«Бөтен дөнья халык көйләре» дәрес конспекты Музыка.7 нче сыйныф
план-конспект урока по музыке (7 класс)
«Бөтен дөнья халык көйләре» дәрес конспекты
Музыка.7 нче сыйныф
1.Дәреснең темасы: Бөтен дөнья халык көйләре»
2. Дәреснең максаты: төрле халык музыкаль фольклорының үзенчәлеге, охшашлыгы һәм әһәмияте турында күзаллау формалаштыру өчен шартлар тудыру.
3. Дәрес төре: яңа материалны өйрәнү һәм яңа белемнәрне беренчел ныгыту.
4. Планлаштырылган нәтиҗәләр:
4.1. Предметлы:- халык музыкасы жанрларын, халык уен коралларын белү; аутентик этномузыка терминнарының мәгънәсен аңлау;
- төрле халыкларның музыкаль фольклорының интонацион үзенчәлеген аерып карау;
-халык фольклорының гомуми мәдәният өлеше буларак әһәмиятен аңлау;
-хәзерге музыкаль мәдәнияттә фольклорның аңлаешлы мөмкинлекләре;
- халык һәм профессиональ музыка бәйләнешен аңлау;
-сәнгатькә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү, музыкаль темага үз фикереңне белдерә белү;
-халык җыры “Картуф” өйрәнү:
-халык җыры алымнарын куллана белү.
4.2 Метапредметлы:
Белемле:
кирәкле мәгълүматны дәрестә куллану,;
сайлап алынган мәгълүматны аерып әйтү.
Коммуникатив:
-аралашуның диалогик формасын белү, үз фикереңне дәлилли белү;
-укыту хезмәттәшлегендә танып белү инициативасын күрсәтү;
-ситуацияле мәсьәләне хәл итү процессында үз фикереңне белдерү.
Регулятив:
Уку бурычын кую, кабул итү һәм саклау;
-командада интеллектуаль эш башкара белү, үз гамәлләреңне контрольдә тота һәм бәяли белү
4.3. Шәхси:
үзенең этник һәм миллилеген аңлау; үз халкының мәдәниятен, Россия һәм кешелек халыкларының мәдәни мирасы нигезләрен белү;
сыйныфташларның фикеренә хөрмәт белән карый белү;
эстетик зәвык, сәнгать фикерләве, теләктәшлек үстерү.
5. Укыту ысуллары:
проблемалы укыту, текстлар белән эшләгәндә тәнкыйди фикерләү.
6. Танып белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь, төркем, индивидуаль
7. Җиһазлау: презентация, ПК, уку текстлары, музыкаль материал:
1 .Попурри "Бөтен дөнья халык көйләре ".
2. Татар халык җыры “Картуф”
3. “Картуф “ җырына минус варианты.
4. Рэш “Музыка народов мира”
5 Распевка.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 23.89 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
«Бөтен дөнья халык көйләре» дәрес конспекты
Музыка.7 нче сыйныф
1.Дәреснең темасы: Бөтен дөнья халык көйләре»
2. Дәреснең максаты: төрле халык музыкаль фольклорының үзенчәлеге, охшашлыгы һәм әһәмияте турында күзаллау формалаштыру өчен шартлар тудыру.
3. Дәрес төре: яңа материалны өйрәнү һәм яңа белемнәрне беренчел ныгыту.
4. Планлаштырылган нәтиҗәләр:
4.1. Предметлы:- халык музыкасы жанрларын, халык уен коралларын белү; аутентик этномузыка терминнарының мәгънәсен аңлау;
- төрле халыкларның музыкаль фольклорының интонацион үзенчәлеген аерып карау;
-халык фольклорының гомуми мәдәният өлеше буларак әһәмиятен аңлау;
-хәзерге музыкаль мәдәнияттә фольклорның аңлаешлы мөмкинлекләре;
- халык һәм профессиональ музыка бәйләнешен аңлау;
-сәнгатькә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү, музыкаль темага үз фикереңне белдерә белү;
-халык җыры “Картуф” өйрәнү:
-халык җыры алымнарын куллана белү.
4.2 Метапредметлы:
Белемле:
кирәкле мәгълүматны дәрестә куллану,;
сайлап алынган мәгълүматны аерып әйтү.
Коммуникатив:
-аралашуның диалогик формасын белү, үз фикереңне дәлилли белү;
-укыту хезмәттәшлегендә танып белү инициативасын күрсәтү;
-ситуацияле мәсьәләне хәл итү процессында үз фикереңне белдерү.
Регулятив:
Уку бурычын кую, кабул итү һәм саклау;
-командада интеллектуаль эш башкара белү, үз гамәлләреңне контрольдә тота һәм бәяли белү
4.3. Шәхси:
үзенең этник һәм миллилеген аңлау; үз халкының мәдәниятен, Россия һәм кешелек халыкларының мәдәни мирасы нигезләрен белү;
сыйныфташларның фикеренә хөрмәт белән карый белү;
эстетик зәвык, сәнгать фикерләве, теләктәшлек үстерү.
5. Укыту ысуллары:
проблемалы укыту, текстлар белән эшләгәндә тәнкыйди фикерләү.
6. Танып белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь, төркем, индивидуаль
7. Җиһазлау: презентация, ПК, уку текстлары, музыкаль материал:
1 .Попурри "Бөтен дөнья халык көйләре ".
2. Татар халык җыры “Картуф”
3. “Картуф “ җырына минус варианты.
4. Рэш “Музыка народов мира”
5 Распевка.
Дәрес барышы:
I. Укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.
1. Исәнләшү.
-Хәерле көн балалар !
-Хәерле көн Рәзилә Ниязовна!
- Кәефләрегез ничек?
- Кәефебез әйбәт, ә сезнеке ничек?
- Минем дә кәефем әйбәт.
- Попурри тыңлау.("бөтен дөнья халык көйләре")
Сез нәрсә тыңладыгыз?
-Нәрсә ул попури? (Попурри-бер темага берничә әсәрнең берләшүе.)
-Бу попури нинди темага багышланган?
(Нинди музыка яңгыраганын ачыклагыз һәм попурри темасын билгеләгез)
-Ә сез ничек уйлыйсыз, бу халык музыкасымы, әллә композитор иҗат иткән музыкамы?
-Ә сез нинди халык музыкасы кулланылганын белдегез?
(Халык көйләре урын алган: Европа, Төрек, Гарәб, Тироль, Мисыр, Грузия, Фин, Шотландия)
3. -Безнең дәреснең темасын формалаштырыйк әле...
« Бөтен дөнья халык көйләре»
-Дәрескә нинди бурычлар куя алабыз?
-төрле халык музыкаль фольклорының үзенчәлеге, охшашлыгы һәм әһәмиятен өйрәнү.
- халык җыры өйрәнү:
-халык җыры алымнарын куллана белү.
-Халык көйләрен нинди башка суз белән әйтә алабыз?
(фольклор)
-Нәрсә ул фольклор?
-Халык авыз иҗаты. Фольклор – ул инглизчә сүз булып,халык хикмәте дигәнне аңлата. Хикмәт буларак, анын мәгънәсе бик киң ,шулай булгач,эчтәлеге дә киң.
Җырлардан кала халык авыз иҗатына тагын нәрсәләр керә?
- әкиятләр, мәкалләр, әйтем, табышмаклар һ.б. керә.Бик борынгы мәҗүси елаларның барлыкка килүе дә җыр музыка белән бәйле.
Халык көйләре безгә кадәр ничек килеп җиткән?
-Халык көе яздырылмый. Аны башка музыкантларның уйнавын яки җырлавын тыңлап, хәтердән өйрәнәләр. Аны профессиональ музыкантлар түгел, ә үзешчән җырчылар башкара. Коллектив иҗат процессында телдән телгә күчеп, халык җыры үзгәрешләргә дучар була. Аның вариантлары барлыкка килә.
Халык музыкасы билгеле бер этник берләшмә белән бәйләнештә булырга мөмкин.Ул авылча башкару ысулларыннан гыйбарәт.
Хәзерге вакытта халык көйләрен шәһәр һәм авыл төбәкләрендә, басма җыентыкларда һәм халык телендә очратырга мөмкин, ул белемле музыкантлар, шулай ук һәвәскәрләр тарафыннан башкарыла, дискларда һәм интернеттан, шулай ук тере башкаруда яңгырый.
II. Төп белем төшенчәләрен формалаштыру:
- Халык көйләре.
Музыкаль фольклорны җыю 19 гасырда усеш ала.19 гасырның икенче яртысында нота һәм магнитофон язмасын кулланып, халык җырларын җыя башлаганнар.
Музыкаль-этнографик тикшеренүләр зур әһәмияткә ия булган.
Бөекбританиядә Америка филологы Френсис Джеймс Чайлд (1825-1896) һәм Көнчыгыш Европа илләрендә венгр композиторы һәм фольклорчы Бела Барток (18251945) җитәкчелегендә үткәрелгән музыкаль-этнографик тикшеренүләр зур урын алган.
Рус мәгърифәтчеләре , революцион демократлар Н.Г. Чернышевский .ю Н.А. Добролюбов, А. И. Герци халык иҗатын җыюга, өйрәнүгә зур игътибар биргәннәр.Татарлардан, беренчеләрдән булып Каюм Насыйри халык иҗатын җыю буенча зур эш башкара.Н. Исәнбәт, Г.Бәширов зур өлеш керткәннәр.
- Рэш информация
Милли музыканың әһәмиятле билгесе –көйләрнең үзенчәлеге. Һәр җырчы көйне башкарганда үз зәвыгыннән чыгып, азмы-күпме үзгәрешләр кертсә дә, җырның төп өлеше-ритм, метр төзелеше, моңын саклап башкарырга тиеш.
- Нәрсә ул моң?
Моң ул татар җырларының узенчәлеге, узенә бер төрле яңгырашы.
-Нәрсә ул көй? Көе матур дибез.
Көй ул-тавыш тибрәнеше, аның калынаюы, нечкәрүе, төрле югарылыктагы авазларның яңгырашы.
- Музыка нинди авазлардан тора?
Европа музыкасы төп 7 аваздан тора: до, ре, ми, фа, соль, ля, си.
Татар җырларының нигезендә –кытай гаммасы ята. Ул тәртип буенча урнашкан 5 авазга- пентатоникага корылган; до, ре, ми, соль, ля.
-Нәрсә ул пентатоника?
Шул 5 тавышны рәттән яңгыратып барсаң, безнең җырга охшаш яңгыраш килеп чыга.
-Нәрсә ул Җыр?
Җырлау, яки көйләү-кешенең табигый ихтыяҗы.Ул шатланганда, кайгырганда яки узе генә калганда, барлыкка килә.
- Физминутка
-Куллар белән генә хәрәкәтләр ясау.
-Аяклар белән генә хәрәкәтләр ясау.
4.Татар халык җыры “Картуф” җырын өйрәнү.
1. Распевка җырлап тавышны ачу.
-Сулыш тоту , тишек туптан сулыш чыгарабыз.
-М авазына җырлау.(авыз ябык)
-До, ми, соль, ми, до.
-до, ре, ми, фа, соль, ля, си,до (һәм кирегә җырлап төшәбез)
-Халык җырыннан бер өзек кулланып распевка җырлау
“Син кайда идең кайларда йөрдең?”
2.”Картуф” җыр сузләре эчтәлеге белән танышу.
3.Сузлрне көйгә кушу.
Фикер алышу темалары:
-Һәвәскәр башкаручылар һәм профессионаллар. Кайсы яхшырак?
-Ни өчен композиторлар халык көйләрен өйрәнгәннәр? (алар үзләре иҗат -иткән көйгә, әсәргә халык көйләрен дә өстәгәннәр.)
-Кайсы музыканы тыңлау җиңелрәк?
-Яңа техник чаралар халык музыкасын башкаруга ничек тәэсир итә?
-Нәрсә яхшырак: фольклор әсәрләрен заманча эшкәртү яки традицион башкару?
Тәкъдимнәрне дәвам итеп, дәрестә эшләү турында тәэсирләрегезне языгыз
1. Бүген мин …
2. Дәрестә мин истә калдырдым…
Өй эше:
1." “Халык көйләре яңгырашы” концерт афишасын төзергә.( газета –җурналлардан рәсемнәр кисеп алып ябыштрып эшләсәң дә ярый)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" темасына план-конспект, 5 нче сыйныф.
quot;Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" темасы 5 нче сыйныф балалары тарафыннан авыр үзләштерелә, чөнки аларның әлегә морфология буенча булган белемнәре әзрәк. Ләкин дәрес дөрес һәм кызыклы оеш...
Татар халык ашлары. 1 сыйныф. Рус төркеме. Р.З. Хәйдарова дәреслеге.
Рус төркемнәрендә белем алучы балалар белән татар халык ашларын өйрәнү өчен укыту материалы....
«Халык монлы ул…». 5 сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.
5нче сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Дәреснең максатлары: а) татар халык җырларының эчтәлеге, төзелеше, үзенчәлеге турында аңлату, җырның мәгънәсенә төшене...

Сәгать ничә? темасы буенча ачык дәрес конспекты 5 нче сыйныф
Сәгать ничә? темасы буенча ачык дәрес конспекты. 5 нче сыйныф( рус төркеме)...

6 сыйныф рус төркемендә үткәрелгән татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе "Шигърияттә халык көе"
"Халык җырлары - халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу - бертөрле сихри көзгедер..." Г. Тукай....

Борын-борын заманда... (халык әкиятләре темасын йомгаклау) Әдәбият дәресе эшкәртмәсе 5 нче сыйныф
Борын-борын заманда...(халык әкиятләре темасын йомгаклау)Әдәбият дәресе эшкәртмәсе5 нче сыйныф рус төркеме өчен...

Интеграль дәрес конспекты , 11 нче сыйныф , рус төркеме"Яңа һөнәрләр"
Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану (интеграль дәрес) Дәресара бәйләнеш: рус теле, җәмгыять белемеБелем бирү максаты:һөнәр сайлау проблемасы буенча лексик-грам...
