Педагогик хәзинә сандыгы
материал

Зарифуллина Милауша Галимхановна

Туган илгә лаеклы алмаш үстерүдә үз өлешеңне тою, күңелдә чиксез горурлык хисе тудыра. Ата–ана баласының уңышлары өчен ничек сөенсә, укытучы да һәр укучысының дөрес юл сайлавына куана, борчуларын йөрәге аша үткәрә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pedagogik_hzin_sandygy.docx21.35 КБ

Предварительный просмотр:

...Әйтерсең келәм җәелгән,

Ямь – яшел иркен болын.

Акбүз атта очам, чәчем

Тирбәлә дулкын – дулкын.

            Назлы җил битемнән сөя,

            Өстемдә ап – ак күлмәк.

            Алсу ирендә елмаю...

            Уянып китәм кинәт.

                       Сихри төшемне юрадым:

                       Чынга ашар хыялым.

                       Җанда өмет, иңнәремдә

                       Очар канат тоямын.

                              Әти – әни фатихасы

                              Юлымда ныклы терәк.

                              -Ак юл, максатыңа иреш!-

                              Укытучымнан теләк.

                       Балкып чакыра үзенә

                       Гүя бәхет йолдызы.

                       Колач җәеп каршылады

                       Казан хыялый кызны.

            Чал тарихлы гүзәл калам,

            Җемелдәшә утлары.

            Ишекләре киң ачылган,

            Дәшә уку йортлары.

КДПИ – белем иле,

Кулымда ачкычлары.

Яңа үрләргә юл салды

Институт баскычлары.

        Яшьлекнең иң гүзәл чоры - шаулы студент еллары, язгы ташкындай ургылып, сизелмичә дә үтеп китте. Атаклы педагогларның тәҗрибәләрен, эш алымнарын өйрәнеп, төпле киңәшләрен якты маяк итеп, алга ымсындырган хезмәт юлына сәфәр чыктык.

                           ...Ашкындым мин туган авылыма

                           Кулыма алгач та дипломны.

                           Туган як үзе көч биргәндер,

                           Башлаганда хезмәт юлымны.

       Ата – бабалардан калган рухи мираска, тормыш тәҗрибәсенә таянып, газиз әти – әнием сабый чактан безнең йөрәкләргә тиңсез хәзинә – гүзәл тәрбия үрнәген салган. Халык педагогикасына нигезләнеп, олы – кечегә ярдәмчел, шәфкатьле, итагатьле, намуслы булырга; һәр адымның алдын – артын үлчәп атларга; җирдәге матурлыкны тоеп сокланырга; туган илне өзелеп яратырга; авырлыклар каршында югалып калмаска, алдагы көнгә өмет белән яшәргә өйрәткәннәр. Нәкъ шул вакытта күңел сандыгына УКЫТУЧЫ өчен  кирәкле тәүге энҗе бөртекләре салынган.

         33 ел укытучы булып эшләү дәверендә, бала күңеленә юл салу, аның күкрәк читлегендә белемгә сусап тыпырчынган нәни йөрәгенә ачкыч табу өчен, данлыклы педагогларыбыз Ушинский, Сухомлинский хезмәтләренә еш мөрәҗәгать ителде. Атаклы мәгърифәтчеләребез Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдиннәрнең асыл фикерләре, гаҗәеп тиңсез хәзинә булган тәрбия китаплары хезмәтемдә алыштыргысыз терәк, алар һәрчак кул астында. Милләттәшләремнең бөеклеге белән чиксез горурланып, бүгенге көндә дә мәгънәсен югалтмаган әдәп-әхлак белән сугарылган, гасырлар аша безгә килеп ирешкән хезмәт җимешләренә таң калып кулланам мин аларны.

         Көшелләргә өелгән иген – икмәк,  ишелеп уңган яшелчәләр, кып – кызыл сусыл алмаларыннан башларын түбән игән алмагачлар һәм төрле – төрле җылы төсләр белән бизәнгән алтын көзнең тәүге көне балаларны БЕЛЕМ ИЛЕнә алып керә. Мул уңышлар белән тулы туган җир “табын”ы,  “инә белән кое казучылар”ны яңадан – яңа җиңүләргә рухландырып, төпле белем, яхшы тәрбия алырга өнди.                 

         Ярый ла,  алтын көз ефәк пәрәвезләр очкан “әбиләр чуагы”ннан гына торса. Юк шул. Үзәкләргә үтәрлек ачы җилләре белән елак яңгырлары да бар. Янәшәңдә якын дуслар,  күз карашыңнан да сине аңлаучы, җил  - давыллардан калкан сыман  ышыклаучы укытучың булса, беркайчан да кара көзләргә кертми. Шулар ярдәмендә тормыш давылларына бирешмәслек булып, ныгып үсә яшь буын. Фәнис абый Яруллин сүзләре белән әйтсәк: “Җилкәннәр җилдә сынала”. Аз гына кыенлыкка да түзмичә сыгылып төшмәс өчен, балаларга нык ихтыяр көченә ия булырга кирәк. Ә аңа тырыш хезмәт, спорт белән дус булу нәтиҗәсендә ирешергә мөмкин. Шуңа да балаларга белем белән бергә хезмәт тәрбиясе бирү мөһим. Атаклы совет педагогы Антон Семенович Макаренко хезмәтләренә күз салгач та, бу тәрбиянең ни дәрәҗәдә әһәмиятле урын алып торуын ачыктан – ачык күрәбез.

          Шулай ук, спорт белән шөгыльләнгән укучылар үзләренең сәламәтлеген арттыру өстенә, нык характерлы, көчле шәхес булып формалашалар. РеспубликабызТатарстанда, районыбызда спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә. Чыныгып үскән буын авырлыклар каршында югалып калмас. Әти-әнигә, туган җиргә, Ватанга булган көчле мәхәббәт гомумкешелекнең ин асыл сыйфатларын күңел түренә салыр дип ышанам.

          Гомумән, мәктәп елларын ел фасылларының чиратлашып алмашулары белән тиңлим мин. Йомшак кына яуган ап–ак карлар күңелгә пакълык өсти. Аклыкка төренгән татлы хыяллар, якты уйлар кояш нурларында энҗедәй җемелдәшкән кар  бөртекләрен хәтерләтәләр. Ап–ак бәскә төренеп купшыланган табигать манзарасы кеше күңелендә иң саф хисләрне генә уятадыр. Балалар йөрәгендә урын алган намус, гаделлек кебек сыйфатлар да шул гүзәллеккә сокланып туадыр. Гомумкешелек  тәҗрибәсенә нигезләнгән халык педагогикасы да “кышкы сафлык” ны үзенә туплагандай тоела миңа. Ата–бабаларыбыз, күп гасырлар дәвамында җыйналган инсафлылык, тәүфыйклылык, гадилек  һәм башка әхлакый сыйфатларны тәрбияләү буенча гаять бай тәҗрибәләрен буыннан буынга тапшырып килгәннәр. Ул байлыкны сандыкка ничек салмыйсың инде.

         Иксез – чиксез киңлеккә омтылган  чана эзләренә күз салгач, мәктәп белән гаиләнең һәрвакыт иңне-иңгә куеп, аңлашып эшләве нәтиҗәсендә генә туры юл сала алуларын, күркәм тәрбия үрнәге булдыруларын ачык күреп була.  Кискен борылышларда чана сыңар табанында гына калса, бик тиз әйләнеп капланырга мөмкин. Шуңа да мәктәп белән гаиләнең  бербөтен  булып, уртак фикергә килеп эшләвен хуплыйм. Оста педагог бу очракта да тиешле юнәлеш сайлап алырга тиеш. “Уңышка юл” программасын тормышка ашырып, гаиләләр белән мәктәпнең аерылгысыз тәрбия алып баруына ирешәбез.

          Кышкы бураннарның озын көйләрен, серле әкиятләрен тыңлап, калын юрган астында йокымсыраган җир шаулап торган язга әзерләнә. Ярсулы ташкыннар, яз исенә күмелгән җиһан яшәү дәртенә урала. Кар сулары белән туенган җир куенына, күпереп торган буразналарга таза орлыкларны игенчеләрнең нык куллары сала. Ә укытучы бала күңеленә белем, тәрбия орлыкларын чәчә. Җәмгыятьтәге тотрыксызлык котырынган бураннардан да, актарылып аккан  язгы ташудан да хәтәррәк. Шул шартларда яшь буында ышаныч уяту, укучыларны заман сулышын тоеп яшәргә өйрәтү укытучының педагогик осталыкка ия булуыннан тора. Янәшәмдә һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер торган тәҗрибәле хезмәттәшләрем булганда барлык сынауларны да җиңеп була.

          Шау чәчәккә күмелгән җимеш агачларына тормыш кыраулары төшмәсен өчен, учак ягып йөргән бакчачыга тиңлим мин укытучыны. Яман гадәтләр, наркомания аша үзенең мәкерле ятмәсен үргән кара бизнес упкыныннан киләчәк буынны йолып калу бурычы бүген тулысынча баш калкытты. Сизгер акыл, ягымлы мөнәсәбәт, яз сулышына тиң назлы караш, тирән белем белән коралланган укытучы  чираттагы сынауларны да уңышлы җиңәр дип ышанам. Еллар дәвамында тулыланган педагогик хәзинә сандыгы, бу очракта да байлыгын кызганмас.

          Җылы җәйнең иркен болыннарына сибелгән аллы–гөлле чәчәкләрне хәтерләтә миңа балалар. Балланып пешкән җиләк–җимешләргә тиң алар. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп, укучыларың турында җылы сүз ишетүдән дә олырак бәхет юктыр. Балалары мәктәп бусагасыннан атлап чыкканнан соң күренә укытучы тырышлыгының җимешләре. Класс җитәкчесе булып эшләгән еллар саны да 30га җитә. Шул чорда күпме “кошлар”ымны оядан очырырга туры килде.

Мин, укучым, синең иңнәреңә

Ак канатлар куйдым очарга.

Тормыш сынауларын үтәсең бар,

Туры килер сиңа чыдарга.

Ак җилкәннәр куйдым корабыңа,

Әзерме син юлга чыгарга?!

Түземлек һәм көч җый күкрәгеңә,

Җилкәннәр бит җилдә сынала.

         Тормыш диңгезендә югалмыйча, упкыннарга юлыкмыйча, матур тормыш корган, үз юлын тапкан укучыларымны күреп, алар турында яхшы хәбәрләр ишетсәм чиксез шатланам.

         Туган илгә лаеклы алмаш үстерүдә үз өлешеңне тою, күңелдә чиксез горурлык хисе тудыра. Ата–ана баласының уңышлары өчен ничек сөенсә, укытучы да һәр укучысының дөрес юл сайлавына куана, борчуларын йөрәге аша үткәрә. Яшь буынның акыл эшчәнлеген, иҗади сәләтен үстереп, яңа бәйгеләргә рухландырырга тиеш замана укытучысы.

         Табигатьтән ләззәт, күңел канәгатьләнүе, рухи азык алмыйча, сафлыкка сокланмыйча, матур хисләргә бирелмичә яшәү – үзе бер зур бәхетсезлек.  Чөнки табигать гүзәллеген чит иткән зат кешеләргә битараф, мәрхәмәтсез була. Кеше дә  - табигать җимеше, камил дәрәҗәгә җиткән тиңсез байлыгы.  

         Камиллекнең чиге юк: туктаусыз эзләнү, үз өстеңдә даими эшләү нәтиҗәсендә бик күпкә ирешергә, сер пәрдәсен ачарга мөмкин икәнлеген укучыларыма да җиткерү өчен, һәр туар таңны түземсезләнеп көтеп алам.

Хыял канатлары сынмасын,

Ак өметләр мине яшәтә.

Киләчәккә якты уйлар белән

Мин ашкынып киләм мәктәпкә.

Минем өчен һәрбер яңа көнем

Укучылар белән башлана.

Кайвакыт авыр йөк иңнәрдә,

Кайчакта сабыйдай шатланам.

Балалар дөньясы – океан.

Ишкәкләр ишкәндә кулларым талмаса.

Бик бәхетле тоям үземне

Балалар күңелен аңласам,

Йөрәкне йөрәккә ялгасам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бабушкин сундук ( Әбиемнең сандыгы)

Декоративно-- прикладное  искусство  казанских  татар...

"Әбиемнең күңел сандыгы"

7 сыйныф укучылыры белән үткәрелгән чара...

Әбием сандыгы

Максат:1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗаты...

Әбиемнең күңел сандыгы

Музыка залы өй кебек итеп бизәлгән: тәрәзәләрдә борынгы челтәрләр; тәрәзә араларында кызыл башлы сөлгеләр, чиккән кашагалар; уң якта - карават, аңа челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Сул...

Открытый урок "Әкиятләр сандыгы" 5 класс, русскоязычная группа.

5 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе....

Презентация открытого урока по татарской литературе в 5М классе, русскоязычной группе по теме"Әкиятләр сандыгы".

Презентация открытого урока по татарской литературе  в 5М классе, русскоязычной группе по теме"Әкиятләр сандыгы"....

Әбиемнең күңел сандыгы

Калфакны барыбызның да күргәне бар. Заманына карап, рәвеше дә үзгәрә барган аның. 18 гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыктагы чуклы калфаклар булган. 19 гасырда аларны 16-20 см озынлыктагы бәрхет...