Минем педагогик осталыгым (эссе)
материал на тему

Арсланова Гульсина Габдрахмановна

Арсланова Г.Г. ның педагогик эшчәнлеге буенча эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_pedagogik_ostalygym_esse.docx21.4 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым

     «Хыялсыз кеше—канатсыз кош” дигән мәкаль бар халкыбыз да. Минем дә кечкенәдән бик матур хыялым бар иде. Ул- укытучы булу. Хәтерлим: яшем җитмәү сәбәпле, (мин декабрьдә туганмын) мин иптәшләрем белән бергә укырга керә алмадым. Ә минем бик тә укыйсым килә иде.Берничә көн елагач, әнием, укытучыдан рөхсәт алып, мин мәктәпкә алып төшкән. Безнең башлангыч мәктәп авылның түбән очында,  элеккеге мәчет бинасында иде. Хәтерләвемчә, мин 1 ай чамасы “ирекле тыңлаучы” булып парта арасында утырдым. Миңа инде,  укучы булмагач, игътибар булмагандыр, шуннан мин мәктәпкә йөрми башладым. Хәзер инде үзем уенчыкларны, курчакларны идәнгә тезеп утыртып, аларга дәрес укытам. Бер ел эчендә,  үҗәтләнеп,  абый-апаларымнан ( алар минем 6) укырга- язарга өйрәнеп, икенче елны мин I сыйныфка укырга кердем. Беренче укытучым Рәмлә  апа минем өчен үрнәк булды.

        ... Бу хатирәләрне барлаганда елмаеп ук куйдым. Мин кечкенәдән үк башка һөнәр турында уйлап та карамаганмын икән! Минем өчен бер генә һөнәр бар иде – УКЫТУЧЫ! Мөхәммәт абый Мәһдиев бик дөрес язган: без дә укытучыны бәрәңге ашамый, йокламый торган илаһи зат, дип уйлый идек. Иң матур киенүчеләр дә, иң күп белүчеләр дә – алар. Без үскән заманда укытучының дәрәҗәсе ифрат та югары иде.  Шуңа күрәдер,ул заманда бары яхшы укучылар гына укытучы һөнәрен сайлады.

Мәктәпне тәмамлаганда хыялым бер генә иде: педучилищега укырга керү. Ул хыялны тормышка ашыру җиңел булмады. Үземне укырга керүчеләр исемлегендә эзләп тапкан мизгел шуңа күрә күңелнең иң түрендә саклана. Канатланып, авылга кайтып киттем: иң беренче эш иттереп өйдәгеләрне сөендерим әле!

        ...Хәтер сандыгыннан тагын бер хатирә. Менә мин укуымны тәмамлап, Яр Чаллы шәһәренең 9нчы номерлы мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп җибәрелдем. Ул көннәрдәге дулкынланулар... Беренче сыйныф. Сыйныфта 42 бала. Кызыксынучан, өмет тулы күзләр...Үземә белем биргән укытучыларымның киңәшләрен кат – кат искә төшердем. Шул нәниләрнең хәтеренә беренче укытучы булып кереп калдым.

          Татар әдәбиятын ярату, туган телебезгә мәхәббәт хисләре мине Казан Дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияте бүлегенә алып килде. 1990 нчы елдан Теләнче Тамак урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барам. Туган телебезне грамматик яктан төзек, саф, матур һәм затлы тел буларак белергә, туган телебез, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез һәм тарихыбыз белән горурланырга өйрәтәм.

          Класс. Дәрес аңлатам. Укучылар йотлыгып мине тыңлап утыралар. Никадәр самими, чиста күңелле, ихлас бит алар. Барысын да белергә, аңларга омтылалар.Укучы ул – ап-ак кәгазь бите. Син нинди теләк-киңәшләр, нинди сүзләр язасың, укучы шундый булачак! Аларга кызык. Һәр яңалыкны сеңдереп, отып баралар. Әнә бит, тыңлаусыз түгел алар, тып-тын утыралар. Бала бала инде, кызык, аңлаешлы, мавыктыргыч итеп алып бармасаң, дәресне тыңларга теләми. Укытучылар белән дә сөйләшәбез: үзеңнең ихлас икәнлегеңне күрсәтсәң, балалар да синең алдыңда ачылалар. Алар барысы белән дә - яңалыклар, фән, мавыктыргыч фактлар белән кызыксыналар... Бигрәк тә сабырсыз инде үзләре – һаман ашыгалар. Барысы да тиз кирәк. Шундый вакытта укытучының сабыр булуы кирәк. Синең тынычлыгыңны күреп, алар да сабырлыкка өйрәнә башласын. Укучыны иң беренче чиратта дус, сердәш, иптәш буларак кабул итәргә кирәк. Нәкъ шул чакта укытучы – укучы мөнәсәбәте яхшы нәтиҗәләргә китерә.

 Замана бер урында гына тормый, югары темплар белән алга чаба. Хәзерге укучылар алдында татар теленнән бердәм дәүләт тестлаштыруы узу максаты тора. Шунлыктан бу юнәлештә эшне инде кечкенә сыйныфлардан башлыйм. Текстны ишетеп һәм укып аңлау күнегүләрен, лексик-грамматик күнегүләрне дәресләремдә еш кулланам. Укучыларым белән инша язу нечкәлекләрен дә җентекләп өйрәнәбез. Әлегә кадәр Бердәм республика тестлаштыруы нәтиҗәләре дә канәгатьләнерлек булды.

      Укытучы һөнәре һич тә бертөрлелеккә корылмаган. Аеруча хәзерге тиз үзгәрүчән заманда! Укытучы һәрвакыт хәрәкәттә. Ул бөтен җиргә өлгерә алырга тиеш. Укучыларны төрле фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләргә, конкурсларда катнашырга этәрергә кирәк. Өстәвенә, үз белемеңне күтәрү турында да онытырга ярамый. Укытучы киң күңелле, игелекле, гадел, эш сөючән кеше, ләкин шул ук вакытта таләпчән, кырыс та була ала. Укучылары белән горурлана, аларны игелекле, намуслы, әдәпле булырга, туган җиребезне яратырга өйрәтә, халкыбыз тарихына, мәдәниятенә мәхәббәт хисе тәрбияли.

       Укытучы – һөнәр генә түгел, ул яшәү рәвеше, Аллаһы Тәгалә тарафынан бирелгән талант. Шуңа күрәдер теләсә кем укытучы була алмый. Укытучылыкны бик авыр эш, диләр. Бик дөрес сүз. Әмма чын укытучы ул акчага да, авырлыкка да карамый. Укучыларын яраткан укытучыга дәфтәр тикшерү дә, балаларның борчу-мәшәкатьләрен үзенекедәй кабул итеп, аларга ярдәм кулы сузу да, алар өчен җаваплылык алу да авыр түгел. Киресенчә, җиңел! Чөнки балаларның шат елмаюын, үсеп, тормышта үз урынын тапкач, укытучылары янына килеп, ихлас рәхмәт сүзләре әйтүен бернәрсәгә дә алыштырып булмый. Укытучы өчен бик кадерле, кабатланмас, хәтергә уелып кала торган хисләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем педагогик осталыгым (эссе)

"Минем педагогик осталыгым" дигән темага эссе....

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Укытучы һөнәре турында уйланулар, үземнең хезмәт юлын яңадан сайларга мөмкинлегем булса, мин барыбер укытучы булыр идем ......

"Минем педагогик осталыгым" эссе

"Минем педагогик осталыгым" эссе....

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Минем педагогик осталыгым (эссе)...

"Минем педагогик осталыгым" эссе

"Туган тел" мастер-классында катнашу өчен язылган эссе...

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым?...

"Минем педагогик осталыгым" эссе

Һәр төр һөнәр ияләре арасында үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, гомер буе яраткан һөнәренә тугрылыклы булып калучы кешеләр була. Нәкъ менә алар  башкаларг...