Статья Этнокультуралы мәктәп шартларында себертатар әдәбиятын өйрәнү
статья на тему

Статья Этнокультуралы мәктәп шартларында себертатар әдәбиятын өйрәнү

Скачать:


Предварительный просмотр:

Кирамова Х.Х.

Этнокультуралы мәктәп шартларында

себер-татар әдипләренең иҗатын өйрәнү

Мәгариф тарихыннан билгеле булганча, әгәр дә тәрбия “Ничек итеп лаеклы яшәргә?” дигән  сорауга җавап бирми башласа,  торгынлык башланырга, мөмкин. Шуның нәтиҗәсендә җәмгыять үсешенең гуманистик функциясен, әхлакый һәм гуманистик үсешен тәэмин итүче ролен үтәүдән туктарга мөмкин.

Чын-чынлап үзгәртеп корулар иң беренче чиратта “кешене реформалаштыру”дан, аның рухи интеллектуаль-әхлакый яктан үзгәртүдән башланган. Бу аңлашыла да. Чөнки кеше үзе үзгәрү белән тирә-юньдәге чынбарлыкны да үзгәртә.

ХХI гасыр шәхесен үстерүдә мәктәп, ул алып бара торган укыту-тәрбия эше зур әһәмияткә ия. Мәшһүр татар мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддин: “Халыкларны да, аерым затларны да бәхет мәйданына  алып бара торган юлларның иң тугрысы – гүзәл холык белән яхшы тәрбиядер”, - дигән.

Мәгарифне модернизацияләү концепциясе дә шәхесне   тәрбияләү идеясе белән сугарылган. Моның берничә принцибын күрсәтергә була:

  • Шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең мөһим һәм перспектив ихтыяҗларына туры килә торган заманча сыйфатлы тәрбия бирүгә ирешү;
  • Шәхеснең башка халыкларга түземле булуы, аларның мәдәниятен өйрәнүе, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү;
  • Шәхеснең үзенә тормыш юлын мөстәкыйль сайларга һәм әхлакый сыйфатларны тупларга әзер булуы;
  • Шәхес укыту һәм үстерү процессында тәрбиянең өстенлек булуы.

Бу принципларны нигездә тотып, менә инде 14 ел традицияләргә бай Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укытучысы вазифасын үтим.  Шушы 14 ел дәверендә яшь буынны тәрбияләүдә сизелерлек тәҗрибә тупладым.

Укыту, тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану – тормыш таләбе. Бүген укыту һәм тәрбия бирү эчтәлеге күпкырлы һәм ул үзенә түбәндәге өстенлекле юнәлешләрне берләштерә:

 балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген саклау, ныгыту, интеллектуаль тәрбия бирү һәм үстерү, шәхестә культуралылык сыйфатлары һәм рухи кыйммәтләр булдыру (милли культура), гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү (туган як тарихы, туган йортың, авылың, шәһәрең белән горурлану хисе), хезмәт тәрбиясе, гаиләнең нәсел шәҗәрәсен өйрәнү Һ.б.

Шул принциплардан чыгып укыту  эшен гамәлгә ашыруда миңа җирле материалларны файдалануым ярдәм итә. Милли-төбәк компонентын сыйныф һәм сыйныфтан тыш  эш процессында минем өчен куллану гадәти юлга әверелгән.

Аларны традицион технологияләр (дәресләр,  класс сәгатьләре, әңгәмә, телдән журнал, диспутлар, проектлар яклау, конференция, рефератлар, сочиненияләр язу һ.б.) формаларда куллану мөмкин. Шулау ук укыту процессында информацион технологияләр белән беррәттән туган як педагогикасын кулланам.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була      (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар һ.б.). Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган эшләре, үткән юллары хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә өйрәтү һәм тәрбияләү максаты куела. Шушы хакыйкать мине дә эзләнүгә, иҗат эшенә тартылырга сәбәп булып тора.

Мәктәптә татар әдәбиятын укыту программасы Татарстан дәүләт стандарты нормаларыннан чыгып төзим. Анда күзалланган белемне укучыларга җиткерү, аларда эстетик кануннарга нигезләнеп фикер йөртү һәм хис итү культурасы булдыру, милли узаң тәрбияләү, сәнгати бәя бирергә өйрәтү укучыдан тирән белем, мөстәкыйль фикер йөртү сәләте булуны, эшкә иҗади якын килү сәбәбен таләп итә. Әмма укучыларны туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый. Бу әдәбият укытуда түбәндәге бурычларны хәл итәргә булыша:

  • Туган як әдәбияты тарихын булдыру;
  • Аерым язучыларның иҗади йөзен ачыклау:
  • Якташ язучылар иҗатының гомумтатар әдәбияты тарихында тоткан урынын билгеләү;
  • Туган якка мәхәббәт тәрбияләү;
  • Иҗат активлыгын көчәйтүгә этәргеч бирү;
  • Милли узаң тәрбияләү;

Иң элек  Кырынкүл авыл халкы, укучыларның горурлыгы булып торган әдип – Хәмит Ярми. Хәмит Хөснөтдин улы Ярмөхамәтов шушы авылда туып, бөтен дөньяга галим-фольклорчы буларак  таныла. Ул җыйган татар халык авыз җәүһәрләрен бүгенге көндә һәрберебез укыту-тәрбия эшендә кулланабыз. Искә төшерик: “Таңбатыр”, “Гөлчәчәк”, “Курбала” һ.б.

Бу кызыксынуым мине  “Воспитание гуманизма на уроках внеклассного чтения по татарской литературе”  дигән тема буенча тәҗрибә-эксперименталь эш алып барырга этәргеч ясады.  Эксперименталь эшемдә төп урынны  Якуб Зәнкиев иҗаты тәшкил итә.  Бөтен гомерен балалар  укытуга багышлаган, Бөек Ватан сугышы ветераны, Төмән өлкәсенең иң беренче себер-татар язучысы Якуб аганың  һәр язмаларында, әсәрләрендә дә үзенең язмышы,  тормыш тәҗрибәсе, туган халыкның тарихы, теле,  башыннан кичергән вакыйгалар, аларга язучының үз мөнәсәбәте чагылыш таба. Эксперимент барышында шулай ук Булат Сөләймановның, Шәүкәт Гаделша  иҗатларын өйрәнуне тематик планга кертелде һәм дәресләр төзелде:

  1. Якуб Зәнкиевның “Аккошлы күл” әсәрендә кеше һәм табигать мөнәсәбәте” -  8 сыйныф
  2. Якуб Зәнкиевның “Кылый күз” хикәясендә күтәрелгә төп мәсьәләләр – 6 сыйныф
  3. Якуб Зәнкиевның  “Ана йөрәге” хикәясендә Ана образы – 9 сыйныф
  4. Якуб Зәнкиевның “Кан кардәшләр” хикәясендә  сугыш һәм бала образы – 7 сыйныф
  5. “Кешелекле булыйк, кешеләр!” (Якуб Зәнкиевның “Кайчыколак” хикәясе буенча) – 5 сыйныф
  6. Булат Сөләймановның лирикасында туган як темасы
  7. Тема Родины в творчестве Булата Сулейманова (рус телендә).

 Һәрбер дәрескә презентация төзелде.

Моннан башка класстан тыш чараларда укытучыларга ярдәмлек өчен  Гөлфизәр Абдрахманова, Галия Хайруллина, Булат Сөләйманов  иҗатлары буенча презентацияләр әзерләнде. Бу һәм башка дәрес материаллары белән  өлкә күләмендә үткән семинарларда укытучылар белән уртаклашам. Бу тема буенча туплаган тәҗрибәм, кызыксынуым 2013 елда монографиягә әверелде.

                    Димәк,  әдәбиятны өйрәнүнең яңа концепциясендә таләп ителгәнче, кешенең эчке дөньясын сүрәтләүче, кешелеклелек, миһербанлык сыйфатларын өстен куйган әсәрләрдән Якуб ага Зәнкиев, Шәүкәт Гаделша, Булат Сөләйманов әсәрләрен класстан тыш уку программасына  кертү үзебезнең як тормышын киңрәк аңларга һәя язучының, шагыйрьләрнең мирасын җентекләп өйрәнүгә мөмкинлек бирә.

     Милли төбәк компоненты кулланып үткәрелгән дәресләр, класстан тыш чаралар турындагы мисалларны тагын китерергә мөмкин, чөнки Төмән өлкәсе шәхесләргә бай як. Үсеп килүче яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү – укытучылар алдында торган төп бурычларның берсе һәм без аны тормышка ашыруда армый-талмый эшләргә тиешбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Мастер - класс «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»

 Укытучы елы-2012  конкурсына үткәрелгән мастер-класс...

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү.XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү. Поэзиягә күзәтү. А.Каргалый,Х.Салихов, Г.Кандалый, Г.Чокрый, Акмулла, Г.Сәмитова шигырьләреннән афоризмнар уку (презентация)

Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру....

Статья на тему:"ТАТАР ƏДƏБИЯТЫН УКЫТУДА ЗАМАН ПРОБЛЕМАЛАРЫ"

Əдəбият дəреслəренең төп максаты – əдəби əсəрлəрнең матурлыгын күрə белергə, эстетик һəм интелектуаль лəззəт алырга өйрəтү. Шул ук вакытта əдəби əсəрлəр аша укучыларның дөньяви күзаллауларын, аң...