Эссе. Минем педагогик осталыгым-2016
статья по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

 

   Укытучы - яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, сабыйлардан Шәхес үстерүче,  шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан ул.  

   Һәр баланың күңеле  кечкенә  генә дөньяны хәтерләтә. Укытучы баланы шәхес итеп күрә белергә, аның сәләтен ачып, иҗади баскычка күтәрергә омтылырга тиеш.  Бала күңеленә ачкыч табу- бу инде укытучының осталыгыннан тора.  Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле.  Моны мин  һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_minem_pedagogik_ostalygym.docx21.44 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе.  Минем педагогик  осталыгым

Укытучы - яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, сабыйлардан Шәхес үстерүче,  шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан ул.

Кеше гомере ул- нарасый, балалык, үсмер- урта яшьлек, олыгаю һәм картлык чорларына бүленә. Менә шул гомер эчендә ниләр генә кичерми адәм баласы.Тормыш юлында нинди генә вакыйгаларга очрамый. Беренче тапкыр бакчага бару, мәктәп ишеген ачып керү, соңгы кыңгырау чылтыравы...  Вакыт дигәнең,   агымсулардай, я агымын тизләтә: ургып-ургып ага, я  салмак кына  ага да ага.

         Минем дә мәктәп еллары, агымсудай үтте дә китте. “Кая барырга, нинди һөнәр сайларга?” – дигән сорау   күпләрне борчыгандыр. Минем күңелемә укытучы һөнәре якын булды. Укытучы хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр дип саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы белемле булырга, кешеләргә тәэсир итү көченә ия булырга кирәк. Мин үземдә мондый сыйфатларны таптым,  күрәсең. Шуңа да,  мөгаллим юлын сайладым.

 Казан педагогия көллияте,  Казан Дәүләт педагогика университеты.  Сизелмичә дә үтеп киткән студент еллары...

 Инде менә үзем укытучы. Мәркәзебезнең 175 нче гомуми белем бирү мәктәбендә балаларга үзебезнең туган телебез – татар телен укытам. Үз эшемне  бик яратам.  

Һәр баланың күңеле  кечкенә  генә дөньяны хәтерләтә. Укытучы баланы шәхес итеп күрә белергә, аның сәләтен ачып, иҗади баскычка күтәрергә омтылырга тиеш.  Бала күңеленә ачкыч табу- бу инде укытучының осталыгыннан тора.  Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле.  Моны мин  һәрдаим игътибар үзәгендә тотам.

Минем төп максатым: һәр укучының иҗади сәләтен үстерергә мөмкинлекләр бирә торган гамәли чаралар булдыру, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү системасын формалаштыру, сүз сәнгате ярдәмендә укучылырда әхлакый  кануннар, рухи культура, эстетик зәвык тәрбияләү, аларның хис дөньяларын уяту, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

“Инновацион технологияләр  аша укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү” дигән методик тема өстендә эшлим. Эшемнең төп бурычлары түбәндәгеләр:

  1. Укучыларны үз фикерләрен татар телендә дөрес  һәм матур итеп әйтеп бирә белергә өйрәтү;
  2. Укучыларның иҗади көчен, танып - белү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыру;
  3. Хезмәттәшлек нигезендә төрле яклап камил, иҗади үсешкә сәләтле, компетентлы, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләү.

Алда әйтелгән бурычларны тормышка ашыру өчен, укыту технологиясенең тирән белемле,  дәрестә актив катнашучы,  белемне, мәгълүматны төрле чыганаклардан үзе эзләп табучы, тормышка  әзерлекле шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгәнен сайлап алырга тырышам. Дәресләрдә  укучыларның эшчәнлеген  активлаштыруга,  хезмәттәшлеккә өйрәтүгә нигезләнгән педагогик  технологияләр кулланам. Болар: интерактив, коммуникатив,  уен технологияләре, критик фикерләүне үстерү технологиясе, информацион- мәгълүмати технологияләр һ.б.

Дәрестә укучыларның эшчәнлеген   парларда һәм төркемнәрдә оештыру отышлырак,  дип саныйм. Мондый эшчәнлек вакытында  укучылар үзара хезмәттәшлек итәргә өйрәнәләр: сорауларга бергәләп җавап эзлиләр, үз фикерләрен әйтәләр, башкаларның фикерен тыңлыйлар, уртак фикергә киләләр, бер- берсенә ярдәм итәргә өйрәнәләр. Фикерләр дөрес булмаса, бәхәс туа, аны чишү вариантлары карала. Шулай итеп, укучылар бергәләп белем нигезләрен үзләштерәләр.

Сәләтле укучылар белән эшчәнлекне һәрдаим контрольдә тотам. Проект, фәнни- эзләнү эшләре, олимпиада, төрле бәйгеләрдә, конференцияләрдә дә уңышлы чыгыш  ясап, горурланырлык  нәтиҗәле урыннарыбыз да бар.

Дәрестән тыш эшчәнлекне дә укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә  юнәлдерергә тырышам. Бу эш төрле юнәлешләрдә алып барыла.

Беренче юнәлеш- сыйныфыбыз традицияләре “Үзем турында үзем” дигән проект бирелә. Эшнең максаты: мәгълүмат җыю, аларны эшкәртү, укучыларның, фикерләү сәләтен үстереп мөстәкыйльлеккә омтылу. Шулай ук халкыбызның милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләренә багышланган   проект  яклау эшен дә оештырырга мөмкин.

Икенче юнәлеш – музей почмагында эшчәнлек. Кабинетымда “Театр тарихы” на багышланган музей почмагы бар. Аны һәрдаим тулыландырып,  яңартып тору максатыннан, укучылар белән театр тарихына   бәйле төрле проектлар эшлибез. Болар арасыннан танылган драматурглар иҗатын, күренекле театр артистларының тормыш һәм иҗат юлын, төрле театр биналарының эшчәнлеген өйрәнүне һәм  алардагы музей материаллары белән танышуны әйтеп китәргә мөмкин.

Өченче юнәлеш – түгәрәк эшчәнлеге.  Мәктәптә  “Җәүһәр” әдәби түгәрәге эшли.  Әлеге эшчәнлекнең максаты - балаларның иҗади фикерләү  сәләтен үстерү, аларны милли җанлы итеп тәрбияләү, сәнгатьле  һәм образлы сөйләм формалаштыру. Әлеге юнәлеш үз эченә язучылар, шагыйрьләр белән очашу кичәләрен, экскурсияләрне дә үз эченә ала. Шулай ук, укучыларыма каләм тибрәтергә  дә юнәлеш бирелә.

 Атаклы педагог К.Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган. Укытучы белемен һәрдаим тулыландырып торырга тиеш. Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап, һәр яңалыктан хәбәрдар булган укытучы алдында бернинди дә киртәләр булмас.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Минем педагогик табышларым"

Обмен опытом на тему "Мои педагогические находки"...

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....