образование в жизни человека 5 класс
план-конспект урока по обществознанию (5 класс) на тему

Хадиева Гөлнара Әхмәт кызы

урок  подготовлена по программе Боголюбова "Обществознание" 5 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 21.11_.1.5_kl_achyk_dres.doc94.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Белем алу, кеше тормышында аның әһәмияте.  

Дәрес тибы

Яңа материал белән танышу

Дәрес максаты

Кеше  тормышында  мәктәп белеменең мөһимлеге турында күзаллау булдыру

Белем бирү ресурсы

Л.Н.Боголюбов. Обществознание , 5 класс, презентация, аудиоязма, мультфильм.  укучылар өчен таратма материаллар  (төркемнәрдә эш), тест.

Дәрес планы  

1.Белем алу баскычлары                                                                                                              2. Әбием сөйләгәннәрдән.                                                                                                               3. Мәктәп бүген нәрсәгә өйрәтә?

Методлар, формалар

Методы: күрсәтмә, өлешчә эзләнү, практик.

Формы: индивидуаль, фронталь, төркемләп.

Төп төшенчәләр

 Белем алу,  белем алу баскычлары.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет

Предметара УУГ

Шәхси  УУГ

Нәрсәгә өйрәнәчәк: Мәктәптә белем алуга мотив будыру.                         Өйрәнүгә мөмкинлек алу:  дәреслек белән эш,  үз фикереңне җиткерү, анализлау.

Танып белү:  дәреснең максатын һәм проблемасын кую,   формалаштыру, аңлы һәм иреке рәвештә, иҗади һәм тикшеренү рәвешендә  хәбәр әзерләү.

Коммуникатив: тема буенча бер-берсенә сораулар әзерләү, бер-берсенә биреп карау, сөйләү

Регулятив: үзләренең эшләрен планлаштыру

Белем алу процессына уңай карау; уку, белем алуның кирәклеген аңлау.

Дәрес этаплары

Үтелүче һәм башкарылучы  компонентлар,    биремнәр  һәм күнегүләр

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1.Исәнләшү

Укучыларны сәламләү. Уңай психологик халәт булдыру. 

-Исәнмесез, укучылар,

-Хәерле көн, укытучым.

-Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек

Дуслар елмаеп караса,                                            Яктырып китә дөнья.

Я, кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

Укытучыны һәм бер-берсен сәламлиләр. Уку - кирәк-яракларын барлыйлар.

2.Уку эшчәнлегенә мотивация булдыру

3.Белемнәрне актуальләште-рү

Укучыларны материалны

үзләштерергә әзерләү

Әңгәмә

 « Чебурашка мәктәпкә бара » м/ф – нан өзек карау, укытучы  балалардан теманы таптырта, максатларны әйттертә.                            

 Фронталь әңгәмә түбәндәге сораулар буенча:

- Укучылар,ничек уйлыйсыз, безнең бүген дәресебез нинди темага багышланган булыр, нинди темага турында сөйләшәчәкбез? (мәктәп, белем алу турында)                                                  - Безгә  бүген нинди сорауларга җавап бирергә туры киләчәк?                                            ( белем алу баскычларын, элеккеге мәктәпләр нинди булган, бүгенге мәктәп нәрсәгә өйрәтә)

- Беренче тапкыр сез кайчан мәктәп бусагасыннан атлап кердегез? Мәктәпкә килгән беренче көнегезне хәтерлисезме?

-Ул көнне кәефегез нинди иде?

- Шул көннән сез кем булдыгыз? (укучы)

- Кем ул укучы ?                                        

- Укучыны башка кешеләрдән нәрсә, нинди сыйфатлар  аера? 

-Мәктәптә нәрсәгә өйрәтәләр?                                          

- Ни өчен бөтен кешеләр дә укыйлар.

- Сез кемне яхшы укучы дип саныйсыз?

Мультфильмны карыйлар һәм дәрес темасын әйтәләр, мөстәкыйль рәвештә дәреснең максатын формалаштыралар

 

Сорауларга җавап бирәләр, үз фикерләрен белдерәләр.

4. Яңа материалны өйрәнү.

Укытучы сөйләме

Презентация күрсәтелә.

Билгеләмә яздыру

Төркемнәрдә эш.

Төркемнәрдә эшләү

Кеше тормышының күп өлеше мәктәптә үтә. Мәктәп – ул олы дөньяга юл. Нәкъ менә мәктәп сезгә яңа белемнәргә юл ача. Сезнең арада   “ нәрсәгә соң ул белем?, акчам күбрәк булса, мин бөтен әйберне дә булдырачакмын” , дип уйлаучылар  да булырга мөмкин.                                

-Риваять тыңлап карыйк.

- Сүз нәрсә турында барды?

Димәк, акча, байлык югалса да, белем- югалмас олы хәзинә икән.

- Белемне кешеләр каян алалар соң?                     ( мәктәптән, китаптан)

- Белем үзләштерүдә кешенең нинди характер билгеләре ярдәм итә?  (Ихтыяр көче, тырыш булуы, ....)                                                        - Сез ничек уйлыйсыз? Белем кайчан башлана?  ( Балалар бакчасында, башлангыч классларда....)

Илебезнең төп Законы Конституция буенча төп гомуми белем алу барлык кешеләр өчен  дә мәҗбүри санала.    Хокукы санала.                                                                                                

“РФ  Мәгариф турындагы “ Законына нигезләнеп  белем алуның түбәндәге баскычларын билгеләп үтәргә була:

- мәктәпкәчә белем алу,   2-7 яшь

- башлангыч гомуми белем, 1-4 класс

- төп гомуми белем, 5-9 класс

- урта гомуми белем 10-11 класс

- Игътибар белән схеманы өйрәнегез дә, үзегезнең кайсы баскычта торуыгызны ачыклагыз. (җаваплар тыңланыла)

- Сез кайсы баскычта торасыз инде?

- Әйе,сез күптән түгел генә, урта мәктәп укучылары булдыгыз.

- Сезнең тормышыгызда нинди үзгәрешләр булды?                                                –Бу үзгәрешләр сезгә ошыймы?                                                                                  

- Дәресләрдә нәрсәләр эшлисез? ( күп яңа белемнәр алабыз, яңа фәннәр укыйбыз, имтиханнарга әзерләнәбез,)

Әйе, тагын.....

-Алда сезне тагын нинди баскычлар көтә? (Схема карау)

 Димәк: Белем- кеше тарафыннан үзләштерелгән, гомер буе дәвам итүче өзлексез процесс.

Төркемнәрдә эш.

Әйдәгез, укучылар хәзер төркемнәрдә эшләп алабыз                                                    Элеккеге чорда белем алу бүгенгедән аерыламы икән?

I төркем “Үткәнгә сәяхәт” рубрикасын өйрәнә

II төркем  әбием сөйләгәннәрдән дәреслектәге иллюстрацияне өйрәнә һәм анализлый.

III төркем “Атаклы кешеләр” рубрикасыннан Николай Иванович Пирогов турында өйрәнәләр.

IV төркем “Бүгенге мәктәпнең  нәрсәгә өйрәтүен”  сөйлиләр                                           Төркемнәргә сораулар бирелә

I төркем:

1.Беренче китап басучы Иван Федоров  мәгариф тормышында нинди роль уйнаган?

2. Ул беренче китапны кайда бастырып чыгарган? Һәм әлеге китап ничек атала ?

3.Петр I идарә иткән вакытта нинди үзгәрешләр була?

4. 18 гасырда нинди предметлар укыганнар?

5.18 гасырда өйрәнгән фәннәрне һәм бүгенге көндә башлангыч классларда өйрәнгән фәннәрне чагыштырыгыз. Кайсы чорда күбрәк белем алып була?

II төркем  

1.Картинада нәрсә сурәтләнгән?

2.52 нче биттәге иллюстрациядә нәрсә сурәтләнгән?

3.Планга нигезләнеп картина буенча сөйләргә

4. Элеккеге мәктәп хәзергедән ничек аерыла?

5.Дәресләр кайда үтә, укучылар, укытучы нишли?

1. Әби сөйләгәннәр кайсы чорга туры килә?

2.Әби 19 гасырдагы укыту системасын ничек сурәтли?

3.Укучыларның уңышларын һәм уңышсызлыкларын кем бәяләгән?

4.Сезгә 19 гасырдагы укыту системасы ошадымы? Нигә?

III төркем  

1.Пирогов турында сез ниләр белдегез?

2.Ул нәрсәләр эшләгән?

3. Укытуга нинди яңалык керткән?

4.Аның  нинди эшчәнлеге сезгә ошады?

IV төркем.

1.Бүгенге нинди дәрес төрләрен бар?

2. Гуманитар фәннәр ниндиләр, нәрсәне өйрәнәләр?

3.Иҗтимагый –фәнни (естественно-научный) фәннәр ниндиләр, нәрсәне өйрәнәләр?

4. Дәресләрдән соң ниләр була?

Тыңлыйлар, сорауларга җавап бирәләр

Билгеләмәне дәфтәрләргә  язалар.

Төркемнәрдә эшлиләр.

Сорауларга җавап эзлиләр, рәсемнәрне туры китерәләр

Билгеләмә язалар

Ял минуты

1.ӘЙЕ.Безнең илдә 9 класс белем алу мәҗбүри.

2.ЮК. 9 классны тәмамлагач, югары белем алып була.

3.ӘЙЕ. Төп гомуми белем алу 5 класстан башлана.

4.ӘЙЕ.Югары белем алмасаң,врач, юрист, инженер, психолог, галим булып булмый.

5. ЮК. Сезне алда башлангыч гомуми белем алу баскычы көтә.

6. ӘЙЕ. 10-11 сыйныф укучылары  урта гомуми белем бирү баскычына керә.

Әйе булса басалар,

юк булса утырып калалар.

Үтелгәннәрне кабатлау

Сораулар:

- Сезгә уку ошыймы?

- Әгәр, сез вакыт машинасы белән XXII гасырга барып чыксагыз, мәктәптә уку нинди булачак?

Җавап бирәләр

Рефлексия

Смайликлар күтәрү

Дәрестәге эшчәнлекләренә бәя бирдертә

Үз-үзләренә, дәрестәге эшчәнлекләреннән чыгып бәя бирәләр.

Өй эше бирү

Көндәлеккә яздыру

- Әти-әниләрегезнең, әби- бабайларыгызның  мәктәп еллары, дәресләре, укытучылары, укыту системасы турында  язып килергә. Үзегезнең мәктәп тормышы белән чагыштырырга, мини сочинение язарга.

- Төркемнәрдә эшебезне дәвам итеп, үзегезнең мәктәп тормышын чагылдырган фотолар, рәсемнәр, иҗади эшләр алып килергә.

Көндәлеккә язалар

Белемнәрне ныгыту

 “Чыгу билеты”

“Чыгу билеты” бирү, тест эшләтү

Тест эшлиләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация по обществознанию 5 класс "Образование в жизни человека"

Презентация в уроку подготовлена по программе Боголюбова "Обществознание" 5 класс...

разработка урока по обществознанию в 5 классе «Образование в жизни человека»

5 класс. Цель: определяют мотивацию обучения детей в школе, давать понятие термину «образование», выявляют признаки различных ступеней обучения и умеют их последовательно расположить....

Конспект урока по обществознанию 5 класс "Образование в жизни человека"

Тип урока "открытия " нового знания. Урок составлен в соответствии с ФГОС....

Открытый урок по обществознанию "Образование в жизни человека" 5 класс (ФГОС)

Открытый урок по обществознанию "Образование в жизни человека" 5 класс (ФГОС)...

Сценарий урока по обществознанию в 5 классе на тему "Образование в жизни человека"

Цели урока, планируемые результаты, ход урока в 5 классе по обществознанию "Образование в жизни человека"...

Урок обществознания в 5 классе "Образование в жизни человека"

Технологическая карта к уроку обществознания "Образование в жизни человека" в 5 классе...

Обществознание. 5 класс. 12-13 уроки: Образование в жизни человека. Промежуточный мониторинг.

Данный материал по обществознанию  для 5-х классов составлен с учетом федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования (ФГОС ООО), в соответствии с учебным пл...