеобразовательной школы)

Пояснительная запискаПрограмма факультативного курса «Музыки» «Жемчужины родного края» на основе национально-регионального компонента  (для 6-ых классов общеобразовательных школ)  пред...

ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫЙ ПРОЕКТ Региональный компонент в обучении физике

В школьный курс физики включаются те знания, которые прошли проверку практикой. Прикладная направленность законов физики выражена в том, что они составляют научную основу техники. Содержание сам...

Использование национально-регионального компонента в обучении химии на элективных курсах.

         Рзаботка национально-регионального компонента выступает первостепенной задачей реформирования современного школьного образования. Это и определило выбор ...

Испотзование регионального компонента в преподавании предмета "Искусство. Музыка" в общеобразовательной школе.

Представлен материал для изучения творчества татарских композиторо на уроках музыки....

Национально-региональный компонент на занятиях по хореографии с детьми старшего дошкольного возраста.

В настоящее время важное значение приобретает интерес к народной культуре, народным традициям, фольклору, и поэтому актуальным становится внедрение в программу дошкольного обучения новых форм и методо...