Минем педагогик осталыгым (эссе)
материал по теме

Ямалиева Лайсан Флеровна

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Минем педагогик осталыгым (эссе)17.28 КБ

Предварительный просмотр:

                         Минем педагогик осталыгым.

                                         (эссе)

    Укытучы! Яктылыкка, белемгә, әдәп-әхлакка әйдәүче мөгаллим! 

   Укытучы булу бик изге һәм җаваплы һөнәр, чөнки ул кешелек алдында баланың, укучының киләчәге өчен җавап бирә, аның шәхес булып формалашуында зур роль башкара.

    Мин укытучы булуым белән горурланам! Әдәп-әхлакка, белемгә, яктыга, яңа үрләргә әйдәүче, заман белән бергә атлаучы, җәмгыятьне төзүче, чын кешене, шәхесне тудыручы һөнәр иясе ул!

    Шуңа күрә безнең, укытучыларның, укучылар, җәмгыять, кешелек алдында җаваплылыгыбыз бик зур. Ә педагогик эшебезне башкарганда без нәрсәгә таянабыз? Сабыйларны тәрбияләүдә безгә нәрсә ярдәм итә? Әлбәттә, туган телебез, чөнки кеше үз туган мохитендә генә милли рухлы, аңлы, гамьле, намуслы, моңлы, акыллы итеп тәрбияләнә. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр, ди халык мәкале. Агач тамырсыз яши алмаган кебек, кеше дә үз тамырларыннан аерылып яши алмый. Бары тик иле барның гына теле бар.

    Дөнъя күләмендә глобализация барганда, заман тәлапларына яраклашу вакытында, интернет челтәренең үскән чагында балаларда милли рух тәрбияләүдә, телгә карата ихтирам, хөрмәт, сөю булдыруда, аның бар нечкәлекләрен аңлату, байлыклары белән таныштыруда туган тел укытучыларының роле бик зур.

    Мин үз  фәнемне бик яратам. Һәрбер предмет укытучысы үз фәне аша бүгенге көн проблемасын укучыларга җиткерү һәм аларны чишү юлы өстендә эшли. Безне уртак бурыч берләштерә: яшүсмерне шәхес буларак формалаштыру, мәдәниятле һәм белемле итү, кешелеклелек һәм милли үзаң тәрбияләү. Милләт, милләтле булу, милли мохит булдыру- менә шул инде безне саклап калачак. Ә туган тел һәм әдәбият дәресләрен кызыклы итеп, тирәнтен өйрәнү ул - милләтне саклау. Милләтле кеше генә көчле, киләчәкле, дәүләтле. Бүгенге көндә җәмгыятнең туган телебезгә булган карашы аеруча борчуга сала. Замана татар телен саклап калу өчен, мөгаллимнәр алдында яңа бурычлар куя.

   Укытучы даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә, булган таләпләрне арттыра. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К. Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган.

    Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешене – заман кешесе диләр. Ә гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши.

     Минем методик темам: “Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләрне кулланып, белем сыйфатын күтәрү.”    Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен тәнкыйди һәм креатив фикерләү технологияләрен үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам.

   Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мөхиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән  башка оештырып булмый. Бүгенге көндә  киң кулланылганы ул - мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән  балаларда матур әдәбият, фән белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм.

     Кеше үзенең эшләгән эше белән матур, диләр. Ә безнең эшебезнең нәтиҗәсе – һәр баланың бүгенге катлаулы чорда үз юлын табуы. Алар иманлы, шәфкатьле, миһербанлы икән, димәк хезмәтебезгә яхшы бәя куярга мөмкин. Киресенчә булса, кайдадыр ялгыш җибәргәнбез дигән сүз. Тулысынча яхшы нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел, ләкин эшебезнең нәтиҗәсе никадәр матур булса, киләчәгебез дә шулкадәр якты дигән сүз, чөнки киләчәгебез балалар кулында.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем педагогик осталыгым (эссе)

"Минем педагогик осталыгым" дигән темага эссе....

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Укытучы һөнәре турында уйланулар, үземнең хезмәт юлын яңадан сайларга мөмкинлегем булса, мин барыбер укытучы булыр идем ......

"Минем педагогик осталыгым" эссе

"Минем педагогик осталыгым" эссе....

"Минем педагогик осталыгым" эссе

"Туган тел" мастер-классында катнашу өчен язылган эссе...

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым?...

"Минем педагогик осталыгым" эссе

Һәр төр һөнәр ияләре арасында үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, гомер буе яраткан һөнәренә тугрылыклы булып калучы кешеләр була. Нәкъ менә алар  башкаларг...

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Арсланова Г.Г. ның педагогик эшчәнлеге буенча эссе...