Минем педагогик осталыгым (эссе)
материал на тему

Бурганова Гульнара Насимовна

"Минем педагогик осталыгым" дигән темага эссе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым

Эссе

Борһанова Гөлнара Нәсим кызы

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

     Мин бәхетле укытучы, чөнки тормышта үземнең урынымны дөрес билгеләп, үземнең яраткан хезмәтемә - яшь буынны тәрбияләүгә багышладым. Минем өчен укытучы - һөнәр генә, җәмгыятьтәге урын, мавыккан эш кенә түгел, минем өчен укытучы - бөтен тормышымның мәгънәсе. Мин укытучы булып эшләмим, укытучы булып яшим. Укытучы булу миңа бик ошый. Минемчә, балалар белән эшләү – зур бәхет ул. Алар гына риясыз ярата, шул яратулары белән укытучыга канат куя, илһамландыра, ышаныч тудыра ала. Мин укучыларым белән очрашуны көтәм, әзерләнәм, аралашу өчен тиешле сүзләр сайлыйм. Минем бар эшчәнлегем  алар өчен генә. Укучылар белән аралашу миңа чиксез шатлык, рәхәтлек китерә, чөнки мин аларга, алар миңа кирәк. “Бала ул тутырырга тиешле буш савыт кына түгел, ә кабыначак ялкын да”. Плутархның сүзләре педагогиканың ике төп юнәлешен билгели. Нәрсәгә өйрәтергә? Ничек өйрәтергә? Моның өчен укучының кызыксынуы да мөһим. Менә шунда ничек кызыксындырырга дигән педагогик проблема туа да инде. Укучыны кабызу өчен, үзең ялкын булырга кирәк. Укытуның төрле методларын, технологияләрен куллану, укучыларда укуга карата кызыксыну уята. Ләкин бу шарт кына да җитми әле. Педагогиканың “алтын ачкычы “ нинди соң ул? Ә бит әзер педагогик рецептлар булмаган кебек, бернинди ачкыч та юк. Һәр педагог үз ачкычын булдырырга тиеш, чөнки укучылар күптөрле. Менә шуннан гади нәтиҗә ясарга була: педагогика – сәнгать, ә чын педагог – рәссам. Укытучы даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белҽн аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә, булган таләпләрне арттыра. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К. Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган. Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешене –заман кешесе диләр. Ә гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши. Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен яңа технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам. Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту- тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән балаларда матур әдәбият, фән белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Кайвакытта укучыларга икеле куясы, тәртипсез булганнары өчен әти-әниләрен чакыртасы, көндәлекләренә язасы килеп китә, ләкин шул мизгелдә күңелгә: “Мин – укытучы. Минем укучыларымның уңышлары миннән тора. Укучы белән уртак тел тапмасам, минем өчен аны директор да, аның урынбасарлары да эшләп бетерә алмаячаклар. Әгәр укучы үзен шулай тота икән, димәк аңа педагогик, психологик  ярдәм, минем ярдәмем кирәк”. Балачак энергиясе иксез-чиксез. Тик аның белән, акыллы идарә итеп, тиешле юлга җибәрә белергә кирәк. Дәрестә укучы иҗат итәргә, нәрсәдер уйлап табарга тели икән, ул очкынны сүндермичә, ялкын итеп кабызырга кирәк. Уку аның өчен җәза түгел, ә кызыклы, мөстәкыйль хезмәткә әверелергә тиеш. Педагогик эшчәнлек мозаика кебек, төсләре, формалары, зурлыклары буенча аерым кисәкләрдән тора. Бу күп хезмәт куюны сорый. Бер җыюда гына мозаика уңышлы чыкмаска да мөмкин. Аны кабат-кабат сүтеп җыярга да туры килә. Педагогик эшчәнлек тә нәкъ шундый. Бәлки, дөньяда барлык кешеләрнең бар яктан да камилләшкән булуларын өмет итү хыял гынадыр, ләкин чын укытучы ул хыялсыз яши алмый. Минем укучым – бу гади генә укучы түгел, ул кызыксынучан, омтылучан, таләпчән, татар халкының горурлыгы булырлык күпкырлы шәхес, туган телен дәверләргә алып баручы кеше. Шагыйрә Клара Булатованың “Укытучы бәхете” дигән шигырендә мондый юллар бар: Миңа сорау бирсәләр: - Бәхет ни ул? - дисәләр, Бәхет – шушы: укучылар Кеше булып үссәләр. Әйе, бүген мин бәхетле! Укучыларыма карыйм да сөенәм!.. Үзем өйрәткән Әдәп, Әхлак, Намус, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык сыйфатлары күрәм мин аларда. Киләчәктә, һичшиксез, чын Кеше булырлар – мин моңа ышанам!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Укытучы һөнәре турында уйланулар, үземнең хезмәт юлын яңадан сайларга мөмкинлегем булса, мин барыбер укытучы булыр идем ......

"Минем педагогик осталыгым" эссе

"Минем педагогик осталыгым" эссе....

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Минем педагогик осталыгым (эссе)...

"Минем педагогик осталыгым" эссе

"Туган тел" мастер-классында катнашу өчен язылган эссе...

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым?...

"Минем педагогик осталыгым" эссе

Һәр төр һөнәр ияләре арасында үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, гомер буе яраткан һөнәренә тугрылыклы булып калучы кешеләр була. Нәкъ менә алар  башкаларг...

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Арсланова Г.Г. ның педагогик эшчәнлеге буенча эссе...