Эссе. Минем педагогик осталыгым
материал на тему

Хайрутдинова Зульфия Рашитовна

Һәр көнне, һәр иртәне мин мәктәп ишеген ачып керәм. Бу гадәти ишек кенә түгел, ә балаларның күзләрендә чагылган очсыз-кырыйсыз дөньяга илтә торган ишек. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse._minem_pedagogik_ostalygym.docx19.17 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе

Минем педагогик осталыгым

        Һәр көнне, һәр иртәне мин мәктәп ишеген ачып керәм. Бу гадәти ишек кенә түгел, ә балаларның күзләрендә чагылган очсыз-кырыйсыз дөньяга илтә торган ишек. Минем укучыларым төрле. Берләре тау елгасы кебек шау-шулы, икенчеләре әкрен генә офыктан чыгып килүче кояштай тыныч, сабыр. Кайсылары гамьсез, ә икенче берләре үтә җитди. Араларында беркатлылары,  эчкерсезләре дә бар. Ләкин нинди генә төрле булсалар да, алар минем яраткан укучыларым. Әйе, укытучы һөнәре син укыта торган предмет һәм шул предметны үзләштерергә тиешле укучыларны яратудан башлана дип уйлыйм. Әгәр дә шуларның берсе генә дә булмаса, укытучы да юк.

Минем максатым – укучыларда үз фәнемә карата мәхәббәт уяту. Ә моңа ничек ирешергә соң? Максатымны тормышка ашыруда миңа әдәбият дәресләрен А.Г.Яхин концепциясенә нигезләнеп үткәрү ярдәм итә. Әле Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда ук, яраткан остазым А.Г.Яхинның әдәбият укытуга яңача карашы белән кызыксындым. Галимнең студентларына шәхес итеп каравы, гадилеге, кешелеклелеге сокландыра иде. Әдәбиятны аңлау Альберт абый лекцияләреннән башланды дисәм дә ялгыш булмас. Галим шәкертләрен чын сәнгать әсәрен танырга, матурлыкның әсәр төзелешендә, кулланылган алымнарында, авторның табышында булуын аңларга, язучының осталыгына сокланырга өйрәтте.

А.Яхин тәкъдим иткән концепциядә мәктәптә әдәбият укытуның төп бурычы итеп укучыларны әдәби әсәргә, язучы иҗатына һәм чорга үзлегеннән анализ ясарга өйрәтү билгеләнә. Әдәбият дәресләре балаларны мәктәпне тәмамлап чыккач та, әдәби әсәрләрне мөстәкыйль укый һәм анализлый, әсәр  хакында фикер йөртә алу  дәрәҗәсенә күтәрергә, сәнгатьне мөстәкыйль аңлауга, бәяли белүгә юл ачарга тиеш. Ә иң мөһиме – әсәрләрне анализлау аша укучыны фикер йөртергә күнектерү. “Әдәби әсәр – әдипнең фикерләү нәтиҗәсе. Дәрестә без, димәк, әдип фикерен анализлап, укучыны фикерләргә өйрәтәбез”, - дип аңлата А.Г.Яхин. Әсәрне анализлау текстны таркату, бәйләнеш эзләү, гомумиләштерү, җыю кебек логик операцияләрдән  файдаланып ясала. Фикерләү формаларын үзләштерүне хәзер бездән яңа стандартлар да сорый.  Төрле предмет-күренешләрне куша, бүлә, гомумиләштерә алган укучы ул инде  фикерли белүче укучы дигән сүз. Дәрес буе уйланырга, җавапларын  дәлилләргә өйрәнгән укучы әдәби текстның теленә, образларны тудыру серләренә төшенә, матурлыкны күрә белергә өйрәнә. Укучы табигать гүзәллегенә, кеше матурлыгына соклана белү белән бергә фикер матурлыгын да күрә башлый.

Әдәбият дәресләре укучыны үз халкының рухи дөньясы белән горурланырга өйрәтергә, милләтебезнең дөнья мәдәнияты тарихында үз урыны булуын аңлатырга тиеш. Әдәбиятны рус һәм дөнья классикасы әсәрләре белән чагышытырып өйрәтү укучыларыма  татар милләтенең иҗатын дөнья мәдәниятенең бер өлеше итеп күзалларга ярдәм итә. Дөньяга карашы, фәлсәфәсе, менталитеты төрле булган милләтләрнең дөнья сурәтләрен янәшә куеп чагыштырып өйрәнү үз халкыңның рухи дөньясын тагын да яхшырак аңларга,  ә башка мәдәнияткә ихтирам белән карарга, бүгенге заман кешесе өчен кирәк булган түземлелек (толерантность) тәрбияләргә ярдәм итә.

Әдәбият дәресләренең укучыларга эстетик тәрбия бирү мөмкинлекләреннән киң файдаланырга тырышам. Урта мәктәптә әдәбият укытуның төп максаты булып укучыны сәнгать телен аңларга өйрәтү тора.  Сүз сәнгате буларак әдәбиятны өйрәнү башка сәнгать төрләрен дә аңлый, бәяли белүдә нигез була ала. Әйтик, Г.Тукай иҗаты буенча йомгаклау дәресләрен мин шагыйрьгә багышланган картиналарны анализлауга корам.  Драма әсәрләрен гомумиләштерү исә аңа куелган спектакльләрне карап, афишаларын, сәхнә бизәлешен күзәтү, режиссер концепциясен ачыклау, аның табышларын билгеләү кебек эш төрләре ярдәмендә үтә. Шул рәвешле, укучыларым әдәбият дәресләреннән алган күнекмәләрне башка сәнгать төрләрен бәяләгәндә кулланырга күнегеп китәләр.

Мәктәптә укучыларны әдәби текст белән эшләргә өйрәтүнең иң беренче шарты: укытучы үзе әдәбият теориясен бик яхшы белергә тиеш. Ә бу укытучы һәрдаим үз белемен күтәрү өстендә эшләсә генә мөмкин. Татар әдәбиты тарихы буенча Д.Заһидуллина хезмәтләре кыйммәтле чыганак булса, рус галимнәреннән Ю.М. Лотман,  А.Б. Есин,  М. М. Бахтиннарның фәнни хезмәтләрен өйрәнү миңа үз хезмәтемдә бик ярдәм итә.

Мирза Мәхмүтов “Ә дәрес бирү процессы – сәнгать ул, балаларны үз фәнең белән мавыктыра, аларны фикер йөртү, белем алу күрке белән сокландыра, мөстәкыйль фикер йөртү эшчәнлегенә уята белү сәнгате ул” дигән.  Әгәр дәрес гади генә хезмәт булмыйча, чын сәнгать икән, шундый сорау туа: укучылар минем белән бергә уйлана, иҗат итә, хыяллана, шатлана алалармы? Болар барысы да синнән тора. Балалар күңелендә матур хисләр калдырып, аларның күңел кылларын чиртеп, укытучыга ышаныч белән караулары – барысы да синең профессиональ осталыгыңнан тора. Талантлы укытучы тарафыннан үткәрелгән дәрес балаларга канат куя, рухландыра ала. Балаларның кызыксыну тулы күзләре, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үз фикерләрен әйтеп калырга ашыгулары, ә кайбер очракларда “Юк, апа, сез мине аңламадыгыз” дип үҗәтлек белән үз сүзләрен исбатлаулары моның ачык мисаллары.

Әлбәттә, бертуктаусыз эзләнеп, үз белемен күтәрү өстендә эшләгән, педагогик эшчәнлегенә һәрвакыт анализ ясый алган укытучы гына уңышларга ирешә. Шуңа күрә укытучының иң мөһим сыйфатларының берсе булып, осталыкка өйрәнү, аны булдырырга тырышу санала. Хаталарыңны күрә белеп, уңышларыңа куанып, хезмәттәшләреңнең белән тәҗрибә уртаклашып, укучыларың белән бергә өйрән. Укытучы! Камиллеккә чикләр юк!. Чын укытучының, минемчә, девизы әнә шундый. Дәрескә дә ул үзенең укучылары белән бәхәсләшергә, яңа ачышлар, яңа ысуллар ачарга, хәтта ялгышырга, хаталарны төзәтергә дип керә. Әгәр дә ул барысы турында барысын да белә икән, бәлки ул укытучы булудан туктый торгандыр.

Укытучы балаларга белем биреп кенә калмый, киләчәктә тормышта кирәк булачак иң кирәкле уңай сыйфатларны да тәрбияли: көчле рухлы булырга, үз-үзеңә нык ышанырга, нинди генә кыенлыкларга очрасаң да, куелган максатыңа ирешү өчен тырышырга. Күтәренке рухлы булу, тормышка өмет белән карау – хәзерге заман укытучысы өчен иң кирәк булган сыйфатлар. Укучыларны аңлап, аларга зур өметләр баглау, иң кыен очраклардан чыгу юлын өйрәтү аның бурычы. Өйрәтү генә түгел, аларның уңышларын күреп, хуплый, үсендерә дә белергә кирәк. Укучылар үз-үзләренә ышана башлаганда гына, аның хезмәт җимешләре күренә. Әгәр дә укучы үзенең булдыра алачагына, мөмкинлекләренә ышанмый башлый икән, бернинди дә сәләтем юк дип уйлап, шул фикергә күнегә икән, монысы инде – иң яманы. Үзенең педагогик эшчәнлегендә укытучы һәр баланың үзенчә сәләтле икәнен тоя белергә тиеш. Аның педагогик осталыгы шул сәләтне үстерә белүендә инде.

Замананың укытучыга куйган таләпләре зур: ул тәрбияче дә, яңа технологияләр белән коралланган тирән белемле, киң эрудицияле укытучы да. Аңа башка һөнәрләргә караганда да җаваплырак бурыч йөкләнгән. Хәзерге заман укытучысы  укыту методикасындагы яңалыклар, үзгәрешләр белән танышып барганда гына, яңа метод һәм эш ысулларын үз практикасында кулланганда гына профессиядә кала ала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Республикакүләм "Мастер-класс" бәйгесенең район этабына...