Интеграль дәрес конспекты , 11 нче сыйныф , рус төркеме"Яңа һөнәрләр"
план-конспект урока (11 класс)

Акашина Ниля Мухамедовна

 

 

Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану (интеграль дәрес)

 

 

Дәресара бәйләнеш: рус теле, җәмгыять белеме

Белем бирү максаты:

  • һөнәр сайлау проблемасы буенча лексик-грамматик күнекмәләрне куллану;
  •  диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу;
  • сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү;

логик фикерләүне үстерү, мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен булдыру, бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon конспект 99 КБ
Файл презентация216.14 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы

Дәрес темасы: “Яңа һөнәрләр” Казан шәһәре Яңа Савин  районының  “Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” гомуми муниципаль бюджет учреждениесе

Төзүчеләр: Акашина Нилә Мөхәммәт кызы, милли директор урынбасары,

                     Каримова Фәния Илдус кызы, туган тел һәм әдәбият укытучысы  

Дәрес: татар теле

Сыйныф: 11

Төркем: рус төркеме

Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану (интеграль дәрес)

Дәреснең технологик картасының эчтәлеген карау өчен nsportal.ru   сайтына  басырга кирәк.

https://nsportal.ru/nily

 Казан шәһәре Яңа Савин  районының  “Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” гомуми муниципаль бюджет учреждениесе  милли директор урынбасары Акашина Н.М.ның  шәхси  бите. 

Дәресара бәйләнеш: рус теле, җәмгыять белеме

Җиһазлау: 

  • проектор; ноутбук;
  • дәреслек:  Хәйдәрова Р.З. Татар теле : Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек,11 нче сыйныф (татар телен өйрәнүче укучылар өчен),Казан:”Татармультфильм” нәшрияты, 2020;
  • презентация;
  •  сүзлек;
  •  таратма материаллар.

Бурычлар:

  •    сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү;
  • логик фикерләүне үстерү, мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен булдыру, бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.

Белем бирү максаты:

  • һөнәр сайлау проблемасы буенча лексик-грамматик күнекмәләрне куллану;
  •  диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу;
  • сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү;
  • логик фикерләүне үстерү, мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен булдыру, бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.

Предметара бәйләнеш:

  • әдәби уку;
  • әйләнә-тирә дөнья;
  • әхлак тәрбиясе.

Фикер үстерү максаты:

  • чагыштыра белү;
  •  үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви максат:

  • укучыларга һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү;
  • һөнәр һәм һөнәр ияләре турында мәгълүмат бирү;
  • һөнәр сайлау җаваплы эш икәнен ассызыклау. 

Укучының универсаль уку эшчәнлеге:

Танып белү универсаль уку гамәлләре: активлык, максатчанлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • уку эшчәнлеген оештыра белү;
  •  хәтерне үстерү;
  •  игътибарлылыкны үстерү;
  •  укытучы ярдәме белән дәрескә максат куя белү;
  •  үзләштерелгән белемнәрнең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • әңгәмәдәшең белән контактка керә белү башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
  • әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру;
  • үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре:

  • өйрәнелгән лексик берәмлекләрне аңлау һәм сөйләмдә дөрес куллану, әдәби уку;
  • әйләнә-тирә дөнья;
  •  әхлак тәрбиясе.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

  • дустанә мөнәсәбәтләр оештыра белү;
  •  татар телен куллануга уңай караш булдыру;
  • татар телен яхшы белү теләген булдыру.

Эш формалары: 

  • фронталь эш;
  • парларда эш;
  • индивидуаль эш.

Дәреснең технологик картасы

    Дәрес этаплары

Презентация

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту эшчәнлеге

1.  Оештыру өлеше

Дәрескә уңай психологик хәләт тудыру

Слайд 4

-Үткән дәрестә нәрсә  турында сөйләштек?

-Үткән дәрестә нинди яңалык белдегез?

-Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә сезнең максатыгыз нинди булырга тиеш?

Укучылар белән исәнләшү,укучыларның

дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

-Исәнмесез, укучылар!Утырыгыз.

Дәресебезне башлыйбыз.

Һөнәр - кулдагы алтын беләзек” диләр. Әмма бу мәкаль чынлыкка туры килсен өчен чын-чынлап күңелеңә яткан һөнәрне сайлау мөһим. Әйтергә кирәк, әлеге эш җиңелләрдән түгел. Алдагы бөтен тормыш күп очракта яшьлектә кабул ителгән карарга бәйле бит.

- Исәнмесез. яхшы, рәхмәт.

-Ә сезнең хәлегез ничек?

Шәхси эшчәнлек: укуга мотивация булдыру.

Регулятив эшчәнлек:

уку эшчәнлегенең максатын билгеләү; эшне эзлекле рәвештә башкарырга өйрәтү; төрле алымнар ярдәмендә эшне башкару; үзбәя бирү, коррекция эше булдыру.

 Коммуникатив эшчәнлек: 

тыңлый белү, төркемнәрдә, парларда аралашу күнекмәләре булдыру,үз фикереңне әйтә белү.

 

2. Өй эшен тикшерү

Максат: дәрестә алган белемнәрне мөстәкыйль куллану.

Көтелгән нәтиҗә: логик фикерләүне үстерү.

Слайд 5

1.Русчадан татарчага һөнәрләр турында мәкальләр тәрҗемә итәргә.

2.Нинди булса да һөнәргә реклама ясарга.

3.Үзенә ошаган һөнәр турында хикәя төзергә

Һәр укучы үзенә ошаган эш төрен сайлап ала.

Үткән дәрестә бирелгән өч бирем өч бирем арасыннан  үзегезгә ошаган биремне үтәргә кирәк иде.

1-2 укучының фикере тыңлана

Шәхси эшчәнлек:үзбәя бирү.

Регулятив эшчәнлек:

укытучы һәм укучылар белән  хезмәттәшлек булдыру.

 Коммуникатив эшчәнлек: 

тыңлый белү, төркемнәрдә, парларда аралашу күнекмәләре булдыру,үз фикереңне әйтә белү.

3. Белемнәрне актуальләштерү

Максат: укучыларның үткән материал буенча алган белемнәрен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗә: логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Слайд №6

Сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең тәрҗемәсен языгыз:

-нужная профессия -требования.

-хороший специалист

-современная профессия

-выбор профессии.

Слайд №7

-кирәкле һөнәр;

- таләпләр;

- яхшы белгеч;

- заманча һөнәрләр;

- һөнәр сайлау.

Укучылар, хәзер тормышыгызның бик тә мөһим чоры. Сезнең алдыгызда зур проблема тора: киләчәккә кайсы юлдан китәргә?

-кирәкле һөнәр;

- таләпләр;

- яхшы белгеч;

- заманча һөнәрләр;

- һөнәр сайлау.

Коммуникатив эшчәнлек:сораулар куелышы, информация табу, 

иптәшеңнең үз-үзен тотышы  белән идарә итү,фикереңне әйтә белү.

Танып белү эшчәнлеге: 

сорауларга дөрес җавап бирү.

Регулятив эшчәнлек:

белгән һәм белмәгән күнекмәләрне  үзара бәйләү.

4. Яңа тема буенча эш.

Максат:

1.һөнәр сайлау проблемасы буенча лексик-грамматик күнекмәләрне куллану;

2. Диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу;

3.сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү;

Укучыларны яңа алым белән таныштыру (“Блум шакмагы”).

Слайд № 8

Базар мөнәсәбәтләре тормышка төрле яңа оешмалар, һөнәрләр алып килде. Заманалар үзгәргән саен тормыш яңа һөнәрләр таләп итә.Фирмалар, кече преприятиеләр , салым инспекцияләре , реклама агентлыклары турында газеталарда күп язалар. Хәзерге көндә яңа һөнәрләр дә барлыкка килде.

Банкир, брокер, менеджер,супервайзер, координатор, коучер.

Слайд№9

Сез нинди һөнәрләр турында ишеттегез?

Бу һөнәрләргә кайларда әзерлиләр?

Бу һөнәрләр нәрсә белән шөгыльләнә?

Сез бу һөнәрләрне сайлар идегезме?

-реклама-информация о товаре

-реклама используется с целью привлечения покупателей

-в подготовке рекламы участвуют координатор,

супервайзер, промоутер

Сез нинди яңа һөнәрләр турында белдегез?

Бу белгечлекләргә кайларда әзерлиләр?

Ниндә фннәрдән имтихан тапшыралар?

Бу һөнәрләргә аңлатма бирик әле.

Нәрсә ул реклама?

Укучыларның җавапары  тыңланыла.

Банкир,

брокер,

менеджер,

супервайзер, координатор,

коучер.

Бу белгечлекләргә югары уку йортларында әзерлиләр.

Математика, җәмгыять белеме фнән имтихан тапшыралар.

Укучылар укытучы ярдәмендә эшлиләр.

Банкир-банк иясе.

Брокер-алыш-биреш вакытында арадашчы.

Менеджер-производство җитәкчесе.

Супервайзер-продукциягә реклама ясаучы.

Координатор-координата бирүче.

Коучер-компания эшчеләренең шәхси потенциалын ачып бирүче.

Реклама – товарлар турында белешмә.

Реклама сатып алучыларга мәгълүмат бирә.

Реклама чыгаруда координатор,

супервайзер, промоутер

катнаша.

Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль.

Танып-белү эшчәнлеге: төшенчәләрне формалаштыру, проблема кую, чишү.

Коммуникатив эшчәнлек: иптәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, фикереңне әйтә белү, тикшерү.

6.Ныгыту

Максат: алган белемнәрне ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә: күнегүләр эшли алу

Слайд № 10

-Какие планы у него на будущее?

-Как он собирается готовиться к ЕГЭ

-На какие курсы он будет ходить?

Слайд № 11

-Аның киләчәккә планнары нинди?

-БДИ га ул ничек әзерләнергә җыена?

Һөнәр сайлау темасына диалог төзү

Дустыгыздан  татарча сорагыз һәм җавап бирегез

-сорау

-каршы сорау

-мәгълүмат бирү

-ризалашу

1-2 укучының фикере тыңлана

Танып белү эшчәнлеге: 

проблеманы мөстәкыйль чишү

Регулятив эшчәнлек:

бәя бирү

7.Тикшерү күнегүләре

Максат:үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

Слайд № 12

-появились новые профессии

-мама работает менеджером

-хочешь стать супервайзером

-хочешь поступить в институт экономики?

-профессия программиста очень востребована

Слайд № 13

-яңа һөнәрләр барлыкка килде.

-әни менеджер булып эшли.

-супервайзер булырга тели.

-экономика институтына керергә телисеңме?

-программист һөнәре иң кирәкле

Ситуатив күнегүне эшләгез

Укучылар эшне башкаралар һәм тикшерәләр.

Регулятив эшчәнлек: контроль,билге кую.

Танып белү эшчәнлеге: мөстәкыйль рәвештә проблеманы чишү

8.Өй эше бирү

Слайд № 14

Эшкә урнашу” темасына схема буенча диалоглар төзергә.

2.Яңа һөнәрләр турында мәгълүмат туплау.

 3. “Минем киләчәк һөнәрем” темасына презентация әзерләү.

1)-совет  -киңәш бирү

-вопрос  -сорау

-убеждение  -ышаныч белдерү

-согласие -ризалашу

2)-вопрос  -сорау

-ответ - җавап

-вопрос -сорау

-ответ-  җавап

Өй эшен язалар.

Танып белү эшчәнлеге:

логик фикерләү чылбырын булдыру.

Коммуникатив эшчәнлек:  укытучыны тыңлау,сораулар бирү.

9.Нәтиҗә һәм бәяләү.

 Рефлексия.

Максат:дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау.

Көтелгән нәтиҗә:дәрестәге эшчәнлеккә бәя бирә белү,алган белемнәрнең куллану өлкәсен күзаллый белү.

Слайд № 15

-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

-Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-Дәрестә куелган максатка ирештекме?

-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

-Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-Дәрестә куелган максатка ирештекме?

Дәрестә актив катнаштыгыз.

Рәхмәт сезгә!

Сау булыгыз!

Үзбәя.

-Без бүген дәрестә яңа һөнәрләр белән таныштык.

-Бу яңа һөнәрләр киләчәктә безгә һөнәр сайлаганда кирәк булачак.

- Дәрестә без куелган  максатка ирештек.

- Ошады. Күп яңа, кызыклы һәм безнең өчен актуаль мәгълүмат белдек.

Сау булыгыз!

Шәхси эшчәнлек:

үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен бәяли алу.

Танып белү эшчәнлеге:

Алган белемнәрне бергә туплау.

Коммуникатив эшчәнлек:үз фикерләрен әйтү,бер-береңне хөрмәт итә белү ысулларын үзләштерү,бердәм хезмәттәшлек булдыру.

Регулятив эшчәнлек:эшнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын бәяләү


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Яңа һөнәрләр

Слайд 2

11 нче сыйныф укучылары өчен татар теле дәресе Белем бирү максаты: һөнәр сайлау проблемасы буенча лексик-грамматик күнекмәләрне куллану; диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу; сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү; логик фикерләүне үстерү, мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен булдыру, бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.

Слайд 3

Җиһазлау: дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле : Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек,11 нче сыйныф (татар телен өйрәнүче укучылар өчен),Казан:”Татармультфильм” нәшрияты, 2020; презентация; сүзлек; проектор, ноутбук.

Слайд 4

Оештыру өлеше -Үткән дәрестә нәрсә турында сөйләштек? -Үткән дәрестә нинди яңалык белдегез? -Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә сезнең максатыгыз нинди булырга тиеш?

Слайд 5

1.Русчадан татарчага һөнәрләр турында мәкальләрне тәрҗемә итәргә. 2.Нинди булса да һөнәргә реклама ясарга. 3.Үзеңә ошаган һөнәр турында хикәя төзергә.

Слайд 6

Сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең тәрҗемәсен языгыз: -нужная профессия -требования -хороший специалист -современная профессия -выбор профессии

Слайд 7

- кирәкле һөнәр; - таләпләр; - яхшы белгеч; - заманча һөнәрләр; - һөнәр сайлау.

Слайд 8

Заманалар үзгәргән саен тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Фирмалар, кече преприятиеләр , салым инспекцияләре , реклама агентлыклары турында газеталарда күп язалар. Хәзерге көндә яңа һөнәрләр дә барлыкка килде. Банкир, брокер, менеджер,супервайзер, координатор, коучер .

Слайд 9

Сез нинди һөнәрләр турында ишеттегез? Бу һөнәрләргә кайларда әзерлиләр? Бу һөнәрләр нәрсә белән шөгыльләнә? Сез бу һөнәрләрне сайлар идегезме? - реклама- информация о товаре - реклама используется с целью привлечения покупателей -в подготовке рекламы участвуют к оординатор, супервайзер , промоутер

Слайд 10

-Какие планы у него на будущее? -Как он собирается готовиться к ЕГЭ -На какие курсы он будет ходить?

Слайд 11

Һөнәр сайлау темасына диалог төзү -Аның киләчәккә планнары нинди? -БДИ га ул ничек әзерләнергә җыена?

Слайд 12

появились новые профессии - мама работает менеджером -хочешь стать супервайзером -хочешь поступить в институт экономики? -профессия программиста очень востребована

Слайд 13

-яңа һөнәрләр барлыкка килде -әни менеджер булып эшли - супервайзер булырга тели -экономика институтына керергә телисеңме? - программист һөнәре иң кирәкле

Слайд 14

Өй эше: 1 .“ Эшкә урнашу” темасына схема буенча диалоглар төзергә. 2.Яңа һөнәрләр турында мәгълүмат туплау. 3. “Минем киләчәк һөнәрем” темасына презентация әзерләү.

Слайд 15

Рефлексия -Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез? -Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз? -Дәрестә куелган максатка ирештекме?

Слайд 16

“Яшь чакта һөнәр сайлау да яр сайлау кебек бик җаваплы эш - гомер буе яратып эшләрлек һәм яшәрлек булсын ” . Ш.Галиев


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме.

Иемнәрнең тартым  белән  төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау.  Логик фикер йөртүне үстерү;  тар...

5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына дәрес конспекты.

5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына дәрес конспекты....

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...

5нче сыйныф (рус төркеме) өчен дәрес конспекты

5нче сыйныф (рус төркеме) өчен дәрес конспекты, презентация...