Минем педагогик осталыгым (эссе)
материал по теме

Халитова  Лейсан  Хамитовна

Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым?

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_pedagogik_ostalygym_esse.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районы

3 нче гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Эссе

Минем педагогик осталыгым

Яшел Үзән шәһәре 3нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Халитова Ләйсән Хамитовна

Яшел Үзән – 2017

Минем педагогик осталыгым

Кемне генә сокландырмас, шатландырмас,

                                       Укытучы хезмәтенең җимеше.

                                           Балаларына ана телен бүләк итә-

                                                 Менә нинди бөек хезмәт аның эше...

 Мин укытучы һөнәрен бакчачы һөнәре белән чагыштырыр идем. Бакчачы кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән аларны үстерә. Ул үстергән җимешләр бөтен халыкны сөендерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына хезмәт итә.

         Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым?  Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым. Үземнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы булачагыма минем бабам сәбәпче булды. Ул татар теле һәм әдәбият укытучысы иде. Хәзергедәй  хәтеремдә,  миңа бабам татар халык һәм Тукай әкиятләрен сөйли иде.  Шул чактан миндә халкыбыз иҗатына кызыксыну уянды. Балачактан  мин инде үземнең татар теле укытучысы булачагымны хәл иттем,  һәм шушы хыялым мине Казан Дәүләт университетына алып килде. Университетта уку еллары күз ачып йомганчы узып киттеләр. Ниһаять, кулымда – көтеп алынган диплом. Мин - педагог!

       Мәктәп бусагасын атлап кергәндә, гөнаһсыз нарасыйлырның ап-ак кәгазъ кебек күңелләренә җир йөзендәге булган иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегем турында аңлап та бетермәгәнмен. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...

        Мин – укытучы..  Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли. Бөек шәхесебез Риза Фәхреддин әйткәнчә, “Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”. Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм, чөнки халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле.

           Минем уйлавымча, татар теле һәм әдәбияты укытучысының бурычы – туган телгә хөрмәт тәрбияләү, милли йолаларны саклап калу, ә иң әһәмиятлесе -  татарча фикер йөртергә, уйларга һәм дөрес, төгәл, саф татарча сөйләргә өйрәтү. Рус телле укучыларны исә дәүләт телен үзләштерү белән бергә, шәһәрдә, мәктәбебездә белем алучы башка милләт балаларының да туган телен, тарихын, сәнгатен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен бөтен шартларны булдыру. Бүгенге көндә, сөйләмне генә түгел, милли үзаңны торгызу мәсьәләсе килеп туганда, татар теле һәм әдәбияты укытучысының җәмгыяттәге роле тагын да үсә. Бу проблеманы хәл итү - безнең җилкәләргә салынган йөк. Милләтебезнең язмышы бүген хәл ителә, киләчәкне балалар төзи бит. Димәк, минем алдагы көнем дә алар кулында.

       Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.  Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешене – заман кешесе диләр. Минем фикеремчә, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга,  эзләнергә, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.

Дәресләремдә, педагогик эшчәнлегемдә “заман белән бергә” дигән принципка нигезләнәм. Бүгенге шартларда туктаусыз үзгәреп торган дөньяда, үземә дә өзлексез укырга, проффесиональ осталыкны камилләштерергә, тормыш белән  бер юлдан атлап барырга кирәклекне аңлап эш итәм, укучыларыма төпле белем бирү  һәм  тормышта чын кешеләр итеп тәрбияләүнең төрле юлларын өйрәнәм.

         Укучылар югары технологияләрне белгән дәвердә, дәрестә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укытучыларга үзләренең шәкертләреннән  артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да өйрәнергә туры килде.

         Мин укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланырга тырышам.  

       Сайлаган һөнәрем миңа бик ошый. Һәркөнне балаларның шат йөзләрен күрү, уңышларына сөенү, алар тормышы белән кайнау дөньяда яшәүгә дәрт бирә, яңа биеклекләргә этәрә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем педагогик осталыгым (эссе)

"Минем педагогик осталыгым" дигән темага эссе....

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Укытучы һөнәре турында уйланулар, үземнең хезмәт юлын яңадан сайларга мөмкинлегем булса, мин барыбер укытучы булыр идем ......

"Минем педагогик осталыгым" эссе

"Минем педагогик осталыгым" эссе....

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Минем педагогик осталыгым (эссе)...

"Минем педагогик осталыгым" эссе

"Туган тел" мастер-классында катнашу өчен язылган эссе...

"Минем педагогик осталыгым" эссе

Һәр төр һөнәр ияләре арасында үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, гомер буе яраткан һөнәренә тугрылыклы булып калучы кешеләр була. Нәкъ менә алар  башкаларг...

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Арсланова Г.Г. ның педагогик эшчәнлеге буенча эссе...