Һәръяклы үсешкә ия шәхес тәрбияләү.
статья на тему

Малаткина Альфинур Салиховна

Шәхес тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_zohr.docx29.77 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Буа районы

Черки  Килдураз урта мәктәбе

Доклад.

    Һәръяклы үсешкә ия шәхес тәрбияләү

                                     

                                               Малаткина Әлфинур Салих кызы

Һәръяклы үсешкә ия шәхес тәрбияләү.

Хәзерге чорда класс коллективының әһәмияте сизелерлек арта бара.

Нәкъ менә анда укучыларның танып-белү эшчәнлеге оештырыла, социаль һәм кешелек мөнәсәбәтләре формалаша, ял мәсьәләсе хәл ителә, һәр бала шәхес буларак ачыла, аның тормышы турында кайгыртучанлык күрсәтелә.

Сыйныф җитәкчесе - сыйныф эшчәнлеген төп оештыручы.Әмма һәркем байлык, акча туплау өчен тырышкан бу чорда тәрбия эшен алып бару кыенрак. Шуңа күрә акча туплау әхлакый нормаларга туры килүенә, үз хезмәтең белән табылган байлыкны җинаятьчел юл белән җыелганнан аера белү күнекмәсе тәрбияләүгә зур әһәмият бирергә тырышабыз.

Җәмгыятебезнең хәзерге халәте вакытлы күренеш.Кешелеклелек, намуслылык барыбер җиңәчәк. Кешенең кешелек сыйфатларын ныклап үзләштерәчәгенә, һәрвакыт тирән белем алырга омтылачагына инанам. Дөрес, замана җилләре авылларга да килеп кагыла. Яман хәлләр очраштыргалый. Шунлыктан дөньяны мәнсез, сансыз кешеләр басуыннан куркам. Мондый шартларда һәрьяклы үсешкә ия булган шәхес тәрбияләү зарур.

Информация, тәрбия сәгатьләрендә, дәресләрдә нәкъ менә шул максатка ирешү юнәле-шендә эшлибез. Укучыларым актив, оешкан. Һәр җирдә алдынгы булырга омтыла һәм ирешә дә. Үзләренең бурычларын дөрес аңлап, җаваплылык хисе тоеп, бар эшкә дә иҗади якын киләләр.

Укучыларның яшьтәшләре, сыйныф җитәкчесе белән аралашу чарасы булган сәгатьләр эчтәлеге ягыннан бай, тематикасы киң, файдалы һәм кызыклы формада үтә. Аларда үз эшенә чын күңелдән бирелгән, шәфкатьле, югары әхлакый сыйфатларга ия булган, сәламәт яшәү рәвеше алып барган гади авылдашларыбыз, райондашларыбыз һәм якташларыбыз турында сөйләшүләр алып барабыз. Шулай ук тормышта булган, радио-телевидение, вакытлы матбугат материалларына нигезләнгән гыйбрәтле хәлләр турында фикерләшеп, нәтиҗә ясыйбыз. Әлбәттә планы, максаты укучылар белән берлектә билгеләнә. Тик хәзерге чорда укучылар күңелен аңлау, аларда ышаныч уяту, яшь буын хисләрен сафландыру җиңел түгел. Әмма тәрбия эше ихлас башкарылса, эчкерсез мөнәсәбәтләр булса, балаларны һәрьяклы үсешкә ия итеп тәрбияләргә була дип уйлыйм.

'Уен - баланың рухи дөньясына дәртләндергеч күзаллаулар ташкыны, әйләнә-тирә дөнья турындагы төшенчәләр үтеп керә торган зур якты тәрәзә ул. Уен - кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган очкын ул',- ди В.А.Сухомлинский ('Йөрәгемне балаларга бирәм',108 б.). Шунлыктан тәрбия чараларын уен формасында үткәрү максатка ярашлы. Әйтик,'Матурлык - сәламәтлек билгесе', 'Мода чире'белән 'авыру', 'Матурым син, матурларның матуры' һ.б. темаларга үткәрелгән эшлекле уеннар күптөрле нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде. Укучыларым үзләренең йөз, кыяфәт, йөреш, кигән киемгә күбрәк игътибар итә башладылар. Тышкы кыяфәт кешенең эчке дөньясына йогынты ясый. Бала укучы формасыннан, тыйнак прическадан килә икән, аның уе, гаме дә укуда, ул җитди. Ә килешле блузка, чалбарлар, өстәвенә, бизәнгән, тырнаклары буялган булса, уйлар, һичшиксез, башка тирәдә бөтерелә.Шуңа мәктәп формасына катгый таләп куела.

Иң туң йөрәкле кеше дә үз халкы үткәненә, гореф-гадәт, йолаларына битараф булырга тиеш түгел. Бу җәһәттән милли йөзебезне күрсәтүгә әһәмият зур. 'Нәүрүз'бәйрәме, 'Ата-анам биегән' тамашасы һәркемнең күнеленә хуш килде. Бәйрәм соңында шундый нәтиҗәгә килдем: шөкер, телебез,халкыбыз киләчәге өметле; милли йолаларыбыз буыннан-буынга күчәр шәт. 'Сәлам юллыйм', 'Без һәм башкалар', 'Әйбәт гайбәт', 'Яшәү яме', 'Йомшак буын' һ.б. телевизион тапшырулар формасында үткән чаралар тәрбия эшенең әһәмиятле өлешен тәшкил итә. 'Гадәтең нинди, холкың шундый', 'Кешенең эчке һәм тышкы дөньясы' кебек сюжетлы-рольле уеннарда укучының теге яки бу ситуациядә үз-үзен тотышын күзалларга мөмкинлек туа. Анкета сорауларына җавап бирү күнекмәләре максатыннан практикум (сыйныф икегә бүленеп, сораулар бирешә), матбугат конференциясе, брефинг, эшлекле уеннар-проблеманы тормышка ашыру юлында иң үтемле педагогик алым.

Диннең яхшылыкка өндәвен аңлаган укучыларым мәчеткә йөреп, дин сабаклары алды-лар. Коръән иңгән ай - Рамазан аенда ураза тоталар.Тәрбия чаралары да шушы Изге айга яраклаштырып үткәрелә.

'Уйла, киңәшләш, җавап бир', 'Мин кем?' темасы буенча үткән ярышларда үз-үзләрен күрсәтү, фикерләрне төгәл, ачык җиткерү мөмкинлеге сынала.

Массакүләм мәгълумат чараларыннан 'Сабантуй' газетасы, 'Ялкын', 'Салават күпере' журналларын сыйныфка алдырдык. Аеруча 'Сукмак - юлга, юл халыкка алып барыр', 'Һәркемнең тормыштан өлеше бар,аласы көмеше бар', 'Сәламәт тәндә - сәламәт акыл', 'Кәеф', 'Дин сабаклыры', 'Малайларга-кызларга', 'И Казан, серле Казан'рубрикасында чыккан язмаларга нигезләнгән матбугат конференциясе файдалы үтте.

Күңел ачу, ял итү мәсьәләсен дә үзебезчә хәл иттек. Мәктәпкүләм бәйрәмнәрдән тыш,туган көн, малайлар-кызларны котлау кичәләре үткәрү дә матур гадәткә әйләнде. Изге теләк, җыр-бию, уеннар сыйныф тормышы елъязмасына онытылмас хатирә булып уелды.

Алдыбызда торган бурычны тормышка ашыру өчен, мәктәп, гаилә, җәмәгатьчелек алып барган тәрбияви чаралар бер-берсенә теләктәш булырга тиеш. Иң беренче тәрбия чаткыларын бала гаилә шартларында ала. Ә әти-әни алдында бихисап сораулар ...Нишләргә?Шушы каешлана башлаган, үзсүзле кызны үзең горурланырлык, кешеләр хөрмәт итәрлек зур хәреф белән языла торган Шәхес булырлык чын кеше итеп ничек тәрбияләргә? Мәктәп һәм гаиләнең бердәм эш итүе балага һәркайда бер-берсенә каршы килмәгән таләпләр кую тәрбия эшенең нигезен тәшкил итә. Шулай булмаса, бала, капма-каршы таләпләргә очрап, газаплы борчылулар кичерә, зәгыйфь кеше булып үсә. Шундый аяныч хәлләр булмасын өчен, тәрбия мәсьәләсен бергәләп чишәргә тырышабыз. Фикер алышу, педагогик укулар, анкета сораулары буенча әңгәмәләр ...Менә шулай сорашып белешү мәгълуматларына нигезләнеп, өйрәнергә тиешле мәсьәләләрне билгелим. Тәрбияви эш нәтиҗәләрен бергәләп күзәтү, тикшерү, җитешсезлекләрне бетерү юлларын бергәләп эзләү ягыннан караганда да мөһим бу алым. Әлеге система бала тәрбияләүдә уйлабрак, уңышлырак эшләргә, бала психологиясен аңларга булыша, аларга тагын да якынрак килергә өйрәтә.

Бала шәхесен тәрбияләүдә сыйныф җитәкчесе һәм әти-әнинең уртак хезмәттәшлеге турындагы мәсьәләләрне халык педагогикасына нигезләнеп алып бару аеруча отышлы.

Белгәнебезчә, элек-электән укымышлы кешеләрне зурлаганнар, балаларның гыйлемле булулары турында кайгыртканнар. Халкыбыз кешелек тормышында гыйлемнең зур урын тотканын тирәнтен аңлаган.

Халык педагогикасының кыйммәте ир бала белән кыз балага бер үк төрле акыл тәрбиясе таләп ителүдә. 'Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк'дип белми әйтмәгәннәр.

Табигать күренешләрен күзәтеп, нәтиҗәләр ясау, аларга аңлатма бирергә тырышуда халыкның зирәклеген яшьләргә калдырырга омтылуы хакында сөйли.

Тормыш-көнкүрештә иң изге йолаларның берсе булып су чыганакларын чиста тоту санала. Суны пычрату зур гөнаһ булып исәпләнә. Чишмә җәмәгатьчелек файдалана торган урынны тәртиптә тоту саваплы эш. Бу өлкәдә дә изгелек кылу ниятеннән чишмәләргә экскурсия ясыйбыз. 'Мәңгелек йортыбыз'да булып, әби-бабаларыбыз, якыннарыбыз рухына дога кылу, кабер өсләрен чистарту, чәчәкләр утырту кебек кирәкле гамәлне башкарабыз.

Югарыда өйтелгәнчә, алдыбызда торган проблеманы шул рәвешчә чишәргә тырышабыз. Үткәрелгән тәрбия чараларының җимеше дә татлы дияр идем. Сыйныфта барлык укучым да үрнәк тәртипле. Укуда да, җәмәгать эшендә дә сынатмыйлар. Өч укучы - '5'ле,сигез укучы '4'һәм '5' билгесенә өлгерәләр. Калган биш укучы да алардан азга гына калыша.

Һәр эшне иҗади якын килеп, үзенчәлекле, файдалы, кызыклы итеп башкарырга сәләтлеләр. Гомумән, мәктәп тормышын, анда үз 'йөзе' булган 8-сыйныф укучыларыннан башка күзаллау мөмкин дә түгелдер.

Алиябез - армспорт буенча республикакүләм бронза медаль иясе, Гөлшатка район чаңгы ярышында 1-урын, Алмаз-оста хоккейчы, Айсылуга программалаштыру буенча 1-урын. Инзилә - 'Ямаш сандугачы', бер җыр бәйгесе дә бу таланттан башка үтми. Алсу - 'Ватаным Татарстан' газета бәйгесендә җиңеп, истәлекле бүләккә ия булды.

Киләчәктә дә сыйныф тормышы кызыклы булыр, куйган бурычларны гамәлгә ашуы укучыларымның үз-үзен тотышында чагылыш табар; һәрьяклы үсешкә ия булган физик һәм рухи яктан сәламәт шәхес - халкыбызның лаеклы дәвамчылары булыр дип өметләнәм.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

"Соңгы китап" - тәрбия чыганагы

Әмирхан Еникинең "Соңгы китап" әсәре буенча доклад...

"Сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең йогынтысы"

Бүгенге көндә тормыш мәктәп алдына тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Чөнки хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыяттә үз-үзеңне генә ихтирам...

Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре”

Материал об использовании трудов Р. Фахреддина для нравственного воспитания детей ....

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”

Дәрес темасы – Бәхет.Уздыру формасы – диспут.Максат: 1.     Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү....

УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНДА КҮПМӘДӘНИЯТЛЕ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ НИГЕЗЛӘРЕ

Мәкаләдә күпмәдәниятле  тәрбия бирүнең нигезләре бирелә. Мәктәптә нинди эш алымнарын алып баруы турында күрсәтелә....