Татар теленнән олимпиада биремнәре. 11 сыйныф рус төркеме
олимпиадные задания на тему

11 сыйныф өчен олимпиада биремнәре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tat_jazyk_rus_gr_11_klass.doc30 КБ

Предварительный просмотр:

Рус телле балалар өчен татар теленнән мәктәп туры олимпиадасы биремнәре

11 нче сыйныф ( 90 минут)

1. Җөмләләрнең башын уйлап языгыз (10 балл).

  1.  ... , шуңа күрә  безгә татарча яхшы белергә кирәк.
  2. ... , чөнки яз җитте.
  3. ... , ә ул ялкаурак.
  4. ... , кызыклы темаларга әңгәмә алып барырга кирәк.
  5. ... , чын дусларың күп булыр.
  6. ... , Казан шәһәренә рәхим ит.
  7. ... , әмма мин быел фәнни-гамәли конференциядә катнашырга булдым.
  8. ... , моның өчен һәр кеше үз эшен яратып эшләргә тиеш.
  9. ... , археологлар казынулар алып баралар.
  10. ... , алар яңалыклар турында сөйләштеләр.

2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз (8 балл).

     1) Спросите одноклассника, куда он хочет поступить когда окончит школу.

   2) Спросите у учителя о том, когда будет мероприятие, посвященное творчеству Г. Тукая.

  3) Сообщите маме о том, что через неделю будет родительское собрание.

  4) Предложите сестре сходить вместе на выставку.

3. Сүзләрне тиешле формада кулланып, җөмләләр төзеп языгыз (4 балл).

1) Гадилә Айда, түгел, Төркия, генә, булырга, бөтен, хатын-кыз, дөнья, беренче, дипломат.

2) Хисапчы, булырга, мин, теләргә.

3) Әти, Марат, белән, шөгыльләнергә, бизнес.

4) Күп, институт, бу, һәрвакыт, укырга, теләүче.

4. Кирәкле кушымчаларны языгыз ( 10 балл).

     Мин озак еллар мәктәп... эшләдем. Мин укыткан малайлар үсеп егет булдылар. Һәрберсе үзенчә тормыш корды. Ләкин минем өчен бер нәрсә ачылды: малай вакытта өе... , мәктәп... хезмәт тәрбиясе күргәннәре, үскәч, юньле кешеләр булып танылдылар. Әдәп - әхлак... нигезе хезмәт... икәненә мин тагын бер тапкыр ышандым. Батырлык... нигезе... нәрсә ята? Бары тик әхлаклылык, әдәплелек. Әхлаксыз кеше батыр... эшли алмый. Муса Җәлил, Олег Кошевой һәм башкалар... алыгыз: өлкәннәр... хөрмәт итә белгән кешеләр булганнар алар. ( М. Мәһдиевтән)

5. Тәрҗемә итеп языгыз ( 5 балл).

  1. Моя подруга интересуется языками.
  2. Зимой в наших краях холодно, поэтому птицы улетают на юг.
  3. Не поможете ли вы мне?
  4. Я кратко ответил на каждый вопрос.
  5. Когда переходишь улицу, надо быть очень внимательным.

6. Сорауларга җавап бирегез ( 6 балл).

1) Сезнеңчә, хәзерге вакытта нинди һөнәрләр аеруча кирәк һәм ни өчен?

2) Заманча кеше булу өчен, нишләргә кирәк?

3) Дустыгыз нәрсәләр белән кызыксына?

4) Татар теле дәресләрендә сез нишлисез?

5) Буш вакытыгызда нишләргә яратасыз?

6) Сезнең кайда югары белем аласыгыз килә?

7. Бирелгән хәрефләрдән сүзләр ясагыз ( 3 балл).

      1) а, к, ы, а, й, в,г

      2) ы, с, а, и, ъ, к, т, д, ч

      3) е, л, ч, е, г, б

8. Хикәяне дәвам итеп языгыз ( 14 җөмлә). (4 сүздән артык җөмләләр генә исәпкә алына).

   Казанда иң борынгы уку йорты булып Казан университеты санала. ...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 5 сыйныф татар төркеме

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 6 сыйныф татар төркеме

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 7 сыйныф татар төркеме

7 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 8 сыйныф татар төркеме

8 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 10 сыйныф татар төркеме

10 нчы сыйныф өчен олимпиада биремнәре...